Логотип
Мин ачкан дөнья

Миллионерлар янәшәсендә

Канатлары суга тиям дигәндә генә очкычыбыз җиргә төшеп утырды. Бер чите диңгезгә тоташкан аэропортлар тагын бардыр ул, әмма... бигрәк якын бит! Йөрәк кысылып куя... Истанбулның яңа һава аланыннан соң мондагысы бөтенләй кечкенә тоела. Хәер... Соңрак диңгез буенда ятканда бер көнне махсус санадык: Ницца шәһәре аэропортына биш (!) минут саен яңа самолет очып килә.

Канатлары суга тиям дигәндә генә очкычыбыз җиргә төшеп утырды. Бер чите диңгезгә тоташкан аэропортлар тагын бардыр ул, әмма... бигрәк якын бит! Йөрәк кысылып куя... Истанбулның яңа һава аланыннан соң мондагысы бөтенләй кечкенә тоела. Хәер... Соңрак диңгез буенда ятканда бер көнне махсус санадык: Ницца шәһәре аэропортына биш (!) минут саен яңа самолет очып килә: Мәскәү, Рим, Париж, Бухарест, Нью-Йорк, Лиссабон, Бәйрут, Тель-Авив... Шәхси очкычларның гына кайдан килгәнен белеп булмый – алар да байтак. Ниццаның күңеле киң: үзенең 350 мең халкы янына ул миллионлаган туристны да бик теләп сыйдыра. Һәм кемдер уйлаганча, зәңгәр диңгез ярында миллионерлар гына ял итми...


Гоголь, Тютчев, Шаляпин, Толстой, Куприн, Чехов... Кемдер Ниццаның искиткеч һавасыннан дәва эзләп килгән, кемдер иҗат итәргә.


 

Ницца

Монысы – тышкы ишекнең ачкычы, болары – кухня балконыныкы... Чәй, каһвә, шикәр – һәммәсен куллана аласыз. Май, соус, тәмләткечләр... Нәрсә кирәк, тотыгыз. Юк, тәрәзәләрне япмасагыз да була, тыныч... Ачкычны бер танышым кереп алыр, мин бүген улым янына Грециягә китәм. Матур яллар сезгә!

Сабрина ашыгып-ашыгып саубуллаша. Аның ике катлы бу өенә тугыз көн буе без хуҗа. Тәрәз төбендәге, урамдагы гөлләренә дә. Кайсы чүпне атнаның нинди көнендә чыгарырга икәнен генә бутамасак... Ике генә йорттан торган тар тыкрык. Буш урам. Тыныч, рәхәт... (Үзебез өйдә чакта ишекне япкан да булмады – гел ачык торды.) AirPlay аша улым телефоныннан телевизорга җыр куеп җибәрде: «Мин сине шундый сагындым...» Үткән гасырның алтмышынчы елларында салынган бу француз йортының татар көен тыңлаганы булмагандыр әле... Юлдан аз гына хәл алгач, инде барысын тәртипләп сөйләсәм дә була.

...Ниццага Казаннан туры рейс юк. Без Истанбул аша килдек. (Вакыт тыгыз иде: шәһәргә чыга алмадык, әмма һава аланында биш бәягә симит ашап булса да Төркияне сагынуны бастык!) Үз җае белән килгән туристны аэропортта туроператор вәкиле каршыламый: транспорт ягын үзең кайгыртасың. Ниццада моның бер авырлыгы юк: автобус тукталышы аэропорт янәшәсендә генә. (Такси шактый кыйммәт, алар ягына күз дә салмавың хәерлерәк.) Автобуска чират белән алдагы ишектән керәсең һәм йөртүчедән билет аласың. Әмма салонга узгач, билетны тиштермәсәң, барыбер «куян» булып саналасың. Билет евро ярым тора, әмма берьюлы ун тапкыр утыруга алсаң, бәясе бер еврога гына төшә: мондый билет трамвай тукталышындагы автоматларда сатыла. (Ниццадагы трамвайларның чисталыгын күрсәгез!) Трамвай каршыңа килеп туктагач, ишектәге махсус төймәләргә басмасаң, ул сине утыртмый кузгалып китәчәк. Төшәсе тукталышыңа җиткәч, шундый ук төймәгә эчке яктан басарга да онытмаска кирәк, югыйсә ишекләр тагын ачылмаячак.

Әмма турист күбрәк җәяү йөри инде ул: дөньяның матурлыгын автобус, трамвай тәрәзәсеннән күреп буламыни?! Франциянең икенче башкаласы саналган Ницца белән танышуны күпләр кебек Променадтан – яр буеннан башладык. Биш чакрымга сузылган диңгез яр буен бу шәһәрнең йөрәге диләр. Тормыш шушында кайный! Киң юлның бер чите спортчылар өчен. Ә монда бар да спортчы бугай! Карты да, яше дә. Берәүләр йөгерә, икенчеләр велосипедта, өченчеләр роликта, скейтта... Ашыкмыйча әкрен генә атлап баручы туристларның исә исәбе-саны юк. Утырып торучылар да байтак. Буш урын тапсаң, диңгезгә каратып урнаштырылган урындыкларда көне буе утырып торып буладыр, мөгаен. Онытылып, бер уй уйламыйча... Дулкыннар шавын гына тыңлап. Офыкка тоташкан диңгез белән хозурланып... Диңгез... Фирүзә кебек зәңгәр диңгез! Матурлыгын аңлатырга сүзләр табалмыйм... Аңа күз салуга «лазурный берег» дип, нигә бар дөньяның һушы китүен шунда ук аңлыйсың. (Урындык дигәннән. Зәңгәр бу урындыклар – Ниццаның символы. Яр буенда хәтта аңа һәйкәл дә куелган! Кайчандыр бу урындыкларга акча түләп кенә утырып булган. Урлауларыннан арып, берара шәһәр җитәкчеләре аларны яр буеннан алып та торган, әмма халык соравы буенча кире кайтарган. Урындыклар хәзер унарлап-унарлап бер-берсенә беркетелеп куелган. Әмма Ниццадан зәңгәр урындыксыз киткән кеше барыбер юктыр. Без дә алып кайттык: бу сәфәрдән суыткычка магнит урындык алып кайтып ябыштырдык.)

Инде бу матурлыкка өстән күз салырга телисезме? Димәк, Променадны йөреп чыгабыз да, Шаро калкулыгына менәбез. 330 баскыч! Юк, юк, кире уйлый күрмәгез, күзәтү мәйданчыкларында туктап ял итә-итә күтәрелгәч, аның биеклеге сизелми дә калачак. Иң беренче тукталыш – Белланда манарасы түбәсе (ул түгәрәк, зур булып ерактан күренә). 92 метр өстә! Шушы манарага урнашкан кунакханәдә кайчандыр композитор Гектор Берлиоз туктала. Кәләшенең хыянәте турында ишетеп: «Мин аны җирдә барыбер яшәтмим!» – дип, Парижга барышы була аның. Менә шушы биек манарадан ул диңгез өстенә күз сала, балыкчы көймәләрен күзәтә һәм тынычлана, ә аннан... «Король Лир»га увертюра язарга утыра. Монда үткәргән көннәре турында ул соңыннан: «Тормышымның иң бәхетле чагы», – дип яза...

Матурлыктан тын кысылган тагын бер күзәтү мәйданы – югарырак, Шаро паркында урнашкан. Син өстә, таш кыяда басып торасың, ә аста порт (Монако шәһәренә баручы 100 нче автобус та шуннан китә!), Ницца шәһәренең икенче ягы. Чирәп түбәле йортлар, диңгез буе, маяк...

Кая аяк бассаң – Ниццаның шул урынына гашыйк буласың! Әйтик, иске шәһәргә. Кояш төшми диярлек – урамнар тар, йортлар биек. Әллә нинди хикмәте бар бу урынның: дөньяның бар телендә дә сөйләшүче туристлар агымына ияреп йөрисең-йөрисең дә, көтмәгәндә буп-буш урамга барып чыгасың... Аннан алдагы чатта борыласың да, кабат кафе-кибетле урамга тап буласың. Ничек кенә йөрсәң дә, Кур Салея мәйданын урап узып булмый. (Әйтәм бит, монда урамнар сиздермичә сине үзе җитәкләп алып бара!) Кызык мәйдан ул: иртәнге якта барсаң – анда базар гөрли, төштән соң ул тоташ кафе-ресторанга әйләнә. Танымыйча, үз күзеңә ышанмыйча торасың. (Нәрсә икәнен белер өчен булса да, соккадан (socca) авыз итмичә китмәгез: безнең юкага охшаган, әмма шактый тозлы.) Иске шәһәрдән буш кул белән чыгып булмый: күчтәнәчкә дигән лаванда сабыны, лаванда ботагы, ала миләүшә исе килеп торган саше, магнит, открыткалар... Шәрык базары түгел бу – сатулашу юк.

Арыдыгызмы? Туктап ял итәргә, кафеларның берәрсендә туңдырма ашап алырга теләмисезме? Туңдырма башкаласына килеп, туңдырмадан авыз итмәсәң гөнаһ булыр! Нинди генә тәмдәгеләре юк монда?! Сыра, пицца, лаванда, роза... Бер түгәрәге 2-4 евро тора. «Моны ашап буламы?!» – дип төкереп китүдән курыкмасаң – аласың. (Супермаркетларда туңдырманы 2-2,6 еврога тартмасы белән саталар: 5-6 данәлесе бар, 10 лысы. Искиткеч тәмлеләр! Туңдырма ашар өчен генә кабат барыр идем Ниццага!)

Ашау-эчүгә күчкәч әйтим инде. Бәяләрне арзан диеп булмый. Август аенда бәрәңгенең килограммы 2 евро иде, помидор – 3-4 евро. Тавыкның түшкәсе – 5 евро. Ипи – 1,5-2 евро. Без күбрәк үзебезнең урамдагы Casino супермаркетына йөрдек. Әмма Lidl кибетләрендә бәяләр арзанрак. Безнең кебек туристларга иң җайлысы: әзер салатлар (тунец балыгы яки ит, йомырка, кукуруз, макарон, яшел салат кушып аларны өйдә дә еш ясыйбыз хәзер). Күрше йортта гына туңдырылган ризыклар кибете урнашкан иде. Суыткычлардан гына торган бу кибеттә җаның ни тели – шул бар: җиләк-җитмеш, яшелчә, ит, балык, ашлар... Хәтта ипине дә туңдырып саталар!

 

Канн

Кызыл келәм буенча уздыгызмы соң?

Каннда да булуыбызны белгәч, бу сорауны бирмичә калган кеше юк бугай. Иң беренче кинофестиваль Каннда 1939 елда ук үткәрелергә тиеш була, тик сугыш комачаулый. 1946 елдан башлап ул хәзер ел саен уздырыла. (Иң беренче кинофестивальдә иң беренче итеп «Берлин» дигән совет документаль фильмын (режиссер Юлий Райзман) күрсәтәләр.) Кино йолдызларын күрергә теләсәң, бирегә май аенда килергә кирәк. Әмма Фестиваль сарае (янына килеп баскач, аның гадилеген күреп бер мәлгә аптырап та каласың) алдына җәелгән кызыл келәм – ел әйләнәсе туристлар хозурында. Шушында басып фотога төшү өчен махсус күлмәк тектереп килүчеләр бар! Иркенләп фотосессия ясарга гына мөмкинлек юк: келәм алдында гел чират!

Канн... Элеккеге балыкчылар шәһәре. Ә бүген... Бүген ул иң затлы халыкара курорт! Иң кыйммәтле отельләр, пляжлар шушында! Круазетт бульварының символы дип «Карлтон» отелен атыйлар. 1912 елда төзелгән бу отель Франциянең архитектура һәйкәле санала. Канн кинофестиваленең иң дәрәҗәле кунаклары шушында туктала. Пугачева, Михалковлар да «Карлтон»ны күбрәк үз итә икән. (Анысы – каннандыр. Кайчандыр бөек князь Михаил Романов та шушында туктала торган булган. Кичке сәгать биштә чәй эчәргә яраткан ул. Яңа сауган сөт белән. Һәм моның өчен махсус хезмәтче тотканнар. Романовка ярарга тырышулары юкка түгел: отель төзелешенә шактый акча биргән ул.)

Отельгә кереп чыгабызмы?

Янәшәмнән атлаган «гид»ым сүзен бүлеп сорау бирә. Әйе, әйе, татарча сорый! Канн урамын гөрләтеп туган телебездә сөйләшеп барабыз. Рәхәтләнеп! Шәһәрнең күркәм урыннары турындагы «экскурсияне» бүлеп, вакыт-вакыт аның тормышына да күчеп китәбез. Әлфия Халитова – Башкортстаннан, Мәләвез кызы. Скрипкачы. Ул үзе: «Элеккеге...» – дип өсти. Мин аның тәвәккәллегенә шаккатам: бөтен тормышыңны ташлап беркөнне Италиягә чыгып кит әле! Кулыңда турист визасы гына булган килеш торырга кал. Тел өйрән. Эшкә урнаш. «Закон бозмыйсың икән, сиңа бәйләнүче юк», – ди ул үзе. Римини, Сен-Тропе, Куршавель, Экс-ан-Прованс... Әлфия яшәгән һәм эшләгән Европа шәһәрләрен санап бетерә алмам. Әмма бирегә ул язмышын очратыр өчен килгән бугай. Кире Уфага кайтып китәм дип йөргәндә, дус кызы аны Жан Люк белән таныштыра. Сынаулар сындырып сынаса да (башта – гөрләп барган бизнесын югалта, аннан – хатыны ташлый), күңеле йомшак калган ир-егет белән. Жан Люк – Франциянең көньяк-көнчыгышында, Прованста туып-үскән. Әнисе балерина була, әмма балалары хакына сәхнәне ташлый. (Жан Люкның биюгә мәхәббәте, әлбәттә, мәрхүм әнисеннән күчкән. «Татарларның биюләре бик матур, – диде ул соңрак очрашкач. – Буш вакытымда интернеттан милли биюләр карарга яратам. Татар дәүләт бию ансамбле концертын Әлфия белән танышканчы ук караган идем инде». «Әлфия», – дип чын татарча әйтүләре шул французның!..)

Французлар сәламәтлеккә бик зур игътибар бирә, – дип сөйли Әлфия. – Менә минем кайнатама 94 яшь. Ул һәр көнне иртә белән бер сәгать йөгереп кайта, физик күнегүләр ясый. Күптән түгел тикшерелде: «Сезнең организм әле 45 яшьлек ир-егетнеке кебек», – дигәннәр... Ит ашамый диярлек, ә балыкны атнага ике тапкыр ашый. Якшәмбе тавык пешерәләр. Һәр кич саен итсез шулпада пешкән яшелчә ашы кирәк аңа. Һәм салат, салат, салат... «Бордо» шәрабы тотып куя. Су күп эчә. Иремне чәй эчәргә өйрәттем анысы. Тик ул барыбер күбрәк яшел чәй ярата. Татар аш-суларын пешереп карадым. Безнең ризык аларга аңлашылмый, ятрак шул... Аннан кухняда ике хуҗабикә дә булмый – кайнатам йортында күптән инде Алжир кызы хезмәтче булып эшли...

Сөйләшә-сөйләшә Круазетт бульварының икенче очына барып җиткәнбез.

Менә бу диңгезгә терәлеп торган вилла – гарәпнеке. Берничә ел гаиләсе белән җәйләрен килеп торды, хәзер югалды. Йорт буш... Алар монда бик күп. Кичләрен хатыннарын, балаларын ияртеп йөрергә чыгалар. Руслар да бу тирәне ярата төшә. Пляж Ниццадагыга караганда әйбәтрәк монда: комлы. Дөньяның төрле почмагыннан акчалы, бай өлкән кешеләр җәй буена яшәргә дип килә. Диңгезгә иртүк төшәләр, көндез, кояш кыздырганда парк эчендә утырып торалар, тамак ялгыйлар. Игътибар иткәнсездер, Ниццада да шулай – җыелмалы урындык гел үзләре белән аларның... Ә француз әби-бабайларына пенсия акчасына гына яшәү авыррак. Коммуналь түләүләр бик югары. Шуңа күрә фатирларына кеше кертеп, Таиландка китеп яшәүчеләр байтак. Ә яшьләр Монакога барып эшләп йөри – анда күбрәк түлиләр. Майдан сентябрьгә кадәр халык Каннга агылып килә. Бигрәк тә августта. Ул вакытта пляжда әйберләреңне караучысыз калдыру куркынычрак... Икенче юлы җәй башында килегез, фатир бәяләре арзанрак чакта...

Чит җирдә милләттәшеңне очрату гаҗәп: күрешүгә якын кешеләргә әйләнәсең. Минем өчен дә Канн шәһәре иң беренче чиратта Әлфия исеме белән бәйле хәзер. (Хатынының татарча сөйләшкәнен Жан Люкның моңарчы ишеткәне булмаган икән. Франциядәге соңгы кичебездә алар гаиләсе белән кабат очраштык һәм ул үзе өчен Әлфиясен яңа яктан ачты бугай. Тамырларда – кешенең асылы бит... Безнең белән туган телендә гәпләшкән хатынына карап, ул гел елмайды – бәхете йөзенә чыкты.)

И-и, иң мөһимен әйтергә онытып торам. Ниццадан Каннга автобуста сәгать ярымлык юл. Поезд, әлбәттә, тизрәк бара. Әмма автобуска билет бәясе – 1,5 евро гына! Монакога да, һичшиксез, автобуста барырга кирәк. Беренчедән, шулай ук 1,5 евро гына түлисең, икенчедән, автобус Вильфранш, Болье-Сюр-Мер, Сен-Жан-Кап-Ферра кебек кечкенә шәһәрләр аша уза – аларны да күрәсең.

...Эсседән арып азрак ял итеп утырырга, ишек төбендәге унбишәр миллионлык машиналарның хуҗалары кем икәнен күрергә яки, гафу, бәдрәф эзләп, «Карлтон» отеленә, чыннан да, керергә була. Матурлыгын күрергә, рухын тоярга! «Сез бит монда тукталмадыгыз», – дип берәү дә кире бормаячак. Менә әле генә син кергән ишектән кайчандыр Брижит Бардо, Софи Лорен, Элизабет Тейлор... атлап узган. Ул озын исемлекне күз алдына китерсәң дә тын кысыла!

 

Монако

Бер, ике, өч... Унҗиде!

Инде җиде гасыр Гримальдилар нәселе яшәгән патша сарае урнашкан мәйдан алдында каравыл алышынганын көтәбез. (Сарай өстендә Монако әләме җилферди икән, димәк, патша галиҗәнаплары үзе монда дигән сүз.) Каравыл алышыну көн саен бер вакытта – көндезге унике туларга биш минутта башлана. Әмма ярты сәгать алдан барып басмасаң, карарга җайлы урын эләкмәячәк. Кояш, кызу, әмма түзәбез! Әлегә сарай ишек төбендә басып торучы ике гвардияченең берсе безнең каршыда «аяк яздыра»: берничә адым атлап мәйдан уртасына чыга, туктый, аннан 17 адым уңга таба атлап килә, туктый, аз гына басып тора һәм кире борылып кабат 17 адым бара... Кат-кат! Ә без, тамашачылар, кычкырып саныйбыз: мин – татарча, янымдагы кыз – инглизчә, артымдагы олы абзый – мин белмәгән телдә...

Каравыл алышыну – туристлар өчен махсус уйлап табылган тамаша кебек. Тынлы оркестр уйный, ә гвардиячеләр үзләре генә аңлаган телдә кулларындагы мылтыклар белән ниндидер бию башкара бугай. Бар да озын буйлы, чибәр! Сөлек кебек егетләр! Аларны гвардиягә бик җентекләп сайлап алалар, диделәр.

Монако – картада бер нокта гына, әмма ул аерым дәүләт! Әнә шул кечкенәлеге белән үзенә җәлеп итә дә. Дөнья байлыгы шушында тупланган: әмма аның исәбен-санын берәү дә белми – Монако банклары серне яхшы саклый. Салымнар да байлар мәнфәгатен кайгыртып салына. Халкының 80 проценты килеп-китеп йөрүче миллионерлар, миллиардерлардан торуы шуңа гаҗәп тә түгел. Алар өчен җирдәге җәннәт – шушында. (Хәтта казинода Монаконың үз кешеләренә уйнауны закон белән тыю да шул байларны кайгырту: уенга алданып, байлыкларын югалтып куя күрмәсеннәр!) Монакода бер генә нәрсә җитми. Җир! Иңгә-буйга түгел, өскә-аска таба гына үсә ала бу дәүләт. Хәер... җирне әнә диңгездән «урларга керешкәннәр» – бүлеп алалар да киптерәләр, йортлар салалар. Инде яңа район калкып килә.

Миллионерлар гына яшәгән җирдә тамак ялгар урын табып булырмы дип алдан ук борчылмагыз. Пицца алып ашарга мөмкин: бәяләре һич «тешләми». Ниццадагы Casino супермаркетын монда да очраттык. Төшке ашны анда сатып алган сэндвич, чистартылган, туралган җиләк-җимеш тә алыштыра ала. Ә магнит өчен ким дигәндә 4 евро әзерләгез.

Бер көн эчендә Монакода тагын ниләр карарга буламы? Монте-Карло казиносын, Милли музейны, япон бакчасын, океанография яки иске автомобильләр музеен, принцесса Грейс розариен, принцесса Антуанетта паркын... Уч төбенә сыярлык дәүләт димәссең! Ә бәлки, патша сарае урнашкан таудан төшкәндә тыныч бер урын сайлап өстән генә бөтен Монакога карап утырыргадыр? Болыт итәкләре йортларга тиеп-тиеп үтә. Гаҗәеп күренеш! Аста – 700 (!) судно сыярлык Фонвьей порты. Берсеннән-берсе кыйммәтле яхталар тезелгән. Зурлар, кечерәкләр... Йә, «Минеке менә монысы булсын иде!» – дигән уен уйныйбызмы? Әллә Ларвотто пляжына гына китеп барабызмы? Диңгез, ком һәм һава – барыбыз өчен уртак: миллионерларга да, безгә дә.

 

 

 

Галерея

Теги: сәяхәт чит илләр ницца франция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар