Логотип
Мин ачкан дөнья

Мондый дөнья да бар икән...

Казаннан ары бер яры да чыкканым юк иде минем. Туганнан бирле Казанда яши, шушында укый һәм... җанымның бертуктаусыз каядыр талпынуын тоя идем. Үз-үземне табу өчен еракка – Норвегиягә кадәр китеп карарга кирәк булган икән...
 

Яңгырлы сынау

Үзем укыган уку йортының студентлар алмашу программасында катнашуын белгәч, мин дә документларымны биреп карарга уйладым. Кайсы илгә барып укыйсың килә, дигәнгә «Норвегия» дип язып куйдым. Бу ил турында бернәрсә дә белмим югыйсә, танышларым арасында да барып күргән кешеләр юк. Шулай да әллә нәрсәсе белән җәлеп итте ул мине. «Норвегия» дип яздым да, Аллаһка тапшырып, документларымны җибәрдем.
Февраль башы иде бу. Кыш бетте. Карлар эреде, агачлар яфрак ярды. Хәбәр көтә-көтә яз да үтеп китте. Инде җәйнең дә беренче ае үтеп бара иде, кинәт... көтмәгәндә Норвегиядән шалтыраттылар! «Исәнмесез, Лилия! Документларыгыз туры килә, сезне Норвегиягә укырга чакырабыз, киләсезме?» – диләр. И-и, киләсезме, дип сорап торалармыни инде аны?! Киләм, әлбәттә! Хәзер, тиз генә виза ясатам да, чемоданымны тутырам һәм (иң мөһиме!) әти-әнигә әйтеп, аларның ризалыгын алам да киләм. Көт, Норвегия!
Бергенның туристлар ярата торган өлеше бу. Биредә күбрәк кибетләр, офислар, кечкенә рестораннар урнашкан. Йортларның төрле булуы урамга үзгә бер ямь өсти.

Бер ай дигәндә, виза әзер булды. Чемодан да тутырылды. Әти-әнинең фатихасы белән юлга кузгалдым. Бер елым Норвегиядә узачак!
Юл бик авыр булды. Өч самолет алыштырдым. Прагада 12 сәгать самолет көттем башта, аннан – Копенгагенга, аннан Норвегиянең Берген шәһәренә очтым. Шушы шәһәрдә яшәячәкмен. Төнлә генә килеп төштем мин Бергенга. Мине, ике тәүлек юньләп йокламаган, кая килеп эләккәнен дә аңлап бетерә алмаган кызны, коеп яуган яңгыр каршы алды. Ә Казанда август иде, 30 градус җылы иде. Монда салкын һәм яңгыр. Тоташ өч көн яуды әле ул яңгыр. Бер көн туктар дип көттем, ике көн көттем. Өченче көнне түзмәдем – яңгыр пәрдәсе аша Норвегия белән танышырга чыгып киттем.
Норвегиялеләр сүзенә ышансаң, аларда елның 260 көнендә яңгыр ява икән. Бер мәкальләре дә бар: «Һава торышының үзгәрүен теләсәң, 15 минут көтеп тор». Чыннан да, 15 минут эчендә һава торышы үзгәрә дә куя монда. Өйдән чыкканда кояш булса, тукталышка барып җиткәнче яңгыр коя башлый, син баштанаяк чыланып университетка килеп кенә керәсең – урамда инде кояш көлә. Мин килгәндә өч көн тоташ яңгыр явуын Норвегиянең мине сынап каравыдыр дип фаразладым мин. Түзәр микән бу кыз, янәсе. Түздем. Түзү генә түгел, яраттым да. Тик анысы бераз соңрак.
 
 

Норвегия энҗесе

Берген зур шәһәр түгел. 300 мең тирәсе генә кеше яши монда. Шулай да 5 миллион халкы булган Норвегия өчен зур шәһәр санала ул, зурлыгы буенча Ослодан гына калышып, икенче урында тора. Көньякта урнашканга, Бергенда бик салкын түгел, температура 0 градустан да төшми. Кышын кар да озак ятмый.
Базар мәйданы. Аның уртасында – Норвегиянең талантлы язучысы һәм мәгърифәтчесе Людвиг Хольбергка куелган һәйкәл. Ул 1684 елны шушында – Берген шәһәрендә туган. 

 
Таулар, таулар, таулар... Шәһәрнең кайсы ягына гына карасаң да, карашың мәгърур тауларга барып төртелә. Аларның түбәсе – ап-ак кар, болытларга тоташып китә. Норвегиялеләр үзләре, ял җиттеме, шул тауларга ашыга. Гаилә белән тауга менәләр, шунда пикник ясыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Спорт дигәннән, Норвегиядә аның бар төрен дә үз итәләр. Төньяк шәһәрләрдә чаңгы, биатлон популяр. Кар булмаса да, Берген халкы да аптырап калмый: тәгәрмәчле чаңгыларда йөриләр. Яше дә, карты да йөгерә. Хәтта яңгырга да карап тормыйлар. Этләре белән бергә йөгерүчеләр дә күп: үзләре велосипедта баралар, этләре яннан йөгереп бара.
Норвегиядә кешеләр кунакка ашар өчен түгел, сөйләшеп утырыр, яңалыклар белән бүлешер өчен йөри.
Бергеннан 30 минутта гына – диңгез. Ул Атлантик океанга барып тоташа. Тик Норвегия энҗесе булып диңгез дә, океан да түгел, ә серле фьордлар (норвег теленнән «култык» дип тәрҗемә ителә) санала. Соңгы Боз дәверендә, моннан 10-12 мең еллар элек, бозлар кузгалганда барлыкка килгән ул табигать могҗизасы. Тар гына булып әллә ничә чакрымга сузылган су юлы, ә тирә-якта – таулар. Һәр фьордның үз исеме, үз үзенчәлеге. Гейрангер-фьорд шарлавыклары белән данлыклы. Согнефьорд – дөньядагы иң озын фьорд. Ил эченә 204 километрга кадәр кергән, диңгез тирәли 1308 метрга кадәр сузылган култыкны «фьордлар короле» дип йөртәләр. Норвегиягә килгән туристлар фьордларга экскурсия алмый калмый. Хәер, дөрес әйтмәдем, Норвегиягә туристлар беренче чиратта шул фьордларны күрергә дип килә дә инде!
 
 

Кыйммәтле ил

Норвегиядәге укыту системасын үзебездә дә кертер идем мин. Бездә белгечлек буенча берничә генә фән, ә калган 10-15 фән – башка өлкәдән. Дөресен генә әйткәндә, ул фәннәрнең күбесе сиңа кирәк тә булмаячак. Норвегиядә ике-өч, күп дигәндә биш өстәмә фәнне үзең сайлап аласың, ә калган барлык фәннәр – белгечлегең буенча. Норвегия университетын тәмамлагач, син бөтен өлкәне дә колачлап эшли алмыйсың, әлбәттә, аның каруы үз өлкәңдә алыштыргысыз белгеч буласың.
Укытучыларның студентларга карата булган мөнәсәбәте бик ошады. Анда укытучылар үзен бик иркен тота. Нинди генә зур профессор булса да, студентны үз күреп, аның белән бер телдә сөйләшә. Өстәл читенә дә утырып сөйләргә мөмкин ул, кофе эчә-эчә, кабинетның бер башыннан икенче башына йөреп аңлатырга да мөмкин. Иң мөһиме: темадан читләшми һәм үзен әллә кемгә куймый. Өй эшен сораганда да студентка: «Синнән сорасам син каршы түгелме, аудитория алдында җавап бирә аласыңмы?» – дип мөрәҗәгать итә.
Норвегиягә килгән туристлар фьордларга экскурсиягә бармый калмый. Хәер, дөрес әйтмәдем, Норвегиягә туристилар беренче чиратта шул фьордларны күрергә дип килә дә инде!
 
Норвегиядә уку бушлай. Үзләренә генә түгел, бөтен кешегә дә. Тик бөтен кешегә дә стипендия түләнми, шуңа күрә күпләр эшләп укырга мәҗбүр. Ник дигәндә, Норвегия – бик кыйммәтле ил. Мәсәлән, ипинең бәясе ике евродан башлана. Кафеда бер тапкыр ашап чыгу – уртача 150-200 кронга (15-20 евро) төшәчәк. Тулай торакка бер ай өчен түләү безнең акча белән 30 мең сум иде.
Чит илгә барганда җирле гадәтләрне дә өйрәнеп барырга кирәк икән. Норвегиягә барганда мин анда кибетләрнең ял көннәрендә эшләмәвен белми идем. Шуңа күрә баштагы мәлдә шимбә-якшәмбеләрдә ризыксыз утырган чаклар да булды. 25 декабрь – Раштуа. Урамнарда бер кеше калмый, барысы да гаиләләре белән җыелышып, бәйрәм табыны артына утырыша. Мин бу көнне берүзем генә үткәрдем. 28 е көнне кибеткә дип чыктым. Бәйрәм өч көн дәвам итә, димәк, кибетләр дә өч көн буе эшләми икән! Өйгә кайтып, булган ризыклар белән тукланып торырга туры килде.

Норвегия транспортында кондукторлар юк. Һәр тукталышта билет сата торган терминал бар, шуннан билет аласың да, транспортка кергәндә, билетеңны автоматка куясың. Йөртүче синең билетыңны тикшереп тормый. Тикшерүчеләр аерым: айга берничә тапкыр махсус киемдәге кешеләр кереп, билетың бармы-юкмы икәнен тикшереп чыгып китә. Берсендә укырга барырга дип чыктым – айлык билетымның вакыты чыккан. Хәзер нишләргә? Мин билетны тукталыштагы терминалдан ала белмим, һәрчак үзәк станциядә кассадан ала идем. Шул станциягә кадәр «куян» булып барыйм да, шуннан алырмын, дигән карарга килеп, курка-курка гына трамвайга кереп утырдым. Казанда да беркайчан да түләмичә йөргәнем юк иде, шуңа күрә бик курыктым. Болай иртән тикшерүчеләр йөрмәс әле, дип үземне тынычландырган булам. Бер тукталыш үтүебез булды – ишектә тикшерүчеләр күренде. Әле ярый ишек янына гына утырган идем, тизрәк чыгып киттем. Гадәттә, алар чыкканда да туктатып билетны тикшерә. Бәхеткә, мине туктатучы булмады. Билетсыз килеш тотсалар, 700-800 крон штраф түлисе була иде (айлык билет – 470 крон). Шулай итеп, миннән «куян» чыкмады, тиз генә терминалдан билет алырга өйрәнергә туры килде.
 
 

Яшәү тәме

Норвегиядә дүрт ай яшәгәч, әтиемнең туган көнен туры китереп, Казанга кайтып килдем. Шунда кибеткә керергә туры килде. «Ә ни өчен кешеләр минем белән исәнләшмәде?» – дип, чүттән генә кычкырып сорамадым. Норвегиядә урамга чыксаң да, кибеткә керсәң дә – кая гына барсаң да, таныш түгел кешеләрнең дә исәнләшүенә, хәлләрне сорашуына, саубуллашканда «килгәнең өчен рәхмәт, тагын кил!» дип озатып калуларына шулхәтле ияләшкәнмен икән! Ә бит килгән генә вакытта норвегиялеләрнең бу кадәр ачык һәм әдәпле булуы бик гаҗәпләндергән иде мине.
Норвегиянең милли театры. Осло шәһәре. 1899 елда төзелгән. 

Норвеглар белән уртак тел табу авыр булыр, дип кисәттеләр мине. Әллә үзем ачык булдым, әллә миңа шундый кешеләр эләкте – уртак телне бик тиз таптык. Норвегиялеләрнең 95 проценты инглиз телен белә. Кешеләр бик ачык, мөлаем. Норвегиядән соң Европада да булдым, бик күп илләр гиздем, бик күп кешеләр белән аралаштым, тик норвеглар кебек ачык күңелле кешеләрне башка очратмадым.
Норвегиядә бер ел яшә дә, чын норвег кешесендә кунакта булма, имеш. Мин дә бардым аларга кунакка. Бездә бер кунак киләсе булса да туй өстәле әзерлиләр, аларда андый гадәт юк икән. Берәр пирог ише нәрсә пешерәләр, кабымлыклар куялар. Эчәргә чәй яки кофе чыгаралар. Шуның белән шул. 
Норвегиядә диңгез ризыгының нинди генә төре юк!
Милли кухня дигәннәренең дә әллә ни ис китәрлеге юк. Бәрәңге салатын норвег милли ризыгы итеп тәкъдим итәләр. Бездәге «Оливье»га охшаган ул, ит белән борчак кына салынмый. Кечкенә шарчык рәвешендә әвәләнгән тефтельләрне дә һәр кафеда очратырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, балык. Балык базарына барып карасаң, башларың әйләнә: бездә бик кыйммәт бәягә сатыла торган сирәк балыклар рәт-рәт булып кызыктырып ята. Бәясе дә юнь, чөнки диңгезләре янәшә генә бит.
Әнинең өчпочмаклары төшкә керә башлагач, булмас бу, дип, милли ризыгыбызны үзем пешереп карарга булдым. Казанда вакытта бер дә пешергәнем юк иде. Бик тәмле килеп чыкты өчпочмакларым. Чәй эчәргә норвег кызларын да чакырдым. Аларда күпчелек камыр ризыклары – баллы. Шуңа күрә итле-бәрәңгеле өчпочмак башта аларга сәеррәк тоелды. Шулай да бик яратып ашадылар. Икенче көнне үзебезчә итеп коймак пешердем – Норвегиядә анысы да тансык. Янә норвег кызларын чәй эчәргә чакырдым. Гаҗәпләнүләрен күрсәгез! Чынлап та үзең пешердеңме, диләр. Кит инде, булмас, шушыны үзең пешереп буламыни, дип кабатлап сорыйлар. Норвегиядә яшь кызлар пешеренергә бик яратмый, шуңа күрә минем пешерүем аларга гадәттән тыш хәл кебек күренде.
Балык базарына барып карасаң, башлырң әйләнә: бездә бик кыйммәт бәягә сатыла торган сирәк балыклар рәт-рәт булып кызыктырып ята. Бәясе дә арзан, чөнки диңгезләре янәшә генә бит.
 
Мине иң гаҗәпләндергәне – Норвегиядә беркем беркая ашыкмый. Казанда вакытта мин гел каядыр ашыгам. Кая ашыкканымны да белмим, тик агымга иярәм дә, чабам да чабам. Норвегиядә дә беренче мәлдә, инерция буенча, ашыгып йөри башлаган идем. Кешеләрнең ашыкмыйча гына үз җайларына, бераз елмая биреп атлауларын күрдем дә юл уртасында тукталып калдым. Туктале, кая ашыгам, нәрсәгә ашыгам соң әле мин дип уйлап куйдым. Ашыкмыйча да яшәп була икән ләбаса! Үз-үзеңне, әйләнә-тирәңне яратып яшәп була икән. Мондый дөнья да бар икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар