Логотип
Психолог киңәшләре

​Кәефегезне үзегез күтәрегез!

Иртүк торырга күнеккән кешеләр, инде гел кирәге булмаса да, һаман шул гадәтләреннән арына алмыйлар. Хәер, хикмәт гадәттә генә микән соң?

Иртүк торырга күнеккән кешеләр, инде гел кирәге булмаса да, һаман шул гадәтләреннән арына алмыйлар. Хәер, хикмәт гадәттә генә микән соң? Америка психофизиологлары, мәсәлән, безнең кәеф йокыдан уяну сәгате белән турыдан-туры бәйләнгән дип исәпли. Эч пошу, күңел төшенкелеге, апатия, кара көч буларак, иртәнге яктлыктан курка икән. Кеше организмындагы кайбер гормоннар, канга эләгеп, баш миенең төшенкелек үзәкләренә тәэсир итә: төнлә бу гормоннар саны арта, ә кояшның беренче нурларыннан кими башлый. Шуңа күрә иртәрәк йокларга ятыгыз, таң ату белән торыгыз – кичкә кадәр шәп кәефтән йөрерсез.

Ә кышын, көн яктысы бик кыска булганда нишләргә, дип сорар кайберәүләр. Скептикларга Англия психотерапевтлары бик үзенчәлекле җавап әзерләгән. Чәчтарашка барганчы һәм аннан кайткач хатын-кыз үзен ничек тотканын күзәтеп, алар кызыклы нәтиҗәләр ясаган. Чәчләрен ясатканнан соң, матур булып кына күренмиләр, үзләрен тынычрак, ышанычлырак, шат күңеллерәк тоталар, тискәре эмоцияләрдән җиңелрәк арыналар икән гүзәл затлар. Британия белгечләре фикеренчә, өй шартларында да шушы халәткә ирешеп була. Чәчләрне юып, кабартып куегыз – сез инде бөтенләй башка кеше!

Моннан шундый кагыйдә: көзге каршында басып торган хатын-кызны һич  ашыктырырга ярамый. Ул анда юктан гына бөтерелми – ул яхшы кәеф тудыра!       

Фото:  www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар