Логотип
Проза

Зөбәрҗәт кашлы йөзек

Хикәя



Хикәя

Фидан Мәскәү–Казан поездында кайтып килә. Кайтып... килә... Фиданга ничек әйтсә дөрес булыр икән? Ул тумышы белән Казан кешесе түгел. Димәк, килә! Ә бит моннан 25 ел элек Фирүзәгә: «Көт, мин барыбер кайтырмын!» – дигән иде. Димәк, кайта... Сине көткән җиргә кайталар. Көтсеннәр генә. Көтәләр микән соң? Ул инде ике айга дип киткән сәфәреннән 25 ел кайта. Һәр сүзне менә шулай нечкәләп, йөзек аша үткәрүе дә – әнә шул озын сәфәрендә кирәк булган гадәте.
Әнә инде Сөембикә манарасы, кыйгач айлы башын болытлар арасында йөздереп, каршы йөгереп килә башлады. Һаман тизрәк, тизрәк. Тиз-рәк, тиз-рәк, тиз-рәк... – монысы ашкынып йөрәк кага.
Яңа вокзал. «Казан тәмам үзгәргән, ахрысы», – дип уйлап куйды Фидан. Аннары җәяүләп кенә вокзал яны урамыннан шәһәргә кереп китте. Тукай урамыннан озак-озак баргач, ул тәрәзә йөзлекләре челтәрле, агач балконлы, ике катлы агач өй янына барып чыгасын белә. Тәрәзәдә ак челтәр пәрдәләр, тәрәзә төбендә кына гөлләрдер. Ул кара төндә китеп югалганда аны әнә шундый якты уйлы тәрәзәләр өмет белән озатып калган иде. Гөлләр арасыннан карап калган зөбәрҗәт күзләр! Әнә шул күзләр аны еллар аша Казанга дәшеп торды.
Фидан вокзал яны урамнарының туза төшүен абайлады, заманга ятышсыз хәрабә өйләргә хәйран калды. Йөргән җирләрендә ул хәрабәләрне күп күрде. Алар сугыш хәрабәләре иде. Җимерекләр эченнән башын калкытканда: «Шөкер, минем ватанымда бу хәл юк, анда иминлек», – дип сөенә торган иде. Әфган кышлакларын, калаларын җимерү өчен киткән гайрәт ватандагы бөлгенлек белән түләнгән икән ләбаса.
Ә үзе соң – Фидан – арзан түләдеме?
Каракорым тауларындагы тарлавыкта бүленеп калып, туңып үлә язды. Герат янындагы сугышта ирлегенә зыян китергән җәрәхәтләр алды. Госпитальдә табиб аңардан: «Гаиләң, балаң – варисың бармы, егет?» – дип сорауга, Фиданның тәненә шом йөгерде. Фирүзәгә көт дигән иде. Хәзер ул аның янына кем сыйфатында кайта инде. Каһармановларның нәселе соңгы чылбыр буынында – Фиданда өзелеп калды, димәк. Үкенеч! Казанга кайтмаскадыр бәлки? Ә вәгъдә?
Әманәт белән вәгъдә адәм баласын ике фәрештә кебек саклап йөртә, ди торган иде әбекәе. Шулай икән. Менә кайтып килә бит. Кайнар нокталарның утлы сулышын кичереп, көеп, әмма янып бетмичә кайтып килә. Тәрәзә челтәре бизәге аша озатып калган Асылташ янына кайтып килә. Кабул итмәсә, йөзекне генә бармагына кидертер дә, китәр. Кая булса да, еракка...
Чирек гасыр элек Казанга ул, зур йомыш йөкләп, ил сызыгын кичеп чыгар алдыннан килгән иде. Мөселман дөньясында эреп югалырга тиешле кеше татар дөньясыннан да хәбәрдар булсын дип уйланылгандыр инде. Ташкент һәм Ленинград махсус мәктәпләрендә яшерен сәяси көрәш серләрен үзләштергән япь-яшь егет иде әле ул. Интернатларда тәрбия алган, ата-анасының кемлеген белүдән гаҗиз ятимнең нинди тәрҗемәи хәле булсын ди? Әмма аның үзе өчен генә татар баласы булуы мәгълүм. һәм әле шул аз-маз мәгълүматлар төбендә ишегалдында сиртмәле коесы, болдыр баскычы урынына алагаем зур таш салынган биек – бала өчен генә биек булгандыр инде ул – өе һәм кызыл француз яулык бәйләп, чулпылар тагып йөри торган зәп-зәңгәр күзле әбекәе бар иде. Әбекәйнең киң күлмәген бөрмәләренә кыстырып казан тазартканда көйли торган Сак-Сок бәете дә бар иде анда. Бәләкәй оныгына Сак-Сок язмышлары шул чагында ук юралган икән. Фидан малай чакның шушы татлы хатирәләренә – иң ышанычлы төенчеккә – төреп ана телен дә югалтмады.
Ниһаять, Фидан Тукай урамын танып алды. Бу урамнан трамвайлар һаман йөри икән. Хәзер инде беркая борылмыйча барасы да барасы. Тузган йортлар кысрыклаган, машиналар ташкыныннан изелгән борынгы урам Фиданны теге ике катлы агач йорт торасы урынга якынлаштырды. Тик анда йорт юк иде. Аның урынында биниһая зур бина калыккан. Пыяла бетон корылманың маңгаена эре хәрефләр белән исеме дә язылган: «Баскетхолл». Гол! Ашкынып йөгергән йөрәккә каршы туп ыргыту иде бу. Туп кына түгел, ядрә! 
Фидан чарасыз иде бу минутта. Кая, кая ул челтәр пәрдәле тәрәзә?! Кая ул зөбәрҗәт күзләр?
Бу йорт ияләренең кая киткәнен белешерлек күршеләр – янәшә йортлар да калмаган. Урамның бу башына киң күкрәкле, каты маңгайлы урбан (шәһәр) хуҗа. Монда инде сизгер йөрәкләргә яшеренгән изге, татлы хисләргә урын юк. Дөресе – алар үзләре үк биредән кача, яшеренә. Хисләрнең саклану инстинкты уяна.
Фидан шәһәрнең бу аяусыз бүләгенә әзер түгел иде. Ул каушап калды. Бәйрәм ыгы-зыгысында ашыгучы кешеләр аңа бәрелә-сугыла торды. Ул исә хәзер, шушы минутта иң дөрес чишелеш табарга тиешлеген белеп, зиһене аша берәм-берәм вариантлар уздырды. әһә, ул Эрмитаж бакчасын – Фирүзә белән очраштырган бакчаны табарга тиеш. Фидан хәтер сырларыннан бакчага илтергә тиешле бормалы урамнарны эзләп тапты.
Бакча беткән икән. Элекке могҗизасы, рәхәт тынлыгы югалган. Бер яктан бакчаны тагын да шул аждаһа авызлы шәһәр йотып килә. Әмма, әмма... Изге урын сакланган икән ләбаса! Әнә ул үзе – Фирүзә! Нәкъ шул чагындагыча рәсем төшереп утыра.
Фидан, сак кына атлап, рәссам кызның артына килеп басты. Йөрәгенең тибеше рәссамны сискәндерүе дә ихтимал бит әле. Шуңа күрә ул сулышын тыя төште. Берни үзгәрмәгән. Кыз бу юлы да карлы миләш ботагын сурәткә төшереп утыра иде. Ак белән кызыл төс янәшәлеге – ымсындыргыч аклык һәм татлылык! Юк ла. Сурәттә миләш ботагы түгел, кар өстендә кызылтүшләр икән ич. Әйе, күзләренең явы коелган Фиданның. Җетелеге юк. Ләкин, барыбер, ак һәм кызыл, сафлык һәм садәлек.
Фидан бу киеренке тынлыкка бүтән түзә алмады. Ылыс тәпиеннән генә үрелеп йомшак кар алды да, аз гына йомарлап, кызга ыргытты. Кар кызның башлыгына барып кунды. әмма шушы нәни йомарлам тынлыкны һәм өметне ишеп төшерде. 
– Ой, кем ул анда?! – дип, кыз җәһәт кенә борылып карады. Аның зәп-зәңгәр күзләрендәге шаян кыңгыраулар сүнеп, алар урынына бозлы сөңгеләр пәйда булды:
– Абый кеше, шаярыр өчен бүтән объект табыгыз. Күрмисезмени мин эшләп утырам.
Юк, Фирүзә түгел иде бу.
– Гафу итә күрегез. Мин ялгышканмын. Сезнең кебек берәүне эзлим мин. Ул да рәссам. Ул да шушы бакчаны ярата. Шулай дигән иде, – диде дә, тиз-тиз генә кыз яныннан китеп барды. 
Анда кинәт кенә тагын бер фикер бөреләнде. Фидан хәзер рәссамнарның күргәзмәләр залына барыр. Фирүзә бу 25 елда мөгаен зур рәссам булгандыр. Һичшиксез! Табар ул аны. Вәгъдә бүләген – зөбәрҗәт кашлы йөзекне бармагына кидерер. Теге вакытны өч көнгә Казанга килүе тикмәгә булмаган бит. Аны тәкъдир йөрткән. Ул Казанга язмышыннан бәһасез бүләк алыр өчен килгән. Эрмитаж бакчасында рәсем ясап утырган кызның җыелма урындыгын, мольбертын күтәрешеп кайткан иде ул Тукай урамындагы өенә кадәр. Яңа ел киче иде. Сөйләшә-сөйләшә кайттылар. Кызның сәнгать училищесында укуын, дәү әнисе белән генә яшәвен, аның исә бу көннәрдә хастаханәдә ятуын белгән иде:
– Менә шулай, Яңа елны ялгыз гына каршылыйм инде. Дус кызларым каникулга таралышты, – дигән иде Фирүзә.
– Алай ярамый. Елың ялгыз үтәр. Аннары синең кебек гүзәл кыз төнне ялгыз үткәрсә, янына пәри егете ияләшүе мөмкин. Әйдә, мин – Кыш бабай, ә син Кар кызы бул. Хәзер шампан шәрабе алабыз да синең остаханәңә – Эрмитаж бакчасына барып, зур чыршы тирәли сикерешеп уйныйбыз.
Әй рәхәтләнеп көлде соң бу сүзләргә Фирүзә. Аннары тәкъдимне кабул итте үзе. Зур кибеткә кереп шампан шәрабе, тәмле әйберләр алганда кызның каршы витринадагы зур курчакка сокланып каравын күреп, Фидан аңа бу курчакны сатып алды.
– Менә сиңа яңа ел бүләге, Асылташ! – Фирүзәнең асылташ икәнен белүенә егет үзе дә гаҗәпләнеп куйды. 
– Минем беркайчан да мондый матур курчагым булмады, – диде дә кыз, аннары, тәмам чытлыкланып, – Фирүзә хәзер инде үскән кыз. Әгәр син чыннан да әкият егете икән, миңа йөзек бүләк ит, – диде.
– Итәм. Күзләрең төслене – зөбәрҗәт кашлы йөзек. Вәгъдә!
Бакчада Яңа ел каршылаганнан соң, алар агач өйгә кайттылар. Өй суынган икән. Фидан утын алып кереп мичкә якты. Шампан шәрабе бераз гына башына киткән кыз үзен Патша кызы кебек хис итеп көйсезләнгән булды, әле көлде, әле елады. Яңагында ялкын шәүләсе биеде. Аннан алар икәү бергә бөтен Яңа ел җырларын җырлап чыктылар.
Зәңгәр бозлы биек өйдә
Зәңгәр бозлы тәрәзә.
Зәңгәр бозлы биек өйдә
Әй рәхәт икебезгә... –
дип яңа җыр да чыгарып азапландылар әле.
Яңа елның беренче иртәсендә таң беленүгә Фиданны поезд еракка алып китәсе. Бергә үткәргән берничә сәгать эчендә яшь кыз белән ил олы йомыш йөкләгән җитди егет бер-берләренә бик нык якынайдылар. Бу дөрләп кабыну иде. Мәңгелеккә булган икән. Егет: «Ике айдан кайтам. Көт. Кәләшем икәнеңне белеп көт», – диде. Гомерлек хыялын тапкан кыз мәңге көтәсен белә иде. Әмма алар икесе дә гашыйк җаннарга азга гына да аерылышырга ярамый икәнен белмиләр иде шул. Тәкъдир йөртә адәм баласын.
Күргәзмәләр залына килеп керүгә үк күреп алды ул аны. 8 Март уңае белән хатын-кыз рәссамнарның эшләреннән күргәзмә ачылган икән. Каршы як дивардагы картина аны ерактан ук дәшеп алды: «Кышкы миләш. Ф.Галимова эше. 1980 ел». «Без көттек. Без көттек», – дигәндәй, һәр миләш җиләге Фиданга елмайды. Фидан кесәсендәге йөзек тартмасын капшап куйды: «Менә мин дә кайттым. Ике айдан түгел түгелен дә. Вәгъдә бүләгем дә бар». Ул тиз-тиз генә хәдимә ханым янына килеп, рәссам хакында белеште. Яңа адресын сорады.
Аңа адресны язып бирделәр. Менә бит ничек уңай килеп чыкты. Урамда ул җайлы гына такси туктатты. Машина эчендә ягымлы татар көе агыла:
Туган як тарта ул,
Киткәннәр кайта ул.
.............................
Яшьлекнең таңына,
Вәгъдәләр хакына
Тизрәк әйләнеп кайтыгыз...
Әйе, әйе, вәгъдәләр хакына! Бәлки, Фирүзә аны танымас та, оныткандыр да. Кияүдәдер. Хәер, фамилиясе үзгәрмәгән бит. Димәк, күпмедер өмет бар. Үзе нык үзгәрдеме соң ул!? Фидан машина көзгесеннән үз йөзен тапты. һәм кинәт көзгедәге үзен, ике зәңгәр күзен күреп сискәнеп китте. Өстенә кайнар су сипкәндәй булды... Көзгедәге күзләр таныш иде аңа. Бу бит бүген генә үзен оялткан рәссам туташ күзләре!
Такси яңа йорт каршына килеп туктады. Фидан, бүген инде ничәнче кат йөрәк тибешен йөгәнләргә тырышып, кыңгырау төймәсенә басты.
– Кем анда?
– Фирүзә Галимова биредә торамы?
Җавапка, чылтыр-чылтыр килеп, тимер челтәрле ишек ачылды.
– Мин Галимова. Тик мин... – ишек ачучы бүгенге танышы – зәңгәр күз иясе иде. – Фирүзә түгел, Фидания... Бу тагын сезмени әле? Сез нигә мине эзәрлеклисез?
– Юк. Зинһар өчен. Мин Фирүзәне эзлим. Ул да рәссам. Галимова иде... Ә син, ә сез – Фидан-ия?
– Сез кем? Ул өйдә юк. Сүзегезне тапшыра алам. Мин аның кызы.
– Миңа керергә ярыймы?
– Юк, теләсә кемне, таныш булмаган кешене өйгә уздыра торган заман түгел. Йомышыгызны үтәрмен.
– Теләсә кем дип... әйе шул, теләсә кем инде мин. Тик мин аңа кайтырмын дигән идем. Ул көтәргә вәгъдә биргән иде. – Кинәт Фиданның баш миен яшен камчысы телеп узды. Һәм ул ниндидер бер кинәтлек, тәвәккәллек белән ярып салды. – Кызым, мин бит синең әтиең! Мин кайттым.
Шуннан соңгы хисләр өермәсен аңлау кыен түгел. Әнисе белән бергә әтисен кыз да көткән. Төймә күзләрен шар ачып шкаф өстеннән карап утыручы курчак та көткән икән. Зөбәрҗәт кашлы йөзек тә курчак янында урын алгач, алар җыйнаулашып Фирүзәне көтә башладылар.
– Әнием минем исемемне, әти, синең гомер дәвам итсен өчен Фидания дип кушкан. Ул синең хәтәр җиргә китеп баруыңны белгән бугай.
– Әйтмәгән идем, ярамады. Сизенгәндер.
– Әтием, сине әни белән бергә мин дә көттем. Кайтасыңны белә идек без. Әни төшләрне гел матур күрде. «Мин аны нинди кыяфәттә кайтып керсә дә, мәңге яратыр идем», – дип көтте. Тормыш дәвам итә. Димәк, яшибез, әти. Ә менә мин кияүгә чыгарга ашыкмадым. Әни кебек ялгыз калудан, ятим бала үстерүдән курыктым.
– Мин бераз гаепле инде, кызым. Ләкин синең туеңа өлгердем бит.
– Әни сәнгать мәктәбенә укыта. Ул тиздән кайтып җитәргә тиеш. Сезнең очрашу икәүдән-икәү генә булсын. Мин йөреп кайтыйм. Кибеткә дә керим. Әй, Алла бабай! 8 Мартка әниемә бүләкнең нинди шәбен әзерләгән. Мондый бәхетне 25 ел көтсәң дә ярый. Ә үзем соң, мин дә бит шәп бүләк алдым – сине, әти!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вәғәҙә иман

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тә күңелгә якын хикәя. Мин 90 нчы елларда Казанда укытучыларның белемен күтәрү курсларында укыганда Тинчурин драма театрында Исламия апа һәм аның тормыш иптәше Мәхмүтовлар катнашында ,, Сынган беләзек,, дигән спектакль караган идем. Бу хикәянең сюжеты да шул спектакль сюжетына охшаган. Биредә дә әдәби геройлар арасындагы олы сөюнең бервакытта да сүрелмәве турында, бик күп еллар үтсә дә, беренче мәхәббәткә тугрылык турында сөйләнә. Минем күңелемә бик тә хуш килгән әсәр бу! Гәрчә, андый сөюләр кинода гына калды, дисәләр дә!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч әсәр бит бу, рәхмәт

        Хәзер укыйлар