Логотип
Проза

Зөләйха күзләрен ача

(Шул исемдәге әсәрдән өзекләр)

Гүзәл Яхина

(Шул исемдәге әсәрдән өзекләр)

Йөкле? Әйе, бертуктаусыз ашыйсы килде – ашатмадылар ич. Әйе, соңгы араларда эче авырайды – әмма ул моны олыгаю галәмәтенә юрады. Кызыл кунаклар килүдән туктады – борчу-хәсрәтләре күплектән дип уйлады. Әмма йөкле булуы... Ай-һай Мортаза – әҗәлне алдаган ич. Үзе әллә кайчан кабердә, ә орлыгы исән, тере – хатын корсагында үсепме үсеп ята... Яртылаш үскән дә инде.
Кабат кыз бала? Билгеле бит инде, тагын кем булсын. Убырлы ничек диде әле? Дөньяга кызлар гына китерәсең? Юк, ул алай әйтмәде: фәкать кызлар гына китерәсең, шулар да яшәми, диде.
Әллә монысы да?... Ничек булсын, әлбәттә, шулай. Монысы да туар-тумас көе китеп барыр. Нарасыйга хас якты чибәрлеге нәфис тиредән җуелырга, ә нәни күзләр аны күреп-танып белергә дә өлгермәс, иреннәренә елмаю кунмас.
Зөләйханың күзләре караңгы түшәмгә төбәлгән. Тәгәрмәчләр тукылдавына кушылып бары тик уй гына агыла да агыла. Юка такта стена артыннан җылы май киче җилдерә. Яртылаш бушап җиңеләеп калган киң вагон бишек кебек тирбәлә. Һәммәсе тынган – ярты төн аның кулын сыйпап утырган изге күңелле Изабелла да, сөенеп-яктырып аңа озаклап карап торган сәер профессор да йокыга талган. Аңа да онытылырга иде дә бит – оеп китеп булмый. 
Алладан баласының һичъюгы аякка басуын сорарга ярыймы икән аңа? Бу дөньяны ташлап киткәнче беренче адымнарын булса да атласын иде ул. Әллә мондый үтенеч бик зур әдәпсезлек саналырмы? Киңәшергә янәшәдә берәү дә – Мортаза да,  мулла-хәзрәт тә юк шул. Кодрәт иясе, Үзең белгерт ичмасам, бу хакта сорасам ярыймы? Артыгын сорарга базмыйм. Шуны гына үтенсәм... Рөхсәтме?
Һәм шунда ук каршы фикер туа: әгәр Хак Тәгалә  сине ишетеп газиз балаңа беренче адымнарын атларлык көч бирсә – шуннан соң аны югалту җиңел булыр дисеңме? Шунда ук, балага ияләшергә, җаның-тәнең белән берегергә өлгергәнче  үк мондый хәлнең булуы яхшырак түгелме икән? Хәтерлә, бер айлык гомер бирелгән беренче кызыңнан аерылу сагышыннан үлә язган идең бит. Икенчесе – ике атнадан дөньяны ташлап киткән Фирүзәң өчен алай ук бетеренмәдең бугай. Җиде көн дә яшәргә өлгермәгән Халидәң өчен дә... Дүртенчесе, тугач та җаны күбәләк булып очкан Сәбидә өчен еларлык яшең калмаган иде шул...
Шәмсия – Фирүзә, тәгәрмәчләр тукылдый. Халидә – Сәбидә. Һәм янәдән: Шәмсия – Фирүзә, Халидә – Сәбидә.
Шунда ук – шулай яхшырак түгелме? Әнисе мондый уйны гөнаһ дияр иде. Барысы да Ходай иркендә, нәрсәнең, кайчан яхшырак икәнен уйлап безгә баш ватасы түгел. Әмма башны кисеп ташлап булмый.  Уйлый-уйлый, җәтмә балык белән тулгандай аңа уй тула.
Ә бәлки, беркем тумас та әле. Хатыннар кое эргәсендә сөйләшеп торган иде, нарасый анасы эчендә яши, әзрәк үсә дә, аннан... вакыты җиткәнен көтмичә урыныннан кузгалып өзелә дә төшә. Бер йомарлам канга әйләнә. 
Убырлы да янда булмагач ни булып бетәсен әйтүче юк. Алдан белеп тору әйбәтме соң? Көтү газабы гына. Әгәр белмәсәң?
Арыды, тоташ янулардан арыды ул. Ачлыктан интегү, туймас тамакны алдау, үгетләү йончытты. Ашарга яраксыз нәрсәләрдер ашап эч авырту, төнге суыклар, иртән сөякләрнең сызлавы үзәккә үтте. Бетләр, янәшәдәгеләрнең үлеме, туктаусыз калтырану, курку... Һәм иң кыены – үтмәс-бетмәс кебек тоелганы – оят.
Аңа гел оят: айлар буе юынмаган тәннән килгән ис өчен дә , көндәлек обход вакытында яланбаш хатынның чәч толымнарына солдатларның гамьсез генә күз төшерүеннән дә ояла ул. Тоткыннар белән шыгрым тулы вагон почмагында чүпрәк белән генә бүленгән бәдрәф кебек җирдә тышка чыкканда ничек ояла. Төнлә, җылынырга теләп, йоклаган профессорга аркасын терәве дә оят, оят! Кичә кич чит докторның симез бармаклары белән аның тәнен битараф капшавы ничек гарьләндерде, оятыннан җир ярылса җир тишегенә кереп китәргә әзер иде. Бөтенесенә ишеттереп аның йөкле икәнен хәбәр иткәч, үкереп елады. Ә шул оят-гарьлекне бөтенесе алдында күтәрәсе дә бар ич әле. Гомерендә беренче мәртәбә серен ире йортындагы биек койма артына яшереп асрый алмаячак. Көннән-көн үсә барган корсак эчендә тууга ук аны ташлап китәчәк нарасые яши.
И Аллам, минем үз юлым кайчанрак төгәлләнер икән соң? Син моны тылсымлы бер селтәнүдә хәл итә аласың ич. Зөләйха мендәр урынына баш астына төреп салган тунына йөзен яшерә. Маңгае каты, үткен нәрсәгәдер төртелеп дертләп китә. Кесәләрен әйләндереп караса, таш кебек каткан бер нәрсә күреп аптырап кала. Шикәр! Мортаза сыер һәм атларын алып чыгарга килсәләр малкайларның авызына каптырырга кушып әзерләгән, күсе агуы сеңдерелгән агулы сый. Зөләйха оныткан да иде, әмма ул исән икән. Ап-ак үзе, агу исе сизелми, ризык исе генә. Кайчаннан бирле чакырып йөдәткән әҗәле ничәмә-ничә айлар Зөләйха кесәсендә посып ятканмы? Шушы ачы мизгелдә табылсын өчен. Кайнарланып дога кылуына җавап шул булса?
Зөләйха шикәрне битенә якын ук китерә. Әзрәк тешләргәме, әллә бөтенесен беръюлы авызга кабып суырыргамы? Агу шунда ук үтерерме, әллә беразданмы? Озак газапланасы булырмы? Хәер, барыбер түгелмени?
–Шикәр! Кайдан? – Профессорның шатлыклы-гаҗәпләнүле күзләре янәшәдә генә. Уянган, терсәгенә таянган да Зөләйхага карап тора. Ай яктысында пеләшен камап алган көдрәләре  көмешләнгән. Зөләйха дәшми, шикәрне йодрыгына кыса, үткен кырые тирегә кадала.
–Ашагыз аны, тизрәк ашагыз! – Лейбе дулкынланып пышылдый. – Беркемгә дә күрсәтмәгез, бигрәк тә Гореловка – талап алыр. – Ул бармагын ирененә тидерә. – Ә мин... беләсезме... – Профессор аның корсагына күз төшерә, күзен кысып, икеләнеп тора, аннан кыюланып: – Үзен ничек хис итә? – дип сорап куя.
–Кем?
–Бала, билгеле.
–Ул – кыз. Нәсел бетә. Мин кызлар гына таба алам.
–Кем әйтте моны? – Лейбе кисәк торып утыра һәм баш түбәсе чак кына түшәмгә бәрелми кала. Ул Зөләйханың эченә озаклап карап тора: башта канәгатьсез, аннан икеләнгәндәй һәм, ниһаять, сөенечтән балкып: – Ышанмагыз! – ди. Рәхәтләнеп көлә, кулын болгый. – Ышанмагыз!
Тәгәрмәчләр каты итеп шакылдый. Сүз өзелә. Шәмсия – Фирүзә. Халидә – Сәбидә.
–Йөрәге тибә дип уйлыйсызмы? 
–Сорап торасыз тагын! – Профессор ачулы. – Ике ай инде.
Ул картларча ахылдап сәкедә борылырга тырыша. Иелеп колагын аның корсагына якынрак китерә, эчтә яшеренгән сабыйның йөрәк тибешен ишетергә тели, әмма яңагын тидерергә кыймый.
Зөләйха учын аның агарган көдрәләренә куя һәм профессорның башын эченә таба этә. Оят чигенә. Чит ир йөзен аның тәненә тидерә, исен тоя – ә аңа оят түгел. Фәкать беләсе килә: эчтә, анда ни бар?
Лейбе озаклап, игътибар белән, күзен йомып тыңлый. Аннан башын күтәрә – карашы йомшарган, хыялый – һәм дәшми генә ымлый: барысы да яхшы.
–Шикәрне ашагыз, – дип исенә төшерә, урынына яткач. – Ашагыз, хәзер үк.
Кулын баш астына куеп, елмаюлы йөзен түшәмгә текәп – гүя йолдызларга соклана – ул йоклап та китә.
Зөләйха шикәр шакмагын толып кесәсенә салып куя. Хәзер, аның үз әҗәле – татлы, нәзакәтле исле, гадәти шикәр кисәгенә әйләнгән үлем табылган, янәшәдә генә яткан чакта күпкә тынычрак икән. Теләсә кайчан, үз теләге белән, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, ул аны кабул итәргә әзер. Аның догасын Ул ишетте бит.
Состав озын, әйләнеч юллар, чуен күперләр үтеп, ай яктырткан күлләрне артта калдырып, чаба да чаба. Алар озак, бик озак барачак әле. Март башында  тыныч кына яшәгән илләреннән куылган көчләп күченүчеләр барып урнашырга тиешле җиргә килеп җиткәнче август ахырлары якынлашыр... Ә аңарчы...
Баржа
Зөләйха авырын кыен күтәрде – эче зур, ә аяклары чуен кебек, тыңлаусыз. Эчтә сабые тынгысызлана: әле орчыктай бөтерелә, әле аяклары белән туктаусыз тибешә. Олы апасы Шәмсиягә охшаган ахры, анысы да бер тынгысыз, уенчак бала иде. Ә бәлки ачыккангадыр. Үзе дә бик нык ябыкты, егерме беренче елгы ачлыктагы сыман коры сөяккә калды. Бармакларга кадәр нечкәрде, хәлсезләнде. Ул сабый ничекләр түзәдер?
Ул еш кына күлмәк тукымасы шартлардай булып тартылган эченә карап тора, ә анда – эчтә чәнти бармак тырнагы кадәр генә борынын җыерган нарасый нәни авызын  ачадыр, ашарга сорыйдыр кебек. Шул чакта күкрәкләренә сөт төшкәнен тоя. Аңа бит нибары җиде ай, ә сөт төшә! Сәбидәне көткәндә шулай булган иде.
Зөләйхага кызларын уйламаска иде дә бит. Әмма дулкыннар баржа читенә бәрелгән саен Шәмсия – Фирүзә – Халидә – Сәбидә дип кабатлап торгач соң... Су өстенә канаты тияр-тимәс очкан акчарлакка кадәр Шәмсия дип ачыргаланып кычкыра, аны икенчесе эләктереп ала, өченчесе: Фирүзә, Халидә... Сәбидә...
Ишетмәскә тырышып колакларын томалап карады.Юк! Арыды ул. Исәп-саннары югалган көннәр, атна, айлар буе каядыр барудан туйды. Красноярда аларны көчкә сөйрәлүче шушы баржага шыплап тутырдылар. Сәер профессор Лейбе, үз булып беткән Изабелла,  кырыс Константин Арнольдовичны, рәссам Илья Петровичны, хәтта сөйкемсез Гореловны – ленинградтан чыкканнарның һәммәсен кара мыеклы кызылурдалы пристаньнан ук катерга төяп каядыр алып китте. Зөйләйха аларны кабат күрмәстер, шәт. Алар үткәндә калды. Мортаза һәм Убырлы  кебек күзгә генә күренгән өрәкләр сыман узганда инде алар хәзер. Якыннарын югалтудан да арыды. Аерылышу хәвефен тоеп яшәүдән дә туйды. Баласының үлемен, үзенекен көтүдән... Чыны – яшәп арыды. Бердәнбер юаныч – күлмәк кесәсендә. Ихлас күңелле тугры дус, һәрчак ярдәм итәргә әзер әнисе сыман шул шикәр кисәге бар. Бүтән берни кагылмый аңа, урап үтә яки читкә чәчелеп кала: югыйсә янәшәсендә – шыплап тутырган вагондагыларның күпмесе акылдан язды. Көн саен күпме кеше үлә – кемдер авырып, кемдер ачлыктан: мәрхүмнәр юл читендә ятып кала, аларны җирләргә, хәтта өсләренә туфрак сибәргә дә өлгермәгән чаклар була, эшелон алга ыргыла. Пышмага җитәрәк шул эшелоннан күпмедер кешенең кача алуын белеп тагын шул ук ысулны сынап карарга теләүчеләр булды. Качкыннарны тиз тотып вагон читенә тезеп аттылар.
Ә Зөләйха исән. Димәк, аның өлешенә тигәне – шул шикәр шакмагындадыр. Шуңа да түземлеге тәмам төкәнгәч, суырырга дип саклап тора. Әлбәттә, сабые туганчы, икәү берьюлы, аерылмыйча китеп барсалар яхшырак буласы иде дә...
Зөләйха күзләрен ача. Томан эчендә шәйләнгән ерак яр алсу нурга төрелгән. Кинәт таныш тавыш: «Әйдә!» Баржа борынында билгә кадәр ялангач Игнатов. Бер матрос аның өстенә чиләге белән елга суы коя. Игнатов яңгыратып көлә, башын чайкый, юеш чәчләреннән су тамчылары чәчри, колакларын, күкрәген уа. Елмаюы матур аның, тешләре ак. Шикәр кебек. Ә аркасында – тирәк яра эзе.
...Енисей буйлап тәүлек буе бардылар, иртән Ангарага чыктылар. Көн эссе, тирләтә. Кай арада көн бозылды, яшен уты күкне урталай ярып үтә. Күк күкри. Давыл кинәт, көтмәгәндә башланды, баржаны йомычка кебек бөтерә, айкый-чайкый, дулкыннар күбекләнеп өскә сикерә.
–Төпкә китәбез! – дип акыра  кемдер. Палуба янтая. Зөләйханы дулкын бөтереп ала, каядыр аска ыргыта. Авыз-борынга су тула. Күзне ачып булмый. Ул кулларын күкрәгенә кушыра. Ниндидер каты әйбергә бәрелә. Аллаһы Тәгалә синең юлыңны кисәргә карар кылган – Ангарада батып калырга язган икән.
Бисмиллаһи рахман иррахим...
Авызга су тулган, әче. Сулап булмый, тешләр шыгырдый.
Әлхәмдулиллаһи рабби... галәми-ин...
Толымнары өскә калка, әкрен генә селкенеп тора, суүсемнәрмени... Үкчәләре йомшак ләмгә бата. Инде берни шәйләнми. Бала кисәк уяна. Аяклары белән тибә, бер, ике, өч... Куллары хәрәкәткә килә, бәргәләнә. Зөләйханың корсагы дер-дер килеп селкенә, нәни үкчә эчтә ярсып тибенә дә тибенә.
Зөләйханың аяклары дерелди. Бармаклары төпкә тиюгә бөтен көченә гәүдәсен этеп җибәрә, куллары бер кысыла, бер языла, ишә, көрәшә...
Ни гаҗәп, ул өскә калка. Өскә, өскә... Кул-аяклары белән бөтен көченә ишә, тизрәк, тизрәк! Ә өстә дулкыннар котырына. Менә ул зәңгәр күкне шәйләп ала. Әллә чыкты?! Су кайный, үкерә, бәргәләнә. Зөләйха йөзә белми.  Аяклары тагын аска тарта. Яңадан төпкә китәрмени? И Алла!..
Кемнеңдер кулы чәченнән өстерәп аны өскә тарта.
–Суга ят! – таныш тавыш бик якында гына. – Корсак өстә! – Игнатов ич бу!
Зөләйха әйләнмәкче, куллары белән кемгәдер ябышмакчы була.
–Батырасың! –Игнатов читкә каерыла, әмма кулына урап тоткан толымнарны ычкындырмый. – Ят, дидем. Дура!
Ул йөткерә, көрәшә, чак ишетә. Әмма тырыша, корсагы белән өскә әйләнә, суга ята. Дулкыннар арасында чайкалган эче утрау кебек кабарып тора. Өстән койган яңгыр йөзне камчылый. Сулыш алырга гына хәл җитсен, сулыш алырга!
–Тотам сине, тотам, – тавыш якында гына. – Толымыңнан тотып торам.
Сабые тынычланды, комачауламый. Дулкыннар тынар кебек, яшен ерагая.
–Син мондамы? – Зөләйха авызына су туласын белеп башын борырга курка. 
–Монда, – ди тавыш. – Синнән аерылып кая китим инде хәзер.
Агым уңаена аккан, тәмам хәлсезләнгән бу икәүне бер-ике сәгатьтән баржа белән очрашырга тиешле катер куып җитте. Исән калган Зөләйха белән Игнатовны, тагын берничә матросны палубага тартып алдылар. Өс-башларын салдырып, киптерергә куяр алдыннан Зөләйха кулын кесәсенә тыкты. Ярты уч ак кесәлдән башка анда берни калмаган иде. Кесәл бармак арасыннан агып бетте.
Йосыф
–Берәмләп – санагыз! – дип боера Игнатов.
–Беренче! – Горелов шуны гына көтеп торган диярсең.
–Икенче, – дип эләктереп ала кемдер. – Өченче... Дүртенче... 
–Сезнең белән утыз, гражданин начальник, – монысы Изабелла тавышы.
Зөләйха башын күтәргәндә Игнатов әле һаман Изабеллага карап тора иде.
Аллага шөкер, давыл узды бугай. Зөләйха учакта кайнаган тоз шулпасын болгатырга дип озын таяк ала. Шул мизгелдә эчтәге бала уяна, эчен тарткалый-йолыккалый. Кычкырыр иде, тыны кысылган, ни сулый, ни дәшә алмый. Тезләнә, җиргә чалкан ава. Күз алдында йолдызлар сикерешә. Башланды!
–Су җылытыгыз! – Игнатовның тавышы ерактан ишетелә.
–Ирләр, безне калдырсагыз икән, – Изабелла тавышы.
–Учаксыз катабыз ич. Хатыннарның бала тапканын күрмәгәнмени без!..
...«Менә, булды да! Өлгердек!»  Лейбе аркылы яткан, әле генә үзе тартып чыгарган сабыйның юеш тәнен беләгенә ныграк кыса. Яңа туган бала беренче мәртәбә авызын ача, шундый каты итеп кычкырып җибәрә... Вульф Карлович Ангарага төшә, яр кырыенда канлы кулларын озаклап юа. Таш өстендә утырган Игнатов аңардан нидер сорый.
–Малай! – Озын, нечкә бармагын югары күтәрә. – Йосыф! Уйлап кына карагыз, аю-бүредән башка беркем яшәми торган, дөнья читендәге җирдә... Йосыф һәм  Зөләйха! Шаккатырлык хәл бит бу! 
–Әйтегезче,– Игнатов фуражкасын сала, – әгәр сез булмасагыз? Ул... Ул...
–«Әгәр дә ки... ни булыр иде» дип сез еш уйланасызмы?
–Юк.
–Дөрес эшлисез. Нәрсә бар, шул гына бар. Фәкать шул гына бар.
...Игнатов ярдан менгәч соры папканы табып ала. Ача, эре, кәкре хәрефләр белән – күмер белән буш почмакка : «Юзуф» дип язып куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар