Логотип
Мин ачкан дөнья

Афродиталар кайда туа?

Психолог дустым үземне яратуның, кадерләүнең җитмеш җиде ысулын табып, кәгазьгә төшерергә кушты. Тик тугызга җиттем дә, туктадым, шуннан артыгына илһам килмәде.

Мин түшәмгә карап утырам. Аннан инде менә икенче атна тамчы тама. Тама-тама да, берара гөрләвек күк ага башлый. Югары катта торучылар: «Валлаһи, бездән түгел», –диләр, әмма ишекләрен дә ачмыйлар. Шул тамчыларга ияреп, минем күзләрдән дә яшь тама, вакыт-вакыт яшьләрем елгага ук әйләнә. Тик елаудан бернинди файда юк. Кул кушырып утырганчы нидер эшләргә кирәк дип, инде ничәнче тапкыр кабат этажлар буйлап китәм... Балалар өйдә, янымда булсалар, мин үземне, мөгаен, башкача тотар идем. Ана инстинкты баш күтәрер иде дә, аларны яклар өчен холкымны күрсәтергә мине мәҗбүр итәр иде. Тик кызларым әллә кай арада үстеләр, буй җиттеләр дә икесе ике якка чыгып та киттеләр... Аларны түгел, үземне якларга өйрәнергә кирәк миңа хәзер!


Бер психолог дустым бар минем, ярдәмгә аны чакырдым. Ул миңа үземне яратуның, кадерләүнең җитмеш җиде ысулын уйлап табып, шуларны кәгазьгә төшерергә кушты. Тик кая ул җитмеш җиде, тугызга җиттем дә, туктадым, шуннан артыгына илһам килмәде.


Беренче пункт булып олы кызым янына барып кайту тора иде. Кечесен дә бик күрәсем килә дә, анысы тагын да ераграк шул – Америкада ук. Буй җиткәнгә үрелергә кирәк, димәк, Кипрга барам!


Максатым тәгаенләнгәч, хыялым ачыклангач, тавышым ышанычлырак чыга башлады. Моны үзем генә түгел, күршеләр дә шунда ук сизде – ничә көн ачмаган ишекләрен ачтылар, эчкә үтәргә киртә калмагач, ниһаять, суның кайдан акканын да таптык. Мәңге чишелеше булмас кебек тоелган бу мәсьәлә хәл ителгәч, билет юнәтергә керештем. Беренчесе белән чагыштырганда, монысы пүчтәк кенә инде аның, өйдән чыкмыйча, Интернет аша гына билет алдым да, чемоданымны җыя башладым: кызымның туган көненә барып җитәргә, ул көнне Кипрда гөбәдия пешерергә кирәк миңа.

Ларнака аэропортының самолетлар төшеп утыра торган полосасы диңгезгә үк барып тоташа. Инде дулкыннарга тиябез, суга чумабыз дип йөрәк кысылып торганда, очкычның шассилары каты җиргә дөбердәп бәрелә дә асфальт буйлап йөгерә башлый... Бер болыт әсәре булмаган зәп-зәңгәр күк, яп-якты кояш. Менә монда җылы, ичмасам! Миңа, Казанда өйләрне җылыту сезонын көтеп җиткезә алмаган кешегә, тагын ни кирәк?! Тик биш минуттан бу эссе кояш астында мин инде шабыр суга батам. Ярый әле озак көттерми, шорты кигән берәү миңа таба йөгерә. Ур-ра! Ниһаять, кызымны кочагыма алам!

Анда яшәүчеләр үзләре дә Кипрны кечкенә генә утрау дип сөйлиләр. Машина белән көнендә аркылыга-буйга йөреп чыгарга була икән. Анысы инде аның юлларының бик әйбәт булуы белән дә бәйледер. Гомумән, юлда йөрү ансат анда. Бөтен автомобильләрнең руле уң якта булгач, утырып барганда юлларның сул якта калуы гына сәер тоела. Җәяүлеләр өчен урам аша чыгарга светофорлар бик күп, бу да бик уңайлы. Утрау гына булса да, карар урыннары шактый Кипрның, тарихы гаҗәеп бай – ерак гасырларга ук барып тоташа. Төз буйлы кипарислар белән чорналган әфлисун бакчалары, зәйтүн плантацияләре, җимешләре өлгереп килүче йөзем, мандарин, лимон, анар, инжир агачлары – болары Кипрның гүзәл табигате. Казанда чәчәк кибетеннән сатып алып, без кадерләп тәрәз төпләребездә генә тота торган фикус, чәй розасы кебек өй гөлләре монда урамнарда биек агачлар булып үсә. Ә эвкалипт бакчасында йөргәндә үземне гел ингаляция алган кебек хис иттем.

Борынгы грекларның Алласы – гүзәллек, матурлык, мәхәббәт алиһәсе Афродита нәкъ менә биредә диңгез күбегеннән килеп чыккан, диләр. Беренче көнне үк шул урынны күрергә киттек. Күз күреме җиткән бөтен җирдә искиткеч зәп-зәңгәр су. Ярдан ерак түгел генә диңгез эчендә ике таш кыя. Шуларның берсе – Афродита кыясы. Риваять буенча, әлеге кыяны әйләнеп йөзеп чыксаң, гүзәллек алиһәсенең үзе кебек матур да, яшь тә булып каласың, имеш. Моңарчы бала таба алмаган хатыннар шушыннан соң авырга уза, диләр. Кипрның иң борынгы балбалы да әни булырга ярдәм итә икән. Ул кечкенә генә сынны – «киприот»ны мин дә алып кайттым әле, безнең клиникага (ә мин хатын-кызлар табибәсе булып эшлим), һичшиксез, кирәге чыгар. Мондый искиткеч матур табигать кочагында үскән кызларның гаҗәеп чибәр булулары гаҗәпләндерми. Алар дулкыннарында көн саен тирбәлгән диңгезнең суы исә йомшак, тик бик тозлы, йөзә белмәсәң дә, тотып тора, батырмый. Кояшлы көннәр елына 300-330 дан да артып китә. Күктә кояш балкыганда гел елмаеп кына торасы килә, күңелсезлекләр үзеннән-үзе югала. Кояш нурларында төсләр дә икенче төрле күренә, караңгы, соры төсмерләргә урын да калмый.

Кипр заманында кыенны да күп күргән. 1974 елны, Төркия белән Греция үзара бүлешеп, аны ике өлешкә аерганнар. Һәм без менә утрауның төн ягына, төрекләр яши торган ягына экскурсиягә киттек. Аның баш­каласы Никосия яшел демаркация сызыгы белән бүленеп алынган, тик бу чикне үтү, Төркия ягына чыгу өчен паспортыңны күрсәтү җитә. Никосия шәһәрен чыгуга, биек тау тезмәләре башлана. Ул грекча – Пендадактилос, ә төрекчә Бишбармак дип атала. Тауның шулкадәр дә текә һәм биек (1100 метр!) икәнен менә башлагач кына аңладым, тик соң иде инде... Без утырган зур экскурсия автобусы серпантин тау юлының 150-160 градуслы борылышларын узган чакта, тамчы тамып торган түшәмем искә төште. Юл тар, бер якта кыя, икенче якта коточкыч тирән упкын. Күзне чытырдатып йомып барсаң да, биектә икәнең барыбер сизелә. Иһ, нигә мендем мин монда, нигә килдем?! Шыпырт кына Казанымда, өемдә утырган булсам соң, әкрен генә ремонт ясар идем. үземнең биеклектән курыкканымны белә торып бит... Ниһаять, автобус туктады. җиргә басып торудан да рәхәт нәрсә юк икән! Без биек тау түбәсендә. Аста Урта диңгез җәйрәп ята, аның яр буенда исә уч төбендәге кебек Киренея (яки Ачы лимон) каласы күренә. Монда, тау башында, һава бик чиста, суларга рәхәт. Хәйран элек, VIII–X гасырда ук төзелгән Изге Илларион замогы бу. Биеклеккә күнегә төшкәннән соң, тирә-юньдәге табигатьнең дә, шушы урында төзелгән архитектура һәйкәленең дә уникаль икәнен аңлап, фотога төшәм. Мине монда исән-имин алып менеп җиткерүчеләргә рәхмәт инде.

Автобус безне җайлап кына түбәнгә алып төшә. Беллапаис аббатлыгы. Католикларның бу монастырен XIII гасырда франк рыцарьлары төзегән. Готика стилендәге чиркәү төрле диннәрне башыннан кичергән: протестант, православие, хәтта исламны да. Аларның һәммәсе дә монда үз эзен калдырган. Мөселманнар, мәсәлән, хатын-кызларга аерым гыйбадәт кылыр өчен өске кат булдырганнар. Августин ордены монахлары «обет молчания» кабул иткәннәр һәм гомер буе сөйләшмәгәннәр. үзеңне алар урынына куеп карасаң, шаккатырсың! Бер-ике сәгать кенә дәшми тору да газап бит. Бу монахлар ясаган шәраб искиткеч тәмле булган. Хәер, Кипр шәраблары хәзер дә әйбәтләрдән санала.

Ул арада кызымның туган көне дә килеп җитте. Күптән түгел ялтыравыклы журналларның берсендә күренекле эстрада җырчысы быел үзенең туган көнен Зәңгәр лагунада, яхтада уздырган дип укыган идем. Без дә бит җырлый беләбез! Нишләп әле безгә дә «Туган авылым»ны диңгез култыгына барып җырламаска?! Егерме генә кеше сыешлы яхтага утырып, диңгезгә чыгып киттек. Көймәбезнең төбе пыяла, аның аша су төбендәге бөтен нәрсә күренеп тора: балыклар, ташлар, суүсемнәр... Голубая лагуна – Зәңгәр сулы бухта, чыннан да, бик зәңгәр икән. Диңгез төбендә ап-ак ком, шул ком су аркылы үтеп кергән кояш нурларында чагыла да, искиткеч матур ачык зәңгәр төс барлыкка килә. Су үтәли күренә, шуңа күрә, йөзәргә тыныч, рәхәт, ышанычлы. Без, көймәдәгеләр, суга сикерәбез. Идел яки Камадагы кебек тырышып-тырышып аяк-кулны эшләтәсе юк монда, кайда ятсаң, су сине шунда үзе күтәреп тора. Берәр сәгать йөзгәннән соң, ашыйсы килә башлагач кына, судан чыгасың. Ә ашау тәмле: йөзем, инжир, мандарин, анар... Агачларында җитешкәнгәме, тәмнәре әле дә авызда.

Көймәдәгеләр безнең өчен кармаклар да әзерләгән иде. Балык тотуга исем китмәсә дә, кешегә ияреп мин дә тотындым. Балык кармагыма үзе килеп керде! Ә беренчесен эләктергәч, кешедә шунда ук азарт барлыкка килә икән. Хәтта осьминог – сигезаяк та тоттык. Карап торышка ямьсез генә үзе, юлында очраган бөтен нәрсәгә аяклары белән ябыша. Ә тәме тәмле икән, аны ачык утта кыздырып бирделәр.

Ят, сәер ризыкларны шактый татып карадым – кальмар, кысла, креветка... һәммәсе дә бүген генә, яңа гына тотылган. Кафе, рестораннар барысы да ачык һавада, террасаларда урнашкан. Алар шундый күп, ирексездән: «Өендә ашаучы бармы икән монда?» дип уйлыйсың. Бәяләрен дә ошаттым, аппетитны бозмыйлар. Порцияләре исә гаҗәеп зур, кунак чакырып сыйларлык. Сорамасаң да, иң элек өстәлгә бозлы салкын су китереп куялар. Эсседә кешегә тагын ни кирәк?!

Бик күп шәһәрләрдә – Лимассол, Пафос, Ларнакада... диңгез портлары бар. Яр буйлап сузылган пляжларның комнары төрле төстә: сары, ак, кара-кучкыл, бу – кайчандыр булган вулкан ату нәтиҗәсе икән. җирле халык элек балчыктан төрле савытлар ясап, челтәр бәйләп, чигү чигеп кәсеп иткән. Төп транспортлары – ишәк, ә байларныкы ат булган. Хәзер дә ишәккә утырып йөреп була, тик, әлбәттә, экскурсиядә генә инде.

Шулай итеп, мин дә бу җылы утрауга гашыйк булдым. Юкка гына әле бер, әле икенче халык аны үзенеке итәргә теләп, яу башламаган. Оҗмах кебек утрау! Үз-үземне яратуның җитмеш җиде ысулын бик тиз яздым мин анда, кызым да, дуслар да булышты. Санаулы көннәр генә тиз узды, кайтыр вакыт килеп тә җитте. үзем самолетта, күктә булсам да, күзем дә, күңелем дә һаман җирдә әле. Ә анда, миңа кул болгаган сыман, дулкыннар өстендә ак җилкәннәр йөгерешә...

«Сөембикә», № 12, 2009.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар