Логотип
Психолог киңәшләре

«Капкын»: психолог киңәше

Үсмернең АУЕ яки башка криминаль структураларга бәйлелеген ничек белергә?

Вадим СТРУЛИС, психолог 

Үсмернең АУЕ яки башка криминаль структураларга бәйлелеген ничек белергә?

Үз-үзен тотышы үзгәрә. Сөйләшүләрдән кача. 

Күп вакытын урамда йә сәүдә үзәкләрендә уздыра. 

Сез алып бирмәгән яңа әйберләре барлыкка килергә мөмкин йә, кире-сенчә, ул һәрвакыт акча сорый. Нигә икәнен төгәл генә аңлатмый. 

 Үсмернең тәнендә күгәргән урыннар күренә башлый. Аның каян килеп чыкканын анык кына аңлата алмый. 

 Хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланырга мөмкин. Бу әле зур җинаять кылган дигән сүз түгел. Бәлки, подъездда шаулашканнар, сугышканнардыр. 

Тәнендә криминаль дөнья символикаларыннан тату ясый. Нигездә, ул сигез очлы йолдыз. Тәненә рәсем төшермичә, социаль челтәрләрендәге авкаларга, китап-дәфтәр тышларына, телефонына ул символиканы ясарга яки ябыштырып куярга мөмкин. 

Сөйләмендә үзенчәлекле сленг яки жаргон барлыкка килә. 

Криминаль төркем белән бәйлән-гән үсмерләргә элекке шөгыльләре яки хоббие кызыксызга әйләнә. Укуыннан артта кала. 

Хәзерге «төркем»нәр элеккеләреннән аерыла. Элек спорт белән шөгыльләнүгә өстенлек бирелсә, хәзер тәмәке тарту, наркотик куллану гадәти хәлгә әйләнде. Үсмернең психоактив матдә дә кул-лануын да белеп була. Ул төрле дәрәҗәдә исерек хәлдә кайта, аннан үзенчәлекле ис килә, кесәсендә аңлаешсыз әйберләр табыла. Мәсәлән, фольга йә пластик шешәдән конструкцияләр. 

 

Бу очракта ата-аналарга нишләргә? 

Паникага бирелмәскә. Үсмер белән җайлап сөйләшеп карарга. Тәнкыйтьләмәскә. Аның дуслары белән сөйләшү җаен табарга. 

Диалог барып чыкмый икән, психологка мөрәҗәгать итәргә. Үз гаиләгездәге атмосфераны да җентекләп анализлагыз: бәлки, проблемагыз бардыр, һәм үсмер шул рәвешле аңа каршылыгын белдерәдер. 

Эш зурга китсә (җинаять эшләре ачылу куркынычы бар), йә үсмернең әлеге компаниядән чыгасы килеп тә, аны җибәрмәсәләр, бу очракта бердәнбер юл: башка урынга күченеп китәргә. Андый мөмкинлек булмаса, үсмерне ябык уку учреждениеләренә бирергә. 

Теги: АУЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар