Логотип
Проза

Зәңгәр күлдә ай коена

Төнлә барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, җилләр исүдән туктагач, Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән. Хуш исле сабын белән юынгач, су өстендә тирбәлә икән, күлнең иң тирән урынына кереп чумып уйный икән. Шулай әллә ничә тапкыр тирбәлгәч, әллә ничә тапкыр чумып чыккач, төнбоек чәчәкләре җыярга тотына икән. Чәчәкләрнең дә төрлесен түгел, иң акларын, тәмам ачылып җиткәннәрен генә җыйган ул. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң Ай үзенең болыттан ишеп ясаган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып уйнарга тотына икән. Ә ул ыргыткан төнбоек чәчәкләре күкнең түшәменә кадалып йолдыз булып яна башлыйлар ди. Ай күккә күтә-оелүгә төн көндезге кебек яктырып китә икән, чөнки яңа гына Зәңгәр күлдә коенып чыккан айчың йөзе чип-чиста була. Җилләр дә йоклаган.

Болытлар да ояларында әкият тыңлап тыныч кына яталар икән. Ә Айга рәхәт, ашыкмый гына дөнья гизә, йолдызлар бер-берләренә зөбәрҗәт таш лар ыргытышып уйный башласалар: «Әй, балалар артыгын шашмагыз. Ыргыткан ташларыгыз җиргә килеп төшәр дә берәрсен һәлак итәр. Шуннан соң кешеләрнең безгә ачуы чыгар»,— дип йолдызларны тыеп тора икән.
Һәркөн шулай төн артыннан төн туган, күкнең биек түшәмендә йолдызлар җемелдәшкән, һәр төн шулай Зәңгәр күлдә коенырга Ай төшкән.

Ә бер төнне гадәттәгечә күл өстендә Ай тирбәлгәндә кинәт кенә җил уянган, чөнки җирнең җилдәге койрыгына ялгышып бер сукыр тычкан китереп баскан. Җил коерыгы авыртуга түзә алмыйча үрле-кырлы сикергән. Аннары авырткан җиренә сулышын өрергә тотынган. Койрыгына җил шулкадәр өргән, ди, аның өрүеннән күл читендәге камышлар шаулый башлаган. Әнә шулай итеп сукыр тычкан җилне, җил камышларны, камышлар су өстендәге дулкыннарны уяткан. Йокысыннан вакытсыз уянган дулкыннар күл өстендә галәмәт тавышлар чыгарып чабыша башлаган. Кайбер усалраклары күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып эчкәрәк, Ай коена торган төшкәрәк китергән. Су керүе белән мавыгып, Ай җилнең йокыдан уянуын да, дулкыннарның ачуланышып төрле якка йөгерешүләрен дә күрми калган. Ә инде күргәч судан атылып чыгыйм дигән икән, яр буеннан дулкын куып китергән бака ефәгенә уралган да калган. Ай әле тегеләй ыргылган, әле болай ыргылган, әмма бу ефәк ятьмәдән ычкына алмаган. Айның тыны бетә башлаган.

— Коткарыгыз, батып үләм,— дип кычкырган ул бар көченә. Айның тавышын иң беренче булып карт Чуртан ишеткән.
— Нәрсә төнне куркытып кычкырасың?— дигән ул Айга.
— Чуртанкай,— дигән Ай,— зинһар коткара күр. Үткен тешләрең белән бу ефәкне ерткаласана.
— Бик коткарыр идем дә, тешләрем сызлап тора шул,— дигән Чуртан Айның батуына сөенеп. Чөнки ул Айның шундый матур, шундый якты булуына, бөтен дөньяны сокландырып торуына бик көнләшеп йөргән икән. Аннары Айның ашамыйча-эчмичә яши алуына да бик эче пошып йөргән булган Чуртанның.— Без монда көн саен тамак туйдыру турында уйлыйбыз, әллә кемнәрнең кармакларына эләгәбез. Ә син эшләмичә рәхәт кенә яшисең,— дигән Чуртан.
— Минме эшләмим?— дигән Ай.— Мин, беләсең килсә, төне буе бөтен дөньяны яктыртып торам. Мин булмасам юлчылар барыр юлларын таба алмаслар, диңгезләрдә кораблар батар иде.
Чуртан аның сүзен бераз гына тыңлап торган да Айның һаман саен тирәнрәк бата баруын күреп, бәладән башаяк дип, китеп барган.

Ай тагын бар көчен җыеп кычкырган:
— Коткарыгыз, батып үләм.
Бу юлы Айның тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишетеп килгән.
— Әй, син нәрсә,— дигән ул Айга,— безнең ефәкне урларга килдеңме әллә?
— Коткарчы зинһар,— дигән Ай,— тыным бетә. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә. Кешеләр күктә минем юклыкны күрерләр дә хафага калырлар. Ә минем кешеләрне бер дә кайгыга саласым килми.
— Ярар, коткарырмын,— дигән Гөберле бака,— тик башта син минем тавышымны тыңлап кара. Матур сайрыйммы мин?
Бака әллә нинди тавышлар чыгарып бакылдарга тотынган.
— Я, матур сайрыйммы?—дигән Гөберле бака.— Тавышым минем сандугачныкыннан матуррак бит, әйеме?
— Сандугачныкыннан матур дип булмый инде анысы,— дигән ялганларга өйрәнмәгән Ай.— Ләкин син аңа бер дә борчылма. Син бит бака: баканың үз җыры, сандугачның үз җыры.
— Ә-ә, шулаймы?—дигән Гөберле бака.— Өгәр бөтен күлгә ишеттерерлек итеп: «Гөберле баканың тавышы сандугачныкыннан матуррак»,— дип кычкырмасаң сиңа бу күлдән чыктым юк. Я, кычкырасыңмы? Өчкә хәтле санаганчы авызыңны ачалмый торсаң китеп барам.

— Бер... Ике... Өч...
— Юк инде,— дигән Ай,— мин ялганлый алмыйм. Ялганласам минем йөзем каралачак, ә кара йөзле, караңгы Айның кемгә кирәге бар?
— Алайса үзеңә үпкәлә,— дигән Гөберле бака. Ай соңгы көчен җыеп тагын кычкырып җибәргән:
— Әй, әй-йй! Коткарыгыз, батып үләм.

Бу Зәңгәр күл буенда гына бер балыкчы яши икән, балыкчының Айсылу исемле кызы булган. Шушы балыкчы кызы Айсылуның ике як битендә дә уч төбе кадәрле кап-кара миңе бар икән. Үзенең шул миңнәреннән оялып Айсылу урамга да төннәрен генә чыга икән. Менә шушы Айсылу күл буенда:
Битләремдәге миңнәрем
Бетми күпме юсам да,
Бәхетлерәк булыр идем


Бака булып тусам да,— дип моңаеп җырлап йөргәндә Айның ярдәм сорап кычкырганын ишеткән. Ишеткән дә, күлгә таба йөгергән. Айның инде ныклап кычкырыр хәле дә калмаган булган. Ул бер баткан, бер калыккан.
— Әй сөйкемле Ай, матур Ай,— дигән Айсылу,— әз генә түз. Мин хәзер... Кыз бөркәнеп чыккан шәлен иңеннән алып ыргыткан да, йөзә белмәвен дә онытып суга ташланган. Ике чумып, бер калкуга ул инде Ай янына барып җиткән. Тик аның үзенең дә кулларына, муеннарына бака ефәге уралган. Әмма кыз үзе турында уйламаган, тизрәк Айны коткарырга тырышкан. Бака ефәген бөтен көченә ерткалаган, өзгәләгән. Менә бермәлне ефәк арасыннан Айның түп-түгәрәк, яп-якты йөзе күренгән.
— Рәхмәт, чибәркәй,— дигән Ай чын күңеленнән,— коткардың.
— Алай әйтмә,— дигән Айсылу, — мин чибәр түгел, мин ямьсез кыз. Шул ямьсезлегемнән оялып мин көндез өйдә генә утырам.

Ай үзенең баскычы буйлап күккә таба үрмәли башлаган, Айсылуга әллә нинди ягымлы, матур сүзләр әйтәсе килгән аның, ләкин вакыты бик аз калган булган. Чөнки күккә менеп йолдызларны кабызыр вакыт җиткән. Күккә менеп җитәм дигәндә түбәнгә караган да, Айсылуга болай дип кычкырган:
— Чибәркәй диһ, мин ялганламадым. Син чынлап та дөньяда иң-иң чибәр кыз. Әгәр минем сүзләремә ышанмасаң, көзгегә кара.
Кыз йөгерә-йөгерә өенә кайткан. Ут кабызган. Курка-курка көзге каршына килгән. Караса... Караса, көзгедә гүзәлләрнең гүзәле бер кыз басып тора икән. «Мин түгелдер, бу бүтән берәр кыздыр»,— дип Айсылу үзенең битләренә кагылган, көзгедәге кыз да шул ук хәрәкәтләрне кабатлаган. Айсылу озын толымнарын сүтеп иңнәренә тараткан, көзгедәге гүзәл дә шуны ук эшләгән.
Бик озак кына ышана алмаган Айсылу моның үзе икәнлегенә. «Битемдәге олы ямьсез миңнәр кая китте икән соң?» — дип уйлаган ул.
Мин дә башта кызның миңнәре кая китте икән соң, дип уйлаган идем. Хәзер белдем. Ай аның йөзенә үзен коткарган өчен якты нурларын ягып калдырган икән. Шуңа күрә кызларга:
«Ай туганда тудыңмы әллә,
Ай нуры бар йөзеңдә»,—дип җырлыйлар бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар