Логотип
Кулларыңнан куан

​Җылы, йомшак, җиңел



Бомбон техникасы белән тегелгән бу «бүртмәч» одеалны тегүе артык катлаулы түгел. Бер генә кыен ягы бар – вакытны күп сорый, чөнки вак детальләрдән тора. Аның каруы, башкарып чыккач, күңелгә – никадәр сөенеч, йокы бүлмәсенә – ямь, тәнгә җылылык бирәчәк бит. Одеал итәсегез килмәсә, бәләкәчегезнең бәллүенә борт, идәнгә палас, урындыкларга көрпә сыйфатында тегә аласыз.


Кирәк:

өч төрле төстән һәм төрле бизәкле киҗе-мамык тукыма (ситсы, бәз)

Безнең очракта – зәңгәрсу төсле тукыма 2 м;

бөрчекле тукыма – 1 м;

шакмаклы тукыма 1 м;

ачык төсле тукыма – 2,40 м;

аслык өчен тукыма (ничә мерт кирәген одеалны теккәч исәплибез);

синтепон (гадәти мамык ярамый, югач, төерләнерлек булмаска тиеш);

тукыма төсенә туры килә торган тегү җепләре;

булавкалар, кайчы, карандаш.


Эш барышы: Тукыма үлчәме нәкъ без теккән шакмак бизәк өчен исәпләнгән. Башка төрле бизәк белән тегәргә уйласагыз, алдан схемасын сызып, күпме тукыма китәсен исәпләргә туры киләчәк).

Зәңгәрсу, бөрчекле һәм шакмаклы тукымаларны иңе һәм буе 20 см булган шакмакларга кисәбез. Зәңгәрсу төсле 70 шакмак, бөрчекле белән шакмаклысы 35 әр булырга тиеш.


Ачык төсле тукыманы исә иңе-буе 15 см булган кисәкләргә бүләбез. Андый шакмаклар 140 кирәк.


Ачык төсле шакмакларның кыл уртасыннан диагональ буенча кисем ясыйбыз (синтепонны шушы ярыктан тутырырбыз).



Зур шакмакларны чукмарбашлы энәләр ярдәмендә кечкенә шакмакларга беркетәбез. Һәр ягыннан да кара-каршы бөкләм (складка) ясыйбыз.



Һәрбер шакмакны дүрт читеннән машина җөе белән тегәбез.



Шакмакларны тегеп бетергәч, аларны схема буенча тезеп, бер-берсенә тегеп тоташтырабыз.



Һәр шакмакка синтепон тутырып, ачык калган кисемнәрне тегеп куябыз.

Одеалны тигезләп салып, иңен һәм буен исәплибез. Аслык тукыма шушы үлчәмнәргә нигезләнеп киселә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар