Логотип
Мин ачкан дөнья

Чемоданлы кәеф: сәяхәткә баручыга киңәшләр

Сәяхәткә җыенасызмы? Безнең киңәшләргә дә күз салып алырга онытмагыз! Беренче тапкыр сәяхәткә барырга җыенган кешеләр өчен аеруча да файдалы булыр алар.

1.  Сәяхәткә баргач тукталасы җиргә (кунакханә, хостел, дуслар һ.б.) шалтыратып яки язып, аларда шәхси гигиена әйберләре, сөлге, фен, үтүк булу-булмавы белән кызыксыныгыз. Чемодан болай да тиз тула, үзегез белән артык әйбер өстерәп йөрмәгез.

2.  Барасы илнең климатын өйрәнегез һәм шул климатка туры килә торган киемнәр алыгыз. Мәсәлән, Лондонда сезгә купальник түгел, җылы кофта кирәк булачак.

3.  Бер кочак кием алмагыз. Нейтраль төстәге, берничә образда кулланып була торган киемнәр алыгыз.

4.  Ничә көнгә баруыгызны исәпләгез һәм киемне дә шуңа карап алыгыз. Гадәттә, көнгә бер футболка, ике көнгә бер чалбар яки итәк, бер атнага бер кофта исәбеннән алырга кушалар.

5.  Күп кием алганчы, булганнарын юып кияргә дә була.

6.  Сәяхәткә җыена башлагач, исемлек төзегез. Анда үзегез белән алырга кирәкле бөтен нәрсәне язып чыгыгыз һәм шул исемлектәге әйберләрне генә алыгыз.

7.  Косметик чараларның иң кирәклеләрен генә алыгыз. Кайбер әйберләрне барган илдә дә табарга мөмкин булуын онытмагыз.

8.  Авыр киемнәрне чемоданга салмагыз, өстегезгә киеп барыгыз. Алай эшләгәндә, чемоданда буш урын күбрәк калачак.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар