Логотип
Мин ачкан дөнья

Занзибар

Африка дигәч, күз алдыгызга ниләр килә? Чүл, тәбәнәк куаклар, кыргый җанварлар, заманча шартларда яшәүнең ни икәнен дә белмәгән кешеләр... Без дә шулайрак дип уйлаган идек. Әмма Африка бик зур һәм төрле ул. Яз көне бу кыйтганың төньягында – Мароккода булган идек. Дөресен әйтәм, Африка икәне сизелмәде дә. Гадәти шәрык илләренең берсе... Шуңа күрә бу юлы: «Бәлки Занзибарны сайларсыз?» – дигәч, шунда ук ризалаштык. Беренчедән, экваторны узып, каядыр барган юк иде әле. Икенчедән, ап-ак комлы пляжлары өчен Занзибарны «Африканың Мальдивасы» дип атыйлар. Өченчедән, бу әле яңа юнәлеш, димәк, анда үз көенә аккан тормышны күреп калу мөмкинлеге бар. 
 

Отельне ничек сайладык

Занзибарга баручыларны суның чигенү-кайту күренешләре куркытырга мөмкин. Төп утрауда пляжлар берничә: көнчыгыштагылары – сөзәк, аларда су берәр чакрымга чигенә, ә көнбатыш яктагылары – текә ярлы, су алай ук эчкә китми, гомумән, аның чигенү-кайтуы артык сизелми. Без урта бер җирдән сайладык. Отельны балыкчылар авылы янында урнашкан дип язганнар иде, димәк, барып, карап-күреп йөрергә, андагы халыкның тормышы белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак. Пляждагы комы да башкалардан аграк күренде. 
Отельнең хуҗалары ирле-хатынлы итальяннар булып чыкты. Аз гына өстәп түләдек тә, тәрәзәләре океанга карап торган бүлмәгә урнаштык. Андагы манзара! Андагы таңның ничек матур атуы! Һәр иртәне кояшның иркә нурларына коенып уяндык.


Ничек барырга?

Белүебезчә, Занзибарга турларны Россиядән Пегас туроператоры гына тәкъдим итә. NordWind авиакомпаниясе очкычлары Мәскәүдән оча. Билетны арзанракка алып, үз көеңә бару мөмкинлеге бөтенләй юк дип әйтмәкче булам. Алай дисәң, китәргә берничә көн кала, «арзанлы билетлар сайты» миңа Занзибарга кадәр нибары 13 меңгә билетлар тәкъдим итте. Әмма мондый очракка тагын тап буласыңмы, юкмы, кем белә?! Юл авыр булды дия алмыйм. Барганда да, кайтканда да төнлә очтык – тугыз сәгать тирәсе. Аэропорттан отельгә трансфер оештырылган иде. 
 


Виза һәм документлар

Визаны Занзибарның очкыч аланына барып төшкәч сатып аласың. Ул 50 доллар тора. Карта белән дә түләргә мөмкин, әмма кесәңдә акча булса әйбәтрәк. Отельгә барып җитүгә, һәр кешегә көнгә 1 доллар исәбеннән «туристик сбор» да түләргә кирәк булачак әле. 
 
Ирем белән танышкан көнебезне билгеләп узарга бардык Занзибарга. 
 

Акча

Танзаниянең (ул – Занзибар иленең бер өлеше) үз валютасы бар – Танзания шиллингы дип атала. 1 сум якынча 35–40 шиллинг тора. 1 долларга исә 2000–2400 шиллинг бирәләр. Җирле шәхесләр яки җанвар рәсемнәре төшерелгән тимер һәм кәгазь акчаларны истәлеккә алып кайтырга җыенмасагыз, долларларны шиллингка әйләндереп тормасагыз да ярый. Без булган җирләрдә бәяләрне долларда да, шиллингта да әйттеләр. Эре акчаңны ваклап бирергә яраталар, нишләптер аларда вак акчаның бәясе юк. Алдан барысы өчен дә түләнгән булса, үзегез белән күп акча алмасагыз да ярый. Без 3 экскурсия, сувенирлар, берничә массаж, номер өчен өстәмә түләү, виза, турсборны кертеп, кеше саен 300 доллар туздырдык. 
 


Экскурсияләр 

Аларны Пегасның үзеннән дә алырга була. Бу очракта гидлар экскурсияне рус телендә алып барачак. Инглиз телен белмәсәгез, шушысын сайлыйсыз. Әмма ул шактый кыйммәт (60–100 доллар тирәсе). Отель тәкъдим иткән экскурсияләр уртача 40–80 доллар тора һәм, әлбәттә инде, инглизчә генә. Иң арзан бәя – 20–45 доллар – бич-бойларда (пляж егетләре). Әмма аларда сыйфат ягы түбәнрәк инде. Без үзебез шушы вариантны сайладык. Арзан булганга түгел. Кәрим исемле гид егет шушында туып-үскән, рус телен өйрәнә башлавына да әле дүрт ай гына. Мондагы тормыш турында Пегасның бер генә гиды да аның кадәр белми! 
Күпләр, әлбәттә, Африкага сафарины күрергә дип бара. Әгәр сезнең дә шундый теләгегез бар икән, кеше саен 400–750 доллар чыгарып салырга әзер булыгыз. Өч көнлек тур, әлбәттә, арзангарак төшәчәк. Әмма сары бизгәктән прививка ясаткан очракта гына монысын сайлый аласыз. 
Экскурсияләрне шартлыча өчкә бүләргә була: пляж, урман, шәһәр буенча дип. Урман безгә алай кызык тоелмады. Әмма без белгән һәм белмәгән тәмләткечләрнең ничек үскәнен күрергә, маймыллар карарга теләсәгез – бара аласыз. (Тик ул маймыллар – коломбуслар гид әйткәнчә үк тыныч, зыянсыз булмаска да бик мөмкин!)
Без сайлаган экскурсияләрнең беренчесе – Сафари Блю иде. Фумба дигән авыл яныннан көймәдә утрауга кереп китәсең. Су чигенгәндә бу утрау күренә, су кайтканда – югала. Әгәр ярты көн безнең кебек шул тирәдә булсагыз, әлеге утрауның әкрен генә Һинд океаны суына күмелүен күзәтерсез. Су коендык, кызындык, шунда гына үсә торган бик тәмле җиләк-җимешләрне авыз иттек. Әйтергә оныттым: сез бу утрауны картадан тапмассыз – ул анда юк. 
Көймә белән утраудан аз гына читкә киткән идек – андагы балык! Кызыл диңгездә йөзгән кешеләрне моның белән шаккаттырып булмас, билгеле. Әмма барыбер матур! Маска киеп, шул балыклар арасында йөзәргә дә була. Көймәдә утырган килеш кенә җиләк-җимеш ашатсаң да, сине төрле төстәге балыклар өере чорнап алачак. 
Култыкта урнашкан күрше утрауларның берсенә дә йөзеп бардык. Лагунага кергән җирдә менә-менә каршыңа диңгез юлбасарлары корабле килеп чыгар төсле тоела... Суның төбе шулкадәр тигез! Култык кырыйларында мангра агачлары үсә: аны төзелештә күп кулланалар икән. 
Шул ук утрауның икенче ягына йөзеп чыгабыз, анда – пляж, сувенирлар сата торган алачык-кибетләр урнашкан (безнең отель янындагы бәяләр мондагыдан арзанрак кебек тоелды). Безгә төшке аш әзерләнгән арада, баобаб агачын карарга киттек. Аңа инде 500 яшь! Моннан өч йөз ел элек ул бер ягына ауган һәм... үсүен дәвам иткән. (Безгә баобабның җимешеннән тәм-томнар алырга тәкъдим иттеләр. Кызыкмасаң да ярый, чөнки ул баллы орлыкларны барыбер ашап булмый.) Бу гаҗәеп агачның өстеннән аркылыга-буйга йөреп кинәнгәч, төшке ашка киттек. Менә безгә бер-бер артлы диңгез нигъмәтләре ташый башладылар: балык, кальмар, креветка, лангуст, лобстер... Телеңне йотарсың! Кинәндек! 
Ә кире кайтканда җил чыкты да, көймәнең җилкәннәрен күтәрделәр! Күз алдына китерәсезме?! Онытылмаслык сәяхәт булды ул! 


 
Икенче экскурсиябез – Prison Island утрау-төрмәсе иде. Ул илнең башкаласы Занзибар шәһәреннән ерак түгел урнашкан. Утрауда башта, чыннан да, төрмә төзиләр, әмма кайбер сәбәпләр аркасында ул төрмә булып ук чыкмый – йогышлы чирләр белән авыручы кешеләрне шунда озата башлыйлар. Бу инде бик күптән булган хәлләр. Бүген монда отель, ресторан урнашкан: кешеләр бирегә бөтенләй башка максатлар белән киләләр. Утрауда сейшель ташбакалары яши. Кайчандыр кешеләр аларны юк итеп бетерә язганнар: ташбаканы тотарга, аннан ашарга бик җиңел бит. Ә панциреннән нидер ясарга да була. Монда ничә генә яшьтәге, нинди генә зурлыктагы ташбакалар юк! «Балалар бакчасы» да бар, ике йөз яшьлек әби-бабайлар да... Ташбакаларны ашатырга да, теләсәң, сыйпап карарга да була (ничек дөрес сыйпарга икәнен алдан белешергә генә онытмагыз), бергә фотосурәткә төшәргә дә... Әмма мультфильмдагы кебек өсләренә утырып йөрергә менә һич ярамый. 
Занзибар шәһәре ике өлешкә бүленгән: Иске шәһәр (Стоун Таун) һәм Яңа шәһәр. Бөтен җирдәге кебек үк каланың иске өлеше аларда да шактый дәрәҗәле һәм кыйммәт санала. Занзибар шәһәренең генә түгел, гомумән, утрауларның иң матур бизәге булып агачтан уеп ясалган ишекләр санала. (Бу яктан татарлар белән дә беркадәр охшаш бугай алар: бездә дә зур, матур капкалар йорт хуҗасының дәрәҗәсе, байлыгы турында сөйли бит.) Борынгы урамнар буйлап бик озак йөрдек. Бу ишекләрнең һәрберсе янында туктыйсы, кулың белән кагыласы, янына басып, фотога төшәсе килә. Кайберсенә хәтта бер гасыр гына да (!) түгел бит! Йөри торгач, Фаррух Балсарның балачагы узган йорт янына килеп чыктык. (Данлыклы Queen группасының бу солистын без Фредди Меркьюри буларак беләбез.) Монда хәзер отель урнашкан, теләсәң, Фреддилар гаиләсе фатиры булган номерда кунып та чыга аласың. Отельнең эченә узарга, подъездны, фатир ишеген фотога төшерергә дә рөхсәт итәләр. 
Рәхәтләнеп иркенләп карап йөрергә урамдагы сатучылар гына тынгы бирми: «хәтерләре» дә юк – яңа гына борылып китәләр һәм кабат, шул ук товарны тәкъдим итеп, яныңа әйләнеп киләләр. Сувенирлар сатучы кибетләрдән генә торган тар урамга барып җиткәч, җиңел сулап куйдык. Базар да шуннан ерак түгел икән. Ниләр белән сәүдә итәләр икән дип йөреп әйләндек. Үзем белгән тунец балыгыннан кала бернәрсәне дә хәтерләп калмадым.
 

Ашау-эчү

Җирле халык дөгене бик яратып ашый. Алар бәрәңге белән баклажан да үстерәләр. Җиләк-җимеш исә монда ел әйләнәсе өзелми: бездәге кебек «шушы җиләк сезоны» дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр. Үзләре ананас белән мангоны ярата төшә. Безгә маракуйя, карбыз, банан, ананас, папайя, манго ашаттылар. Монда килгәч кенә ананасның сатып алуга ук ашый торганга һәм өч көннән генә ашый торганга бүленгәнен белдек. Җирле халык өч көннән генә ашый торган ананасны алмый, алар фикеренчә, анысы – начар. Безгә, Россиягә кадәр, андые да килеп җитмәгәнен күз алдына да китерми инде болар... 
Диңгез нигъмәтләрен бик тәмле әзерлиләр. Йомшак булсын өчен, пешерер алдыннан осьминогларны таяк белән тапыйлар. «Коле-коле» дигән бик тәмле балыкны хәтерләп калдык – аны маракуйядан ясалган әчкелтем соуста әзерлиләр. Ә «реди снаппа» дигән балыклары деликатес санала. Аның тәмлелеге! 
Чәкчәк музеен оештыручылар буларак, кая гына барсак та: «Безнең чәкчәккә охшаган тәм-том сездә дә юкмы?» – дип сорыйбыз. «Бар!» – диләр. Әмма камырлары йомшаграк, сироплары сыеграк булып чыкты. Барыбер кызык инде! 
 

Җирле халык

Утрауда башлыча занзибарлар һәм масаилар яши. Беренчеләре бик тыныч халык, тормышка фәлсәфи караулары белән аерылып торалар. Ашыкмый-кабаланмыйлар, үзләрен бик дустанә тоталар. Телләрендә гел өч сүз: «джамбо» – сәлам, «акуна матата» – проблема юк, «поле-поле» – әкрен, ашыкма. Шулай яшиләр дә! «Материкка – Танзаниянең башкаласы Дар-эс-Салас шәһәренә барырга яратмыйбыз, анда ыгы-зыгы күп», – ди алар. 
Безнең Татарстандагы кебек үк, Занзибарның да ярты халкы – мөселманнар, яртысы – христианнар. Хатын-кызлар океанда суүсемнәр үстерү белән шөгыльләнә, ирләр күбрәк балык тоту белән мәшгуль. 
Масаилар исә сугышчылар кабиләсеннән. Алар кызыл киемгә төренгән, кулларында – озын таяк, билләрендә – кынга тыгылган кылыч. Утрауда алар күбрәк сак хезмәтендә эшли (дөрес, безнең отельдә алардан тыш, тагын коралланган хәрби сакчылар да бар иде әле), чакырылмаган кунакларны – нидер сатып йөрүчеләрне, бала-чаганы, маймылларны, әрсез чыпчыкларны куалар. 
Сирәк булса да, занзибарлыларда күп хатынлылык очрый (исламда бу рөхсәт ителә, әмма бөтен кеше моны эшли генә алмый). Ә масаиларда... күп ир белән тору күренеше бар икән. Хатын, гадәттә, өйдә генә тора, ә ирләре эшкә йөри, акча эшли. Әгәр ишек төбенә озын таяк сөяп куелган икән, димәк, ирләрнең берсе өйдә, хатын янында дигән сүз: калган ирләр бу вакытта бусаганы атлап узмый. Масаи ирләренең күбесенә мондый тормыш ошамый, алар шуңа күрә гаиләдән китә икән. Күпләре бөтенләй өйләнми, буйдак булып яшәүне өстенрәк күрә. 

Тел

Занзибарда суахили телендә сөйләшәләр. Аңлавыбызча, әлеге телдә гарәп сүзләре байтак, димәк, гарәпчә белүчеләргә аралашу авыр булмаячак. 
Бу сүзләрне белү ялыгызны күпкә җиңеләйтәчәк. Җирле халык сөенәчәк! Исегездә калдырыгыз: 
Абари – хәлләр ничек?
Асанте – рәхмәт.
Асанте навеве – үзегезгә рәхмәт.
Таму – тәмле.
Ситаки – юк, кирәкми.
Самаки – балык.
Натака чакула – ашыйсым килә.
Накуэнда – киттек.

 

Флора һәм фауна

Күпләр Африкага кыргый җанварлар очратудан куркып бармый. Бөҗәкләр тешләп, төрле авырулар ияртүдән дә шүрлиләр. Занзибар материктан шуның белән аерыла да – анда куркыныч кыргый хайваннар юк. Черкиләрне якын китерми торган спрейлар да кулланырга туры килмәде. Урманга экскурсия генә сайламасагыз...
Занзибар яшеллеккә күмелгән: кая карасаң да кокос пальмалары үсә. Манго һәм мангро агачлары очрый. Мангодан көймәләр ясыйлар икән, ә мангро нык агачлардан санала. Нәрсә төртсәң, шул үсеп чыкса да, җирле халык өй тирәләрендә чәчәк ата торган куаклар, агачлар утыртып мәшәкатьләнми. Аның каравы, банан бакчаларын, дөге һәм кукуруз кырларын күп күрдек. Баобаб агачлары да еш очрый. Күрше Самаки авылында 300 яшьлек ике баобаб үсә иде. Күрше отельдәге баобабка исә күп булса 150 илле яшь кенә диделәр.
Зур-зур әкәм-төкәмнәр, кыслалар күрергә була. Су киткәндә, кыслалар комны казып оя ясый – якыная башласаң, бик тиз шунда кереп качалар.
Отелебездә маймыллар бар иде. Бездән киңәш: тыныч кына ял итәргә теләсәгез, аларны ашатмагыз. Беренче мәлдә бу, әлбәттә, кызык тоелачак, әмма бераздан ялкытачак – берәр җиләк-җимеш чыгарып биргәнче, балконнан китмичә, кычкырып утыра башлаячаклар. 
Бүлмәгез янында геккон «кизү тора» икән – кумагыз: бөҗәкләр азрак борчыр. Кояшка кызынырга чыккан вараннарга да кагылмагыз – төкерекләре агулы аларның: ачуларын чыгарсаң, бик туры төкерәләр. Сынап карамавыгыз хәерлерәк. 
 
 

Һава торышы

Занзибарга җыенсаң, шуны онытмаска кирәк: ул җирнең икенче ягында – бездә җәй булганда, аларда – кыш. Дөрес, аларның кышы бөтенләй башка: бездә кайбер җәйләр дә алай җылы булмый – температура 22 градустан түбән төшми. Ә җәен анда бик эссе. Кызу яратмыйсыз икән, Занзибар кышын күрергә дип барыгыз.
 

Су чигенү һәм кайту

Барысын да алдан белеп барсаң, кәеф төшмәскә әйбәтрәк була... Су тәүлеккә икешәр тапкыр чигенә һәм кире кайта. Ай тулган һәм яңа ай чыккан көннәрдә бу киту һәм кайтулар ныграк күзәтелә. Бер көн белән икенче көн арасында чигенү-кайтуларның аермасы 40 минут тирәсе. Безнең пляжда мондый мәлләрдә коену бик үк рәхәт түгел иде. (Дөрес, кайберәүләрне бу да туктамый.) Телефоныңа «Су чигенү һәм кайту» дигән махсус кушымта урнаштырсаң, барысын да алдан планлаштырырга мөмкин: бүген ярты көн су коенып булмый икән – экскурсиягә чыгып китәсең. 
 

Нәрсә алып кайтырга?

Иң күп сораулар, әлбәттә, кабырчыклар турында. Ярамый дигән сүз бар барын, әмма бөтен кеше дә алып кайта бугай. Бакшиш түләсәң (әллә штраф, әллә «взятка» бу – аңламадым), хәтта иң зурларын да алып чыгарга мөмкин, диләр. Һәрхәлдә, безнең группадан берәүне дә туктатмадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар