Логотип
Мин ачкан дөнья

Шотландия - могҗиза туган җирдә

 Шотландия дигәч, минем күңелдә ашкыну һәм... курку хисе ярала иде. Әбием әйтмешли, курыккан эш хәерле була икән.
 

Теләкләр чынга аша

Лондонда яшәүче дус кызыма кунакка килгәнемә дә бер атна булды. Тагын берничә көннән Шотландиягә юл тотасы. Берүзем генә! Бөекбританиягә кадәр баргач, әллә кайчаннан бирле ымсындырып торган Шотландиягә дә сугылып китми булмас, дип, алдан ук хәстәрен күреп, билетлар да алып куелган, яшәү урыны да табылган инде югыйсә. Ә күңелдә – курку. Моңарчы чит илгә япа-ялгызым чыгып киткәнем юк бит әле. «Мин якында, Англиядә генә бит», – дип тынычландырган була дус кызым. Ул инде Шотландияне күреп кайткан, минем белән бармый. Куркуымны да аңлап бетерми. Ә мин йокларга яткан саен теләк телим: «Аллаһы Тәгаләкәем, Шотландия сәфәрендә миңа берәр маяк бирсәң иде!»
Һәм Ул бирде. Берничә көннән Шотландиягә кузгаласы дип уйлап, ә әлегә Лондон урамнарын гизеп йөргән көнне телефоныма смс килеп төште. Таныш түгел номер: «Сәлам! Сез Лондонда икән. Мин дә Лондонда. Бәлки күрешербез? Чит-ят җирдә ике татар очрашып сөйләшеп утырсак, күңелле булыр иде», – дип язган. «Сез кем соң?» – дип язам. Җавап килә: «Мин Татарстаннан, гап-гади бер татар егете. Сезнең номерны уртак танышыбыз бирде» (ул уртак танышның «Сөембикә»дә бергә эшләүче хезмәттәшем икәнен белгән юк әле! – Ф. М.). Очрашырга килешәбез.
Икенче көнне билгеләнгән вакытта дус кызым белән очрашуга киттек. Ренат безне Шерлок музей-йорты каршында көтеп тора. Ул да дусты белән килгән. Дүртәүләп паркка барып утырабыз да чөкердәшеп чәй эчәбез. Сүз иярә сүз китеп, берничә көннән Шотландиягә барасымны әйтәм. «Ә мин Шотландия башкаласы Эдинбургта укыйм», – дип куймасынмы Ренат! Бактың исә, Казанда укытучы булып эшләүче Ренат Эдинбургка ике атналык курсларга килгән икән. Ә мин берничә көннән Эдинбургка кузгалам! «Әйдә, мин сине Эдинбургта каршы алам? Мин анда бер атна яшәдем бит инде, хәйран гына чамалый башладым», – ди Ренат. Шушы мизгелдә мин, һәр төнне теләп яткан догаларымның кабул булуын тоеп, балкып елмаям. Мин көткән ярдәмне Татарстаннан килгән татар егете кыяфәтендә бирсен әле! Болай булгач, Шотландия сәфәре һичшиксез могҗизаи булырга тиеш!
 


Саумы, итәкле ирләр иле!

Иртәнге сәгать алты. Автобус инде Шотландиягә керде. Минем башта беренче сораулар да туа башлады. Тау битләрендә утлап йөргән бу бәрәннәр әллә бер дә йокламыймы, төнгә дә өйләренә кайтмыймы икән? Аларның, гомумән, өйләре бар микән? Тукта-тукта! Ренат минем киләсемне онытмады микән?!
Британия өчен вакыт бик иртә әле. Шәһәр уяна гына башлаган. Төне буе елап чыккан, күрәсең: юллар юеш, агачлар, чәчәкләр юеш, бөтен Эдинбург юпь-юеш. Куртка якама муенны батыра төшеп, тәрәзә кыегыннан тамган тамчыларны санап басып торам. Инде 15 минут шулай торам. Урамда эт тә юк. Ренат та юк. И-и, үзем дә юләр инде. Хәзерге заманда егетләргә ышанып буламы соң инде, йә...
– Сәлам! Гафу, бераз соңардым. Аның каруы, мин сиңа чып-чын татарча сөтле чәй ясап алып килдем.
Итәк дисәң, үпкәлиләр тагын, «килт бу!» дип төзәтәләр. 
 
Тамчылар тамудан туктый. Каршыдагы соры йорт кыегыннан кояшның беренче нурлары күренә. Күңелдә бөреләнә башлаган курку катыш ачу да шиңә. Без, ике татар, Эдинбургның үзәк урамыннан яңа көнгә таба атлап китәбез. Ренат, кулларын болгый-болгый, Эдинбург турында үзе белеп өлгергән кадәресен сөйли, араларына Тукай шигырьләрен дә кыстырып ала. Мин, ул алып килгән сөтле чәйне эчә-эчә, йөгерә-атлый аның артыннан иярәм. Бераздан Ренат уку йортына китеп бара. Ул дәрестә вакытта мин Эдинбургны үзем генә өйрәнә торасы.
 
Шотландия – волынкада уйный торган итәкле ирләр иле. Озак та үтмәде, итәк киеп акча эшләргә чыккан ирләр күзгә чалына башлады. Төркем-төркем туристларны йөртүче ак сакаллы абзыйлар да үзләренең милли киеме – килтны кигән. Әнә, итәк кигән икенчесе урам читендә басып тора. Каршында – эшләпәсе. Акча салу өчен. Чын шотландны кочаклап фотога төшәргә теләсәң, рәхим ит, бер фунт булса да сал. Салмыйча гына да төшәргә булыр иде, билгеле, тик иртә таңнан шулай киенеп, «эшкә» чыгып баскан бит инде, миннән калмасын – акчамны салам. Фотога төшкән арада, итәкле абзыйдан бу милли киемне гадәти тормышта кию-кимәүләре хакында сорашырга өлгерәм. «Гадәти тормышта кимибез, ә менә бәйрәмнәрдә, туйларда киябез. Үзен хөрмәт итә торган һәр шотландның килты булырга тиеш», – ди. Ә без аларның итәгеннән көлгән булабыз...
 
Үзәк урамның бер башында – Эдинбург ныгытмасы. Эчкә керү түләүле – 15 фунт (безнең акча белән 1200 сум тирәсе). Әле тагын барасы җирләр күп булуын исемә төшереп, Лондонда күргән крепостьлар да нәкъ шундый ук инде ул, дип, эчкә кермәскә булам. Ә менә янәшәдә генә урнашкан туку һәм тегү фабрикасына сугылып чыкмый кала алмыйм. Дүрт катлы бинаның беренче катында кибет урнашкан. Ул Шотландия сувенирлары белән шыплап тутырылган. Карале, мин иртән күргән бәрәннәр гади генә бәрән түгел, милли горурлык икән бит. Аларның сурәте открыткаларга да, кружкаларга да, футболкаларга да төшерелгән. Ә иң күп урынны, әлбәттә инде, Шотландиянең шакмак бизәкле киемнәре алып тора. Эчке киемнәрдән башлап, ир-атлар кия торган итәкләргә, хатын-кыз күлмәкләренә, пәлтә-башлыкларга кадәр бар монда. Туку станоклары да шунда гына – подвалда урнашкан. Тукучының ничек итеп эшләгәнен рәхәтләнеп карап торып була. Моның өчен акча да сорамыйлар, куып та чыгармыйлар.
 
Бөекбритания – бик кыйммәтле ил. Шуңа күрә монда барганда бушлай күңел ачу чараларын, бушлай карарга мөмкин булган җирләрне барлап барырга кирәк. Бәхеткә, алары җитәрлек. Төш вакытында Эдинбургта чып-чын концерт башланды. Урам концерты. Менә берәү фокуслар күрсәтә. 20 минут үтүгә, эшләпәсен тотып, халыкны әйләнеп чыга да, матур гына итеп китеп бара. Аның урынын икенче артист ала. Монысы җырлый, әтәч тавышлары да чыга үзеннән, хатын-кыз тавышы да, Иосиф Кобзонныкы да. 20 минут үтүгә, монысы да чыгышын тәмамлый. Һәр чыгышка вакыт исәпләнгән икән – 20 минут. Ә халык фонтан кырыйларында, тротуарда, асфальтта утыра. Үзе ошаткан артистның эшләпәсенә вак-төяк акчасын да сала. Рухи азык алу өчен зиннәтле кәнәфиләр дә, бәрхет пәрдә белән каймалап алынган сәхнә дә кирәкми икән. Артист кирәк, һәм тамашачы кирәк. Шул җитә.
 


«Әпипә»ле сәфәр

Укуын тәмамлап, яныма Ренат килеп җитә. Тамак ялгарга дип икебезгә дә банан алган. Ул бананны болай гына ашасак, бик җиңел булыр иде. Шуңа күрә болай килешәбез: хәзер «Артур ияре» дип аталган тауга менәбез, бананны шуның башына менеп җиткәч ашыйбыз.
Артур ияре гади тау гына түгел. Моннан 350 миллион ел элек сүнгән вулкан ул. Астан караганда әллә ни биек кебек тә түгел – 250 метр гына. Тик бик текә. Беренче 50 метрны җырлап кына үтәбез. Алтмышынчы метрда җырлау теләге сүнә. Еш-еш сулыйбыз, туктап торгалыйбыз. Артка карангалыйбыз. «Монда хәтле менгәч тә бик җиткән, әйдә, борылыйк булмаса», – дигән сүзне беренче булып мин әйттемме соң, әллә улмы? Ничә метр менгәч әйтелде ул? Әле ярый банан булды. Банан – тау башына менеп җитәргә стимул. Әгәр ул булмаса, кем белә бит, бәлки, борылып та төшеп киткән булыр идек.
 
Борылмадык. Үпкә әстерхан чикләвеге хәтле генә булып кечерәйгән, андагы һава да чигенә җитеп кысылган мәлдә, ниһаять, тауның башына менеп җиттек. Монда бездән кала да кеше бик күп икән. Ренат ул арада әллә каян үзебезнекеләрне табып ала: Дагстаннан килгән ике егет белән таныша. Ә мин тирә-юньне күзәтәм. Бөтен Эдинбург уч төбендәге кебек. Җил шулкадәр көчле ки, аның иркенә әз генә бирешсәң, Эдинбург өстенә кош булып күтәрелерсең сыман. Җил тавышын ярып, волынка тавышы ишетелә (бераз соңрак Ренат, уйнаучы янына килеп, аның үзебезнең «Әпипә»не уйнавын сораячак, көйләп тә күрсәтәчәк, тик музыкант, көйне бик катлаулы дип табып, уйный алмаячагын белдерәчәк, һәм Ренат аны музыкасыз гына башкарачак, аны тыңлап торган французлар «Браво» дип сокланачак). Тирә-якта сары мәтрүшкәләр (монда да үсә икән алар, әй!), Әмирхан абый Еники сурәтләгән кылганнар тирбәлә. Офыкта күк белән диңгез тоташа. Шушы тау башында чалкан ятып, күзләрне йомып, диңгезгә кадәр булган араны очып кына үтәсе килә...
– Безнең әле диңгезгә дә барып җитешәсе бар, – ди Ренат һәм мине хыялдан җиргә төшерә. Диңгезгә очып кына барып җитеп булмый: тауны төшеп, җәяүләп барырга кирәк. Тиз-тиз генә стимулны, әй лә, бананны ашыйбыз да таудан түбән юнәләбез.
 
Карта безне әллә ни гомер алдап йөртте. Диңгезгә дип, әллә нинди урау юллар аша алып китте, килеп терәлгән тыкрыкларга алып керде. Ә кичке 8 дә мин икенче шәһәргә – Глазгога кузгаласы. Автобуска билет та алынган. Әллә кире борылыйкмы, соңга калам бит, дим Ренатка. Барабыз, ди. Бу юлы стимул булырга банан да юк. Бу юлы Ренат үзе каты тора. Һәм – менә ул Төньяк диңгез. Әллә нәрсәсе дә юк кебек инде үзенең – су да су. Тик аның диңгез икәнен белү, үзебезнең Шотландиядә – дөньяның бөтенләй башка бер кыйтгасында икәнлекне искә төшерү әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек бирә. Яр буендагы утыргычларга чүмәшеп, әллә күпме вакыт диңгезгә текәлеп утырабыз.
Шулай да, вакытында айнып, тиз-тиз генә диңгез белән хушлашабыз, вокзалга йөгерәбез. Мин менеп утыруга, автобус кузгала – вакыты җиткән. Хәзер инде мин Ренатсыз гына икенче бер шәһәргә барам. Ләкин күңелдә инде курку юк. Күңелдә ышаныч, барысы да яхшы булачагына ышаныч.
 


Албасты кочагында

Глазгога килеп кергәндә караңгы төн иде. Әле куна торган җиргә дә барып җитәсе бар. Карта автобус номерын дөрес күрсәтми. Юл сорарга дип, беренче очраган кешегә мөрәҗәгать итәм һәм теге югалып торган курку хисе яңадан баш калкыта. Мин боларның телен аңламыйм икән! Бездә дә тиз-тиз сөйләшүче кайбер мишәрләрнең сөйләме беренче тапкырдан ук аңлашылмый бит, бу да шулай икән: без белгән инглиз теленә көчле шотланд акценты кушылып, бөтенләй үзгә бер тел барлыкка килә. 
Ничек кирәк – алай, үземә кирәкле автобусны табып, менеп утырдым. Олы яшьтәге абый белән апа, хәлемне аңлап, миңа юл күрсәтергә алындылар. Нидер сөйлиләр, елмаялар, Россиядән икәнемне белгәч, әлеге ил турында белгәннәрен сөйлиләр... бугай. Мин аларның ярты сүзен аңламыйм. Сораулар бирмәгәннәренә куанып, елмаеп бара бирәм. Бер белмәгән, телләрен дә юньләп аңламый торган бу кешеләргә ышанам. Хушлашканда: «Синең инглизчәң бик әйбәт!» – дип канат та куялар.
 
Инглизчә сөйли кебек бит инде үзе, ник аңлашылмый соң? 
Икенче көнне Шотландия буйлап экскурсиягә кузгалабыз. Кечкенә автобуста 15 кеше. Йөртүчебез – килт кигән чып-чын шотланд. Үзе йөртә, үзе сөйли. Бүген инде шотланд акценты да алай ук куркыныч кебек тоелмый. Глазгоны чыгып, Шотландия күлләренә юнәләбез. Кичә Эдинбургта күргән диңгезнең дә чикләре бар иде кебек, ә бу күлләрнең иге-чиге юк. Өстәвенә, томан да төшкән һәм тирә-як тоташ ак пәрдә эчендә кебек. Шул пәрдәне ертып, вакыт-вакыт ямь-яшел таулар, ул тауларның битендә утлап йөргән бәрәннәр килеп чыга. Кеше кулы кагылырга өлгермәгән (әллә кыймаганмы?) гүзәллек! Лох-Несс албастысын күрергә теләп (Шотландия күлләрендә албасты яши дигән легенда бар бит!), автобус тәрәзәсеннән үрелеп-үрелеп карыйм – күренми. Барыбер рәхәт! Иксез-чиксез күлнең төбендә албасты йоклап ята, ә син аның борын төбеннән генә шушылай үтеп китәсең дип уйлап, автобуста агылган талгын шотланд көенә изрәп бару рәхәт.
 
Бераздан бер шәһәрчеккә туктыйбыз. «Шәһәрне карагыз, мин бер сәгатьтән киләм», – ди дә, йөртүчебез китеп бара. Бер сәгатьтә күпме җирне генә карап була инде! Шулай дип уйлыйм да йөгерә-атлый шәһәр карарга китәм – тизрәк-тизрәк танышып калырга. 20 минут та үтми... бөтен шәһәрне әйләнеп чыгам. Шундый кечкенә генә шәһәр икән бу! Ике рестораны, бер кибете, бер Мәдәният сарае бар. Бер ресторанга кереп, каһвә алам да күл буена килеп утырам. Каһвә пешерү законнары буенча, дөрес пешерелмәгән ул, белгечләр аны тәмсез дип бәяләр иде. Анысы мөһим түгел. Каһвә урынны түгел, урын каһвәне бизи. Ә бу минем үз гомеремдә татып караган иң тәмле каһвәм.
Бер сәгатьтән автобус кире әйләнеп килә, һәм без кайтырга кузгалабыз. Шотландия албастысын күреп булмаса да, бу сәфәр иң могҗизалы сәфәр булып истә калачак.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар