Логотип
Мин ачкан дөнья

Мин хәзер леди!

Миңа бер ел инде тирә-юнемдәгеләр «Леди» дип эндәшә. Моңа әкеренләп ияләшеп киләм... Ирем Лондонда эшли башлады, без хәзер шушы шәһәрдә яшибез. 
Лондон! Яшеллеккә күмелеп утырган матур бизәкле биналарыӊ, тар урамнарыӊ (бездә кара-каршы килүче ике машина үтә алмаслык тар юллардан ике катлы кызыл автобуслар рәхәтләнеп йөри. Ул урамнар кечерәя дә, зурая да ала сыман!), вак яңгырлы көннәреӊ нинди серләр саклый икән? Безне монда нинди ачышлар көтә?
 

Сәлам, Лондон!

Хитроу аэропортыннан чыгу гына да берәр сәгать вакытны алды. Чөнки паспорт тикшерүендә кеше шулкадәр кү-үп! Төрле илләрдән сәгать саен әллә ничә самолет килә. Лондонга килүчеләрне иӊ нык куркытканы да шул – аэропорт. Кайнанам монда кунакка килгәндә, аны аэропортта аерым бүлмәгә алып кереп, шунда көтеп торырга кушканнар. Мин дә курыктым. Бактыӊ исә, паспорт контролендә жиӊел генә сораулар бирәләр икән: исемең ничек, ирең кайда укый, аның исеме ничек... Ул сорауларга җавап бирергә инглизчәм җитмәс, дип тә куркасы түгел. Бер комик әйтмешли: «Паспорт тикшерүче үзе дә Пакистан кешесе бит».
Пакистан дигәннән, Лондонныӊ ярты халкы инглиз милләтеннән түгел. Ирем аэропорттан җир өсте метросына утыртып, шәһәр мәркәзенә алып китте. Яӊа кешеләр күрәм, һәрберсе төрле, йөзләренә озаклап карап торасы килә. Ә бу илдә текәлеп карау, әдәпсезлек, ямьсез гадәт санала. Кем генә булмасын – зәӊгәр чәчлеме, яулыклымы, чәчсезме, озын киемлеме, әллә бөтенләй дә киемсезме – бер кешегә дә текәлеп карамыйлар.
Бу кешеләр ник шулхәтле ак? Бездә бик каты чирләгән кеше генә шундый ап-ак йөзле була лабаса. Ә болар авыру түгел, болар – инглизләр. Кайберләренең шундый ап-ак йөзле булуына һаман ияләшә алмыйм. 
Кинолардагы кебек озын борынлы инглизләрне очрату кәефне бик күтәрде. Үзеӊ дә кинога төшеп йөргән сыман. Кара тәнле кешеләр дә бик күп. Төрле эштә эшлиләр: китапханәдә дә, кафеда да, университетта да. Монда хәтта бер оешмага төрле милләт кешеләрен эшкә алырга куша торган закон да бар. Мин кешене тән төсенә аерып карамыйм, кызыксынам гына. Монда да төрле милләт кешеләре белән дә аралашып, дуслашу юлларын эзли башладым. Әлбәттә, башта чит кешегә сагаеп карыйсыӊ, аңардан ни көтәргә белмисеӊ. Ә танышып киткәч, аның никадәр шат күӊелле, аралашучан икәнен күргәч, күӊел тынычлана. Алай да мондагы тәҗрибәм шуны да күрсәтте: биредә берәү дә синең белән якын дус булырга ашыкмый. Урамда, эштә бик якынаеп китсәӊ дә, өенә чакырып, чәй эчертеп утырырга җыенмыйлар.
 


Кыйммәтле кала

Лондонда озаклап ияләшә алмаган әйберем ул – бәяләрнеӊ югары булуы. Транспорт, өй арендалау, салымнар, университетка түләү – барысы да коточкыч кыйммәт. Чагыштыру өчен: без яши торган җирдән шәһәр үзәгенә бару – 10 метро станциясе (25 минут), шул юл 200 сум тирәсе тора. Өйгә кайтам дисәӊ, тагын шулхәтле үк. Ераграк барасы булсаң – күбрәк түлисең. Яши торгач, автобус белән йөрүнеӊ очсызрак булуын, пик-тайм вакытларында кыйммәтрәк бәя куюларын белдек үзе. Өйдән берничә эш җыелгач кына чыгарга тырышам, ярый әле әни экономияләргә өйрәтеп үстергән. Велосипед алу миӊа иркен суларга ирек бирде, кулланылган булса да, әйбәт велосипед, аныӊ өчен махсус юллар да очрый, очрамаса да, машина йөртүчеләр сак хәрәкәт итә, юл бирә.
Дөрес, мондагы бәяләрнең чамасыз кыйммәт булуы туристларга, безнең кебек башка илдән килеп урнашкан кешеләргә генә күренә. Инглизләр үзләре бәяләрне кыйммәт дип санамый, чөнки хезмәт хаклары да, пенсияләре дә шактый югары.


 

Тормыш ничек көйләнде

Бер таныш кешеӊ дә булмаган илгә барып урнашу авыр икән. Телефоннан сөйләшү – кочаклап алу түгел шул... Аралашу җитми булып чыкты миңа. Әле, җитмәсә, аспирантурадагы эшем дә өйдә утырып та башкарып була торган эш. Ә ирем көне буе университетта, кич кенә кайта... Шундый моӊсу көннәрнеӊ берсендә интернет эзләп китапханәгә кергән жирдән «инглизчә сөйләшү клубы» турында белдерү күрдем. Кыюлыкны җыеп, шул клубка йөри башладым. Аралашу клубын Мери исемле мөлаем китапханәче алып бара. Йөри торгач, ул мине сеңлесе кебек якын күрә башлады. Атнага бер тапкыр китапханәгә түгәрәк өстәл янына берничә кеше җыела. Төрле милләт вәкилләре: Һиндстан, Испания, Әфганстан, Африкадан килүчеләр. Дәрес хәл белешүдән башлана. Һәркем атна буе ниләр эшләгәнен сөйли. Кешеләрнеӊ көннәрен ничек үткәрүен белү кызык бит, үзеңнеке белән чагыштырып карыйсың. Аннан Мери лексика үстерү буенча күнегүләр ясата һәм берәр темага сөйләшәбез. Һәр кеше үз иле, культурасы белән таныштыра. Мин монда да, башка җирдә танышкан кешеләргә дә Татарстан турында сөйләдем. Россиядә татар, башкорт, тува һәм башка милләтләрнеӊ яшәвен аӊлаттым. «Татарлар кем соӊ алар?» дигән сорауга горурланып җавап бирерлек белемем булганга сөендем...
И кызык иде ул дәресләр! Аралашу барышында китапханәне яңгыратып көләбез! Әйе-әйе, җәмәгать китапханәләрендә тавышланырга ярый монда! Кешеләр монда аралашырга йөри: пенсионерлар клубы, скраббл (тактага сүз тезеп уйнау) уены клубы, тегү, компьютер курслары, уку түгәрәге бар. Әлбәттә, китапханәчеләрнең эш хаклары да зур. Китапханәче, башка җирдә эшләмичә дә, гаиләсен туендыра ала, бу һөнәр хөрмәткә лаек дип санала. 
 


Лондондагы гаиләм

Монда хәйрия кибетләре киӊ таралган. Кулланылышта булган әйберләр сатыла анда. Инглизләр андый кибетләргә бик яхшы карый, сатарга әйберләр дә китерә, үзләре дә нидер сатып ала. Сатудан кергән акча ярлыларга китә, дип белдерә кибет хуҗалары. Бу кибетләр социаль аралашү үзәге буларак та зур роль уйный. Менеджер һәм аныӊ ярдәмчесенә генә хезмәт хакы түләнә, ә эшнең күп өлеше волонтерлар өстендә. Монда кассир да, ассистент та булып эшләргә мөмкин, әле, өстәвенә, резюмега да яхшы билгеләмә языла. Яшьләрнеӊ эшкә урнаша алу проблемасы шулай чишелә дә инде: күп җирдә эшкә урнашканда тәжрибә сорала бит.
Волонтерларныӊ күбесе – пенсия яшендәге кешеләр. Мин картайдым, дип өйдә тик утырмый алар, хәрәкәт итә, монда килеп, булдыра алганча булыша. Мисал өчен, минем белән бер кибеттә 90 га җитеп килүче Джон исемле бабай эшли. «Лондондагы дәү әтием» дим мин аны. Бер-беребезгә чәйләр ясап, эш арасында шаярып-көлешеп эшлибез. 
Мондый кибеткә киемнәрне бик күп китерәләр. Аларның яхшыларын гына аерып алабыз һәм, үтүкләп, сатуга чыгарабыз. Мин китаплар белән эшлим. Атна саен капчык-капчык китап килеп тора. Монда китаплар өйләрдә тузан җыеп ятмый, шушының ише кибетләргә китерелеп, түбән бәядән булса да сатыла, кирәкле кешесенә китә, сатудан кергән акчасы исә хәйриягә тотыла.
 
 

Менә шундый Британия!

 Яңгырлы, томанлы Бөекбритания турында күпләр ишетеп белә торгандыр. Ышанасызмы-юкмы, бер елыбыз кулчатырны кулга да алмыйча  үтте дә китте! Беркөнне өйдән чыксак – яңгыр ява. Тик ул шундый тиз туктады... Монда һава торышы хатын-кыз кәефе кебек – бик тиз үзгәрә. Шуңа күрә яңгырдан да куркырга кирәкми, гадәттә, шундук узып китә ул.
Яӊгырларданмы, тирә-юньдә диңгез-океаннар кочагында утыргангамы, өйдәге һава бик дымлы. Кыш көне өйне җылытмасаӊ, мүк баса да китә. Җаен таптык үзе: кич саен электр җылыткычын кабызып (кайбер өйләрдә үзәк җылыту системасы юк), «мунча» ясыйбыз да, аннары тәрәзәләрне ачып җилләтә, тәрәзә пыяласына җыелган юешне әйбәтләп сөртеп ала торган булдык.
Лондонга килеп яши башлаганчы ук, биредә төшерелгән фильмнарны карый һәм гел бер нәрсәгә гаҗәпләнә идем: кешеләр өйдән чыкканда ишекне бикләп мәшәкатьләнмиләр, ябалар да китеп баралар. Үзебез шушында яши башлагач кына серенә төшендек. Тик анысы да маҗарасыз гына булмады. Ишекне ачкыч тыгып бикләп торасы юк икән, ябуга, үзеннән-үзе бикләнә. Һәм аннары ачкыч белән генә ачып кереп була. Ә беркөнне мин ачкычны өйдә онытып калдырганмын! Ишекне биклисе булмагач, алырга онытылган шул. Җитмәсә, кәрәзле телефоным да өйдә калган. Ирем дуслары янына киткән иде. Нишләргә? Кичкә хәтле подъездда утырыргамы (подъезд чиста үзе, чүпнең әсәре дә юк)? Җитмәсә, иртән ашап та тормаган идем.  Подъезд төбендә үткәрәсе вакытымны әрәмгә үтәчәк дип санап, китапханәгә барып утырырга булдым. (Китапханәнең искиткеч урын булуына шунда тагын бер кат инандым!) Блокнотта иремнең номеры язылган булу да ярады: китапханә телефоныннан шалтыратып, хәлне аңлаттым.

 

Карабодайга кытлык

Дымлылык ризыкларга да тәэсир итте. Әле рәтен белмәгәндә, кәгазь капчыктагы шикәр, ярмалар, өсте ачык калган тоз шунда ук юешләнә иде. Өстәлдә «хлебцы», печенье да калдырып булмый – дым тарта. Бу хәл  әйберләрне җыеп йөрергә өйрәтте безне. Ярмалар дигәннән, монда җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләрнең күп төре булса да, без яраткан карабодай сирәк очрый, анысы да көрән түгел, ак төстә. Монда карабодай юк, дип, Россиядәге танышларга да зарлана башладык. Кунак булып килгән һәрберсе безгә күчтәнәчкә карабодай алып килде. Берзаман кухня шкафының бер бүлеме карабодай белән шыплап тулды. «Башка төрле ризык бетсә яки аларына акчабыз җитми башласа да, ачтан үлмибез икән», – дип уенын-чынын бергә кушып сөйләшә башладык.


 
Шәрыктан килгән кешеләр күп булганга, хәләл ризык кафелары да шактый Лондонда. Без яшәгән тукталышта гына да хәләл ит сата торган әллә ничә әфган, төрек кибетләре бар. Сыер, сарык, тавык, күркә ите – җаның кайсын тели. Инглизләр үзләре дә авызны яндыра торган борычлы төрек, һинд ризыкларын тәмләп ашый, хәтта бер елны һинд тәмләткече кушылган  тавык иң танылган инглиз ризыгы дип табылган.
Мөселманнар күп булгач, Лондонда мәчетләр дә шактый. Мәсәлән, галәмәт зур үзәк мәчетне, үзләрендә чиркәү төзергә рөхсәт бирү шарты белән, бер гарәп иле төзеткән булган. Хәзер Риджентс паркы янындагы бу мәчеткә генә халык сыймый, җомга көннәрендә урам якка да чыгып намаз укый. Инспектор киеме кигән апалар кешеләрне иркенләп урнаштыра. Лондонда моны күрү бик күӊелле булды. 
Һәр илнеӊ берәр почмагы Лондонга күчеп килгән диярсеӊ. Якшәмбе көннәрендә урамга чыксан – бәйрәм. Матур ялтыравык күлмәкле африкалылар чиркәүләренә ашыга, ак яулыклы бәләкәй мөселман кызларын әти-әниләре мәчеткә Коръән уку курсына илтә, кара кәләпүшле яһүд балалары зур өер булып метроларга тула. Һәр кеше үз эшендә... Хәтта кара пәрәнҗәле гарәп кызлары да монда үзгә булып аерылып тормый, аларга да сәерсенеп карамыйлар. Искиткеч рәхәт... Илендә тынычлык булдыру – җитәкчеләрнеӊ бер функциясе. Британиядә ул функция башкарыла. Безнеӊ җәмгыятебез дә бер көнне толерантлыкка өйрәнер, җитәкчелек тә моның өчен тиешле шартлар булдырыр дип ышанам.

_________________________________________________

Җирле кухня

Лондонга килгәнемнең икенче көнендә үк китапханәдән «Англиядә яшәү» китабын алып, инглизләрнең милли ризыкларын күчереп яздым. Монда да күбесенчә ит белән бәрәңгене төрләндерәләр икән.


- Full-English, ягъни гадәти инглиз иртәнге ашына менә ниләр керә: хлопья, сок, бекон, йомырка, сосиска, гөмбә, сырлы тост, кайнатма һәм чәй яки каһвә.

- Кайбер ризыкларның исемнәре бик кызык тоелды. Мәсәлән, Shepрerd’s pie – «көтүче бәлеше» (сарык ите һәм бәрәңгедән әзерләнә, соус белән бирелә); haggis (подгузникны хәтерләтә, эчәктән ясала), poughman’s lunch – «крестьян төшке ашы» (ипи, сыр, алма, тозлы кыяр, салат яфрагы).



- Дустым кунакка килгәч, моңа иртәнге ашка нәрсә әзерлим икән дип баш ватам. Суыткычта булган ризыкка күз төшердем: әһә, кичәгедән калган бәрәңге боламыгы бар. Тоттым да шуннан инглизләрнең милли ризыгы bubble and squeak («кайна һәм чина») әзерләдем. Шул боламыкны тәмләткечләр кушып кыздырудан гыйбарәт инде ул. Көлешә-көлешә ашадык.

- инглизләр төшке аштан соң чәй эчәргә ярата. Төшке аш узган, ә кичке ашка әле иртәрәк – менә шул вакытта чәйгә чакыралар. Чәй янына тәмле торт яки печенье куялар. Печенье дигәннән, данлыклы инглиз печеньесы – cookies – бездәге солы печеньесын хәтерләтә. Казанга күчтәнәчкә алып кайткан shortbread печеньесы турында да: «Бу бит безнең «комлы» печенье икән», – диделәр.


- инглизләрнең милли ризыгы саналган fish and chips (балык белән бәрәңге) турында оныта язганмын. Кайнап торган майга чумдырып алынган камырлы балык һәм безнеңчә әйткәндә фри бәрәңгесе Англиянең һәр кафесында диярлек бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар