Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Бибинур: "Йөрәк яратудан туймый икән!"

Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» повестендагы төп герой Бибинурның тормыш кагыйдәләре

 

Байлыкка саклык белән барырга кирәк!

 

Яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ул башкаларга мөһим булганны да күрә белә.

 

Ут барында кеше беркайчан да ялгыз һәм мескен булмый.

 

Күңелдәге күздә, диләр бит. Күзне күргәндә, кеше белән сөйләшү җиңел.

 

Төнне яратам мин. Төн кайгылы кешегә кулай юлдаш кына ул.

 

Бүгенге картлар алар тарихи кешеләр, бар булганын, тир түгеп булдырган мал-туарларын берсүзсез колхозга илтеп тапшырган батырлар. Хәзерге кешене малын тапшыртып кертеп кара син колхозга!

 

Җайлап сорасаң, Галикәй килеп, идән тактасын алыштырып та куяр иде, акча да сорамас иде, тик беркемгә дә ялынып барырга яратмый Бибинур.

 

Кибет – авыл хатын-кызларының штабы ул. Үз хәлеңне күршеңнән түгел, кибеткә барып сора, әйтеп үк бирерләр.

 

Авызлары эшләгән хатыннарның күзләре томаланган була...

 

Күлмәгенең ямаулы, тирән кесәсендә аның һәрчак шырпысы булыр, шылтырап йөдәтмәсен өчен ул икешәр капны берьюлы кулъяулыгы белән төйнәп йөртә, урамда очраганнарга кайчагында бер кабын сүтеп бүләк тә итә. «Миннән күрсеннәр, әйдә, яхшылыкны!» дип уйлый канәгатьлек белән.

 

Шикәр сипкән дөге бәлешен үлеп ярата Бибинур, бер башы гына булгач, бәлешне сандугач оясы хәтле итеп кенә пешерә.

 

Эшкә керергә балалар кушмый. Балалар ишетеп калса, яхшы түгел. Аларны рәнҗетәсе килми.

 

Бибинур балаларын яман як белән телгә алган Әсмабикәгә дә, Галикәйгә дә ачуланмады, һаман элеккечә гаепне үзеннән эзләде...

 

Бигрәк тә каз асрыйсы килә иде Бибинурның! Каз бәлешен дә ярата, авыздан су китерерлек итеп каклый да белә; электән каз асрап килгәнгә түшәк-ястыклары да күпереп торган каз мамыгыннан гына иде аның...

 

«Без корыган ботаклар монда калганда, яшьләр нигә китеп бара икән?»дип уйлады Бибинур.

 

Аксыргакта кияүгә авылдашка гына чыгалар, килен итеп үзебезнекеләрне генә сайлыйлар.

 

Безне бит шул Сабан туе гына берләштереп тора да инде.

 

Игезәкләрнең яшь, матур чактагы рәсемнәрен газеталарда бастырып чыгаралар, куаналар. Карт игезәкләр турында берәү дә язмый.

 

Элегрәк бездә, татарларда, сынга табыну гадәте юк иде, хәзер бар. Ватан сугышыннан соң ул дөньяви әйбәт гадәт безгә дә керде.

 

Чын дөресен генә әйткәндә, үткән гомерендә дә бәйрәмнәрне аз күрде Бибинур, бик аз; тик аз күрдем дип авыз ачып зарланмады, шөкерана кылырлык, сөенерлек сәбәпләр тапты, көр күңел белән яшәде...

 

Җиде кыз – җиде бәла! Аларга җиде әйбәт кияү кирәк.

 

21 яшьлек кыз – ул заманда карт кыз, сазаган кыз, утырган кыз.

 

Безнең халыкта пычак телле хатыннарны өнәмиләр, татарга аңа хатын юаш булсын. Болай да тормыш изә аны, үз өендә дә хуҗа булып түш киереп утыра алмаса, татарга нинди тормыш?!

 

Үз башына төшкәннәрне ансат кына бүтәннәргә сылап үтә торган гдәте юк иде Бибинурның, чирләсә дә, чиктән тыш арса да, үз күңеленә үзе бикләнеп, барын да үткәреп җибәрә торган иде.

 

Үги ананы бер чакта да яратмаганнар икән шул. Ни өчендер үги аналарга гел үги кызлар туры килә.

 

Ир тамыры татымаган хатын-кызның бавырына ачы таш утыра, имеш. Ир тамырын үз вакытында татымау хатын-кыз өчен гариплек белән бер ул. Бавырына утырган ачы таш канга ризасызлык, явызлык кына чыгарып тора.

 

Эш – коткаручы ул. Эшсез ничек яшәмәк кирәк?

 

Күңелең киң булсын өчен офыгыңның киң булуы кирәк. Белем – офык ул.

 

Аңа да картлык илде, картлыктан да алама нәрсә юк, Галикәй.

 

Юк, һәр яшьнең үз яме, үз куанычы бар. Мин картлыгымнан бер дә зарланмас идем лә...

Кайбер кеше белән сөйләшмәсәң дә, күңелләр аңлашып тора.

 

Балалар түгел, заман үзгәрде. Алар башкача яши.

 

Чәршәмбедә башланган эш уңай барып чыгамы? Бибинурның боларны күзәтеп торырга, күңелендә билгеләп барырга вакыты булмады. Ул көн дип тормады, төн дип тормады, гел эшкә чапты.

 

Башлаган эшемне ахырына җиткермичә туктаганым юк!

 

Бибинур сабырлык аша гына максатка ирешеп буласын аңлый иде!

 

Солы печеньесы тәмле икән. Гомере буе солы игеп, солы арасында уралып, шуның печеньесын Бибинур беренче тапкыр авыз итте.

 

Син бертөрле уйлыйсың, дөнья икенче яктан үзенекен эшләп куя.

 

Декабрьнең сыкылы таңында, яңа яуган ак мамыкка аякны иркәләп орган киез итек белән шыгыр-шыгыр басып, әле йолдызлар да сүнеп бетмәгән бер мәлдә, иңендә чуар көянтә уйнатып бәкегә суга төшүләр нинди олы бәхет иде! Үзеңне чиксез галәм, бөтен табигать белән бер итеп сизәсең, күзәнәкләрнең ургылып-ургылып яңарганын тоясың. Син җиргә мәңгегә килгән кебек!..

 

Картаюны сизгәч, аның китмәскә килгәнен аңлагач, кешеләр үлем турында уйламый булдыра алмыйлар, аны каршыларга әзерләнә башлыйлар.

 

Гайшәнең ире өчен корбан булуы, Габдуллаҗан куеныннан Гайшәнең урынын алуы, Бибинурның дөньялыкта үз ихтыяры белән башкарган гамәлләренең иң олысы, иң җаваплысы иде. Яхшылык эшләдеме ул, яманлыкмы – Бибинур тулысы белән моны берничек тә бәяләп бетерә алмый иде.

 

Көйсез күңел белән яшәү читен.

 

Авыл арасында кеше көчле микроскоп астына эләккән күзәнәк кебек: кем кая тырпылдаса да күренеп тора!

 

Авыл кешесенең бердәнбер яшерен биләмәсе – күңел сере генә.

 

Яшь чагында гомер кеше алдында уза, анда әле серне биктә тоту кыен. Күңелеңә гашыйк иңсә, аны кешедән ничек яшереп тотмак кирәк?

 

Бибинур карчыкның яшьлектә дә, балалар белән яшәп ятканда да, дөнья белән бәхилләшер чагы җиткәндә дә, күңел сере булмады.

 

Авыр сүзләр ишетсәгез,

Үткәреп җибәрегез! – Шушы җыр аның тормыш кагыйдәсе иде...

 

Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне ияләренә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, көчлене тыелырга өйрәтте, явызны үгетләде, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты...

 

Сәламәтлек – матур картаю билгесе ул.

 

Йөрәк яратудан туймый икән!

 

Мәхәббәткә лаек йөрәк һаман яши, тибә, эзләнә икән...

 

Кеше күңеленең иң югары ноктасы – кешене ярату.

 

Тормышның, гаиләнең ныклы нигезе – мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу – мәхәббәттән дә качу бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар