Логотип
Мин ачкан дөнья

Серле мәгәрә

Якын кешеләреңнең авыруы кайчак әллә нинди адымнарга этәрә: хәлләренең җиңеләюен көтәргә һәм Аллаһыдан савыктыру гына өмет итәргә кала...

Бик якын ахирәтемнең авыр хәлдә хастаханәдә ятуын ишеткәч, ашыгыч рәвештә Ташкентка очтым...

Янына баргач, танымадым аны. Берничә ай элек кенә сау-сәламәт булып, энергиясе ташып торган зифа буйлы матур бу хатын кулына калак та тота алмас зәгыйфь җан иясенә әйләнгән. Нәрсә бу? Бөтенесе бер үк сүзне кабатлый: онкология, онкология, рак, диләр. Узган ел энемне җирләп, йөрәктәге яралар әле һаман сулкылдап тора иде, ә хәзер менә Нәзирә... Бәлки, мәңгегә хушлашырга килүемдер...

Ул чакта да ниләр генә эшләп карамадык: бәрән дә чалдык, изге зәмзәм суын эчереп тә, аның белән юындырып та карадык, Коръән дә укыдык – бетмәс-төкәнмәс медицина процедураларыннан тыш иде инде болары. Дәва нәтиҗәсен бирми, чөнки бер авыру икенчесен китереп чыгара тора, табиблар билгеләгән дәва көтелгән эффектны бирми.

Без дуслар белән изге урыннарга барып Нәзирә һәм аның кебек газапланып ятучыларның исәнлеге өчендога кылырга ниятләдек. Сәмәрканд тирәсендә Миранкул тавы итәгендә атаклы «Давыт хәзрәт» мәгарәсе бар. Ул мәгарәдә теләсә кайсы, хәтта кеше ышанмастай теләкләр дә тормышка аша диләр. Риваятьләргә караганда, бер Аллага гына табынуны яклап чыккан Давыт хәзрәт бу мәгарәдә үзен юк итәргә җыенган мәҗүси динендәгеләрнең эзәрлекләүләреннән качып котыла алган.



Изге Рамазан аена керер алдыннан без сәфәр чыктык. Башта бик җентекләп әзерләндек, азык-төлек запасын хәстәрләдек, җылы киемнәр алдык. Тауларда кичләрен һәм төннәрен салкын була, һава температурасы шактый төшә.  Тауларда кунарга уйлап, кунакханә эзләргә керештек. Гыйбадәт кылучылар өчен тау итәгендә махсус урын җайлаганнар. Агачлар ышыгында торучы зур тапчаннар һәм беседкалардан гыйбарәт ул. Бетонланган юл буйлап кечерәк кенә елга йөгереп ага. Уңайлыклар бик аз: бәдрәф һәм тәһарәт алу урыны гына. Ә менә корбан чалу урыннары искиткеч итеп көйләнгән, чәйханәләрдә үзең дә пешерә аласың, җирле аш-су осталары хезмәтеннән дә файдаланып була. Без дә прокатка топчан алдык та алып килгән азык-төлекне ашарга әзерләүчегә калдырып югарыга күтәрелдек. Бераз алга китеп әйтим әле: гаҗәп тәмле пешерәләр монда.

Гыйбадәт кылу Үзбәкстанда киң таралган дип белми идем әле.  Израильдәге елау диварларыннан кала,  бу кадәр халыкны гомердә күргәнем булмады. Кунакханәгә урнашуга, тауга таба юнәлдек. Безне ымсындырган мәгарә кыялар арасында иде. Гыйбадәт кылырга теләүчеләрнең шактый зур төркемен күргәч, тауга кичкә таба менәргә килешендек. Иртән халык галәмәт күп буласын чамалаган идем инде. Текә таудан ике төрле  ысул белән күтәрелергә мөмкин: йә 1303 баскычтан атлап менәсең (сәгатьтән артык), йә 3,5 км га сузылган сөзәк юлны сайлыйсың. Кичкә каршы хәвеф-хәтәрдән саклануың хәерле: баскычлар бит яктыртылмаган, бу бик куркыныч. Тауларда караңгы тиз төшә. Кояш тау артына качып, эңгер-меңгер башлана һәм шундук дөм караңгыда каласың. Без тауга атта күтәрелергә булдык, ә кайтканда баскычлардан төшәрбез. 



Үз гомеремдә беренче тапкыр атка атландым. Котым очты! 50 яшьнең теге ягында булгач соң... Балачакта бабай атка утыртып йөртә иде йөртүен, әмма ул бит – арба җигелгән ат! Мескен малкай текә күтәрелеп кисәк бормаланып киткән сукмаклардан алып менде. Арттан озатып йөргән малай көнгә 70-100 тапкыр да менәргә туры килә дип сөйләде. Ялларда халык аеруча күп була икән. Барысы да гыйбадәт кылырга, ялварырга, сорарга дип килә. Тау куышына йөзәрләп кертәләр, калганнар алдагы төркем чыкканчы көтеп басып тора. Чиратың җиткәч инде авыз эченнән белгәннәреңне укып, акрын гына эчкә узасың. Без иң соңгылары булып кердек.



Тау башында кечерәк кенә иске мәчет бар, анда дога кылдык. Аннары 200 баскычтан атлап Давыт хәзрәт мәгарәсенә төштек. Тау куышы – киңлеге ярты метрдан 4 метргача, биеклеге 15 метр, озынлыгы 60 метрдан гыйбарәт булган караңгы туннель ул. Аның аргы очында Давытның уч һәм аяк эзләрен күрергә мөмкин. Библиядә Давыт хәзрәтнең буе 4 метр 20 см булган дип язылган. Мәгарә тишегеннән чак узып кердем, бик тар урын бар икән. Так куышында безне мулла каршы алды. Минем соравым буенча ул Давыт хәзрәт турында бераз сөйләп үтте, аның риваятьләргә нигезләнгән икәнен сиздерде. Ә мәгарәгә агылучы халык ташкыны һаман арта тора. 

Давыт хәзрәт безнең эрага кадәр XI гасырда яшәгән. Аллаһ Давытка изге исламның вәгазьләр һәм кагыйдәләр рәвешендәге шигъри текстларын юллаган. Болардан тыш Аллаһы Тәгалә Давытны могҗизалар тудырырлык сәләткә ия иткән: кошлар аның белән бергә җырлаган,аңа тау-ташлар буйсынган, ул ялан куллары белән тимердән төрле әйберләр ясаган.

Мәгарәдә мине ташта калган кеше кулы эзләре гаҗәпләндерде. 6 метрдан да зуррак бу эзләр дога кылучыларны гына түгел, галимнәрне дә таң калдырган. Тау куышында дымлы һәм салкын иде. Диварлар юешләнеп тора. Кул эзләренә кагылып, мин газап чигүчеләргә озак-озаклап җиңеллек сорадым. Бөтен белгән догаларымны укыдым. Күпләр биредә Давыт хәзрәт аягы булуга шик белдерсә дә, җирле гыйбадәт кылучылар мәгарәнең илаһи көченә ышана, һәм нәкъ менә үз көче белән Давыт хәзрәт үзенә котылыр юлны ачкан дип инана.

Гарәп риваяте буенча Библия патшасы Давыт (мөселманнар аны Давыт хәзрәт дип йөртә) Ходай Тәгалә тарафыннан Азиягә Алланың берлеге турында вәгазьләр сөйләргә җибәрелә. Давыт хәзрәт биредә утка табынып яшәүче  җирле халыкның ачуын китерә, аны эзәрлекли башлыйлар. Давыт тауларга кача һәм, Аллаһка табынып, куллары белән ташларны аралап, тау куышына яшеренә. Мондый эчтәлектәге риваятьләр берничә. Менә мондые да бар.

Давыт Голиаф белән сугышыр алдыннан хәл җыярга яшерен аулак урын эзли. Җеннәр аны Сәмәркандтан ерак түгел таулы бер урынга күчерәләр. Ләкин гыйфритләр аны табып ала да алып үз аркаларында күтәреп, алып Голиафны китерә. Шуннан соң Давыт Аллаһы Тәгалгә үзенең Голиаф белән сугышка әзер түгеллеген әйтеп, үзен кая да булса яшерүен үтенә. Юлында үтеп чыга алмас кыялар калкып чыкканчы йөгерә. Ходай Тәгалә сакларына ышанган Давыт, балавыз хәленә килгән тау-ташларны чокып, үзенә качар уем ясый. Шулай итеп тау куышының эченә үк уза. Ярсыган Голиаф кыяга күсәк белән бәргәләсә дә, берни эшли алмый.



Хәзрәт Коръән аятьләрен укыды, без, кулларыбызны күтәреп, янәшәдә утырдык. Һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык теләдек. Мәгарәдә чүгәләп утырганда мин шуны аңладым: туганнарыбыз һәм якыннарыбыз хакына без әллә нинди батырлыклар эшләргә дә әзер икән... Йа Аллам, безнең догаларны кабул кыл, барча авыруларга, мохтаҗларга көч-куәт бир. Үзебезне сабырлыктан, аек акылдан аерма. Җан тынычлыгы бир. 

Баскычның буеннан-буена амулетлар белән сәүдә итүчеләр тезелеп утырган. Күз тиюдән саклый торган амулетны мин дә сатып алдым. Шулкадәр ераклардан килеп, истәлек сувениры да алмыйча китә алмадым. Таудан төшкәндә инде дөм караңгы иде. Салкынайткан да. Безне кичке ашка көтәләр икән. Шундагы аш-су остасы пешергән димлама телеңне йотарлык килеп чыккан. Изге тау итәгендә төрле аштәмләткечләр кушып учакта әзерләнгән ризык безне кире үз дөньябызга кайтарды. Хуш исле яшел чәйне эчкәндә мин менә нинди фикергә килдем: Давыт хәзрәт бөтенләй булмаган булса да, бу догалы урын һәрчак изге саналыр. Хәзрәт озаклап догалар укыды, барчабызга да барыбызга да сәламәтлек, яхшы теләкләр теләде. Догалар укылган изге суны алып, икенче көнне Ташкентка китеп бардык... 


                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар