Логотип
Мин ачкан дөнья

Ике төрле Сербия

2013 ел. Казанда Универсиада бара. Дустыма иптәшкә дип кенә баскетбол матчына барган җирдән, үзем дә сизмәстән, Сербия командасы өчен җан атып утыра башладым. Һәм шул мизгелдә күңелдә бер теләк бөреләнде: мин, һичшиксез, Сербияне күрергә тиеш!
Ул уенда Сербия баскетболчылары, АКШ командасын җиңеп, бронза медаль яулады. И шатланганнарым! Әйтерсең, ул медальне миңа бирәләр! Билгеле инде, бу шатлыгымны дусларым, хезмәттәшләрем белән дә уртаклаштым. Һәм берничә елдан: «Мин Сербиягә барам!» – дигән хәбәрне җиткергәч, алар: «Баскетболчыларың артыннанмы?» – дип шаярттылар. Шулай көлештек тә, чемоданнарымны тутырып, берүзем Сербиягә чыгып киттем. Баскетболчылар артыннан түгел, яңа хис-кичерешләр һәм илһам артыннан!
 

Чәйсез кунакчыллык

Россиядән Сербиягә барырга виза кирәкми. Отпускта кайсы илгә барыйм икән, дип сайланып утырганда бу фактор да зур роль уйнады. Икенчедән, Сербия – чагыштырмача арзан ил. Анысын да игътибарга алдым. Алар еврога бәйле түгел, шуңа күрә бәяләр дә тешләшми. Үз акчалары – динар бар. Россия акчасына күчерсәк, бер динар илле сигез тиенгә тигез.


 
Казанда вакытта ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Мин Сербияне яратам!» дигән төркемне табып, виртуаль рәвештә әлеге ил белән таныша башлаган идем. Ил белән дә танышам, үземә дуслар да эзлим. Җирле кеше белән танышсаң, комачауламас: туристлар аягы басмаган почмакларны сорашырга, бәлки әле дусларча экскурсия үткәрүен дә сорарга мөмкин булыр. Шулай эзләнеп утырганда, Вук исемле серб егете белән танышып киттек. Ул миңа кызыклы гына тәкъдим ясады: егет мине Белград буйлап йөртергә, шәһәрнең истәлекле урыннарын күрсәтергә вәгъдә бирә, ә мин, үз чиратымда, аның белән фәкать рус телендә генә сөйләшергә тиеш булам. Шул рәвешле рус телен камилләштерәсе килә икән Вукның. Олы яшьтәге серблар мәктәптә рус телен укыган булса, хәзер ул укытылмый, теләге булган яшьләр рус телен мәктәптән тыш өйрәнергә мәҗбүр. Россиягә эшкә килергә теләгән Вук та менә шулар рәтендә. Әлбәттә инде, аның тәкъдимен бик теләп кабул иттем.
Яшәү урыны итеп кунак йортын сайладым. Кунак йорты – ул шәхси йорт, хуҗалар үзләре анда яшәми, бу йортның бүлмәләрен туристларга арендага биреп тора. Кунакханәләргә караганда арзанрак булуы белән җәлеп итте ул мине. Шул ук вакытта монда, хостеллардагы кебек, кеше өстендә кеше дә яшәми – берүземә бер бүлмә иде.


 
Кунак йортының хуҗабикәсе – Анна исемле математика укытучысы – мине бик җылы каршы алды. Ә мин әйберләремне калдырдым да тизрәк шәһәр карарга ашыктым. Беренче көн шулай чыгып киттем, икенче көн... Өченче көнне Анна яныма килеп җитте. Нәрсәгәдер үпкәләгән сыман күренә. «Альбина, син ни өчен безнең белән каһвә эчәргә килмисең?» – ди. Аптырап киттем. Андый гадәт барлыгын белми идем бит. «Кайчан киләсе соң?» – дим. «Без иртән һәм кичен каһвә эчәргә җыелабыз, син дә кил!» – ди Анна. Бу мөлаем ханымны үпкәләтеп булмый бит инде – өченче кичне мин дә каһвә эчәргә килдем. Тик каһвә яратмавым гына эшне харап итеп ташлый язды. Анысы белән бер аптыратсам, чәй сорап Аннаны икенче тапкыр аптыраттым. «Кайдадыр чәй бар иде бугай инде, тик аны кайнатырга чәйнек юк бит», – ди. Сербиядә бөтенләй дә чәй эчмиләр икән! Авырган вакытта гына кайнатып эчәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә минем чәй соравым Аннаны гаҗәпләндергән дә инде. Биредә чәй, гомумән, кадерсез эчемлек булып чыкты. Кафеларда һич очратырмын димә. Бөтен кибеттә дә юк. Зурракларында гына почмактагы иң кечкенә киштәдә берничә кап чәй тезелеп торырга мөмкин. Минем кебек туристлар өчендер инде анысы да.
Шулай да ул кичне мин чәй эчтем. Анна шкафның караңгы бер почмагыннан анда әллә кайчаннан бирле яткан пакетлы чәй табып чыгарды. Каһвә пешерә торган туркада су кайнатып бирде. Анна һәм башкалар – каһвә, ә мин тәмсез чәй эчә-эчә җылы әңгәмә кордык.

 

Шәһәр уртасында – хәрабәләр

Сербиянең башкаласы Белград – Европадагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Кемнәр генә үз эзен калдырмаган монда: римлылар, византиялеләр, аварлар, славяннар, төрекләр... Бу халыклар Сербиянең милли йөзен булдыруда да катнашкан. Милли ризыклары, мәсәлән, төрекләрнекенә охшаган: серблар шулай ук ит яраталар, аны төрлечә пешерәләр (каһвә яратуларын да төрекләргә сылтарга була торгандыр). Буза дигән эчемлекләре бездәге квасны хәтерләтә. Бодай яки тарыны әчетү ысулы белән ясала ул. Ә сербларның үз-үзен тотышлары – итальяннарның күчермәсе. Серблар да сөйләгәндә куллары белән төрле хәрәкәтләр ясамый тора алмыйлар, бик хисчәннәр. Мин Сербиядә хәтта Һиндстан чалымнары да күрдем. Монда да искитәрлек гүзәллекләрдән башлап, кот очарлык күренешләргә хәтле тап булырга мөмкинсең – нәкъ Һиндстандагы кебек.


 
Сүземне Белградның тарихи шәһәр булуыннан башлаган идем бит әле. Язмыш җилләре аны шактый кыйнаган. 1999 елда НАТО бомбалары салган «яра»лары һаман да исән әле. Шартлау нәтиҗәсендә бик күп биналар, шул исәптән Югославия Союздаш Республикасының Оборона министрлыгы бинасы (ул вакытта Сербия дигән аерым ил юк, Белград – Югославия башкаласы) да зыян күрә. Әлеге бина бүгенгәчә төзекләндерелмәгән. Махсус шулай эшләнгән бу. Ярым җимерек бина тере һәйкәл кебек – дәһшәтле көннәр турында үткән-барганның исенә төшереп, «тарихыңны онытма» дип «кычкырып» тора. Мин яшәгән кунак йорты әлеге бина урнашкан урамның каршы ягында гына иде. Шуңа күрә көн саен һәйкәл-бина яныннан узып йөрергә туры килде.
Белградның йөзек кашы – Калемегдан кирмәне. Бөтен туристлар шунда агыла. Интернет аша танышкан серб егете Вук мине дә шунда алып барды. Борынгы архитектура үрнәкләре, ниндидер казылмалар күрермен дип әзерләнеп барган идем – ялгышканмын. Биредә тарих кына түгел, хәзерге заманга да урын бирелгән икән: динозаврлар паркы бар, шунда ук теннис корты, баскетбол мәйданчыгы. Әлбәттә инде, музейлар, күргәзмәләр дә бар. Кирмәнне тулысынча әйләнеп чыгу 6-7 сәгать вакытыбызны алды.


 
Биредәге бер храм игътибарымны җәлеп итте. XVI–XVII гасырда землянка рәвешендә тау куышын уеп ясалган ул. Икенче яктан караганда, анда храм бардыр дип уйламыйсың да – тау гына күренә.
Храмнарны карап, тарихлары белән танышып йөрү ошый, тик минем мәчет күрәсем килә. Госманлы империясе астында яшәгәндә, Белградта 200 ләп мәчет булган диелә. Ә хәзер нибары берсе генә исән. XVIII гасырда бөтен мәчетләр дә җимерелә, император «Байраклы» дип аталган бер мәчетне генә калдырырга куша. Анысының да язмышы катлаулы. 2004 елда аңа ут төртәләр, аннары озак вакыт төзекләндерәләр. Менә шуны барып күрәсем килеп, телефонымдагы картада «мәчет» дип җыйдым. Тапмады. Шәһәр халкыннан юл сорарга уйлагач, бер гаҗәп хәлгә тап булдым: серблар мәчетнең кайда икәнен белмиләр! «Мәчет? Нинди мәчет?» дип, үземне үк сорауларга күмделәр. Адашып йөри торгач, бер кечкенә генә мөселман кибетенә тап булып, шунда сатучы булып эшләүче кыздан гына юлны сорый алдым.
Мин мәчетне эзләп тапканда көн кичкә авышкан иде инде. Каравылчы мине берсүзсез эчкә уздырды. Мәчет дигәннәре бик кечкенә генә. Белградта яшәүче бөтен мөселман берьюлы килсә, монда сыймыйлар да, урамда басып торасы булачак. Эчтә караңгы. Тәрәзәләр кечкенә, тар гына, шуңа күрә көн яктысы мәчет эченә бер күзе белән генә карый. Шулай да мәчет – мәчет инде. Сәдака салып, күңелемә тынычлык табып чыктым.
 

«Тере» манара

Ниш дигән кечкенә генә шәһәрчеккә бер танылган манараны күрү өчен махсус бардым. XIX гасырда Госманлы империясенә каршылык күрсәткәндә серблар җиңеләләр. Меңләп серб үтерелә. Император, аларның башларын кисеп, тиреләрен салдырып, баш сөякләрен манара диварына «беркетеп» чыгарга фәрман бирә. Госманлы империясенә каршы чыгарга теләүчеләрне шушындый язмыш көтә, дип шом таратып торырга тиеш була ул. Диварда баш сөяге сыярлык кына тишекләр ясыйлар, сөякләрне шунда куеп чыгалар.

Мин бу вакыйга белән Казанда вакытта ук танышкан идем инде. Тик Челе-Кула манарасын үз күзләрең белән күргәч, тәннәр чемердәп китә. Ул заманнан соң шактый сулар аккан, баш сөякләрен алып, кадерләп күмүчеләр табылган. Сөякләрнең бер ише музейларга тапшырылган. Ә 50 ләп баш сөяге бүген дә манара диварыннан сиңа текәлеп тора. Серблар өчен бу тарих та әһәмиятле. Ил азатлыгы өчен көрәштә бабаларының нинди бәһа түләгәнен күрсәтеп тора торган символ ул.
Ниш шәһәренең дә үз крепосте бар. Үзәк урам буйлап барасың-барасың да, шуңа килеп «төртеләсең». Шунысы кызык: тыштан бик борынгы күренгән кирмәннең эченә керүгә, замана алмашына: заманча рестораннар, кибетләр, граффити белән чуарланган диварлар чолгап ала.


 
Бу шәһәрдә дә мәчет таптым мин. Мәчет дип, аның хәрабәләрен генә инде. Кайчандыр мөселманнарның гыйбадәт кылу урыны булган Аллаһ йортын җимергәннәр, шуннан соң төзекләндереп тормаганнар. Мәчет җимерекләре койма белән уратып та алынмаган, беркем тарафыннан сакланмый да. Шуңа күрә монда кереп йөрүчеләр, артларыннан бер өем чүп калдыручылар да бар. Гомумән, Белград та, Ниш та чүпкә «бай». Һиндстан белән чагыштыруым да шуңа бәйле инде.
 


Тәмле тел,  киң күңел

Начар тәэсирләрне юып төшерергә Сербиянең гүзәл табигате ярдәм итте. Биредә бер генә минутка да яшеллеккә сусамадым. Парклар, урманнар, таш урам уртасында чәчәккә күмелеп утырган клумбалар... Хәтта Югославиянең элекке лидеры Иосип Броз Титоның төрбәсе дә яшеллеккә, чәчәкләргә төренеп утыра. Ул шулай дип атала да – Чәчәкләр йорты. Тито үзе дә бик оста бакчачы булган, дип сөйлиләр.
Шәһәр урамнары туп-туры бара-бара да, кисәк борылып, таудан түбән таба төшеп китә. Анда инде атлап түгел, йөгереп барасың. Серблар күперләрне бик ярата – кайда корып була, шунда корып чыкканнар. Һәм, әлбәттә инде, сүз арасында милли каһарманнары – танылган уйлап табучы Никола Тесланың исемен кыстырып куялар. Аның белән бик горурлана серблар. Музеена һәрчак чират була, ул чиратта туристлар гына түгел, серблар үзләре дә тора.
Серблар дигәннән, алар бик кунакчыл, ярдәмчел. Урамда аптырап басып торганыңны әллә каян күреп алалар да: «Барысы да яхшымы? Ярдәм кирәкмиме?» – дип килеп эндәшәләр. Юлны да бик теләп күрсәтеп җибәрәләр. Тик алар «прямо» дигәндә турыга түгел, уңга китәргә генә кирәк. Тел үзенчәлекләре инде бу: аларда «прямо» русча «направо» дигәнне аңлата икән. Берничә тапкыр дөрес китмичә адашып йөргәннән соң, тәки истә калдырдым мин моны.
Мондагы автобусларда кондуктор, контролерлар юк. Шуңа күрә рәхәтләнеп «куян» булып йөри аласың. Тик халыкның күпчелеге түләп йөри, транспортка билет алып керә. Бу да тәрбиядән килә инде. Сербларның тәмле телле булуы да игътибарны җәлеп итә. Аэропортта ук: «Белградка рәхим итегез! Сезгә монда ошар дип өметләнәбез», – дип каршы алганнар иде, озатканда: «Ошаттыгызмы? Без бик шат! Тагын килегез!» – дип озатып калдылар. Сүз уңаеннан, Сербиядән Черногориягә чыгарга уйлаганнарга бик җиңел: таможняда паспортыңны гына карыйлар, мөһер дә сугып тормыйлар, чыгарып җибәрәләр. Серблар үзләре Черногория халкын яратмый гына (югыйсә әле күптән түгел генә бер дәүләт булып яшәгәннәр бит инде). Черногориянең диңгезе бар шул – зур суы булмаган күршеләрне көнләштерә торган диңгезе.


 
Сербиядә русча белүчеләр шактый. Автобуста телефоннан русча сөйләшкәнемне ишетеп, олы яшьтәге кешеләр борылып-борылып карый, үзләре дә сүзгә кушылып китәләр иде: «Син Россиядәнме? Без дә русча беләбез бит, мәктәптә өйрәнгән идек». Ә иң кызыгы «Мин Россиядән, ләкин рус түгел» дигән теманы аңлатырга тотынгач башлана. Ничек инде, дип аптырыйлар, сорашалар, кызыксыналар. Андагы кешеләргә татарлар турында сөйли алуыма шатланып кайттым.
Яшьләр инглиз телен бик яхшы белә. Үзем өчен бер ачыш та ясадым: Белград кинотеатрларында фильмнар серб теленә дубляж ясап күрсәтелми, оригинал телендә күрсәтелә. Экран астында сербча субтитрлар гына чыгып бара. Бу да телне өйрәнгәндә бик зур ярдәмче, әлбәттә.


...Сербиядә булып кайтканыма байтак вакыт үтте инде. Шулай да мин һәр көнне Сербия кыйпылчыгы белән очрашмый калмыйм, чәй яки квас эчкән саен Сербияне искә төшерәм. «ВКонтакте»дагы «Мин Сербияне яратам!» төркеменнән дә чыкмадым. Ник чыгарга, мин, чыннан да, Сербияне яраттым ич!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар