Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Фәрит Бикчәнтәев

Спектакль чыгару минем өчен – кечкенә генә үлем. Тупланган фикерләрне, җыелган хисләрне артистлар белән бергә спектакль аша дөньяга чыгарасың һәм бушанып каласың.  Шуннан әкренләп-әкренләп туасың һәм яңа бер нәрсә тудыра башлыйсың. 

Спектакль үз тормышы белән яши башлый. Режиссер нәрсәдер үзгәртсә дә, артыгын үзгәртә алмый. Артистлар, мәсәлән, тамашачылар белән очраша, ә режиссер бу очракта читтә кала.  

Иҗат кешесе ач булырга тиеш дигән сүз дөрес түгел. Дөресрәге, ул тук булырга тиеш түгел.   

Хәерчелек шедевр тудыра алмый. Теләнергә калган иҗатчы, билгеле, шедевр турында түгел, тамагын кайгырту турында күбрәк уйларга мәҗбүр. Һәрхәлдә бүген бөтен нәрсә акча белән үлчәнгән заманда иҗат кешеләренә шартлар тудырылырга тиеш. Без бит рухи байлык тудырабыз, нәрсәдер эшләп чыгармыйбыз. Иҗат кешеләренә хөкүмәт тарафыннан зур игътибар кирәк.  

Күптән түгел Мәскәүдә бер фестиваль вакытында Норвегия язучысы Юн Фоссе белән онлайн әңгәмә булды. Бүгенге көндә ул иң популяр авторларның берсе. Әңгәмә вакытында аның матди хәленә кагылышлы сораулар да бирделәр.  Норвегия короле аның өчен үзенең сараенда аерым апартаментлар тота. Альпларда йорты бар. Ягъни ул тормышның матди ягы турында кайгыртудан азат. Ул аның нәрсә икәнен дә белми. Ул бары тик иҗат итә. Гәрчә тарихта Модильяни, Ван Гог кебек рәссамнарны хәерче булган, диләр. 

Иҗатны халык кына бәяли ала. Халыкка җиткерү өчен иҗат кешесенә ярдәм итәргә кирәк. Мәсәлән, бүгенге көндә талантлы яшь композитор Эльмир Низамов талантына күрә дөрес бәяләнми. Әйтик, ул Норвегиядә туган булса? 

Иҗат кешесендә фикер хөрлеге булырга тиеш. Хөкүмәт аның иреген кысарга тиеш түгел. Ә бит фикерен кычкырып әйткән кешеләрне «психушкага» япкан, төрмәләргә утырткан чаклар да бар иде. Кызганыч, бүген дә иҗат кешеләрен кысрыклау очрый.  

Коръән белән Инҗилдә барысы да язылган. Укы да шуның буенча яшә генә бит инде. Юк. Кешелек дөньясы шундый китаплардан да сабак ала алмагач, кая таба барадыр ул? 

Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән алып «Ничек яшәргә?», «Ничек дөрес?» дигән сорауларга җавап эзли, вакыт-вакыт безгә пәйгамбәрләр җибәрәләр. Ә кешелек һаман эзли. Шуңа да мин кешелек дөньясына пессимистларча карашта. 

Кемдер «оптимист – булып җитмәгән пессимист ул», дип әйткән. Һәм киресенчә. Мин оптимист булсам да, пессимист булсам да, аның һәрвакыт икенче ягы барлыгын онытмыйм.  

Мин усал түгел, кайчак чыннан да кәефсез чагым була.  

Элегрәк кәеф кешесе идем. Соңгы вакытта үз-үземне «иярләргә» өйрәндем.  

Гел елмаерга кирәк. Ләкин гел елмаеп йөрсәң, тиле дип тә уйларга мөмкиннәр.  

Юморсыз кешегә сәнгатьтә урын юк. Рәхәтләнеп, кычкырып көләргә яратам. Көлү – сәламәтлек ул.  

Русчасын да, татарчасын да кушып, катлы-катлы итеп сүгенә беләм. Эмоцияләрне дөньяга чыгаруның бер ысулы ул.  

Үзем канәгать калмаган эшем юк. Шул ук вакытта канәгатьсезлек тә күләгә кебек янәшә йөри. Һәм шул иҗат итәргә этәрә дә.  

Премьералардан соң, киң күләм мәгълүмат чараларында нәрсә язалар, ничек бәялиләр – элегрәк игътибар итә идем, хәзер укымыйм да, кызыксынмыйм да.  

Интернет адәм баласының фикерләү сәләтен үтереп бара. Кешенең кешегә, тормышка, вакыйгага карата үз карашы юк. Адәм баласын фикерләү ихтыяҗыннан азат иттеләр. Төп масса шулай итеп деградациягә дучар ителде. Механизмы бик гади аның: интернетта кешегә аноним рәвештә пычрак атып була хәзер. Кеше эчендәге бөтен негативын чыгарып түгә, ә үзе билгесез кала. Мондый пычраклыкны йөрәгенә якын алган кешеләрне беләм. Алай йөрәк өянәге дә алырга була.   

Болай дөрес түгел. Бу псевдоазатлык дип атала, кешеләр белән манипуляция ясауның бер төре. Һәм ул кешеләр арасындагы мәхәббәтне, яктылыкны үтерә. 

Мәхәббәткә урын калмый шулай итеп. Күптән түгел студентлар белән «Кыйссаи Йосыф»ны укыганда мәхәббәт турында  бер кызыклы әңгәмә килеп чыкты. Анда Зөләйханың Йосыфка ничек итеп гашыйк булуы, кая барса, шунда Йосыф сурәтен күрүе турындагы урыннарны өйрәнәбез. Студентлар: «Бу – әкият», – дип көләлр. Бер яшь егеттән: «Синең гашыйк булганың бармы?» – дип сорыйм. Ул: «Ничек була соң ул гашыйк булу?» – ди. «Мин синнән сорыйм», – дим. Белмиләрме, юкмы ул аларда? Шашып, башны югалтып яратканнарын күргәнем юк хәзер.   

Мәхәббәт – куркыныч дәрәҗәдә олы нәрсә ул.  

Халыкка хезмәт турында Туфан абый Миңнуллин «Миләүшәнең туган көне»нендә гаҗәеп дөрес итеп әйтә. Пьесада Миләүшә «җырлый башлаганда, миңа бөтенесе дә, син халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип әйтә иде, мин бу сүзләрнең асылын аңламый идем, нинди халыкка, ни өчен хезмәт итәргә тиеш мин, дип уйлый идем. Моның нәрсә икәнен җырлаудан туктагач кына аңладым, чөнки мине тыңламый, танымый башладылар. Халыкка хезмәт итмәсәм, мин, бәлки, җанны телгәләмичә генә, икенче төрлерәк итеп яшәр идем», дигән фикер әйтә.  

Иҗат кешесе  махсус рәвештә халыкка хезмәт итәм дип кенә яшәсә... Иң мөһиме: халыкның колына әйләнмәскә. Тукай халыкка хезмәт итте, ләкин аның колына әйләнмәде.  

Театр да бит халыкка хезмәт итә. Ләкин ничек хезмәт итәргә? Менә шунысы мөһим безнең өчен. Хезмәт итәм дип, үз-үзеңне югалтырга ярамый, чөнки иҗат кешесе халыкны үзе артыннан ияртергә тиеш.  

Халык артыннан иярәсең икән, монда инде бизнес башлана. Сүзне шуны ачыклаудан башларга кирәк. Элек филармониядә Илһам абыйлар, Әлфия апалар хезмәт хакына гына йөргән. Авылда концерт куйганнан соң, тамашачылар рәхмәт йөзеннән йомырка биргәндер инде. Хәзер бу өлкә бизнеска әйләнде. Шоу-бизнес дип атала да бит инде ул.  

Режиссер – фикер тудыручы, аны тамашачыга җиткерүче, зәвык тәрбияләүче кеше. Режиссерның эше тамашачыны да, артистны да, авторны да хөрмәт итүдән башлана. Режиссер булу – коточкыч зур җаваплылык.  

Бүген Фәрит Бикчәнтәев мәктәбе бар, дип әйтә алам. Горурланып. Шәкертләрем Камалда гына түгел, Буа, Әтнә театрларында да бар.  

Театрлар күп булсын. Аның барыбер бер нәтиҗәсе була. Баштарак күбәйделәр, дип зарланган идек. Хәзер әнә Әлмәт театры «Алтын битлек»кә дәгъва итә. Минзәләләр «Иблис»не куя. Әтнә, Чаллы театрлары әйбәт премьералары белән шатландыра. Буа театрына элек җитди итеп карамыйлар да иде. Бүген анда зур фестивальләр оештыралар.  

Татар театры үзе бер институтка әйләнеп килә. «Нәүруз» төрки театрлар фестиваленең йогынтысы көчле. Театр спектакльләр генә чыгарып калмый, ә  эстетика формалаштыра. Мәдәниятләр диалогы нәкъ менә шушында – Казанда, Камал театрында бара. Без пространствоны ачарга тырышабыз. Үзебезне табар, ниндилегебезне ачыклар өчен.  

Бүгенге заманда интеллигент кешегә урын да юк, дип уйлыйм мин. Интеллигент аркасында кемгәдер кыен була алмый. Ул беркайчан да моңа юл куймый. Бу үзенә күрә бер әхлакый биеклек. Ләкин интеллигент әүлия булырга тиеш дигән сүз дә түгел әле.  

Әти буларак, мин кайчак кырыс, кайчак йомшак.  Йосыфка үземнең уй-фикерләремне такмыйм. Аның үз юлы, минем – үземнеке. Әлбәттә, без сөйләшәбез, фикерләшәбез. Мин аңа дус булырга тырышам. Һәм бу безнең килеп чыга да кебек.  

Ир кешенең гаиләдә нинди булуын хатыннан сорарга кирәк. Мин өйдә сирәк булам бит. Иртән чыгып китәм, кич кайтам. Өйдә театр турында сөйләшмәскә тырышабыз, ләкин сүз барыбер шуңа кайтып кала.  

Бу очракта Люциягә рәхмәт әйтәсем килә. Ул мине көндәлек мәшәкатьләрдән саклый, азат итә. Чүп чыгарудан кала, мин өйдә эш эшләмим.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фикерләвенә караганда, бик акыллы кеше икән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәрит әфәнденең салмак атлап, күзләрен тутырып туры каравын гына күргәнем бар иде. Тирән фикерли ала торган шәхес икән. Эльмир Низамов турындагы фикере белән дә килешәм

      Хәзер укыйлар