Логотип
Психолог киңәшләре

Бәхетле булырга оялмагыз!

Ел ахыры якынлашуга, узган елга нәтиҗәләр ясап, ирешелгән уңышларга сөенеп яки булдыра алмаганнарга көенеп кенә калмыйбыз, ә үзенә күрә киләсе ел өчен планнар корып, максатларны билгеләргә дә тырышабыз. Тик тагын бер ел үткәннән соң, төзегән планнарның шул килеш калганлыгы ачыклана, ә моның нәтиҗәсендә кешенең үз-үзенә куйган бәясе төшә, үз көченә, булдыклыгына ышанычы кими. Ничек шулай килеп чыга соң? Гомумән, дөрес хыялланып буламы? 
 
Психологик яктан караганда, хыялның үзенә күрә бер нигезе дә бар. Хыял – безнең фикерләүдә туган образ, һәм ул образ хәлендә булса да, матди дөнья белән тыгыз бәйләнештә тора. Шуңа күрә дә хыялда образ тудырганда аны реаль җирлектә күзаллыйбыз, ягъни хыялга чынбарлык төсмерләре бирәбез. Хыялның позитив формада булуы шарт, чөнки безнең аңыбыз образның тышкы сүрүен кабул итә һәм шуның белән «эшли» башлый. Әйтик, сез үзегезгә сәламәтлек телисез икән, нәкъ менә «сәламәт булырга язсын» дигәнрәк теләкләр теләгез. Шуны ук аңлатучы «авырып китәргә язмасын» дигән гыйбарә,  аңыбыз тарафыннан нәкъ менә киресенчә кабул ителә: беренче очракта төп образ булып «сәламәт» сүзе торса, икенчесендә «авыру» сүзе тора, һәм аңыбыз да икенче очракта нәкъ капма-каршы юнәлештә эшләячәк.   
 
Кайберәүләр «нигә инде хыялланып торырга, алар минем барыбер  тормышка ашмый» шикеллерәк позициядә тора. Мондый укучыларыбызга шуны әйтәсе килә – суга керми генә йөзәргә өйрәнеп булмый. Хыялланмый, ният итми генә үрләр дә яулап булмый. 
Нәкъ менә шундыйлар өчен берничә киңәш:
Иң беренче адым. Нинди хыялыгыз бар? Чын-чынлап нәрсәгә ирешергә телисез? Шул турыда ныклап уйлагыз. Билгеле, һәркемнең күңелендә йөрткән нинди дә булса яшерен хыялы, уе бар. Тик берәүләр ул хыялны максатка әйләндерә, ә аннан соң инде тормышка да ашырып куя. Ә икенчеләре исә, төрле нәрсәләрдән шүрләп, хыялын тормышка ашыруны башына да кертеп карамый. Үзегезгә сорау бирегез: «Әгәр дә мин бернидән дә курыкмасам (хыялның буй җитмәслегеннән, каршылыклардан, үз көчемә ышанмаудан...) нәрсәгә ирешергә теләр идем?» Һәм… менә шул үзегезне куркыткан нәрсәләргә күзне йомып, көрәшкә ташланыгыз!  

Икенче адым максатны дөрес билгеләү белән бәйле. Максат билгеле бер вакытка куела: хыялыгызга күпме вакытта ирешергә телисез? («Кайчан да булса инглиз телен өйрәнергә теләр идем!» дигән максат – максат түгел.) Максатның күләмен билгеләү дә мөһим («бер елда 730 инглиз сүзе өйрәнәм»). Гомумән, ул мөмкин кадәр тормышчан булырга тиеш. Дөрес билгеләнгән максатны тормышка ашыру планын төзү дә җиңел. Вакыт һәм күләмнән чыгып, көчегезне дөрес бүлү, даими рәвештә эшләү мөмкинлеге туа (һәр көн саен нибары ике инглиз сүзе өйрәнергә тиеш буласыз). Димәк, хыял да эфемер формадагы образдан чынбарлыкка әверелә. Тагын бер әһәмиятле нәрсә – көчегезне дөрес чамалагыз! Берьюлы күп нәрсә планлаштырып, берсенә дә ирешә алмый калу куркынычы бар.
 
Өченче адым. Хыялыгызның позитив образын күз алдына китерегез. Ул образның төрле нечкәлекләренә кадәр күзалларга тырышыгыз. Кайберәүләр хыялларын тагын да аныграк күзаллау өчен, аны визуальләштерә: әйтик,  хыялның рәсемен ясап яки панно рәвешендә чигеп, диварга элеп куя, аны чагылдырган плакатлар, аппликацияләр ясый һәм башкалар.  Әлеге чараның тагын бер уңай ягы шунда: ул һәрдаим хыялыгызны искәртеп тора. 
Фикернең матди булуын истә тотыгыз. Тагын шуны да онытмагыз, хыялны күзаллаганда детальләр мөһим роль уйный. Әйтик, яңа елда эшкә урнашуыгызны телисез икән, нинди эшкә, никадәр хезмәт хакына һәм башка үзенчәлекләрен күзаллагыз. Югары белемле булуыгызга да карамастан бары фәкать идән юучы эшен генә тәкъдим итеп куюлары да бар бит! Иң әһәмиятлесе – хыялны бары тик позитив сүрүгә «урарга» онытмагыз!
Хыял тормышка ашсын өчен, өч төп шарт бар: дөрес максат (аны ничек куярга кирәклеге хакында сөйләштек инде), үз көчеңә ышану һәм даимилек. Хыялны чынга ашыру бездән билгеле бер ресурслар таләп итә. Үз көченә ышану – ул кешенең ресурсларын дөрес бәяли һәм куллана белүе. Бары тик ресурсларыннан дөрес файдалана белгән кеше генә максатына ирешә ала. Кешенең ресурслары – ул аның белеме, сәламәтлеге, вакыты, чыдамлыгы һәм башкалар. Шулай ук ресурслар булып якыннарыбызның, дусларыбызның, гаиләбезнең безгә күрсәткән ярдәме, һәрдаим аңлап, терәк булулары да тора ала. Хыялыгызны тормышка ашыру планын корганда әлеге ресурсларны да исәпкә алырга онытмагыз. Бер кеше җиңә алмаганны күмәк көч җиңел яулап ала бит. 
 
Даимилеккә килгәндә, бу гади генә принцип, чыннан да, могҗизаи көчкә ия. Эшне даими эшләүнең берничә өстенлеге бар: беренчедән, тормышыгызны билгеле бер режимда оештыруны организм күпкә җиңел кабул итә, бу нәрсә физик арудан, күңел төшенкелегеннән дә саклый. Икенчедән, эш даими рәвештә башкарылса, планлаштыру гадиләшә, димәк, эшегезне оештыру өчен күп көч сарыф ителмәячәк. Эшен даими рәвештә оештыра белмәүчеләргә, вакытын дөрес сарыф итмәүчеләргә тайм-менеджмент буенча берничә китап укырга киңәш итәм – күпме вакытыгызны бушка әрәм үткәрүегезне аңларсыз. Көн дәвамында бик күп буш вакытыгыз булуын ачыкларсыз. Бер генә көн дә калмый максатыгызга ирешү өстендә эшлисез икән, димәк, сез дөрес юлда һәм уңыш та озак көттермәс.
 
Гомумән, безнең тормышыбыз – күпчелек очракта нәкъ менә кайчандыр безнең күңелдә туган, бәлки, дөрес формада чагылдырылмаган теләкләр һәм фикерләр нәтиҗәсе ул. Теләкне дөрес итеп теләү генә түгел, ә инде ул тормышка ашкан очракта аңа дөрес мөнәсәбәт күрсәтү дә зарур. Тормышка ашкан хыялларны сөенеп һәм сөенечегезне яшерми каршы алыгыз. Аның өчен язмышка, якыннарыгызга рәхмәтле булуыгызны сиздерегез. Бәхетле булырга оялмагыз! 
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар