Логотип
Проза

Язмышыма шөкер итәм

(тормыштан алынды) 

 

(тормыштан алынды) 

        Яшен яшәгән, ашын ашаган җитмеш алты яшьлек картын төп йортына озатканда, кайгысыннан   карчыгы  җыелган халыкны тетрәндерерлек итеп   үксеп-үксеп елый. Илле өч ел бергә гомер иткән кешеңнән аерылуы җиңел түгел түгеллеккә, шулай да иң күркәм сыйфаты –  сабырлык бу авыр минутта Нәкыя әбигә хыянәт итте шикелле. Берничә ел авырып яткан иренең көннәрдән бер көнне китәсен дә белә иде югыйсә. Белүен белә иде, әзер иде кебек, ә чынбарлык алдыңа килеп баскач, күпкә авыррак икән шул. Иренең мәетенә егылырдай булып такмаклап елаган әниләрен балалары тотып тормаса, гомерлек юлдашына ияреп китәргә җыенган иде шикелле Нәкыя карчык. “И-и-и-и, китәсең бит, Әдһәмкәем! Китәсең бит! Кемнәргә генә ташлап китәсең соң мине?!”  Аталарын югалтуларын  аңлап, моны  инде күңелләре белән   кабул иткән, күз яшьләре кипкән кызларның әниләрен жәлләүдән тагын яңаклары чыланды.  “Ярар инде, йә  инде, әнием, ярар, бетте, бетте, тынычлан инде? яме...” − олы кызы кечкәй бала гәүдәседәй генә калган әнисен куенына алды. Икенче кызы карчыкның арык  аркасыннан сыйпады. Әмма  Нәкыя карчыкның хәсрәте күтәрә алмаслык зур иде шул бүген. Аны юата  алырлык сүзләр дөньяда юк иде, ахрысы.  Карчыкның бу хәтле өзгәләнүенә карап, аның бик тә газиз кешесен югалтканын сукыр кеше дә күрер иде. Аның тормышын белмәгәннәрнең күңелендә  бу  әбинең  карты  белән бик бәхетле гомер кичергәннәренә шик калмас иде. Бергә бик бәхетле булган, бик яраткан кадерледән-кадерлеңне генә шулай кайгыдан өзгәләнеп  озатып буладыр ул. Иң  якын кешесеннән  ачысын-төчесен, җәберен-золымын гарык булганчы   татып та,   соңгы минутында кичерә белгәннәр генә  ачы  күз яше түгеп бик авыр хушлашадыр. Кичермәслекне дә кичерә белгәннәр...  Бәхетле булдымы Нәкыя карчык Әдһәме белән? Анысын ул үзе генә белә.    

       Нәкыя Әдһәме белән сугыштан соң  авылдан “вирбаушикларга” ияреп чыгып киткәч, Свердловск янындагы сазлыкларда  торф чыгарганда танышты. Әз-мәз генә урысча сукалаган Әдһәмгә тагылып шәһәрдә йөрергә өйрәнделәр авыл кызлары. Карточкалы гына булса да ипиен  алырга да, юклы-барлы киемен табарга да, белмәгәнне сорарга да  тел кирәк. Авыл кызлары башта  урысча авыз ачарга да тартынсалар, Әдһәм вата-җимерә булса да кирәген аңлата белә иде.  Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын бетергән Нәкыя  урыслар арасында яши-яши телгә тиз өйрәнде. Кыюлыгы да юк түгел иде.  Авылдан бер белешмәсез  качып чыгып киткән кыз урындагы яһүдкә ришвәт биреп булса да үзенә һәм Әдһәмгә паспорт юнәтә алды.  Кулларында паспортлары булгач, аларны  акчалырак   эшкә алдылар.  Кайда татар – шунда авыр хезмәт: Нәкыя белән Әдһәм юл төзү эшенә керделәр. Кулына әз-мәз акча эләгү белән, Нәкыя авылда калган ата-анасына, туганнарына посылка юнәтеп сала башлады. Кызга  кандала-тараканлы барак сәкесе эләксә, Әдһәм башта Шарташ күле ярындагы землянкада яшәде.  Нәкыя күпереп торган кара чәчләрен артка тараган,  карлыгандай чем-кара күзле егетне  беренче күрүдән үк ошатса да, тыйнак буларак, хисләрен тирән яшерде, Әдһәмнең  беренче булып ачылуын көтте. Ә Әдһәм озак көттермәде –   озын алтын толымлы,  болытсыз күк йөзедәй зәңгәр күзле, тал чыбыгыдай зифа буйлы уңган  кыз яратмаслык түгел иде.  Танышуларына ел ярым дигәндә, егет белән кыз кавышып та куйдылар.  Кырмыска оясыдай кайнап торган кысан баракның бер почмагын такта белән бүлеп, шунда яши башладылар.  Бераздан Әдһәмне Германиягә өч елга  хәрби хезмәткә алдылар. Язмышы Нәкыягә сынауларын кызганмады.  Йөк машинасында эшкә китеп барганда  юл  һәлакәтенә эләгеп, яшь хатын умыртка сөяген сындырды.  Берничә ай  хастаханәдә ятканнан соң яшь баладай тагын аягына басарга, атларга өйрәнде Нәкыя.  Өметен өзгән чаклары да булмады түгел. Үзеннән дә бигрәк,  булачак ана карынында яралган сабые өчен көйде.  Ерактагы иренә сагыну тулы хатлар язды.  Имгәнгән хатын терелеп җитәр-җитмәс ир  бала тапты. Әдһәме  хәрби хезмәттә, үзе аягына чак басып йөри, баланы карарга кирәк, янында бер ярдәм итәр кешесе юк – ничек телисең, шулай җан асра!  Ипи алырга да акчасы булмаган чаклары күп булды.  Җиңелрәк урын табып, бик тиз эшкә чыкты.  Җиңелрәк дигәне дә авыру хатын өчен бик җиңел түгел иде, Нәкыя ашханәдә табак-савыт юды, яшелчә чистартты.  Агач арбага салып,  кечкенә Рафаилын  да эшкә тартып алып барды. Монда алар һичьюгы ач түгелләр иде.  Һәм Нәкыя көннәрне, сәгатьләрне саный-саный иренең кайтканын көтте.       

        Әдһәм хәрби хезмәтен тутыра алмады, ел ярымнан кайтты. Ләкин таянычым, терәгем булыр дип көткән кешесе үзе бәлагә очраган,  сакта торганда  аның эченә пычак белән чәнчегәннәр иде.  Әдһәм озак вакыт эшли алмады.  Кечкенә бала, авыру ир – бөтен авырлык үзе дә терелеп җитмәгән  Нәкыянең нәзек иңнәренә төште. Бераздан алар авылдан хат алдылар. Әдһәмнең анасы  Һаҗәр, бик  чирлемен, дип, үзен карарга чакырып хат яздырган иде.  “Үләргә җыенган” хатын илле белән алтмыш арасындагы йөгереп йөри торган бикә булып чыкты.  Кайнана киленен бик салкын каршылады – Нәкыянең, исәнме, әни, дип сузган кулы һавада эленеп калды, сәламен алучы булмады. Килен кайткач, Һаҗәр, әлбәттә, чаптыруын онытты, күбрәк киленен йөгертте.  Нәкыянең  илле елга сузылган газап, кыерсыту, җәбер тулы  килен тормышы башланды.  Һаҗәр үзе дә җиңел тормыш үтмәгән иде югыйсә. Хәвефле  утыз җиденче елда бер сәбәпсезгә  төрмәдә иренең  башын череттеләр. Ятимә хатын  җир идәнле, салам түбәле өйдә зур авырлык белән  берьялгызы өч бала үстерде. Сугыш елларында  балаларын ач үлемнән  саклап кала алды. Тик  күргән авырлыклар  берәүне кешеләргә, дөньяга мәрхәмәтле булырга өйрәтсә, кемнеңдер, киресенчә, күңеле ката, бәгыре ташка әйләнә. Һаҗәр соңгылардан иде.  Хәлле генә мулла гаиләсендә үскән Һаҗәрне тормыш,  байлыгыннан яздырып, ярлылар белән тигезләсә дә, аның  эчендә, бик тирәндә зәһәр холыклы  “байбикә”  хөкем итә  иде әле. Шул “байбикә” аңа  киленне бер хокуксыз ялчы урынына тотарга, аңардан туган балаларына да хезмәтче балаларына карагандай кимсетеп карарга, җәберләргә тулы   хокук бирде.   Авылда дин иясе,  абыстай булып йөрүе дә комачау итмәде, нигәдер. Килененең һәр эшеннән гаеп тапты, көне-төне талады, кимсетте. Теленнән туктаусыз шакшы сүзләр сибелгәч, биш вакыт кылган намазының, кылган догаларының  да  савабы булдымы икән, әйтүе  кыен.  

      “Артык кашык” өчен  Һаҗәр чәенә хәтле кызганды. Улы белән утырып икесе кәҗә сөтле, эре кисәкле  шикәрле,  куе чәй чөмерделәр, ә Нәкыя ак “чәй” – су яисә үлән кайнатып  эчте.  Кайнана картайганчы  йортта  баш булды –  күкрәгенә терәп ипи кисте дә телемләп кенә таратты.  Ипинең дә йомшагын Һаҗәр үзе ашады, катысын килененә бирде. Итнең дә киленгә сөяге генә эләкте.  Җылы сүз ишетергә зар-интизар булган килен кеше эштә юаныч табарга тырышты, баш күтәрми басылып эшләде дә эшләде. Бераздан Нәкыя  авырга калды. Бер ызгышканда таудай корсаклы киленен Һаҗәр куып чыгарды һәм Нәкыя еракта яшәгән ата-анасының бусагасына кайтып егылды.  Өч яшьлек Рафаилны аңа бирмәделәр. Әдһәм хатынын яклап бер сүз дә әйтмәде. Аңарда инде гаилә кайгысы юк, ул эчә башлаган иде.  Ата-ана йортында Нәкыя игезәк балалар – кыз һәм малай  тапты. Анадан аерып алып калган кечкенә Рафаилның эче китеп үлгәнен аңа хәбәр итүче булмады.  Әдһәм, башкача эчмәм, дип вәгъдә биреп, хатыны белән улын килеп алды. Ә игезәк сыңарын –  кызчыкны Һаҗәр алып кайтмаска кушты. Бераз булса да бездә үссен, үзеңә дә җиңелрәк булыр, дип, тугыз айлык Рәзиләне дәү әнисе үзендә калдырды.  Рафаилының вафат булуын Нәкыя кайткач кына белде. Бала кайгысыннан аның  күкрәк сөте кипте.  Бераздан тагын бер кызлары туды.  Еракта калган кызын сагынудан Нәкыянең чәчләре бик иртә  агарды.  Сабырлыгы төкәнгән ана бер көнне “баш күтәрде” һәм  беркемнән дә рөхсәт сорамыйча  кызын барып алып кайтты. Әмма дәү әнисендә тыныч тормышта, яхшы тәрбиядә үскән Рәзилә биредәге мәхшәргә өйрәнеп китә алмады, көн-төн  елады да елады.  

         Алачыктай кечкенә,  борылырга да урын булмаган кысан өйдә Нәкыя, кайнап торган кәстрүл төшереп, аякларын пешерде. Өч бала  караучысыз калды.  Гөбедәй шешкән аякларына баса алмыйча урында яткан Нәкыя олы кызыннан эчәргә су сорады. Моны ишетеп торган Һаҗәр баланың кулыннан чүмечен тартып алды,  су бирмәде. Күрше хатыны хәл белергә кергәч, Нәкыягә су салып бирде.  Бу хәтле кансызлыкның сәбәбен аңлау да,  аңлату да мөмкин түгел.  Нәкыяне хастаханәгә күрсәтүче булмады, аны авыл халкы дәвалады. Һаҗәр карчык озын-озак гомерен иман таратып илгә хезмәт итте, Алла юлында изгелек кылды  кебек. Тик нигә соң үз гаиләсенә, бала балаларына – иң якын кешеләренә бу хәтле каты бәгырьле булды?! Аңлап булмый. Зиһенгә, аңга сыя торган түгел  бу имансызлык.   

       Усаллык, җәбер  күреп үсмәгән Рәзилә әти-әнисенә дә,  туганнарына да ияләшеп китә алмагач,  елаудан туктамаган баланы  тагын ерактагы дәү әнисендә калдырып кайттылар. Шулай игезәкләр аерым үстеләр.  Нәкыя ике йорт арасында бәргәләнеп яшәде. Ә төп йортта бала саны арта барды – дүрткә җитте.  Зур гаилә көчкә-көчкә   зур булмаган такта түбәле куыш  салып чыкты. Балалар үсә  барган саен монда да урын азая барды. Ике тимер карават, агач сәке, зур  мич, ике өстәл  сыйган өйдә  буш урын калмады да диярлек.  Тормышны күбрәк Нәкыя ялгызы сөйрәде.  Үсә барган саен балалар кул арасына керә бардылар.  Әдһәм эшләп тапкан акчасын еш кына эчеп бетерде.  Корт бакчада, авыр, дип Әдһәм озак эшләмәде. Дүрт баласын, олы яшьтәге әнисен хатыны җилкәсенә ташлап, хисапчыга укырга китеп барды.  Караңгы төшкәч,  Нәкыя урман каравылчысыннан качып-посып, зиреклеккә барып утын кисте. Иптәшкә алмаш-тилмәш балаларын ияртте. Уфаллага төяп утын  алып кайттылар. Бауга бәйләп, иңнәре киселгәнче басудан салам ташыдылар.  Ә урамда инде җитмешенче еллар иде.  Нәкыянең балалары күтәреп салам-утын ташыганда башка балалар  кичләрен  ата-ана җылысында  ак-каралы телевизор карап утыралар иде инде.  Тырышкан кеше таудай өй дә салды, ихатасын да ныгытты. Ә Әдһәм шул такта түбәле, җил капкалы мескен йортында яши бирде.  Хәерчегә җил каршы – янгын чыгып, сарай-ихаталары, мунчалары да янып китте. Ирле  килеш ир таянычын күрми яшәде Нәкыя. Анысына балалар хакына түзәрлек тә иде, оятын югалткан ире башка хатыннарга йөрүдән дә оялмады.  Эчеп кайтканда тавыш чыгарды, сугышты. Тормыш көтәргә тырышлыгы да, теләге дә булмады. Нәкыя  кул арасына керә барган балалары белән печән, утын әзерләде, мал асрады, бакча тотты.  Чыпта сугып, шуны сатып балалар акча ясадылар, үзләрен үзләре киендерделәр. Килененә генә түгел, аның балаларына да якты чырай күрсәтмәде Һаҗәр. Үскәндә аның тәрәзә төбендә “тәрбия чарасы” талчыбык торды. Уйный-шаулый башласалар,  талчыбыкны “эшкә җикте”. Дүрт баланың урыны чаршау артындагы сәкедә генә  булды.   Баланы кыйнап юатма, көйләп юат – бу турыда ул белми иде, ахрысы.  Җене сөймәгән оныкларына карчык тискәре кушаматлар такты: “Урыс”, “Чирмеш”, “Кәнтәй”, “Елак”... “Кәнтәйгә” дүрт-биш яшь булуы аны туктатмады, елак кызның нигә туктаусыз елавы  кызыксындырмады.  Үзен яклый алмаса да, Нәкыя хаксыз җәбердән, кагу-сугудан   балаларын араларга тырышты. Алар өчен иреннән дә, кайнанасыннан да үзенә еш эләкте.  Китек күңелле дүрт бала җылы сүзне  әниләреннән генә сирәк-мирәк  ишеттеләр бу өйдә. Балалар аталарының күз карашыннан өркеп, аның алдында авыз ачып сүз әйтергә куркып, үзләрен аналарыннан башка беркемгә дә кирәкмәгән артык җан  итеп тоеп  үстеләр. Әтисез үскән ятимнәр тормышына кызыккан  чаклары булды. Кызлар эчкече әтиләреннән гарьләнделәр, кимсенделәр,  малайлар аңа охшамаска тырыштылар.  Интернатта торып укыган балаларның үз өйләренә кайтып керәсе килмәгән чаклары еш булды.  Аталарыннан бизсәләр-читләшсәләр дә, аның  хакында Нәкыя алардан  беркайчан да начар сүз әйттермәде. Балачак ул – кешенең алдагы бәхетенә нигез сала торган чор. Бу йортта моны аңлаучы булмады шул. Иманлы остабикә –  дәү әниләре оныкларын кяферлектә, динсез булып үсүдә гаепләде. Тик аларның  динсезлегенең  төп гаебе үзендә икәнлеген генә аңлый алмады. Ул үзе – балалар өчен һәрвакыт  тискәре үрнәк иде. Йортка килен төшкәннән бирле  “байбикә” Һаҗәр бармакка бармак сукмаса да, аның бар эшен гел тискәре бәяләде. Ипи камырын гына Һаҗәр үзе басты. Ипи басу, аны телемләп бүлеп бирү аңа бу йортта үзенең дәрәҗәсен күтәрүгә, үзенчә хакимлек итүгә тиң иде. Олыгайганчы карчык бу гадәтен ташламады, оныкларына ипи катысы гына ашатты. Хәергә китергән тәм-том бикле сандык эчендә чересә череде, сабыйлар авызына эләкмәде. Беркөнне сукыр карчык ишеге ачык калган базга барып төште. Тәне кара көйгән Һаҗәр хәлен белергә килгән кешегә, килен белән  балалары кыйный, дип алдады. Дин тоткан, үзен бик иманлы санаган карчыкның гөнаһтан бу хәтле курыкмавын һич кенә дә, һич кенә дә  аңлап булмый.       

        Изелеп яшисе килмәүдән бигрәк, нарасыйларын кызганып, аерылам, дип йөргән чаклары да булмады түгел Нәкыянең. Тик бер көтү бала белән кемгә барып сыенсын да, кемдә яклау тапсын?  Теләсә-теләмәсә дә язмышына буйсынырга үзендә көч тапты.  Үз  җимешләренә, гомерлек  хәләл җефетенә карата  каян килгән ата  кешегә бу хәтле каты бәгырьлелек?  Бик иртә ятим  калып атасыз үсүдәнме? Заманага туры килгән михнәттәнме?  Яисә үз анасыннан җылы күрмәүдәнме?  Ярты гасыр гомер дәвере эчендә  аңлашып яшәгән бәхетле чаклары да булгандыр Нәкыянең  Әдһәме белән. Сирәк кенә эләккән андый көннәрдә хатын Алладан бу мизгелләрнең   бетмәвен,  кабатлануын ялварып яшәде. Байлык-муллык түгел,  ә газизләре  хакына  сабырлык, түземлек сорады. Озын-озак гомерендә үкенече күбрәк булса да, сөенече дә булмый калмагандыр.   

        Әдһәм белән рәхәт күрдеме-юкмы, ә балалардан бәхете булды Нәкыянең.  Балачакта кыенлыклар күргәнгәме,  һәр бишесе  кешелекле, эшчән, булдыклы булып үсте. Һәм, әлбәттә, балаларының йөрәгендә үзенә  карата сүнмәс хөрмәт-ихтирам, мәрхәмәт  кабыза алды аналары.  Ерактагы Рәзиләсе өчен генә Нәкыя гомере буена янды-көйде. Ата-ана җылысын күрми үссә дә, Рәзиләне язмышы бер яктан аяды,  башка туганнары үткән кагылу-сугылу аңа бик эләкмәде, типкелдә үсмәде.  Нәкыянең  нәни кошчыклары канат чыгара торды, туган оядан бер-бер артлы очып китә торды. Әниләре алар чыгып киткәнгә сөенде генә: “Котыласыз, балакайлар...” Чыгып киткәндә Нәкыя һәрберсеннән  бәхетсез балачаклары өчен кичерүләрен сорады: “Рәнҗемә инде, балам...”  Тоткындагы кош кебек үзалдына хыялланды: “Менә бәбекәйләрем барысы да үсеп җиткәч, мин дә берәрсе янына барып баш төртермен..." Балалар бишесе биш якка таралды, ә Нәкыя кала бирде, олыгая барган  ирен ташлый алмады. Бәхетлеме-түгелме, ул инде бу йортка береккән, тамыр җибәргән иде. Балачак сынауларына бәйлеме-түгелме, шулай да ике кызының гаилә бәхете барып чыкмады.  Парлы булырга бик теләсәләр дә, үзләре аңлапмы-аңламыйчамы,  ирле тормышны алар кабул итә алмады. Ир алар өчен әтиләре кыяфәтенә, аның рәвешенә бәйле иде шул. 

       Барысын да кызганды Нәкыя,  тик аны гына кызганучы булмады.  Үзенә бер кашык су бирмәгән  сукыр  кайнанасын да жәлләде, азаккы минутына хәтле тәрбиясеннән яздырмады. Озак еллар авыр чирдән интеккән  ирен дә соңгы көненә хәтле бала карагандай карады. Әдһәм дә соңгы елларда бераз акылга утырды кебек,  дин юлына басты.  Яраткан кешесенә Аллаһы Тәгалә  сынауларын өеп бирә, диләр. Әйе, Нәкыя үткән сынауларга караганда, ул Алланың  иң сөекле  бәндәсе булып чыга. Бәлки, җибәргән сынавына өстәп, җиңәрлек көчне дә безгә Раббыбыз бирәдер. Шулай булмаса,  Нәкыя инде мең кат егылыр  һәм тора алмас иде. Сабырлык ул –  дөньяда үзе бер иң зур  көч.  

       ...Язсаң ун китапка да сыймаслык михнәт, рәхимсезлек аша  үтеп тә үзенә бу хәтле күрсәткән кешене югалткан өчен  шулай  өзгәләнеп булыр икән! Мондый да  авыр коллыктан котылган берәр хатын җиңел сулап куяр иде һич  булмаса.  Ә карчык  үзен үзе белештермичә канлы яшь түгә. Аңлыйм димә татар хатын-кызының  күңелен. Аңлыйм димә.  Моның төбендә ни күрсә дә,  рәнҗү сакламау,  кичерә белү  ятадыр, мөгаен. Кичерә алмаслыкны да кичерә белү. Бик аз кешеләргә генә хас булган изге күңеллелек. Әүлияледек дисәм дә ялгышмам кебек. Әүлияләр дә еламый димә... 

         Вакыт елгалары тып-тын гына, күзгә күренмичә геә,  иң шәп аккан дәрьялардан да тизрәк ага да ага. Кайгы-хәсрәтләрне дә, шатлык-куанычларны да юа тора, яңасын алып килә тора. Туксанны узган Нәкыя карчыкның  ялгыз калуына да инде дистә елдан артты. Җибәргән барлык сынаулары өчен язмышы Нәкыя карчыкка озын, бәхетле картлык бирде. Рәхмәтле  биш баласының,  килен-кияүләренең,  бихисап күп оныкларының уч төбендә генә гомер итә   дияргә була кадерле  карчыкны. Үзе җылы тәрбиядә, йорты караулы, тормышы бөтен, күңеле тыныч.   Таңнарында балаларына дога кылып уянган,  кичләрендә газизләренә  бәхет сорап йокыга талган карчыкның арыган йөрәге бәхеттән сулкылдый: “Язмышымнан шөкер итәм, йә Раббым, мең кат шөкер итәм...”  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балаларыңны эт тормышында яшәтеп, , рухи гариплеккә дучар ит тә шуңа шөкер итеп утыр инде. Нигә табарга иде аларны?! Алар ничек гомер итәр дип уйлый белмәгән ана ир кисәге өчен яшь түгә ...

    • аватар Без имени

      1

      0

      Бик кызганыч,Әдһәмен шул тиклем яраткандыр инде,шуна кайнанасынын җәберләүләренәдә түзеп яшәгән мескен татар хатыны,хәзерге киленнәр алдында кайнаналар биеп йөри,шушы тормышта торырлармы икән хәзергеләр

      Хәзер укыйлар