Логотип
Кулларыңнан куан

Кар кызлары

Кирәк: 

* ике-өч төстәге кухня тастымалы («Салфетки нетканые»);
* тастымал төсенә туры килгән сәйләннәр;
* кечкенә генә бер кисәк синтепон;
* күз урынына тегү өчен ике кара сәйлән;
* авыз урынына тегү өчен кызыл сәйлән;
* тастымал төсенә туры килә торган тегү җебе;
* керфекләрне ясау өчен кара төстәге тегү җебе;
* элмәк ясау өчен тар атлас тасма.
 

Эш барышы:

Тастымалга чәй тәлинкәсен каплап салып, түгәрәк кисеп алабыз. Аны урталай бөкләп, конус ясыйбыз. Конусның ике читен белендерми генә тоташтырабыз. Мин, мәсәлән, энәне чәнчеп алган саен берәр сәйлән эләктерә барды. Җөй дә беленми, матур да.

Конусның эченә синтепон тутырабыз да, кискәннән калган тастамылга утыртып, төбенең эзен төшерәбез. Шул эздән тагын бер түгәрәк кисеп алабыз. Аны конус төбенә тегеп куябыз. 

Икенче бер төстәге тастымалдан тар гына тасма кисеп алып, конусның аскы итәгенә тегеп, сәйләннәр белән дә бизәп җибәрсәң, бик матур була. Мин бизәү эшләрем 10 яшьлек кызыма тапшырдым. Бик куанып башкарды ул аларны.

Инде Кар кызының кулларын ясыйк. Тунны теккән тастымалдан кечкенә генә ике конус тегеп, эченә синтепон кисәге тыгабыз. Синтепонны бөтереп, җеп белән чорнадым да, җиң эченә тыгып, бер-ике җирдән белендерми генә чәнчеп куйдым. Җиңнәрне гәүдәгә беркетеп куябыз. Җиң очларына тар гына тасма тегеп, аларны да сәйлән белән бизәдек.

Кар кызының йөзе ап-ак булырга тиеш бит инде. Башны без синтепоннан ясадык. Зур булмаган түгәрәк кисеп алдык та, энә-җеп белән түгәрәкнең читеннән җөй салдык һәм җепне тартып, бөрдек. Эчке якка да бераз синтепон тутырып калдырдык. Бөргәнебез кабат таралып китмәсен өчен, энәдә калган җеп белән бер-ике атлатып, беркетеп куйдык. Бу урын башның арткы ягы булып, башлык эчендә калачак. 

Тун төсендәге тастымалдан башлык тегәбез. Аның да аскы читенә башка бер төстәне тастымалдан киселгән тар гына тасма тегеп, сәйләннәр белән бизибез. Башлыкны кидереп, башка тегеп куярга кирәк. 

Хәзер инде Кар кызыбызның йөзен бизисе калды. Күз урынына энә-җеп белән кара сәйләннәр тегеп куйдык. Керфекләре дә тегү җебеннән ясалган. Иреннәре урынына өч кызыл сәйлән беркеттек.

Башны урынына утыртып, яхшылап тегеп куябыз. Ул бик нык утырмый, тун төсендәге тастымалдан 2 см киңлегендәге шарф кисеп алып, муенына чорныйбыз. Чыршыга элү өчен башлык очына тар атлас төймәдән элмәк тегеп куябыз.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар