Логотип
Кулларыңнан куан

Гади йоннан оригиналь шарф

Зәркән дизайнеры булып эшләгән Татьяна көннәрдән бер көнне кибеттә киез келәм күргән дә, шул келәмне үзе ясап карарга булган. Әлбәттә, башта берни дә килеп чыкмаган. Әмма, эшләгән кул остара дигәндәй, бераздан Татьяна да остарган, катлаулырак әйберләр ясауга күчкән. Бүген ул йон киемнәр басу белән шөгыльләнә. Татьянаның баш киемнәре, жилет-җиләннәре, шарф-палантиннары — һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсен кабатламас матурлыкка ия. Чынлап та, киез басу эше бик мавыктыргыч. Әмма безнең сарыкларның йоны киемнәр ясау өчен яраксыз. Иң яхшысы — Австралия мериносының йоны. Аны «Леонардо» кибетеннән сатып алырга була.
 

Кирәк:

* 60 г ак йон;
* 3-4 г ачык күк төсле йон,
* 2-3 г ачык һәм куе зәңгәр йон;
* бер тотам зәңгәр төсле җитен сүс;
* бер тотам зәңгәр һәм ак төсле вискоза сүс;
* бер тотам кара сүс;
* зәңгәрсу-аксыл юка гына ефәк тукыма кисәге (газ ефәк);
* зәңгәр төсле йон йомгак (букле);
* ак төсле йон йомгак (кружевница);
* «ратионель» келәм («Икеа»да сатыла);
* «шадра» полиэтилен җәймә (көнкүреш техникасын төрә торган);
* тәрәзәгә кора торган капрон сетка;
* кечкенә лейка (капкачы тишкәләнгән литр ярымлы су шешәсе дә ярый);
* тастымал;
* бер тамчы «Fairy» («Фейри») тамызылган җылымса су;
* уклау.
 

Эш барышы:

Өстәлгә «ратионель» келәме, аның өстенә «шадра» полиэтилен җәелә. Акбур белән полиэтиленга өлге сызыла. Йон шул өлге буенча түшәлә.

Түшәргә керешкәнче, йонның эш барышында 50% ка утыруын исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, әзер шарф­ның озынлыгы – 76 см, киңлеге – 21 см. Утыру өлешен истә тотып, өлгене 114 см озынлыкта, 31 см киңлектә итеп сызабыз.

Хәзер иң мөһиме – тигез итеп йон түшәү. Ак йоннан кечкенә генә тотам тартып алабыз да, өлге читенә тигезләп куябыз. Беренче тотамны яртылаш каплый төшеп, шуның янына икенче тотамны, аннан соң өченчесен тезәбез. Йон әйләнә буенча түшәлә. Башта – беренче рәте, аннан соң беренче рәтне яртылаш каплап – икенчесе. Уртасын түшәгәндә йон тотамнарын буй юнәлештә тезәбез (алдан түшәлгән рәтләргә аркылы итеп).

Икенче каты аз гына үзгәрәк түшәлә. Ак йоннан әйләнә буйлап ике рәтне түшәгәч, ачык күк төсле йоннан әйләнә буйлап өченче рәтне түшибез. Кыл уртага исә аз гына куерак төсле зәңгәр йон түшәлә. Беренче катта уртаны буй юнәлештә түшәгән булсак, бу юлы инде – аркылыга.

Куе зәңгәр төсле йоннан бер тотам йолкып алып, ике очын юешлибез һәм чак кына бөтерәбез. Болар яфрак булачак. Аларны шахмат тәртибендә тезеп, өсләренә чеметеп кенә ак һәм зәңгәр вискоза сүс салабыз. Буш урыннарга ефәк тукыма кисәкләре, ак һәм зәңгәр вискоза сүс, зәңгәр җитен сүс куябыз. Иң ахырдан йомгактагы җепләрне һәм кара сүсне бизәкләр өстенә сарылдырабыз.

 Болар өстенә лейкадан мул итеп «Фейри»лы су коябыз. Йон тулысынча чыланырга, әмма күлдәвекләр булмаска тиеш.
 
Шарф өстенә капрон сетка каплап, 10-15 минут буена түгәрәк хәрәкәтләр белән сак кына ышкып, йонны керештерәбез (вибро-шлифоваль машинагыз булса, аның белән 1-2 минут эчендә дә керештерергә мөмкин).

Шарфны «шадра» полиэтилен белән бергә уклауга чорнап, шактый озак – 10 минут чамасы тәгәрәтәбез. Уклау урынына поли-этилен су торбасын кулланырга мөмкин.
Агып чыккан суны тастымал белән корыта барабыз. Тәгәрәтә торгач бушап киткән шарфны әледән-әле сүтеп, уклауга яңадан чорнарга кирәк булачак. Икенче очыннан да нәкъ шулай чорнап, 10 минут тәгәрәтәбез.

Уклауны сүтеп алгач, бизәген эчтә калдырып, шарфны башта урталай, аннан шуны тагын урталай бөклибез.

Бу шакмакны торба сыман итеп төрәбез дә, 100 тапкыр кул белән тәгәрәтәбез. Сүтеп, икенче читеннән төрәбез, янә 100 тапкыр тәгәрәтәбез. Инде аскы ягын әйләндереп, башта бер читеннән, аннан соң икенче читеннән 100 мәртәбә тәгәрәтәбез.

Бизәкләрне тышкы якта калдырып та шушы ук эшне кабатларга кирәк булачак. Тик бу юлы 100 түгел, ә 50 тапкыр гына тәгәрәтәбез.

Шарфны сүтеп, камыр баскан кебек кул белән басабыз. Басуы җиткән киез җыерчыклана, шадралана башлый.

Шарфны җылымса суда чайкап, җиңелчә генә кыскалап сыгабыз. Җәеп, чит-читләрен кул белән тарткалап, бераз сузабыз. Воланнары ныграк беленеп торсын!

Шарф әзер. Салкын көздә ул сезне җылытыр да, бизәр дә. Матур брошь белән каптырып, сез аны пальто­ның тышкы ягына чыгарып та кия аласыз.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар