Логотип
Тормыш кагыйдәләре

"Мин бит авыл малае. Шәһәрне яратмыйм мин. "

(2003 елда яшүсмерләр белән очрашуда яңгыраган фикерләре) 

 

Сезнең яшьләрдәге ике оныгым бар минем. Алар белән еш сөйләшәбез, бәхәсләшәбез. Алар фикеренчә, безнең буын бөтенләй дөрес яшәмәгән. Әйе, без куркытылган буын. Бүгенге яшьләр белән чагыштырып булмый безне. Без киртәнең ике ягында. Ләкин моның өчен борчылу урынсыз: аталар һәм балалар проблемасы ул мәңгелек. Картлар артка карый, яшьләр – алга. 

 

Бүгенге яшьләр комфорт турында кайгырта, ә без исән калу өчен тырыштык. Әни безне йокыдан уятканда: «Кешедән оялмасаң, кояштан оялырга кирәк! Синең тамагыңны кем туйдырыр?» – дия иде. Яшьтән эшләп, эшкә өйрәнеп үсте безнең буын. Теләсә кайсы ирләр эшен мин үзем башкарам: кран төзәтергә – сантехник, кадак кагарга плотник чакырмыйм. 

 

Авыл баласы эшчән ул. Ә шәһәр баласы? Кибеткә барып кайта, чүп чыгара...Бүтән эш тә юк бит аңа. 

 

«Кызыл тышлы дәфтәр» дигәннән... Шундый ырым ул. Көндәлекләремнең беренчесе кызыл тышлы иде. Дәфтәрләрем төрле-төрле, ә исеме калды. Анда язганнарымның 40 проценты гына басылгандыр. Барысын да бастырырга ярамый да. Мин бит исән кешеләр турында язам. Әйбәтен дә, бик үк әйбәт булмаганын да. Бастырып чыгаруым – гыйбрәт өчен. Язмаларым кемгәдер сабак булмасмы, тормышында ярдәм итмәсме дим. 

 

Мәскәүдә, Думада депутатлар сугышуга кадәр барып җитә, дисез. Ә нигә сугышырга? Чын бәхәс юк бит, идеяләр көрәше юк. Тегеләрнең сугышуын да мин хулиганлык дип саныйм. Бер кызык мисал китерим әле. Финляндиягә баргач, экскурсовод безне шәһәр белән таныштыра. «Менә бу бина – комедия театры»,  – ди. Баксаң ул парламент бинасы икән. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде. Бездә генә түгел, башка илләрдә дә депутатлар әнә шулай «дулкынлана».   

 

Дәүләт теле трибунадан яңгырарга тиеш. Бу табигый. Шуңа гел татарча чыгыш ясыйм. 

 

Пьеса язу курчак уены бит ул! Геройларны каян аламмы? 95 проценты – шәхси тормышым, шәхси фикерләрем. Тик нәкъ тормыштагыча түгел, алай кызык булмас иде. Үз хыялымны, уйларымны, эшләмәгән яхшылыкларымны башкаларга салам. Иң әһәмиятлесе – уен булырга тиеш. Мәсәлән, артист сәхнәдә көянтә-чиләк белән су күтәреп йөрсә, тамашачы ышанмаячак. Буш чиләк белән су күтәргәндәй итеп уйнасын ул! 

 

Үз пьесаларым куелганда кайчакта кычкырып сүгәсем, кайчакта онытылып кул чабасым килә. Халык арасында залда утырганда сикереп торып: «Мин яздым бит моны, мин!» – дип кычкырасым килгән чаклар да була. Кеше үз эшеннән тәм табарга тиеш, тәм тапмаса, ул кол хезмәте башкара дип уйлыйм. 

 

Сезнең белән очрашыр алдыннан гына авылда – Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылында булдым, рәхәтләнеп җир казыдым. Колхоз председателе әйтә миңа, йөрмә инде җәфаланып, Туфан абый, сезнең өчен ике капчык бәрәңге тапмыйбызмы, дип. Ә мин бит ул эштән канәгатьлек алам. Мин бит авыл малае. Шәһәрне яратмыйм мин. 

 

Балачакта бергә уйнап үскән һәр малай дус була. Олыгайгач башкача: дуслык – җаваплы бурыч, дустың хакына үз-үзеңне корбан итә белергә кирәк. 

 

Бер хатын-кыз язучы миңа үзара сөйләшкәндә, безне санга сукмыйсыз, юл бирмисез, дип канәгатьсезлек белдергән иде. Ә мин уены-чыны белән: «Әдәбият ул трамвай түгел, торып урын бирергә. Әдәбиятта җенесләр юк. Инде  җигелгәнсең икән, эшләргә кирәк», – дидем. Дөресен әйткәндә, тормышта ир-ат һәм хатын-кыз арасында тигез баланс булырга тиеш. Һәркемнең үз урыны бар. Хатын-кызның вазыйфасы – киләчәк буынны тәрбияләү, ир-атныкы – матди яктан тәэмин итү. 

 

Әгәр дә мин патша булсам, хатын-кызлар өчен махсус югары уку йортлары ачар идем, анда төрле гомуми фәннәр, әхлак-тәрбия дәресләре, сәясәт турында лекцияләр алып барылыр иде... Хатын-кыз акыллы, белемле, тәрбияле булырга тиеш. Надан хатын-кызны гомергә яратмадым. Андыйлар белән ни турында сөйләшәсең? Әмма хатын-кыздан ир-ат эшен эшләтмәскә, зарарлы производстволарга якын да җибәрмәскә кирәк. Хатын-кыз наз, матурлык чыганагы булырга тиеш. 

 

Тормышта баланс бозылганда, хатын-кыз кырыслана, ирләргә әверелә. Тагын бер искәрмә: авыл кызлары шәһәргә килеп бозыла. Чөнки алар ихлас, ышанучан. Кызлар, аң булыгыз, дус сайлый белү дә бик мөһим. Нинди мохиткә эләгәсең, шуңа яраклашырга мәҗбүр буласың. 

 

Яшьләр шаярырга, уйнарга, укырга, бөтен нәрсәне эшләргә тиеш, тик гамәлләре башкаларга кайгы китерерлек булмасын. 

 

Армия – катгый дисциплина, боерыкны үтәү, командирларга буйсыну дигән сүз. Тик, кызганыч, армиядә хәзер хуҗа юк. Хәтта командирлар солдат кулында. Мин һич тә оныгымның гомерен мәгънәсезгә корбан итү ягында түгел. 

 

Җыр икән җыр булсын, сәхнә түренә менеп, теләсә нинди сүз сөйләүчеләрне өнәмим. Чагыштыруым өчен гафу итегез, сәхнә – мәчет мөнбәре кебек үк изге урын. Мәзәкнең үз урыны бар.Ә сәхнәдә берәүнең дә ни теләсә шуны сөйләргә хакы юк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар