Логотип
Кулларыңнан куан

Җылытыйм әле үзеңне!

Үз кулларың белән бәйләгән бу плед салкын кичләрдә сөйгәнеңнең тәнен генә түгел, җанын да җылыта ала. Гади генә плед түгел ул. Бу — сөеклегезгә атап «язылган хат». Йөрәк — сөю билгесе, ызба — уртак йорт хакындагы хыял, якорь — илгәзәк күңелнең сәяхәткә әйдәве. Шушыларны үзара тоташтыру өчен «толым»нар бәйлик — мәхәббәтегез ныграк булсын!
Үзегезнең фантазиягезне дә уйната аласыз. Бәйләү серләренә өйрәткән китаплар да кул арасында гына торсын.


Кирәк:

*  2 кг чамасы җеп. Җепнең күләме пледның зурлыгына бәйле. Бик йөнтәс җептән бәйләгән плед матурлыгын тиз югалта, шуңа күрә аның ныграк бөтерелгәнен сайларга тырышыгыз.
* Җепнең юанлыгына туры килә торган энәләр.
 

Эш барышы:

Плед төрле-төрле бизәкләр белән бәйләнгән шакмаклардан гыйбарәт.
Бәйләгән шакмакларның үлчәмнәре бер-берсенә туры килергә тиешлеген дә онытмагыз – тоташтырасы була бит! Әзер шакмакларны юып киптерәбез һәм бер-берсе белән тоташтырабыз. Пледның читләрен ыргак белән «каймалап» чыгабыз.
 

Йөрәк:
 29 күздән бәйләнә. Үрнәктәге һәр шакмак – бер күзәнәк. Һәр юл – бәйләмнең берәр рәте.

Якорь:
 49 күздән тора. 1-4 нче рәтләр – уң күз. Алга таба җөп рәтләр шулай ук уңнан гына бәйләнә.

Ызба:
39 күздән тора. 1-2 нче рәт уң белән һәм алга таба барлык җөп рәтләр уң белән бәйләнә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар