Логотип
Мин ачкан дөнья

​Ола, Испания!

Җәйге ял турында сүз чыккач, гаиләдә караш икегә бүленде: берәүләр җылы диңгездә коенуны хупласа, икенчеләребезгә ят шәһәрләр, чит мәдәният белән танышуы ошый булып чыкты. Ахыр чиктә, алтын урталыкта тукталдык. Безне Испания – кояшы да, диңгезе дә, бай мәдәнияте дә булган, алай гына да түгел, ачык һавадагы тарихи музей дигән исем белән халык теленә кергән – мавыктыргыч ил үзенә дәште.

«Маньяна» дия-дия...

Казаннан Барселона аэропортына килеп төшүгә, үзебез тукталасы Салоу шәһәренә юл тотабыз. Андагы пляжларның Европада иң яхшылардан саналып, алтын яр буе дип аталуын да, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча иң югары стандартларга җавап биреп, халык-ара Зәңгәр флагка ия булуын да ишетеп белә идек.

Урта диңгезнең фирүзә чиксезлеге белән күзгә-күз очрашуга, барысы да әһәмиятен җуйгандай тоелды.  Шулай да ниятебез көне-төне су буенда яту түгел, өлгерә алганча барысын күрәсе-беләсе дә килә! Корридалары, дәртле биюләре аша испаннарны кызу канлы итеп күзалласак та, экскурсовод кызлар исә аларны «сабыр, тыныч, артык пошмас» дип сурәтләде, яраткан сүзләре дә – маньяна, ягъни иртәгә дигән сүз икән. Теләсә нинди эшне, иртәгә-иртәгә ди-ди, атнага, айга сузарга мөмкиннәр, ахыр чиктә ул «маньяна»ның бөтенләй булмавы да бар. Пошмас диюләре хактыр: затлы машинадан төшеп, гаиләләре белән тротуар өстендә ашъяулык җәеп ашап утыручылар да, агач күләгәсендә, чирәмдә, эскәмиядә йоклап ятучылар да (бомжлар түгел!) җитәрлек, аркылы атлап чыксаң да исләре китми... Мин үзем биредәге халыкны чегәннәр кебек каракучкыл тәнле, ут карашлы дип күз алдына китергән идем, төрлесе бар: гасырлар дәвамында катнаш никахлардан кемнәр генә тумаган. Озынча йөзле, римлыларча туры яки бераз бөкрерәк борынлы, кара чәчле, каракучкыл тәнлеләр дә, саргылт чәчле, зәңгәр күзлеләр дә, сумала шикелле кап-каралар да җитәрлек. Кармен, Исабель, Диего, Федерико кебек исемнәр белән бергә, мөселман исемнәре дә еш очрый, аеруча Мөхәммәт исеме киң таралган. Гарәпләрнең VIII гасырда ук Испаниянең көньягын яулап алулары да, безнең заманда Марокко, Сирия, Ливан кебек илләрдән эмигрантларның агылуы да моңа бер сәбәптер.


Сервантес иле серләре

Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, минем үземә Испания, иң беренче чиратта – балачактан ук Дон Кихоты белән күңелне иләсләндергән Сервантес иле; Тинчурин театрында язын гына карап кайткан «Өметсез хыяллар» («Бернарда Альба йорты») хуҗасы Гарсиа Лорка иле. Эрмитажда испан рәссамы Пабло Пикассоның кубизм юнәлешендә иҗат ителгән картиналарына, аңларга тырышып, бик озак карап торганым бүгенгәчә хәтеремдә. Сальвадор Дали хатыны, аның иҗатына канат куючы Галаның – Елена Ивановна Дьяконованың Казан кызы икәнлеге турында укыганнарым истә. Архитектор Гаудиның могҗизалы йортлары турында тапшыруларны йотлыгып караган идем. Әйтерсең, нәкъ шушы шәхесләр йөргән сукмаклардан узачакмын – шуны күзаллап, эчем кытыклана... Улыбыз да, кызыбыз да инглизчә яхшы белгәч, аларга салынырбыз дигән идек, чөнки сәламләшү сүзе булган «ола!»дан башлап, испанча өйрәнгәнебез йөз сүзгә дә тулмый.

Ни гаҗәп, анда русча белмәгән бер кеше дә юк диярсең. Курорт зонасы булгач, ихтыяри-мәҗбүри өйрәнгәннәр, күрәсең. Чөнки һәр турист, аңа күрсәтелгән якты йөз – акча чыганагы. Кибеткә керәсеңме, кафегамы, урамда сорау бирәсеңме – синең Россиядән икәнеңне ни хик-мәт беләндер шунда ук танып, вата-җимерә булса да русча аңлата башлыйлар.

Кайбер урамнар тар гына түгел, коточкыч тар, машина да, җәяүле халык та, мотоциклда йөрүчеләр дә бик күп – ник бер авария күренсен! «Зебралар» янында без, гадәттәгечә, башта уңга-сулга каранып, икеләнеп торсак, тора-бара күнектек: машиналар җәяүле ул сукмакка аяк басканчы алдан ук туктый, иркенләп юл бирә. Юл тамгасы «40» дип күрсәтә икән, бер шофер да шул тизлекне арттырмый, чөнки 41 гә генә җиткерсә дә, ул 100 евро штраф түләргә тиеш, ә 60 ка җитсә – 300 евро. Белмим, штрафларның шулай саллы булуы йөгәндә тотамы андагы халыкны, әллә инспекторларның, бернинди агач артына, чокырга посмыйча, иң күренә торган урында кукраеп басып торуы сәбәпме, әллә үзләренең эчке культурага ия булуымы...

Каталониягә килә калсагыз, һичшиксез, күреп калырга кирәк урыннар бихисап. Шуларның берсе – Таррагона шәһәре. Ул – тарих белән бүгенгенең, киләчәкнең янәшәлеге, бергәлеге. Борынгылык янәшәсенә, шушы стеналарга терәп диярлек салынган заманча йортлар, ул йортларның балконында җилфердәгән Испания әләмнәре, шундый горурлыкка, патриотизмга ия халкы сокландыра. Биредә ике елга бер тапкыр шундый фестиваль – тере кешеләрдән замок төзеп, командалар арасында ярышу үткәрелә икән. Мондый ярышларда һәлакәтләр дә булып тора диделәр. 100-500 ләп кеше, берсе өстенә икенчесе басып, әллә ничә катлы йорт биеклегендә башня булып калыксын әле. Моның өчен хәтта махсус мәктәпләрдә укыталар! Ла Пинеда шәһәрчегендә наратларга куелган һәйкәлне күрү йөрәккә май булып ятарлык. Ни дисәң дә, нарат безнең урманнар­ның да күрке бит. Испанча­дан el pino – «нарат» дип тәрҗемә ителә икән, шәһәр­нең исеме дә Урта диңгез буенда үскән наратларга бәйле рәвештә сайланган. 
 
 Таррагона шә­һә­ре­ б. э. к. II гасырда ук гладиаторлар сугышына, театраль күренеш­ләргә шаһит булган. Рим ам­фи­театры калдык­лары, XII-XIV гасыр дәвамында төзел­гән кафедраль соборның гаҗәеп архитектурасы, лабиринтны хәтер­ләткән тар урамнары күңелне әллә кайларга алып китә.


Утыз секунд кына!..

Коста-Дораданың туристик башкаласы саналган Салоу шәһәрендәге Порт-Авентура паркына бармый калу – Парижда булып та, Эйфель манарасын күрми кайтуга тиң. Аттракционнар паркы бездә дә юк түгел, әмма биредәге Кытай, Мексика, Кыргый көнбатыш, Урта диңгез, Полинезия, Феррари-парк дип бүленгән тематик зоналар һәрберсе аерым бер әкияти ил кебек, һәм аларны бары тик Порт-Авентурада гына күреп була. Паркны төп оештыручыларның берсе – Голливуд­ның атаклы Universal Studios кинокомпаниясе икәнен әйтсәм, мондагы фантазияне күз алдына китерү артык кыен булмас. Биредә джунглилар да, бөтерелеп аккан елгалар да, кап-караңгы лабиринтлар да, сабый баладан алып сакаллы бабайны утыртып әйләндерерлек йөз метр биеклектәге «таулар» да җитәрлек. Улым бик каты кыстагач, «30 секунд кына әйләнә ул», дигәч, батырлыгымны җыеп, мин дә иң «кәттә» саналган аттракционга менеп утырдым. Аның 135 км/сәг. белән җилдергәнен дә, су өсләреннән баштүбән әйләндереп килгәнен дә соңыннан гына белдем, чөнки утыз секунд эчендә бер генә мәртәбә дә күземне ачарга өлгермәгән идем... Паркта бер күренеш күзгә чалынды: һәр аттракционга утыруның үз таләбе бар, буең фәлән метрдан, фәлән сантиметрдан ким йә артык булырга тиеш түгел! Махсус үлчәп торалар, бер сантиметр җитми йә арта икән, ялын-ялынма, һичкемне үткәрмиләр! Һи-и, бездә булсамы, «ярар инде», дип, кеше хәленә керми калмаслар идеме... Биредә һәр тематик зонада төрле кызыклы тамашалар да оештырыла: нәкъ боевик фильмнарындагыча, бер-берсен чөеп сугышучы испан мачоларын да, утлы таяк белән биюче папуасларны да күрергә була.

 Шәһәр үзәгендә, тере кешеләрдән замок төзү фес­тиваленә багышлап, бронза һәйкәл тергезгәннәр, ул 219 скульптураны берләштерә.
 

Аһ! Барселона!..

Барселона – Испаниянең иң затлы шәһәрләреннән берсе. Аның архитектурасы сокланып туймаслык! Пассеч-де-Грасия бульвары белән Каррер-де-Провенса урамы киселешендә торган Мила йорты – бер генә дә почмагы булмаган, дулкынны хәтерләткән гаҗәеп корылма! Кайчандыр магнат Пере Мила-и-Капс һәм аның хатыны Гаудидан үзләренә бөтен кешене шаккаттырырлык йорт төзеп бирүне үтенгәндә, мондый ук могҗизаны күзалдына китермәгәннәрдер... Һәр ташны, һәр кирпечне, һәр бизәкне табигатьнең бер өлеше итеп күрсәтергә яраткан Гауди гомеренең 43 елын Саграда Фамилия храмы төзелешенә багышлый. 

Каталония мәйданында урта гасыр эзләрен саклаган, кәкре, тар урамнары белән дан тоткан Готик квартал да, тирә-яклап тезелеп киткән сәүдә үзәкләре дә урнашкан. Сүз уңаеннан, Massimo Dutti, Pull and Bear, Oysho, Zara Home, Uterqüe, Stradivarius, Lefties һәм Bershka кебек брендларның төп хуҗасы – испан магнаты Амансио Ортеге. Mango сәүдә челтәренең дә «туган җире» – Испания. Шушында ук адым саен кафе-рестораннар да тезелгән, хәләл кафелар да бар. Өчпочмак-бәлешкә ияләшкәннәр өчен испан кухнясы сәеррәк тә тоелырга мөмкин. 
 
 Порт-Авентура паркы Европаның Диснейленды санала, аның белән тулысынча танышып чыгу өчен бер түгел, әллә ничә көн кирәк! 

Үгезләр сугыштырып,
помидорлар атышып...

Испаннарның сиеста, фиесталары безнең өчен шактый гаҗәп тоелды. Сиеста – төшке аштан соң ял, йокы вакыты, һәм ул өчәр сәгатькә сузыла, көндезге 1 дән
4 кә яки 2 дән 5 кә тиклем кибетләр, аптекалар, банклар да бикләнә. Тик туристлар күп йөри торган урыннарда хәзер сәүдә үзәкләре бикләнергә ашыкмый
икән – Барселонада без алай бикле ишеккә тап булмадык. Фиестага килгәндә, ярым шаяртып, испаннар – атнасына җиде көн күңел ача торган халык, диләр.
Кем ничектер, мин үзем, мәсәлән, корриданы акыл белән аңлый да, кабул да итә алмыйм. Кан коешны, кешене йә үгезне канга батыруны ни рәвешле ләззәтләнеп тамаша кылырга буладыр? Гасырлар буена килгән бу традиция­гә хәзер нокта куелган, Каталониянең региональ парламенты корриданы тыю турында карар чыгарган. 2011 елдан бирле Барселонада үгезләр сугышы уздырылганы юк... Буньоль шәһәрендә үткәрелүче Ла-Томатина фестиваленә эләгергә теләр идегез микән? Мәйданга җыелган халык бер-берсенә помидор ыргытып кинәнә, бу «сугышта» 145 тонналап помидор «һә-лак» була... Ярый әле, уен шарты буенча, помидорны шешәгә салып атарга ярамый; үзен дә, артык каты эләкмәсен өчен, бераз сытып ыргыту хәерлерәк... Томат пюресына баткан халык та, урам да, шул урамны юарга килгән ян­гын сүндерү машиналары да кызганыч булып китте. Үзләре бөтен җиргә «Су – Испаниядә кыйммәтле ресурс, әрәм-шәрәм итмәгез!» дип язып куйганнар. Испания үзе дә шактый кыйммәтле ил, гади генә бер шешә суны да кимендә 1 еврога сатып аласың.
 
 Каталония мәйданы – Барселонаның «Кызыл мәйданы» ул.

Базар­лары төн буе эшли, испан, һинд сувенирларының җа­ның теләгәнен сайларга була. Безнең Россия туристлары зәйтүн мае, испан виносы, дуңгыз ветчинасы – хамон күтәреп кайта.
​ Саграда Фамилия храмы 1882 елда төзелә башлый, һәм ул бүген дә төзелеп бетмәгән. Бу могҗиза янын­нан ел әйлә­нәсе туристлар өзелми, аның янында сәгатьләр буе сокланып торырга була.

Барселонага килгәч, җырчы фонтаннарны тамаша кылу зарур. Кичен салават күпере кебек балкыган матурлыкны күрергә әлеге мәйданга халык агыла, аяк басар урын табу да кыен. Чегән кызларының аллы-гөлле итәкләрен хәтерләткән төсләр кушылмасы, әле дәртле, әле моңсу яңгыраган көйләр, янәшәдәге пальма, әфлисун, зәйтүн агачлары, төнге шәһәрнең мең төскә кергән балкышы, кул сузымы гына булган диңгезнең җиләс җиле җанны иркәли. Әйе, Испания – кичен дә кояшлы, матур, якты, бай ил. Әлбәттә, бу матурлыкта туризмнан агылган акчаларның өлеше бихисаптыр. Аерым берәүләрнең генә түгел, гади халык мәнфәгать­ләрен кайгыртырга да җитәдер. Өметсез – шайтан, ди. Кем белә, бәлки кайчан да булса безгә дә Европа дәрәҗәсендәге мәдәният килеп җитәр әле. Әнә бит, Казан инде күз өстендәге кашка әйләнде, шул матурлыкны күрә һәм аңа соклана белергә генә кирәк. Аннан соң, бәлки, испаннар кебек ачык йөзле булырга, елмаерга, үз милләтебез, тарихыбыз белән горурланырга да өйрәнер идек...

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар