Сез яраткан төс холкыгыз турында ни сөйли?

Кешенең холкы нинди икәнлеген ачыклау буенча бик күп төрле тестлар бар. Әмма яраткан төсегезнең дә сезнең хакта бик күп серләрне ачарга мөмкин икәнен белә идегезме?  

Кызыл төс 
Әгәр барлык төсләр арасыннан кызыл төсне өстен күрәсез икән, димәк, сез шактый тиз кызу, тиз ярсый торган кеше. Үз-үзегезгә ышанасыз, амбициягез югары. Бу тормышта үзегезгә ни кирәген яхшы беләсез, һәм максатыгызга ирешү юлында беркемгә дә үзегезне туктатырга ирек бирмисез. Мөгаен, дусларыгыз күптер, әмма арада иң якыннары – бары берничә кеше генә – сезнең чынлыкта нинди икәнне, күңелегездә, җаныгызда ниләр кайнаганны белә. Дусларга карата сез тугрылыклы. Гаиләгә карата да – шулай ук: алар өчен барысын да эшләргә әзерсез. Кызыл төс яратучылар көчле ихтыяр көченә ия. Алар беркайчан да көрәшсез бирелми.  

Сары төс
Бу төсне яраткан кешенең кәефе һәрвакыт күтәренке, ул һәр нәрсәне дә бары тик яхшыга гына юрый. Аны берни дә тез чүктерә алмый. Егыла икән, ул шунда ук торып баса, һәм берни булмагандай юлын дәвам итә. Тирә-юнендәгеләрнең тискәре фикеренә игътибар итми, чөнки үз-үзенә, үзенең хаклыгына  ышанганда, язмыш аның яклы булачагын белә. Кемдер турында кайгыртасыз икән, сез моны чын күңелдән эшлисез, һәркемгә ихластан ярдәм итәргә омтыласыз. Кайчак тормышка алсу күзлек аша карасагыз да, сез җиргә нык басып торасыз, акыл белән эш итәсез. Җаваплылыкны үз өстегезгә алудан курыкмыйсыз. Тирә-юньдәгеләрнең ышанычын яулау шуңа күрә дә сезгә авыр түгел.  

Әфлисун төс
Бу төсне яратучыларга уенчак холык хас, шуңа күрә алар кайчак холыклары белән бала-чагага да ошап калалар. Энергияләре һәрвакыт ташып тора, ә аны каядыр куярга, ничектер чыгарырга кирәк бит – шуңа күрә актив тормыш алып баруны өстен куялар. Үзләре турында кайгыртудан бигрәк, алар башкалар турында күбрәк уйлыйлар: «алуга» караганда «бирүне» өстенрәк күрәләр. Кемдер моңа мохтаҗрак дип саныйлар икән, өсләрендәге соңгы күлмәкне дә салып бирергә кызганмыйлар. Ачык кешеләр. Алар сөйли дә, башкаларны да тыңлый беләләр. Әфлисун төсен яратучылар игътибар үзәгендә булырга яраталар. Шуда да аларны сәхнәдә чыгыш ясау белән бәйле эшләр күбрәк үзенә тарта. 

Шәмәхә төс
Әгәр сезгә бу төс ошый икән, димәк сез бик хисчән, күңелегез бик сизгер. Бик күп вакытыгызны ялгызлыкта үткәрергә яратасыз. Сез – хыялый, тормышны бөтенләй башкача кабул итәсез. Кемдер янында булганда, гөрләшеп сөйләшеп утырганда кинәт, үз-үзегезгә йомылган, бикләнгән чакларыгыз бар. Яныгыздагы кеше нәрсә сөйләсә дә барыбер булганга түгел, сезнең баш мие бертуктаусыз эшли, һәм ул гел алга «йөгерә» – аңарда идеялар кайнап тора. Шул идеяларны тәртипкә салу өчен ялгыз калырга яратасыз да инде сез. Тавыш-гаугадан ерак торырга тырышасыз, сезне кебекләр хакында йомшак, кешеләр ярата диләр. Әгәр кемгәдер ярдәм кирәк икән, сез аны сәгатьләр буе тыңлый аласыз һәм кулдан килгән кадәр булышырга тырышасыз. 

Яшел төс
Яшел төс яратучылар табигатькә тартыла, бу бөтен нәрсәне дә акыл белән хәл итәргә тырышканга да шулайдыр. Аларның күбесе интровертлар, бөтен нәрсә белән кызыксыналар. Үзләре өчен гел ниндидер яңалык ачарга, нәрсәдер белергә яраталар, шуда күрә өйдә генә утырып тора алмыйлар. Алар шактый акыллы, һәм сөйләшүләрнең дә үзләре өчен ниндидер фикер алып була  торганын өстен күрәләр. Үзләрен бәяли белә торган кешеләр белән генә дуслашырга тырышалар. 

Зәңгәр төс
Бу төскә гашыйклар – баштан-аяк романтиклар. Һәм идеалистлар! Алар дөньяда  булган кансызлык, катылык, рәхимсезлек күренешләре белән берничек тә килешә алмыйлар. Изгелек, мәрхәмәтлелекнең  кайчан да булса җиңәчәгенә бик ышаналар. Алар бик ихлас, ачык кешеләр. Бу төс яратучылар яхшылыкны ничек тә күбрәк эшләргә омтылалар. Күңелләре бик нечкә, бар нәрсәне дә йөрәк аша уздыралар, әмма моны берәүгә дә күрсәтмиләр. Су буенда булырга яраталар, су аларны тынычландыра. Табигать белән алар арасында элемтә бик көчле, шуда да буш вакытларын саф һавада үткәрергә тырышалар. 

фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6700
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4408
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3182
    1
    18
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2978
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату