Логотип
Мин ачкан дөнья

Боз һәм... ут иле

Иң элек, кулыгызны күтәрегез әле, арагыздан кайсыгыз Исландиянең кайда икәнен белә? Юк, бу шаяру түгел, әлеге илне белмәүчеләр чыннан да бар. Югыйсә машинада сәяхәт итәргә яратканыбыздан хәбәрдар булган  кайберәүләр: «Анда да машина белән бардыгызмы?» – дип сорамас иде бит. Ярар, зыян түгел, алай да иренми генә картага бер күз салыгыз да... (Карта белән танышу, гомумән, яхшы гадәт ул!) Әнә тегендә, Атлантик океанда, төньяктарак, шундый кечтеки генә утрау-ил бар. Менә шул инде ул – Исландия! Татарчага тәрҗемәдә: «айс» – боз, «лэнд» – җир дигәнне аңлата. Гарчә халык телендә аны «Боз һәм ут иле» дип тә атыйлар. Ә утрауның ни өчен шулай аталганын соңрак аңларсыз! 
 
«Ничек инде, монда да кешеләр яшиме?» – диярсез. Әйе, яши. Хәзерге көндә Исландия – планетабызның кешеләр иң соң үзләштергән почмакларыннан  берсе. Исландия халкының викинг бабалары безнең эраның IX гасырында гына утрауга күчеп яши башлаган. Хәзерге көндә биредә нибары 320 мең тирәсе кеше яши. Билгеле, җәйге чорда  – июль, август айларында туристлар хисабына утрауда халык саны ике тапкырга диярлек арта. Без дә узган җәй аларда халык санын арттырып кайттык. 
 
Җир астыннан бәреп чыккан кайнар чыганаклар – минем өчен чыннан да зур могҗиза!


 
I.
Ә бу урында яңа баштан башлыйк әле. Гомумән, каян килеп чыктык соң без Исландиягә? Беркем уйламаганда, хыялда, төшләрдә генә күреп ятканда…
Чыннан да, Исландия дигән могҗизалы утрау-илне күрә алсак шәп булыр иде дигән теләк инде берничә ел элек үк күңел түренә кереп оялаган иде. Әнә бит гел шуны сөйлиләр, әкияти ил, диләр, үзеңне анда башка планетадагы кебек хис итәсең, диләр. Табигатьнең бар могҗизасы – суы, уты, бозы, тавы бер урында, имеш. Тарихтан мәгълүм, биредә су юлларын «дер селкеткән» викинглар токымы яши. 2016 елда футбол буенча Аурупа чемпионатында аларның җыелма такымы бар дөньяны уңышлары белән шаккаттырган иде… 



 
Ерак киттем, ахрысы. Тик шулай да, кызык бит! Әмма бик кыйммәт! Аеруча безнең ил туристлары өчен бу чынга ашмас хыял... кебек. Әмма теләгең зур булса, язмыш үзенекен итә икән. Җәйге ялларга бер ай чамасы калганда безгә дә уңыш елмайды. Көтмәгәндә, Исландиягә илтә торган арзан билетларга юлыктык. Әмма әлеге билетлар буенча вакыт чикле: нибары дүрт тәүлек! Тик бу вакыт эчендә утрауны урап, төп истәлекле урыннарны карап чыгарга мөмкин бит! Илнең төньякта урнашуы да безнең өчен өстәмә плюс булачак: биредә җәйге чорда кояш баемый. Димәк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Исландияне рәхәтләнеп гизәргә мөмкин! 
Безнең бюджетка туры килердәй машинаны алдан ук арендалап куйдык, чөнки «тимер ат»сыз утрауда сәяхәт итүнең мәгънәсе юк: ерак китеп булмаячак.  Утрау әйләнәсе, якынча, 1700 чакрым. Безнең максат – төрле кызыклы урыннарда туктала-туктала, утрау белән танышып чыгу.
Шулай итеп, Исландиягә без самолетта очтык. Утрауга эләгүнең тагын бер юлы бар: Даниядән паром белән су юлы аша килергә дә мөмкин. Ләкин күпчелек туристлар, билгеле, беренчесен сайлый, чөнки уңайлы да, тиз дә!  
Исландиядәге коточкыч бәяләрне һәркем күз алдына китергәндер инде: утрауга бар кирәк-яракны, азык төлекне шулай ук су яки һава юлы аша китерәләр бит. Әлбәттә, ул бик кыйммәткә төшә. Үз чиратында, бу ил күп үзе күп нәрсә җитештерми, мәгълүм сәбәпләр аркасында, җитештерә дә алмый. Шуңа күрә ашау, яшәү ягын без алдан ук уйлап куйдык. Әбугалисина белән Әбелхарис бер елга мәгарәгә ничек әзерләнгән булса, без дә якынча шулай әзерләндек. Минималь ашау: булганы белән чикләнү, һичьюгы зур кибетләргә тукталып, чемченеп алырлык ризык алу; минималь йокы: анысы да машинада! Рухи азык чыганагы – табигать, һава һәм океан. 


 
II.
«Бозлы җир» безне яңгырлы салкын һавасы белән каршы алды. Хәер, монда җылы, кояшлы көннәр бик сирәк күренеш. Аэропорттан чыккач ук, йон оекбаш, башлык, свитерлар алганыма сөенеп куйдым. Ләкин шул ук вакытта күңел яңа маҗараларга әзер, кәеф тә күтәренке иде. Озак та узмады, арендага алынган машинага утырдык та элдерттек. Юллар бормалы булуга карамастан, бик уңай һәм шома.
Иң элек игътибар иткән нәрсә, ул, әлбәттә, утрауның ландшафты. Тирә-юнь мүк белән капланган, ара-тирә вак куаклар күренгәли һәм кайсы якка карасаң да, бөтен җирдә шәмәхә люпин чәчәкләре үсеп утыра. 
Исландия, барлыкка килү ягыннан, дөньяда иң яшь утраулардан санала. Анда 140 тан артык вулкан бар, бүгенге көндә шуларның 26 сы – уяу вулканнар. Бу җирлекнең үзенчәлекле төзелешен һәм аның әле дә үзгәреп торуын шушы янартаулар билгели. 
 
Утрауның зур мәйданнарын алып торган лава кырларына карап, таң каласың. Аларның күбесен йөз, ә бәлки инде мең еллар элек мүк каплап алган, әлеге мүк яшел келәмне хәтерләтә. Рәхәтләнеп ятып аунарга да була шушында. Ирексездән башка: «Әллә мин чынлап та башка планетага аяк бастыммы?» – дигән уй килә.   
Биш чакрымга сузылган Рейнисфьяра пляжында да вулканнар үз эзен калдырган. Кешеләр бирегә су коенырга, кояшта кызынырга түгел, ә гадәти булмаган кара төсле – кара комлы пляжны күрергә дип килә. Моның хикмәте нәрсәдә соң? Кайчандыр янәшәдәге вулканның уянуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән лава океанга агып торган, һәм йөз еллар буена су аны ярдагы кыяларга бәреп ваклаган һәм шул рәвешле кара ком барлыкка килгән.  
Кемдер әле хәтерли дә торгандыр, Исландиянең Эйяфьятлайокудль (бу атаманы әйтергә тырышып та карамадым!) вулканы әле 2010 елда гына үзен дөньяга танытты. Ул ату сәбәпле, кыска вакыт эчендә күккә вулкан көле күтәрелеп, берничә көнгә Аурупадагы 100 меңнән артык авиарейс очышын туктаткан иде. Ләкин җирле халык һәрнәрсәнең уңай ягын таба, хәзерге көндә шушы вулканнарга туристлар өчен махсус экскурсияләр оештырыла. Экстрим сөюче меңләгән кеше уяу вулкан кратерына төшеп, янартаулар белән «якыннан таныша» ала. Утрауның ни өчен ут иле дип аталуын чын-чынлап менә кайда аңлыйсың!
 
 Тупиклар, мөгаен, дөньядагы иң кызык кошларның берседер.


 
III.
Без исә үз чиратыбызда Рейкьявиктан утрауның көнчыгышына таба юнәлдек.  Исландиягә килгән һәр сәяхәтче танышырга тиеш булган «Алтын боҗра» (Голден ринг) маршруты буенча хәрәкәт иттек. Әлеге «Боҗра»да өч тукталыш ясала: Тингведлир паркы, Гюдльфосс шарлавыгы һәм минем иң яраткан һәм көтеп алган урын – Хёйкадалюр гейзерлар үзәне.
Беренче тукталышыбыз – Тингведлир милли паркы. Дөньядагы иң борынгы парламентларның берсе – Исландия парламентына 930 елда шушында нигез салынган. Биредә күз явын алырлык саф сулы зәңгәр күл җәйрәп ята. Шунда ук тирән ярыклар белән «сызгаланган» кыялар бар. Югарыдан карасаң, аларның ерак-еракка сузылганын күрәсең. Китап сүзләренә ышансаң, нәкъ менә бу урында Ауропа һәм Америка кыйтгаларының тектоник плитәләре елына 7 мм тизлек белән бер-береннән ерагая икән. Монда йөреп алганнан соң, юлыбызны Хёйкадалюр гейзерлар үзәненә таба дәвам итәбез. Гейзерлар – утрауга алып килгән хыялларымның иң беренче һәм иң төп сәбәбе! Әле бит алар, матур итеп һава шарлары чыгарып, ара-тирә «уфылдап» та алалар. (Күрәсең, география дәресләренең миңа ниндидер тәэсире булгандыр инде.) 
Бу урында кыска гына белешмә биреп китәсе килә. Исландия – ул күпсанлы гейзерлар, термаль чыганаклар иле. Алар җирле халыкның көндәлек тормышында киң кулланылыш тапкан. Биредә өйләрне әлеге табигый чыганаклар, аларның кайнар пары ярдәмендә җылыталар, теплица, бассейннар өчен шушы кайнар су кулланыла, геотермаль электростанцияләр дә шулар хисабына эшли. 
Хёйкадалюр гейзерлар үзәненең иң башында һәр килгән кунакны танылган Geysir гейзеры каршы ала. (Нәкъ менә аның исеме белән дөньядагы башка кайнар чыганакларны атый башлаганнар да инде!) Бер-бер артлы җирдән кайнар пар күтәрелә. Йөзләгән вак чыганаклар бер-берсе белән кисешеп ага. Кайберләренә, суның температурасын язып, кисәтү тамгалары да куйганнар. Монда туристлар өчен шактый уңайлы шартлар тудырылган: билгеле бер маршрут буенча агач басма салынган, әлеге матурлыкка озаграк хозурланырга теләүчеләргә утыргычлар да куелган. Ерак түгел бер урында шактый күп халык җыелган: 2-3, ә кайчакта 5-10 минутка бер ата торган иң зур гейзерның уянуын көтәләр икән.


 
Без дә шул якка юнәлдек. Гейзерның һәр ягын карап, һәр тарафында фотога, видеога төшеп, тәмам сокланганнан соң, әле һаман монда килүебезгә ышанып бетә алмый торабыз. Менә бит, янәсе, дөньяда ни генә юк! 
Әлеге хисләрне мин Хверир геотермаль үзәнендә булганда кабат тойдым. Монда инде җир чынлап та Марстагы кебек – җирән төстә. Хисләнгән арада, сулыш алуны гына бераз чамаларга кирәк, чөнки тирә-як күкерт исе белән уратып алынган. 
«Алтын боҗра»ның соңгы тукталышы – Гюдльфосс шарлавыгы. Исландиялеләр фикеренчә, бу – утраудагы иң матур шарлавык. Ә утрауда шарлавыклар  бихисап: без инде анысын соңрак аңладык. Тик менә монысы иң күп сулысы икән.  
 
 Зәңгәр төснең нинди генә төсмерләре юк монда!

 
IV. 
Исландия шәһәрләре (аларны шәһәр диюдән бигрәк, торак пунктлар дип атасаң, күпкә дөресрәк булыр иде), нигездә, яр буенда урнашкан. Гади машиналар уза алырлык юллар да шушы шәһәрләр аша бара. Җирле халык белән аралаштык дип әйтә алмыйм, чөнки аларны шушы шәһәрләрдә, кибетләргә туктаган арада  гына күрә алдык. Анда да ялгышмаган булуыбыз икеле, чөнки, әйткәнемчә, җәйге чорда бирегә күпсанлы туристлар килә. Бу абзый яки апа турист түгел, ә викинг дип әйтеп кара син!
Менә бу шәһәрләр аша бара торган юл гына аз булып тоела икән, утрауның «урта»сына узарга теләүчеләргә махсус машиналар яки очкычлар ялларга туры киләчәк. Билгеле, анда бөтенләй кеше аягы басмаган җирләргә дә юлыгырга мөмкин. Тик шунысын ышандырып әйтә алам: яхшы юллар аша узып та утрауның күп кенә истәлекле урыннары белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, шундыйларның берсе – Айс Лагун (ягъни, «бозлы диңгез култыгы»). Бу урында бозларның хәрәкәтенә таң каласың. Исландия – Аурупадагы иң эре бозлыклар иле. Утрауның 10 проценты боз белән капланган. Айс Лагунда йөзеп йөргән бозлар – Вахтнайёкудль бозлыгының аерылып төшкән өлешләре. Алар, эреп, океанга таба агалар. Бу – үзенә бер сихри манзара. Вакыт агышын, тормыш үзгәрешен хәтерләтә... Сихерләнгәндәй басып, карап торасың. Салкын булса да, нигәдер үзенә тарта... Бозларның океанга агып төшкән урыны култык хасил итә.


 
Култыкка океаннан балыклар да «адашып» керә. Мондагы күпсанлы акчарлаклар шул балыкларны аулый. Яр буенда кошларның үз территориясе бар, ул хәтта махсус билгеләнеп тә куелган. Анда ялгыш та аяк басам димә: дистәләгән кош шунда ук үз ояларын яклап, һөҗүм итә, баш түбәңне чукый башлый.  
Утраудагы кошлар турында сөйләгәндә, канатлы дусларның тагын берсен искә алмый мөмкин түгел. Бу кошларны латинча «арктика монахлары» дип атыйлар. Инглизчә – «паффин», русча «тупик» дип йөртәләр. Алар Атлантик океанның төньяк утрауларында яши. Шул исәптән, Исландиянең берничә җирендә биек кыялар арасында көн күрәләр. Тупикларны фотога төшерү өчен, туристлар өчен аерым турлар да оештырыла. 
Тупиклар кош базарларында яши. «Кош базары» дип кошларның колонияләрен атыйлар. Аларда моногамия киң таралган: ике кош гомер буе бергә тормыш итә ала. Ата кош ана кошны үзенә пар итеп аласы килсә, башта аңа балык ашатып карый. Ул шулай итеп ана кошка игътибарын һәм балаларын ашатырлык сәләте барлыгын күрсәтә икән.
Миңа бу кошлар нәни пингвиннарны хәтерләтте! 

P. S. Исландия турында язу бераз катлаулы, чөнки ул күптөрле һәм аннан алган тәэсирләр дә күп һәм төрле, йөгәнләп, тәртәгә салам димә. Булмый! Бу ил турында күп язылган, фильмнар, өстәмә мәгълүматлар да бихисап. Ләкин укып та, карап та, хәтта барып күреп тә аны әле тулысынча үзем өчен ачтым дип әйтә алмыйм. Гәрчә 4 көн эчендә гомеремдә күрмәгән нәрсәләрне күреп, яңа тәэсирләрдән тәмам арып, «әлегә җитте» кебек тоелса да, шушы кечкенә генә илнең дә ачылмаган сәхифәләре бихисап калды! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар