Логотип
Проза

Йолдызым бар

(НӘСЕР)

Ул кичне син үзең дә хәтерлисеңдер әле. Синең минем янга, Кама буендагы авылларның берсенә саубуллашырга дип килгән чагың. Кич йөрергә чыктык. Авыл тын. Тик ара-тирә басу ягыннан тартар кычкырганы гына ишетелә. Мәктәп бакчасындагы яшь юкәләр шау чәчәктә. Рәшәткә буенда укучыларым ясап куйган эскәмия бар. Авыл читендәге болынлыкны, чишмә буйларын әйләнеп кайттык та, шул эскәмиягә килеп утырдык.
Авыл тын. Хәтта юкә яфраклары да көндәгечә үзара сөйләшмиләр. Әллә бездән тарсындылармы икән? Без дә беравык сөйләшми утырдык. Шушы минутларда минем күңелем аша син барасы ерак юллар йөгереп узды.
Иңнәремә кулыңны салдың. Кара- эәңгәрсу күк йөзенә карадың да, ничектер, көтмәгәндә:
— Ой-һой, йолдызлар нинди күп! Я, күрсәт, Фәния, кайсы йолдыз синеке?— дип сорап куйдың.
Мин сискәнеп, аптырап киттем. «Ә... нә, анысы минеке»,— дип әйтә торган ерактагы якын йолдызым юк ич әле минем. Мин әлегәчә таңнарга, шәфәкъларга, ул биек йолдызларга бөтенләй игътибар итми яшәдемме икәнни?.. Эш-мәшәкать белән көннәр, айлар, еллар үтә торган. Күп тапкырлар кояш чыккандыр, күп тапкырлар йолдызлар калыккандыр...
Мин әлегәчә берсенә дә күңел күзләрем тутырып карамадыммы икәнни? Юктыр, күрәсең, карамаганмын. Сизми дә каласың икән: күр инде бу, дөнья дигәнне! Тормыш мәшәкате белән тулып никадәр елларым агымсудай агылып киткән...
Беләсең бит, мин ятим үстем. Әтиемнең буй-сынын да хәтерләмим. Фронт кырында мәңгелеккә ятып калган. Әниемнең дә кына гөл чәчәгедәй ал яулыгын гына гомерлек истәлек итеп саклыйм.
Энем Илдар бу якты, кояшлы, йолдызлы дөньяга туып калган, ә әниемне, минем бердәнбер әнием-бәгыремне, караңгы, дымсу кабергә илтеп җирләгәннәр.
Сугыш вакыты булган. Авылда ир-атлар берәмләп кенә. Әнкәй, мәрхүм, печән кибәне өяргә менгән булган. Бу эшкә кулы ятарлык башка кеше булмаганлыктан, ирем Тимергали һөнәрен дәвам итим дигән теләк белән менгәндер инде, мескенем, авырлы килеш.
Кибәнне менә-менә очлыйбыз дигәндә генә аягы таеп киткән дә... Җиләкле печән кибәне төбендә, әнә шулай, энем Илдар кычкырып елап дөньяга килгән, әнием-җаным әнә шул чакта интегеп- газапланып дөньядан киткән. Иптәш хатыннары мескенемнең нибарысы бер җөмлә сүз, үрсәләнеп сыкрану катыш әйткән өч-дүрт бөртек сүзен генә ишетеп калганнар:
– Я, дөнья, ризыксыз итмә балаларымны!
Ул чакта мин үзем дә бу авыр фаҗиганың бөтен авырлыгын аңларлык түгел, бик бәләкәй булганмын шул әле.
Минем гомер сукмагым әнә шулай башланып киткән.
Кешеләргә рәхмәт. Олы йөрәкле кешеләргә рәхмәт. Әле яңа гына борынлап чыккан сап-сары каз бәпкәләредәй ике ятим балага ризыгын да, тән җылысын да, күңел кайнарлыгын да тапканнар алар. Шатлык-кайгыләрыбызны бүлешкәннәр, адашканда юл күрсәткәннәр, абынганда — кул биргәннәр.
Балалар йорты, һөнәр мәктәбе. Тегү фабрикасы. Кичке мәктәп, кичке институт. Күрәсең, тормыш йомгагы тәгәри торган. Мин дә һаман аннан калышмаска тырышып ашыкканмын, һаман ашыкканмын. Салмак кына сызылып аткан таңнарны, салмак кына сүнеп барган шәфакъларны, салмак кабынып, салмак сүнгән йолдызларны озаклап күзләп йөрердәй вакытым булмадымы икән, әллә күңел һаман көтеп яшәгәнме?..
Мин хәзер балалар укытам. Нигәдер, белмим, уйлап-исәпләп караганым да юк: аларның барысы да минем өчен энем Илдар кебек матурлар, энем Илдар кебек якыннар. Хәтта көннәремне бозып теңкәмә тигәннәре дә...
– Я, күрсәт инде. Фәния, кайсы йолдыз синеке соң?
Син, икенче кулың белән сак кына минем беләгемә кагылып, кабат шул сүзләрне пышылдадың.
Мин күңелем аша, бары тик йөрәгем аша гына узган моң-истәлек аралаш елмаеп сиңа карадым. Йөзең ярым көләч, шул ук вакытта уйчан һәм ниндидер пакь, намуслы хис нуры белән балкыган иде. Саран гына елмайдым да син күзләгән күк йөзенә караш салдым. Чыннан да күрсәнә: йолдызлар... никадәр күп икән! Гел балкып-нурланып Киек каз юлы сузылган. Ә аның тирә-ягында... чәчәкле болыннан матур йолдызлы болын. Чәчәкләрне күпләп сайлап була, йолдызларның...— бары берсен генә. Киек каз юлының бер читендә бик тонык та түгел, нуры чәчрәп торган бик якты да түгел, тыйнак кына бер йолдыз бар икән.
– Ә... нә, күрәсеңме, шушы йолдыз минеке булыр.
– Син озаклап аңа карап тордың. Йөзең тагын да көләчләнде. Соргылт күзләреңдә, әйтерсең, йолдызлар арасында уйнаклап очкан Киек казның көмеш канаты нурлары чагылып узды.
– Үзеннән саран гына нур сирпелеп тора, әйе бит?
– Әйе. Зәңгәр нур сирпелә.
– Син бу йолдызны башкаларга алыштырма, ярыймы?
– Юк. Алыштырмыйм.
– Аны башка берәүгә күрсәтмә, ярыймы?
– Юк. Башка беркемгә дә күрсәтмәм.
Син ниндидер кинәт талпыну, якын кайнарлык белән мине күкрәгеңә кыстың...
Ә иртәгесен ак теплоход сине ерак юлга алып китте. Теплоходның соңгы гудогы тынгач та Каманың чуерташлы ярына ятып, тәгәрәп елыйсым килде.
Әйтерсең, дулкыннар да «үл кит-те, ул кит-те» дип сулкылдашып аерылышу сагышыбызны бүлештеләр. Хәзер менә сине сагыну белән яшим. Күңелем белән күреп торам: юлларың озын, юлларың ташлы-кыялы синең. Тик шунысына шигем юк, акыллым, алмаз катламын табарсың, барыбер табарсың син. Аз гына тын калган чаклар булдымы, ерактан, әйтерсең, син йөри торган тайга урманнары ягыннан, «Геологлар җыры» яңгырагандай була. Ә кичләрен... юк, юк, кичен генә түгел, кайчак сызылып таң атканчы йолдызым белән серләшәм. Бар булган сөенечемне, бар булган борчуларымны аңа сөйлим. Ул елмаеп тыңлый, ул барысын да аңлыйдыр кебек. Ул синең өчен дә яна, ул синең дә серләреңне тыңлыйдыр бит. Адашып калсаң, аңа карап юлыңны тап, ул күрсәткән сукмакка чык, ярыймы, акыллым. Ул сүнмәс тә, югалмас та йолдызым минем. Гомерлек булып кабынган йолдызым минем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар