Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Җиргә күктән дә карарга кирәк

Язучы Марат Кәбировның тормыш кагыйдәләре

Язучы Марат КӘБИРОВның тормыш кагыйдәләре

 

Авылда йөрер өчен велосипед алып куйдым. Элек иллешәр чакрым йөри идем. Күрәм: бу сәпитнең нәрсәседер дөрес түгел. Охшамаган ул мин яшь чагындагысына. Элеккесе җиңел, җайлы иде. Вәт. Нәрсәсе начар икән дип, элеккеге велосипедлар белән чагыштырып чыктым. Бөтенесе дә үз урынында. Мин генә бүтән. Вакыт агышы әнә шул инде ул. Бу дөньяда бар да элеккечә, тик без генә бераз бүтәнбез... Мин менә шуларны уйлап зарланам да, инәй көлә: «Йөзгә җиткәч, илле яшең дә яшьлек булып күренер әле», – ди.

 

Көненә әллә ничәшәр тапкыр үземне даһи дип атыйм. Мин язам. Ниндидер уңышка ирешәм. Шул уңышларымны яратам. Чөнки аларга ирешкәнче әллә күпме ялгышлыклар ясыйм һәм үземне булдыксыз дип атыйм. Уңыш беркемгә дә беркайчан да җиңел бирелми. Ә бирелсә инде – рәхәт.

 

Уңыш – яраткан кыз, сөйгән яр кебек ул. Аны яуларга кирәк. Мин яуларга тырышам. Яулыйм. Һәм шулар белән яшим. Кемнәр нинди генә гаеп тапса да, ә сез болай эшли алмыйсыз, дип җавап бирәм. Эчтән генә инде.

 

Өлгергән язучымы, өлгереп җитмәгәнме – мин һәрвакыт үз урынымда. Мине танырга яки танымаска мөмкин. Тик мине башка беркем белән дә алыштырып булмый. Менә бу – критерий. Иҗат кешесе берәү булырга тиеш. Бердәнбер һәм кабатланмас. Алыштыргысыз. Мин эшләгәнне тагын кемдер эшли ала икән, мин юк дигән сүз. Ә мин бар!

 

Миллилек җанда, әсәрләрдә була ул. Менә мин әле авылда ятам. Монда миллилекне күпертүче юк. Татарча сөйләшеп, татарча яшәп ятабыз. Милләтебезнең кемлеге сорау тудырмый. Шулай булырга тиештер дә. «Милләтем, халкым» дип кычкырып йөргәнче, шул халык укырлык әсәрләр язарга кирәктер. Тик монысы күпкә авыррак. Мин милләт өчен җавап бирә алмыйм. Мин – үземне укый торган кешеләрнеке генә.

 

Язучы үз укучылары өчен генә җаваплы була аладыр. Авылыбызда бер әсәремне дә укымаган кешеләр бар. Ни дип әйтим инде... Алар – укымый торган кешеләр. Бернәрсә дә укымыйлар. Мине дә башкалар яраткан өчен генә яраталар. Шуларга карыйм да милләт исеменнән сүз сөйләргә хакым юклыгын аңлыйм. Президент бар, милли оешмалар бар. Менә алар җавап бирә милләт өчен. Язучы андый вәкаләткә ия түгел.

 

Минем кыйблам – иҗат. Эшләдем бит инде мин. Татар әдәбиятының офыкларын киңәйтергә теләдем. Киңәйттем дә бугай. Күрүче, бәяләүче генә булмады. Бәлки, бәяли алыр өчен дә үз дәрәҗәмдәге укучылар булу кирәктер. Ләкин бер нәрсәне яхшы беләм: миннән соң татар әдәбияты аз гына бүтәнчәрәк булачак. Бәлки, ул тиз генә сизелмәс тә, тик ул үзгәрәчәк. Мин үзгәрткән кебек үзгәрәчәк. Һәрбер әйбәт язучы әдәбиятны үзгәртә. Бер генә дәлил китерә алам, миннән соң миннән дә начаррак яза алмаячаклар. Начаррак була икән, димәк, барыбер мине укыячаклар. Бүген мине укыйлар.

 

Язучы ул – иҗатчы, ягъни юкны бар итүче.

 

Мин «нормаль» дигән сүзне аңлый алмыйм. Норма нәрсә була? Нормальлек нәрсә? Әгәр норма күпчелек өчен кабул ителгән таләпләр берлеге икән, мин аңа сыя алмыйм. Мин – күпчелек түгел, аның белән уртаклыгым юк. Мин – берәү. Минем эш режимын да, яшәү темпын да күпләр күтәрә алмый. Бу инде нормальлек түгел. Һәркемнең үз нормасы була, һәркем үзе өчен нормаль. Мин үзем өчен нормаль язучы. Башкалар өчен ничек булуым мөһим түгел.

 

Язучы үз укучысыннан зуррак, алдынгырак, өстенрәк булырга тиеш. Шулай булмаса, аның ни кызыгы бар? Беркем дә үзеннән дә мескенрәк кеше белән аралашырга теләми.

 

Татар әдәбияты ул татарча языла. Татар телендә түгел, ә татарча. Без аз гына артта калганрак кебек. Тик мин дөнья әдәбиятын күзәтәм дә алда булмавыбыз өчен сөенеп куям. Әдәбият бизнеска әйләнә. Үзенең зурлыгын җуя. Күпме бестселлерлар, хитлар, тагын әллә нәрсәләр бар. Мин аларны укыдым. Укымасам, күпкә бәхетлерәк булыр идем. Бездә әдәбият бизнес түгел. Бу әйбәт.

 

Әдәбият беркайчан да бизнеска әйләнергә тиеш түгел. Ул кешенең уй-хыяллары, кичерешләре, хисләре белән уйный. Әгәр шуларны да бизнеска әйләндерәбез икән, кешелектән берни калмаячак. Без кешелеклелектән чыгабыз дигән сүз. Татар әдәбиятының иң төп үзенчәлеге, бәлки, кешелеклелеген саклап калудадыр. Шулай дип аңлыйсым килә.

 

Советлар Союзы дигән чорны яратам. Миңа ул гаделлек, кешелеклелек чоры кебек тоела. Бала чагым кебек якын да, кадерле дә. Беләм инде, мин андый дәвердә мондый язучы була алмас идем. Йә төрмәгә утыртырлар иде, йә бүтән җиргә. Йә мин шул системаны зурлый торган гади бер каләм иясе булыр идем. Хәзер берни дип тә әйтә алмыйм.

 

Акчага табына торган хәзерге дәверне кабул итеп бетерә алмыйм. Акчага табыну дөрес түгел. Кешелеклелек булырга тиеш. Кешеләр шуңа сыенсын. Кешеләр белән акча да, дан да, мал да түгел, ә кешелеклелек идарә итәргә тиеш. Берәр вакыт шулай булыр әле ул.

 

Гомерем буена ирекле язучы булдым. Ирекле кеше. Үзем бер дәүләт шикелле. Мин шуның өчен бик күп өстенлекләрдән баш тарттым. Дан-дәрәҗәләр, титуллар артыннан чапмадым. Мин үз сүземне әйттем. Үз дәрәҗәмне белдем. Үз сүзеңне әйтә алу өчен хокук кирәк. Ул хокукны үзең генә яулап алаласың, аны беркем бирми.

 

Хокукың булса, җаваплылык кирәк. Мин һәр сүзем өчен җавап бирәм. Ул сүзләр өчен мин бүген генә түгел, ә үлгәч тә җавап бирәчәкмен. Сүз әйтү ул – ирек. Ирек – җаваплылык. Ирексез кешеләр генә бер үк сүзләрне сөйли. Ә ирекле кеше яңа сүз әйтә. Һәм ул үз сүзләре өчен җаваплы булырга тиеш. Җаваплылык юк икән, кешенең иреге куркынычка әйләнә.

 

Синең тулысынча азат булуың өчен илең, халкың азат булу кирәк. Язучы ул үз халкыннан ерак китә алмый. Китсә, бөтенләйгә китә, халкыныкы булмый. Китмәсә, шул халкы тирәсендә бөтерелә. Ә ирексез халык үз балаларының ирекле булуын күтәрә алмый. Син ирекле булырга мөмкинсең, тик моны гафу итсеннәр өчен бик күп тырышырга туры киләчәк.

 

Ирек өчен түләргә кирәк. Ирекне бүләк итмиләр. Теләнеп тә алып булмый. Аны яулап кына була. Ирексез халык балалары өчен шәхес ирке беркайчан да шәхси файдага эшләми. Язучыларның халык хадиме булу сәбәбе, бәлки, шундадыр да.

 

Мин очучы булырга теләгән идем. Баш очыннан самолетлар узса, әле дә дөньямны онытып карап калам. Артларыннан очып китәсем килә. Хәзер очалмам инде... Тик минем очканым бар. Парашют белән төшкәнем дә бар. Әйбәт язучы булу өчен Җиргә күктән дә карарга кирәк. Яңадан тусам, мин барыбер очучы булыр идем.

 

Үземне авыл малае дип уйлый идем. Юк икән, мин шәһәр кешесе икән. Авылны ярата торган шәһәр малае. Менә быел апрельдән башлап авылда мин. Җир һәр мизгелдә минем шәһәр кешесе икәнемне сиздерә – йә утырткан нәрсәм чыкмый, йә кырау сугып китә, йә чүп баса. Әле менә атна буе язып утырдым. Ындырга чыксам – коточкыч. Бәрәңгене корт ашап бетергән, чүп баскан... Монда язарга ярамый, чүп утарга кирәк. Тик авыл миңа ошый. Ул хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә.

 

Мин бит ундүрт яшьтән авылдан чыгып киттем. Шуңа бөтен әсәрләремдә дә диярлек шәһәр тормышы икән. Шәһәрнең бөтен мәктәбен үткәнмен. Вокзалларда, университет аудиторияләрендә йоклап йөрүдән башлап... Күп хаталар ясаганмын. Кайберләреннән вакытында котыла белгәнмен. Бу авыл тәрбияседер дип уйлыйм.

 

Хәзер бер нәрсәне ачык беләм бугай: үзеңнеке булмаганнарга кызыгырга кирәкми. Ахыр чиктә, кешенең бер генә чын байлыгы бар, ул – аның гомере. Һәм башкаларның тормышын матурлау мөмкинлеге. Без үз гомеребезне яшәп, башкалар тормышын матурлап китәргә тиешбездер.

 

Мин Казанны яратып килдем. Яратып яшим. Нәрсә көткәнен беркадәр чамалап килдем. Менә бер буын язучылар үсеп чыга бит инде. Алар вузда бергә укыйлар, бер-берсенә таяныч булып, бер-берсен күтәреп яшиләр. Безнең яшьтәшләр алай була алмады. Без төрлебез төрле җирләрдән килгән кешеләр. Без бер-беребезгә таяныч түгел.

 

Казанга килгән вакытымда мин Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмнең исән булуын теләр идем. Аралашасым килә иде алар белән. Татар шигъриятенең иң югары ноктасы шуларда сыман иде. Барып чыгалмады. Нияз Акмалны бик ярата идем. Фаил Шәфигуллинны... Алар да исән түгел иде. Ә Роберт Миңнуллин, якташым буларак, колачлап алды.

 

Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат туганыма әйләнделәр. Абыйларым инде алар. Бүгенге татар әдәбиятының иң югары ноктасы шуларда бугай. Миңа шулай тоела. Мине иң якын дусты иткән Илфак Шиһапов. Ул таныштырып, иң кадерле кешемә һәм гомерлек баш мөхәрриремә әйләнгән Гөлнара Сабирова. Сеңелләрем кебек күргән Йолдыз, Луиза, Ландыш, Эльмиралар... Энеләрем кебек Рөстәм, Рузәл, Рифатлар... Равил Файзуллин, Марсель Галиев кебек өлкәннәрем... Иҗатымның һәр баскычын күзәтеп барган Дания Заһидуллина, Гөлия Гайнуллина... Җырларым аша мине таныткан Нәфкать, Хәния, Салават, Җәвит... Казанга килеп төшкәндә яңгыр сибәләп тора, күгендә болыт иде. Әнә шул болытларны таратучы дустым Ратмир Әхияров... И, барысын да исемләп санап та бетерерлек түгел икән. Казан миңа шулар кебек күренә. Менә шушы талантларның барысын да бергә тупласаң, дөньяның теләсә кайсы җирендә Казан төзеп булыр иде.

 

Казан кешеләре миңа ошый. Иҗат даирәсен әйтәм инде. Мин үзем яраткан, үземне яраткан кешеләр белән генә аралашам. Башкаларын күрмим дә, ишетмим дә. Шуңа Казан кешеләре бик әйбәт булып тоела. Тик барыбызга да хас булган бер нәрсә бар: без кешеләрне күрә белмибез. «Кем узар»дан үзебезне, үзебезнекен күрсәтергә атлыгабыз. Алай булмый ул. Сине кемдер күрсен өчен башкаларны да күрергә кирәк. Сине күрсеннәр өчен генә дә түгел. Бер-беребезне күрә белмибез икән, без ялгыз калачакбыз.

 

Ялгыз булырга ярамый. Ялгызлыкта дөреслек юк. Вакытлыча ялгызлык ул – минем стихия. Язганда мин ялгыз. Өмә белән эшли торган нәрсә түгел бит инде. Ишекнең ябык булуын телим. Ялгызым гына урманда йөрергә, балыкка төшеп утырырга яратам. Болар мин теләп алган ялгызлык. Хәтта ялгызлык та түгел ул, берүзең калу. Ә тормышта ялгыз калырга теләмәс идем. Мин гаилә кешесе. Әле авылда, әни янында бит. Хатын, балалар белән берәр көн сөйләшми торсам да эчем поша башлый. Мин үземне ялгыз итеп күз алдына да китерә алмыйм. Бик якын дусларым бар. Алардан башка кем инде мин? Кеше ялгызлык өчен яратылмаган.

 

Ләкин икенче төрле ялгызлык та бар. Мин язам, иҗатта үз дөньямны ясыйм. Анда мин ялгыз. Бердәнбер. Аллаһ шикеллерәк инде. Бу рәхәт ялгызлык. Ничек кенә әле! Беләм инде Аллаһ түгеллегемне. Тик мин монда нәрсә телим шуны эшли алам. Бу – үзем теләп алган ялгызлыгым. Мин үзем теләп алмаган ялгызлыктан куркам.

 

Үземне яхшы беләм дип уйлыйм. Тик мин шулай уйлыйм гына. Чынлыкта, кеше үзенең әйбәт якларын белергә мөмкиндер. Ә начар якларын күршеләре беләдер. Яки дошманнары. Тик барысы да ялгышадыр. Чынлыкта кеше ул җиһан шикелле, аны айкап чыгу, тулысынча белү өчен бер гомер генә җитмидер. Мин үземне дә, башкаларны да яхшы белә алмыйм. Һәр кеше – бердәнбер.

 

Мин әтине белмим. Ул үлгәндә яшь ярымлык булганмын . Ул чакта әле әти янында – Чуракайда яшәгәнбез. Ул бик чибәр кеше булган. Миндә чибәрлек булмады. Сөйкемле сөягем булды, шуңа чибәрлегем булмаса да яраттылар. Әти ихлас кеше булган. «Ыштансыз» дип көлә инде әни. Миннән дә көлә. «Шул тиклем әтиең сыңары булырсың икән. Соңгы ыштаныңны салып бирергә әзерсең», – ди. Ярый. Булсын. Ә чынлап уйласаң, мине шул ихласлыгым өчен яраттылар. Әнидән сабырлык алдым. И аның сабырлыклары. Салкын канлы кеше ул. Мин дә салкын канлы һәм сабыр булырга омтылдым. Омтылдым гына, гел алай килеп чыкмады.

 

Юмор ул – безнең үз-үзебезне саклау коралы. Бу илдә юморсыз булмый. Барысын да чынга алып яшәсәң, йөрәгең тотып үләргә мөмкинсең. Үземнең бөтен барлыгыма юмор аша карыйм. Мактанчыграк кеше кебек күренәмдер. Тик ул мактанулар да – юмор аша. Ирония белән. Әгәр син үзеңне зур дип уйлаудан үзең көлә алмыйсың икән, үзеңне зур дип уйламаска тиешсең.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормыш кагыйдэлэре,сина Зур рэхмэт!!!Бик матур кешелэр белэн сойлэшкэн кебек булам,шушы язмаларны укыганда...

    Хәзер укыйлар