Логотип
Мин ачкан дөнья

Җирдәге Ай

 – Сез үзегезне анда Марска барган кебек тоячаксыз... 

Моңарчы беркайчан очратмаган күренешләрне күрәчәгемне чамалый идем анысы: Каппадокия турында белмәсәң, анда бару турында хыялланмыйсың бит. (Алай дисәң, үз гомерендә Каппадокия турында бер тапкыр да ишетмәгән кеше бөтенләй юк диләр: йә ул аны фотода очрата, йә рекламасына күзе төшә, йә аның турында язганны укый. Ә анда төшерелгән фотосурәтне күрсәң – гомергә хәтерләп каласың. Онытмыйсың! Бу урынны Җир шарының башка бер почмагы белән дә бутау мөмкин түгел.) Төрек егетенә кияүгә чыгып, бәхетен Төркиядә тапкан Марина (экскурсияне без аңардан, урамда сатып алдык. Отельдә гид   исә ике тапкыр кыйммәтрәккә тәкъдим итте.) дөрес әйткән: Каппадокиядә үзеңне Җирдә дип хис итмисең. Марска ошаганмы ул, бүтән планетагамы, әмма бу урын башка галәм кебек... 


Беренче көн 

Автобус бер минутка да соңга калмады: безне отельдән нәкъ иртәнге алтынчы яртыда кереп алды. Гид: «Тавр тавына менәбез дә, төшәбез һәм барып та җитәбез», – дисә дә, без узарга тиеш юл шактый ерак – биш йөз чакрымнан да артык. Барысы да ничектер көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыкты. Каппадокиягә баруымны әйтәм. Дөньяның мин күрергә теләгән почмаклары исемлегендә ул, әлбәттә, бар иде. Әмма бу хыял бик ерак һәм чынга ашуы шундый икеле кебек иде... Үзенә ышанганнарга могҗиза тизрәк киләме икән әллә ул?! Ә юлдашларым бу сәфәргә әнә шактый алдан җыенган, барысын да уйлап, исәпләп-санап караганнан соң шушы фикергә килгәннәр: диңгез буеннан Каппадокиягә иң якын җир – Сиде шәһәреннән. (Бу – беренче киңәш!) Дөрес, Каппадокиягә махсус барырга – өйдән үк туры шунда кузгалырга да була. Әмма моның өчен башта Истанбулга, аннан Кайсери яки Невшехирга очарга, аэропорттан соң әле тагын автобуска да утырырга кирәк. Һәркайсының үз өстенлекләре – болар хакында, һичшиксез, әйтермен.  

Каппадокия – Төркиянең ниндидер бер шәһәре түгел, ул – аның үзәгендә урнашкан төбәге. Моннан 60–65 миллион еллар элек бу җирләрдә бик зур гарасат була: өч янартау – Эрджияс, Гюллюдаг һәм Хасандаг – бер-бер артлы ут-таш яңгыры яудырырга керешә. Ул чакта монда ниләр булганын күз алдыма китереп карыйм да – өшеп китәм... Тирә-юньдәге барлык үзәннәр кайнар лава һәм көл астында кала. Яңа таулар, биеклекләр калкып чыга. Янартаулар әкренләп тына, тынычлана. Ә яңгырлар ява, җилләр исә, кояш кыздыра тора... Каппадокиянең һава торышы бик үзенчәлекле: көндезләрен кызу, төннәрен салкынча анда. Температура менә шулай уйнау аркасында, кыяларда ярыклар барлыкка килә: алар арасына агып кергән су, бер туңып, бер эреп, таш кыяларны тәмам җимерә. Каппадокиядәге бүгенге таш баганалар шулай барлыкка килә. Алар күбрәк гөмбәгә охшаган: эшләпәләре вулкан атканда чыккан тау токымнары – базальт һәм андезиттан, аяклары – туфтан тора. Эрозиянең «тырышлыгы» күз алдында: «эшләпә» белән «аяклар»ның тоташкан урыны бик ачык күренә. Һәм ул гел нечкәрә бара икән. «Аяклар» күтәреп тора алмыйча, беркөнне «эшләпә» егылып төшсә, таш багана «эри» – комга әйләнә башлый. «Башсыз» гөмбәләр инде шактый очрый. Гид дөрес әйтә: Каппадокияне күреп калырга кирәк – бервакыт монда барысы да комга әйләнәчәк... 

Алгарак киттем. Группабыз зур түгел: дүрт татар, өч төрек, ике поляк. Безгә шушы ике озын көнне бергә үткәрәсе. Танышабыз. Поляклар белән аралашу бер-беребезгә карап елмаюдан узмый. Ә Лалә ханым һәм аның ике кызы белән «теттереп» сөйләшәбез. Аларның Берлинда яшәүләрен, Төркиягә безнең кебек ялга гына килүләрен, кызларының кайда укыганнарын – һәммәсен белергә өлгердек. Полякларның гидлары хәтта аптырап: «Төрекчә беләсезмени?» – дип тә сорады. «Белмибез, – дип елмаябыз. – Безнең телләр шулай бик охшаш». Аңлашмаганда гидыбызны – төрекмән егете Йасинны ярдәмгә чакырабыз. (Язмыш, яшәргә, дөресрәге, яхшырак яшәргә тырышу кая гына ташламый адәм баласын?! Төрекмәнстанның билгеле спортчысы булган Йасин. Чемпион дигән исемнәре бар. Ватанында эш таба алмагач, җиде ел элек Төркиягә килеп урнашкан. Үзе артыннан туганнарын, әти-әнисен дә алып килгән. Төрек һәм рус телләрендә экскурсияләр алып бара. Анталия белән Каппадокия арасын атнага ике-өч тапкыр урый. Авыр, хәвефле юл... «Хатыным кибеттә сата. Эшләсен, минем белән юлда ни булмас?» – ди. Киләсе елга фатир сатып алырга җыенулары турында да әйтте. Төркиядәге бүгенге кризис өметләрен генә кисмәсә!) 

Экскурсиябездә иң беренче тукталыш – Саратлы. Җир асты шәһәре! Каппадокиядә мондый шәһәрләр ике йөзгә якын. Әмма аларның төгәл санын археологлар да белми. Җир асты шәһәрләренең барлыгы XIX гасырда гына ачыклана. Жерфанион дигән француз рухание тигез җирдә бер сәер тишеккә тап була. Җөрьәт итеп кереп карый һәм... әллә ничә катлы зур шәһәргә килеп чыга! Күге Җир булган бу шәһәрләрнең һәркайсы әнә шулай очраклы рәвештә генә табылган. 1963 елда бер кеше үзенең өе стенасы артында серле бүлмә барлыгын белеп шакката – бүген Каппадокиянең иң зур җир асты шәһәрләренең берсе саналган Деринкую була бу. Утыз меңгә якын халкы булган шәһәр! Зурлыгын шуннан чамалагыз... Әлеге шәһәрләрдә үзләрен эзәрлекләүчеләрдән беренче христианнар качкан дигән фараз бар. Әмма галимнәрнең икенчеләре, алар килгәндә бу мәгарәләр инде буш булган, дип тә әйтә.  

Олы юлдан ике чакрым гына борылып керәбез дә, кечкенә генә авылда туктыйбыз. Яшеллек юк диярлек. Таштан өелгән коймалар, гади генә йортлар... Гел соры төс. Менә шушында, син басып торган җирдә – аяк астыңда шәһәр булуына ышанасы да кыен. Бер калкулыкта күзгә бәрелеп, күренеп тормаган ишекне ачып эчкә узабыз. Хайваннар өчен урын, торак, гыйбадәт, аш-су әзерли торган бүлмәләр... Склад... Коелар... Шәһәр халкы каядыр чыгып кына киткән дә, гөр килеп кабат кайтып керер кебек. Әнә бит, җитен мае ягып бүлмәне яктырткан урыннарда корымы да шул килеш. Җир астында иң кадерле нәрсә, әлбәттә, су булган. Кое казылган бүлмә башкалардан әллә ни аерылмый. «Әмма монда тәүлек әйләнәсе сак торган, – дип сөйли гид. – Суны чират торып алганнар. Аны кеше башына көнгә 750 грамм гына биргәннәр. Коеда су күпме калганын шәһәрдә беркайчан беркем белмәгән – бу серне чишмәсеннәр дип, кое казылган бүлмәгә берәүне дә эчкә уздырмаганнар, ә сакта торучыларның телләрен кискәннәр». Куркыныч янаган очракта ишекләр шунда ук ябылган. Калынлыгы яртышар метр булган бу таш ишекләрне бер дошман да ачып керә алмаган. Беренче кат, икенче, өченче... Археологлар туксанынчы елларда гына тапкан Саратлы җир асты шәһәренең бүген дүрт каты ачык. Ә аны унсигез катлы, диләр! Шәһәргә аяк басуга күңелгә үрмәләгән шом сиңа ияреп йөри. Күрсәткечләр бар барын, әмма барыбер куркыта. Ә бу коридорларда адашып калсаң? Чыгу юлын таба алмасаң? Ут сүнсә? Кайбер урыннар шундый тар – ян белән генә узасың. Түшәмгә тимәсен дип, башыңны иясең әле. Бер каттан икенчесенә күчкәндә баскычларның текәлеге тагын... Җир өстенә килеп чыккач, бөтен кеше дә: «Уффф», – дип сулап куйды. Аллага шөкер! Клаустрофобиядән интекмәсәң дә, анда – аста рәхәт түгел... Бу шәһәрләрдә кемнәр яшәгән (хайван сөякләре табыла – кешеләрнеке юк!), аны кемнәр казыган, нинди эш кораллары кулланганнар, казыгач, туфны ничек өскә күтәргәннәр, аннары аны кая куйганнар? Хәтта иң аскы катларда да гел саф һава булуга ничек ирешкәннәр? Салкын мәгарәләрдә нинди киемнән йөргәннәр? Галимнәр җавап табасы сораулар бихисап әле...  

Автобуска кире утырганчы, Каппадокия сувенирларының берсе саналган «Фатыйма» курчагын алырга була Саратлыда. (Икенче киңәш.) Төрек хатыннары аны кулдан тегә, битен ак чүпрәккә ясап кына куя. Җир астыннан килеп чыккач, 20–25 хатын сиңа берьюлы: «Мадам! Мадам!» – дип дәшә һәм һәрберсе үз курчагын суза. Бәясе – 1 евро. 

Каппадокиянең йөрәгенә – Гереме шәһәренә якынлашабыз. Ике көн эчендә дә күпне күреп өлгерергә мөмкин, әлбәттә. Әмма бу сукмаклардан ашыкмыйча үтәргә теләсәң, һичшиксез, озаккарак килергә кирәк. Перибаджалары үзәненең бер ягындагы ак ташлы тау түбәсенә утырып (биеклектән никадәр курыксам да!), бик озак тирә-юньне күзәтәсем килеп калды менә. Барысын күңелемә сеңдерәсем... Бу үзәнне Каппадокиянең генә түгел, бөтен Җир шарының иң гаҗәеп, иң могҗизалы, иң әкияти җире дип саныйлар. Аста кешеләр йөреп тормаса, чыннан да, башка галәмгә эләктем бугай дип икеләнер идең. Барысын да табигать үзе «тудырганга», кеше кулы кагылмаганга ахыргача ышанып бетү мөмкин түгел. Әллә туристларны китертү өчен шулай тырышканнармы дигән гөнаһлы уй башка килә дә, шунда ук югала: бу кадәр мәйдандамы? Булмас... Каппадокиядә таш «гөмбәләр» байтак, әмма иң кызыклары – ике-өч башлылары шушында! Монахлар үзәне дигән икенче исеме дә бар – 20-30 метр биеклектәге таш баганаларны киез башлык кигән дәрвишләргә дә охшаталар. Аларның берсе – Каппадокиягә Сириядән килгән Изге Семен шушында яшәп тә яткан, диләр. Өч башлы «гөмбә»нең эчен казып кергән, ул аңа часовня һәм хөҗрә ролен үтәгән. Дәрвиштә без дә «кунак» булып чыктык (кызык, аңарда безнең кебек чакырылмаган кунаклар күпме булды икән инде?!): кечкенә генә бүлмә, «тәрәзә»сеннән бөтен үзән уч төбендәге кебек күренә. Әмма бу «өй»гә таштан бары тик үрмәләп менеп кенә була, чыкканда да кеше ярдәменнән башка төшеп җитә алмыйсың. Каппадокиягә барырга җыенасың икән, иң элек җайлы аяк киеме турында кайгыртырга кирәк. Гел тау-таш арасында йөрергә туры киләчәк, шуңа күрә ул, әлбәттә, ябык булырга тиеш. (Өченче киңәш.)  

Туфны казып кереп булганын белүгә, Каппадокиядә «гөмбә»ләрне торак итеп файдалана башлаганнар. Ул мәгарәләрдә бүген дә яшәп яталар! Дөрес, анда хәзер бөтен шартлар тудырылган диләр: уты, суы кергән, үзәктән җылытыла. Спутник антенналарына караганда, һәрберсенең эчендә телевизор да бар. Үз җаем белән килсәм, бары тик шундый отельләрнең берсендә генә туктар идем. Бу җирнең рухын тагын да ныграк тояр өчен... «Ресторан», «кафе» дигән элмә такталары эленгән «гөмбә»ләр – адым саен. Ә берсендә «сатыла» дип язу күренеп калды! Монда кешенең хәллеме-түгелме икәне аның ничә мәгарәсе барлыгына карап бәяләнә торгандыр, мөгаен.   

Геременың ачык һавада урнашкан музеена барабыз. Юл читендәге таш кыялар ишекләр белән чуарланган. Чып-чын ишекләр! Кыяның шактый өстендә урнашканнары бар – аларына баудан эшләнгән баскыч буйлап күтәреләләр. Ул куышлардан кире чыккан мизгел кызыктыр: ишекне ачасың, ә аяк астыңда – бушлык...  

Ачык һавадагы бу музейны монастырьлар комплексы дисәң дә ярый. Бүген генә ул кая карасаң да туристлар, элек бит монда хәлләр булган! Фарсылар, греклар, римлылар, әрмәннәр, госманлы төрекләр... Каппадокия бер кулдан икенчесенә күчкән. Әмма бу үзәннәр бары тик беренче христианнар килеп урнашкач кына шактый билгеле җиргә әйләнә. Безнең эраның өченче гасыры. Рим императоры Диоклетиан идарә иткән чор. Аның явызлыгыннан, идарәчеләрнең эзәрлекләүләреннән качып, христианнар Каппадокиягә килеп яшеренә. Бу төбәктә 400 гыйбадәтханә бар икән, шуларның унысы – Геременың ачык һавадагы музеенда. Кызу кояш астыннан кергәч, аларда шундый рәхәт, җиләс. Зур чиркәүләр дип күз алдына китермәгез, кечкенә генә мәгарәләрдән гыйбарәт алар: кайсысына уннан артык кеше сыймыйдыр да. Стеналардагы фрескалар гади, әмма аларның бүгенгәчә саклануы гаҗәп! Дөрес, изгеләр сурәтләрендәге күзләрнең барысын чукып, төрекләр аларга шактый зыян салган: кайбер храмнарда реставрация эшләре бара. (Гомумән, музей мәйданы хәзер ябык, аны карар өчен акча түләп керәсе.) Изге Варвара чиркәвенә керәбез. Христиан дине йогынтысыннан аралау өчен төрмәгә аны үз әтисе яба. Әмма моның да ярдәм итмәвен күргәч, кызын үзе үк газаплап үтерә дә...  Чиркәүнең бер стенасында – аның сурәте. Ә Караңгы чиркәү әле илленче елларга кадәр күгәрченнәр оясы булган. Стеналарын кош тизәгеннән чистарткач, Евангелиедән күренешләр сурәтләгән фреска табыла. Ул иң яхшы сакланган фрескаларның берсе дип санала. Сүз уңаеннан: Күгәрченнәр – Каппадокиягә иң беренче очып килгән кошлар. Крестьяннар алар өчен кыяларда махсус кетәклекләр ясаган.  Кайсысында ике йөзгә кадәр күгәрчен яшәгән. Елга ике тапкыр менеп, бу ояларны чистарта торган булганнар – күгәрчен тизәге кыя-таштан торган  Каппадокиядә иң кыйммәтле ашлама саналган.  

Күгәрченнәр үзәне, Фантазияләр үзәне, Мәхәббәт үзәне... Без тукталырга өлгергән үзәннәр болар. Соңгысына килеп җиткәч, гид: «Мондагы таш баганаларның нәрсәгә охшаганын үзегез дә күрәсез, сөйләп тормыйм», – диде дә, якындагы кафега каһвә эчәргә үк китеп барды. Мин дә язып тормыйм – рәсемгә карагач, сез дә барысын да аңларсыз.  

Кызганыч, кичен иске шәһәр урамнары буйлап йөреп булмады. Артык арыган идек. Моның өчен озаккарак килергә кирәк шул. 
   

Икенче көн 

...Иртәнге сәгать биш. Ресепшенда утырабыз. Телефонда – Каппадокиянең һава торышы картасы. Ул кып-кызыл төстә. «Димәк, шарларга очарга рөхсәт юк», – ди Йасин. «Очмаска да мөмкиннәрме?» – дим. Үз тавышымны үзем танымыйм. Бирегә кадәр кил дә, һава шарларының очуын күрмә инде! Диңгез ярыннан су коенмыйча кире борылып китү кебек бит бу. Ак диңгезгә кабат килеп тә була ла ул. Ә монда...  

– Андый көннәр дә бар. Кемдер биш көнгә килеп тә күрмичә китә... Махсус һава хезмәте күзәтеп тора: томан төшсә йә җилнең тизлеге көчәйсә, шарлар күтәрелми.  

Көтәбез.  

Могҗиза көтәбез. 

Ун минут. Унбиш... Булмады... 

Һәм кинәт карта күз алдында яшел төскә буяла башлады! 

Һәр иртәне Каппадокия күгенә 100–150 һава шары күтәрелә. Күпләр бирегә бары тик шушы күренешне күрергә яки һава шарында үзе очарга дип килә. Бөтен дөньядан! Алдагы көнне кыя-тау башына күтәрелгәч, шуны аңладым: биеклектән үзем куркам дип уйлаганнан да күбрәк өрким икән. Димәк, һава шарында очу минем өчен түгел... Каппадокиягә – Җирдәге Айга (аны шулай дип тә атарга була!) кошлар очар биеклектән бик тә карыйсы килгән иде югыйсә... (Онытканчы әйтим: шарда очам дип ниятләп барасыз икән, 190–200 доллар акчагызны әзерләгез. (Дүртенче киңәш.) Әйе, арзан түгел. Әмма шарда очкан  һәркем: «Алган тәэсирләр күпкә кыйммәтрәк!» – диде. Каппадокиягә озаккарак барырга җай чыкса, бер көнне шарга утырып очыгыз, икенче көнне аларны җирдән күзәтегез, дияр идем. (Бишенче киңәш.) Бу тәэсирләр  бер-берсен кабатламый.)  

Күзәтү мәйданчыгына якынлашабыз. Һавада иң беренче шарлар күренә башлады инде. Бу кадәр текә тауга машинада күтәрелү башка вакыт бик куркытыр иде, мөгаен. Тик бүген түгел! Шәһәр әле йоклый. Конус кебек таш өйләрнең берсенең тәрәзәсенә элгән пәрдәләр күренеп кала. Димәк, эчендә яшиләр. Әкият... 

Ниһаять, менеп җиттек. Таң әле сызылып кына килә. Салкынча. Елның кайсы гына фасылы булса да, Каппадокиягә җылы киемсез бармаска кушалар. (Алтынчы киңәш.) Шарфыма уранам – минем кебек алдан әзерләнмичә килүчеләр юк диярлек монда. Әмма туңу тиздән онытыла... Тирә-юнь тып-тын. Шарларны җылытучы газ янган тавышны санамасаң. Берәү, икәү, өчәү... Шарларның санын бик тиз югалтам. Бермәл бөтен һава тула! Ә аннары Эрджияс тавы артыннан кояшның беренче нурлары пәйда була! Юк, бер генә фоторәсем дә бу матурлыкны бирә алмый икән. Моны үз күзләрең белән күрергә, һәр күзәнәгең белән тоярга кирәк... 

Күзәтү мәйданчыгы – кыя-таш башында. Тауның бер ягы шулкадәр текә – аска карасаң, төкерегеңне йотарга онытасың. «Тагын ике адым гына артка атла!» – бер-берсен фоторәсемгә төшергән халык шулай шаярта. Ә ике адымнан – упкын, син ул бушлыкны аркаң белән дә тоясың... Каппадокияне фоторәссамнар өчен җәннәт, диләр. Монда күпләр, махсус күлмәкләр алып, фотосессия ясар өчен дә килә. Безнең аңа вакыт юк! Шушы сәгатьнең бер генә мизгеле дә онытылмаслык итеп күңелгә сеңдереп каласы килә...  Хәер, онытмаячагыбызны белә идек. Ә менә төшләргә керәсен, күңелне гел үзенә дәшеп торасын, юк,  белмәгәнбез. 
  

Нәрсә алып кайтырга: 

* Кызылырмак елгасы буена урнашкан Аванос шәһәре – Каппадокиядә  чүлмәкчеләре белән билгеле. Безнең кебек туристларны остаханәгә алып кермичә калмыйлар. Чүлмәкне үзең ясап карарга да, балчыктан ясалган сувенирлар сатып алырга да була.  

*  Оникстан ясалган бизәнү әйберләре сайларга нибары 15–20 минут вакыт бирделәр. Әлбәттә, сайлап алып булмады. Күңел генә кызыгып калды... Икенче юлы инде!  

* Магнитлар, сувенирлар – туристлар туктаган һәр тукталышта бар.  

* Фоторәсемнәр! Телефонның «хәтерен» чистартып барыгыз – урын җитмәячәк!  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар