Логотип
Проза

Үзең исән чакта

 – Бу череп баеган, ахры. Өй дә сала, диңгезгә ял итәргә дә бара!..

 – Бу череп баеган, ахры. Өй дә сала, диңгезгә ял итәргә дә бара!..

Кеше акчасын санарга яраткан танышларының шулай төрттереп куюына исе дә китмәде Камилнең. Хатынының: «Әллә чынлап та быел диңгезгә бармый торабызмы, йортны салып бетерәсе бар бит», – дип, ирен акылга китерергә маташуын да колак очыннан гына үткәреп җибәрде. Бар тынычлыгын югалтып, моңарчы аяк та басмаган җылы якка барырга ашкынды ул. Үз башларына төшкәч, өй салуның ни икәнен Камил дә, хатыны Нургизә дә бик яхшы белә, әлбәттә. Тулай торакның кысан бүлмәсендә чиләнеп ике бала үстергән ир белән хатын күптән инде үз йортларын салып керү хыялы белән яши иде. Шул хыялларын тормышка ашыру өчен көчләрен дә, вакытларын да, акчаларын да кызганмадылар. Шәһәр читендә җир кишәрлеге сатып алудан күптән алда нигез салынган хыялны чынга ашыру һич кенә дә җиңел бирелмәде. Камилнең кулыннан килмәгән эше юк – күп төзелеш эшләрен үзе башкара ул. Шулай да үз куышларын булдырырга өметләнгән яшь гаилә өчен иң кыены – акча җиткезү иде. Камил дә, хатыны да бер үк заводта эшлиләр. Ә заводта төрле чак була: заказлар бар икән, димәк, эш бар; юк икән, димәк, хезмәт хакы да ташка үлчим генә. Алты ел дәвамында барлык керемнәре диярлек салына башлаган йортка кереп бара. Киләчәк ай хезмәт хакының акча янчыгында әле исе дә юк, ә ир белән хатын ул кадерле кәгазьләрне уйларында инде кирәкле җиргә урнаштырып та куялар: фәлән сумга өй түбәсен ябарга калай алырбыз, калганын балаларга киемгә, азык-төлек алырга тотарбыз. Әнә шулай үз тамакларыннан булдыра алганча кысып, авызларыннан өзеп, юкны бар итеп дигәндәй, Камил белән Нургизә йорт сала. Моңа хәтле мең мәшәкатьләре арасында йорт салып керүдән дә мөһимрәк эшләре юк иде кебек. Аптырарсың да – менә шушы кирәктән кирәк, мөһимнән мөһим яңа йорт төзү мәшәкатен читкә куеп, Камил быелгы җәйдә гаиләсенә диңгез күрсәтергә булды. Нургизә ни уйларга да белмәде. Әллә ни булды быел Камилгә. «Салына башлаган өй салыныр. Үзем исән чакта балаларга диңгезне күрсәтәсем килә!» − дип, кире кагып булмаслык итеп әйтеп тә куя бит әле ичмаса. Гаилә белән диңгезгә барып кайту фәлән меңгә төшәсен исәпләп, эчтән генә ире белән бәхәсләшсә дә, каршы сүз әйтергә базмады. Ир – баш, хатын – муен. Беләдер ни эшләгәнен. Күрсәтәсе бик килә икән, күрсәтсен балаларга диңгезне. Тик иренең теленнән очраклы гына төшкән сүзләрне Нургизәнең күңеле кабул итәргә теләмәде. «Үзем исән чакта...» Гадәттә мондый сүзләрне яшен яшәгән, ашын ашаган олы кеше әйтә түгелме соң? Һәрхәлдә, яше кырыкка яңа якынлашкан ир-ат сүзе түгел инде бу. Иренең теленнән ялгыш кына төшкәнгә санап, Нургизә бу сүзләрне онытырга тырышты. Язга чыккач, Нургизәне аптыраткан ул хәл тагын кабатланды. Олы уллары Мират бер түләүле түгәрәккә йөри иде инде. Робототехника буенча түгәрәккә дә кызыга булып чыкты. Моңарчы Нургизә: «Улым, каян җиткерик соң барсына да акча?!» – дип, малайны тыя килде. Ә беркөнне Камил улын җитәкләде дә теләгән түгәрәгенә үзе барып яздырды. Хәтта өч айга алдан түләп үк куйды. Хатынының җан тынычлыгын алган шул ук сүзләрне тагын кабатлады: «Үзем исән чакта, йөрсен әйдә теләгән җиренә!» Әллә кая китми, бик тә кирәкле җиргә, балаларга китә акчалары – Нургизә моны аңламый түгел. Һаман да шул, аталары үзе исән чакта кылынасы эш булуы гына җанны тырный. Каядыр ашкыныпмы ашкына, якыннары өчен кыласы эшен башкарып калырга тырыша...

Көздән башлап җәйгә хәтле яңа өйгә тәгаенләп, тиенләп җыйган акчаларын ике атна эчендә җылы якта туздырып кайтасыларын уйлап, Нургизәнең эче пошты пошуын. Шулай да, ире белән сүзгә килмәс өчен, диңгезгә барып кайтуны күптән килешенгән эш кебегрәк кабул итәргә тырышты. Ярар, Камиле үзе дә бераз ял алып кайтыр. Юкса ял дигәннең нәрсә икәнен дә оныта бара соңгы арада. Түбәсен күтәргән йортның эчен көзен-кышын да рәтләп маташты. Үзләре уйлаганча, бер елдан түгел, бераз кичектереп күчәрләр. Нургизә үзен шулай юатып маташты. Аның «динозаврына» да ял кирәк! Эчмәгән, тартмаган, эчкерсез ярдәмләшә белгән Камилгә дуслары, яратып, шундый кушамат такты. Янәсе, мондый бер кимчелексез кеше бу заманда каян сакланып калган?! Тарга – тар, киңгә киң дөнья. Камил белән Нургизә үз дөньяларына гына бикләнеп яшәмиләр.
 Поездга билетлар алып сәфәргә җыеганчы, Нургизәнең күңеленнән пошыну китмәде. Юлга чыгар алдыннан аяк тартмау дигән нәрсәдә нинди хикмәт ята – аны төгәл генә кем белә?! Камил үзен үзе белештермичә каядыр еракка ашкынды, ә Нургизәнең, киресенчә, аягы тартмады. Юлга чыгып китәр алдыннан, кояшлы якка ашкынган иренең, балаларының җанына шом салып, аягым тартмый, дип киреләнеп буламы соң – Нургизә бу сәер халәтен дә эченә йотты. Хәтта поездга утыргач та кире төшеп китәрдәй булды. Әллә нигә бер дә барасы килеп тормый ул җылы як дигәннәренә. Өй хәтле өй саласы булганнан, ял итүгә караганда мең кат мөһимрәк мәшәкатьләр көтеп торганнан гына да түгел. Әллә нинди шом җанны талкый. Бар да яхшы кебек: сөйгән ире, балалары янында; әтиләре ике улы өчен өзелеп тора. Ә билгесез бер сәбәп Нургизәнең җанын еландай суыра. Моңа хәтле кырысрак холыклы Камилнең соңгы арада хатынына, улларына карата аеруча җылы булуы сөендерә дә, сискәндерә дә. Гаилә башының үз якыннарына карата ягымлырак булырга тырышуында бер сәерлек тә юк кебек. «Үзем исән чакта...», – дип кенә әйтмәсен!

...Симферополь поездына кереп утыруга ук Мират белән Илгиз вагонда үз ишләре белән танышып алдылар да дөньяларын оныттылар: тамбурда да алар, вагон тәрәзәсеннән күренеп калган урман-күлләр, шәһәрләр, станцияләр дә малайларга кызык.  «Өйгә», ягъни үз купеларына әниләре ашарга гына алып кайта. Ике тәүлек аерым купеда, «аулак өйдә» Камил белән Нургизә икесе генә калды. Тулай торакта мондый бәхет сирәк тәтегән ир белән хатын бер-берсен яратып кинәнде. Моңа хәтле Нургизәнең җанын эзәрлекләгән тынычсызлык иренең кочагында эреде, юк булды. Ничек танышканнарын көлеп искә алдылар. Камил үзенең Нургизәгә башлап дәшәргә кыймавын елмаеп хәтерләде. Үзеннән күзләрен дә алмаган егеткә Нургизәнең, сәбәп табып, ниндидер үтенеч белән дәшүен хәтерендә яңартты. Тыйнак кына үткән никах мәҗлесен, туйларын сагындылар. Сүз йомгагының очы үзеннән үзе балаларга барып тоташты. Ничек курка-курка беренче кат бала юындырулары,  улларының тәүге адымнары... Нургизә улларының, «динозавр» әтиләренә охшап, акыллы булып үсүләренә өмет баглады. Ә Камил исә балаларын әниләре кебек гадел холыклы итеп күрергә теләде. Санап бетергесез дөнья мәшәкатьләреннән арынып торган шушы бер-ике тәүлек кенә дә ир белән хатынның арыган җаннарына, тәннәренә тансык ял бирде. Тормыш куганда, эш-өй-кибет өчпочмагы кысасында аякларың җиргә тими йөгергәндә, болай ике-өч көн аулакта калу түгел, тынычлап утырып алу да сирәк төшә түгелме. Поезд тәгәрмәчләре чакрымнарны талгын гына санады, ир белән хатынның күңелендә кадерледән-кадерле гомер хәтирәләре яңарды. Үзләренә артык гадәти тоелган бергә узган ундүрт елның һәр көне, һәр минуты икесенә дә искиткеч кадерле икән бит. Бәхетлеләр сәгатькә карамый дигәндәй, кайчан узып киткән бу еллар? Нургизә, җанын ачып, ире белән аңлаша алган шушы сәгатьләрне бернинди акча белән дә үлчәп булмавына тагын бер кат инанды. Акчасы табылыр, өйләре дә салыныр. Тазалык кына булсын. Дөнья ир белән хатынны, беразга гына булса да бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арындырып, юкка гына икәүдән икәү калдырмагандыр. Аңлашсыннар, бер-берсен яратуларын тагын да ныграк тойсыннар дигәндер. Байлык белән үлчәп буламы соң бу кадерле сәгатьләрне?! Ире белән арасын тагын да якынайткан шушы кыска гына көннәр өчен Нургизә Камиленә әйтеп бетермәслек рәхмәтле иде. Күптән тансыклаган шушы аулак мәхәббәт мизгелләре тәэсир иттеме, икәүдән икәү калып җаннарын бушату сәбәпче булдымы, моңарчы назлы сүзгә саранрак Камил хатынына яңача дәште: «Акыллым син минем, матурым!..» Ә Нургизә – сипкелле битле, почык борынлы Нургизә, «динозавр» иренең бу сүзләреннән соң үзен, әлбәттә, искиткеч чибәр һәм әйтеп бетергесез бәхетле тойды.

 ...Кара диңгез буендагы шәһәргә алар иртән килеп төште. Алдан сорап алгандай, кояшлы, җылы көн күңелләрен тагын да үсендерде. Игълан буенча фатирны эзләп табып урнашканчы, капкалап алганчы, Кырым кояшы шактый күтәрелгән иде инде. Ерактан килгән ял итүченең иң зур теләге, әлбәттә, диңгезне күрү, колач җәеп диңгездә йөзү! Камил дә, гаиләсен ияртеп, улларыннан да алдарак йөгерә-атлый шунда ашыкты. Диңгез ярында алма төшәрлек урын да юк – ял итүчеләр умарта күчедәй кайный. Кемдер кайнар кояш астында сыртын кыздыра, кемдер комда туп куа, кемдер дулкыннар кочагында тирбәлә. Бераз гына җиле бар барын, тик җылы булгач, ул сизелми дә. Шаян дулкыннар, бер-берсе белән куыша-куыша, ярга килеп бәрелә. Чандыр гәүдәле Камил, гәүдәсенең арыклыгыннан оялыпмы, Нургизәне һәм балаларны артыннан әйдәде. Пляж шактый зур икән. Ә Камил, аулаграк урын эзләп, ары атлады. Малайлар, сабырсызланып, бер-ике кат чумып чыгарга да өлгерде. Гөжләп торган пляж артта калгач, тау-ташлар арасында диярлек Камил аулак урын тапты. Ташлы комга кунаклаган берничә кешене исәпләмәгәндә, кыргый пляжны буш санарга була иде. Малайлар тизрәк җылы диңгез кочагына ашыкты. Артта калган пляҗдан аермалы буларак, текә диңгез яры суга төшәргә бераз җайсызрак иде, әлбәттә. Ак сыртлы йөгерек дулкыннар да монда, тау-ташка бәрелеп, куәтлерәк күренә. Ярдан диңгезгә сикергән малайлары Нургизәне тәмам куркуга салды: «Берүк сак булыгыз! Су астында ташка бәрелә күрмәгез!» – дип өтәләнде ул. Андый чакта малайлар әниләрен ишетәме соң инде?! Әнә, рәхәтләнеп дулкында тибрәләләр, чырык-чырык көләләр!.. Нургизә, аяк астындагы эрерәк ташларны читкә ташлап, утырырга-ятарга урын көйләгәнче, Камил дә диңгезгә талпынды. Бер тын елмаеп, якында гына чыркылдашкан малайларга карап торды. Аннары борылып Нургизәгә карады. Нидер әйтте, тик Кырым җиле аның сүзләрен йолкып алып китте. Нургизә борылып караганда, Камил колач ташлап йөзә иде инде. Малайлар да ерак түгел, монда гына. Нургизә дә, күлмәген салып, яр буена килеп басты. Дулкыннар кочагына ташланырга кыймыйча, ирен һәм балаларны күзәтте. Ул арада Камил шактый гына эчкә кергән иде инде. Әтиләре артыннан иярергә теләгән малайларны Нургизә, кычкырып, кире борды. Кая барасыз анда, еракка, янәсе! Юньләп йөзә дә белмәгән көегезгә! Йөзүен  әйбәт кенә йөзәләр анысы. Әтиләре үзе өйрәтте. Шулай да кече улларын Нургизә бүген коткару бөятеннән башка суга төшермәде. Ә унике яшьлек Мират бөят киеп коенуны балалыкка саный, әлбәттә. Ярда басып торган Нургизә судагы балаларын күзәткән хәлдә, иренең һаман да ераклаша баруына пошына башлады. Йөзәргә урын беткәнмени, анда кермәсә! Камил үзе ярга борылып йөзә сыман. Бу якка йөзә сыман, ә никтер ерагайганнан-ерагая! Нургизә, борчылып, иренә кул болгады. «Чык инде, Камил, җитте, чык!» Хатынының сүзләрен ишеттеме-юкмы, дулкыннар арасында Камилнең башы бер батты, бер калыкты. Тәмам хафага төшкән Нургизә балаларга тиз генә судан чыгарга кушты. Берни аңламаган малайлар әтиләренә борылып карады. Камил, баткан кеше кебек чәбәләнә, кулларын бер күтәрә, бер төшерә. Ярга килеп бәрелүдән көчәйгән дулкын аны кире диңгезгә сөйри. Үз артларыннан сөйрәүче бу дулкыннарның бик мәкерле булуын, «тягун» дип аталуын ерактан килгән кеше каян белсен? Камил үзе дә белешмәстән, киңлеге-озынлыгы берничә генә метр булган шул сөйрәвеч дулкынга эләккән иде. Көчле дулкын хәле беткән ирне диңгезгә сөйрәде. Камил азаккача дулкын белән көрәште. Нургизә малайларны судан тартып чыгарды һәм, иренә ничек ярдәм итәргә белмичә, яр буйлап йөгерә башлады. Анда-монда яткан ир-атлар яр буена килеп бастылар, тик «тягун» белән көрәшергә алынмадылар. Кемдер коткаручыларны эзләргә чапты. Кемдер мәкерле дулкыннан ничек чыгарга икәнлеген Камилгә ерактан аңлатырга маташты. Ярга табан түгел, яр буйлап йөз, янәсе! Артка сөйрәүче дулкыннан шулай гына, яр буйлап йөзеп чыгып кына булуы хакында диңгезне беренче күргән кеше хәбәрдармы соң инде?! Нургизә, бар көченә кизәнеп, кече улының бөятен иренә ташлады. Тик бер югалган, бер калыккан Камил бөяттән бик ерак иде шул. Нургизә яр буенда ачыргаланып кычкырды. Кулларын җайсыз бутаган Камил соңгы тапкыр су өстендә калыкты да юк булды. Якыннарының күз алдында Камилне диңгез алды. Коткаручылар Камилнең җансыз гәүдәсен судан алганда соң иде инде.

Әйе, Камилнең хыялы чынга ашты. Ул үзе исән чагында балаларына диңгезне күрсәтте. Беренче һәм соңгы тапкыр. Үзенә калса, зәп-зәңгәр Кара диңгезгә мондый исем бирелүенең сәбәбен Нургизә дә белә. Күпме кешегә ачы кайгы-хәсрәт китергәндер бу диңгез, шуңа күрә исеме дә Карадыр. Диңгезгә килеп, бер кат коенып та карамаган Нургизә ачы кайгының төпсез океанына чумды. Һаман үз-үзен битәрләде. Башта ук аягы тартмады бит. Беркая да бармыйбыз, йөрмибез дип нигә кырт кисмәде?! Хәер, гомере бетсә, Камилен коткарып кала алыр идеме икән? Әҗәле тартмаса, Камил барлык эшен, мәшәкатен ташлап, болай диңгезгә барырга ашкыныр идеме?! Һәм, сизгер күңеле алдан нидер тойган кебек, туктаусыз кабатлады: «Үзем исән чакта... үзем исән чакта...» Поездда барганда, ир белән хатынның тәфсилләп гомер юлын барлаулары да юкка гына булмагандыр... Хатынына соңгы назларын бирүе дә, нидер сизенгәндәй, ничектер ашкынулы иде Камилнең. Соңгы вакытта ул каядыр ашыкты, нидер эшләп калырга, өлгереп калырга тырышты. Нургизәнең дәү әнисе, гомер бетсә дими, ә ризык бетсә, дия иде. Менә, нәкъ ул әйткәнчә, Камил соңгы ризыгын еракта эзләп тапты. Үлеме көткәндер – ризыгы беткән ирне әллә кая ашкындырып, чакырып алды. Хәтта кешеле җирдә коенмыйча, әллә кая читкә китүе дә үз дулкынын эзләве булгандыр, бәлки. Сабыр бул, дип әйтүе генә җиңел. Кайлардан алырга ул сабырлыкны – Нургизәнең сызлаудан туктамаган йөрәге беләме соң?!

Яңа йортның күп өлеше эшләнсә дә, толлык йөген тарткан Нургизә кайчан да булса тулай торакның кысан бүлмәсеннән үз өенә чыга алуына ышанмады. Ул татлы хыялларны ире белән бергә күмде. Ялгыз башы балаларын үстерә алса иде әле. Кая ди ул йортлар төзү! Камиле булмагач, Нургизәгә яңа йорт кирәкме соң?! Әйтерсең лә, күкләрдәнме, Камиле, кирәк, диде. Сиңа кирәкмәсә, балаларга кирәк, диде. Камиленең кирәк-ярагын актарып утырган бер кичтә Нургизәнең күзенә ят кәгазьләр чалынды. Актарып карагач, аңлады – бу иминият кәгазьләре иде. Үз гомерендә беренче тапкыр Камил гомерен бәхетсез очрактан, бәла-казадан иминиятләштергән иде. Бу хакта  әйткәне булса да, Нургизә кул гына селтәгән иде. Болай да юк  акчаны бетерәсең, янәсе. Иренең шактый гына зур акчага гомерен иминиятләштерүен тагын бер кат үлемен сизүеннән башка ничек аңларга мөмкин? Үз гомерендә иминиятләштерүнең ни икәнен белмәгән кешенең? Нургизәнең йөрәген тагын шул үкенечле уйлар яндырды: «Үзем исән чагымда...» Үзең исән чагыңда безнең өчен барысын да эшләдең, газизем! Без генә сине саклап кала алмадык! Башыңны ташка бәреп кенә якыныңны кайтарып булса икән! Үлем үкенечсез буламы соң!

Камиле калдырган бу эшне ерып чыгу Нургизәгә җиңел булмады. Иминиятләштерү оешмасы ничек тә азаккача түләмәскә чара эзләде. Нургизәгә барлы-юклы акчасына адвокат ялларга туры килде. Камиленең балалар хакына, гаиләсе хакына кылган соңгы бу ниятенең очына көчкә чыктылар. Иренең үлеменнән кергән акчаның тиененә хәтле Нургизә йортын төзеп бетерүгә тотты. Һәм, Камил теләгәнчә, нәкъ бер елдан аның якыннары яңа йортка күченде.

 Кызганыч, гомер җебенең кыскалыгы-озынлыгы бездән тормый. Шулай ук нечкәлеге дә. Күзгә күренмәгән ул җепнең кайчан шартлап өзеләчәген беребез дә фараз кыла алмый. Әгәр дә кеше гомерен юл белән чагыштырып булса, берәү әйткән сүзләрдә хаклык бар сыман:
Гомер юлы кыска-кыска гына –
Ул хакыйкать күптән билгеле.
Һәркемнең дә тик үзеннән тора
Кыска гына юлның киңлеге...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар