Логотип
Проза

Язлар моңы № 2

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4031

«Мин инде оныта яздым Ярминең үлгәнен. Сарага, ия­ләш­кәнче, кыенга килер. Ир күмү – ярты җанны күмү. Вилданы калага алып китәм ди бугай. Хәерлегә булсын. Аны менә чакыручы юк. Кызы каенаналы, каенаталы йортта. Килен рәхәте күрергә язмады. Габделхарисын әйт әле тагын. Мин хәсрәт чүлмәге турында кайгыртырга вакыты юктыр инде. Хатларына караганда посылкалары күбрәк кана да – йөз күрсәтми дип каргыйсыңмыни?.. Сарага да хәсрәт килде. Нихәл итмәк кирәк, бөтенебез шунда барасы. Чәйгә алыйм әле. Йөзгә чыгармадык, тату яшәдек, үпкә тотмадык, шөкер. Бөрлегән вәриние утыртырмын, карлыган кагы куярмын…»

Ә Сара, әнәтерә, төшмәде. Шулай инде, күршесендә кыз туганы була торып, ниме дип читтә кунып йөрсен? Елый-елый яше кипкән күзен бала итәкле алъяпкыч чите белән сөрткән сыман итеп:

– Рәхмәт инде изге ниятләреңә, Фәрданәттәй. Йомышым бар иде, иртәгеләргә үзем төшеп менәрмен, – дип, бик риза-бәхил калды.

Хәзер җәйлүкмәген, коймагын пешереп, Фәрданә карчык аны көтә. Мунча да ягып җибәрергә уйлаган иде. Салкын тиз генә сынарга исәпләми. Карт сөяккә җылы пар сихәткә дә бит… Ягар әле. Аның каравы йомырка сытып, ак оннан пешерелгән җәйлүкмәге, әче коймагы уңды. Сара гына ниһаясыз озак күренми. Вакыт энә күзеннән шуган җеп шикелле йөгерә. Фәрданә Люциягә йон оек башлап куя. Матча астында җәтмә үреп маташкан эре үрмәкүч тә, эшен төгәлләп, каядыр поса. Карчык чәй тәлинкәсе хәтле җиз телле борынгы сәгатькә бага. Люция кайтырга байтак әле. Мәче балалары йомгак белән уйный. Урындыкка ятып, аларны уяулы-йокылы әнкәләре карап тора. Ул тук, тыныч. Карчык аны әле кайчан гына кибет төбеннән тотып кайтты. Кайсыдыр адаштырган. Инде бала да китерде. Быел әнә җиде каз суясы иде. Тик бер тамчы кан агызасы итмәде. Тереләтә өләшеп бетерде. Берсен Ярми каберенә тимер чардуган корганы өчен тимерче Гыйбадуллага бирде. Аягындагы сызлавы бетәргә нәзер әйтеп куйган иде – үксез үскән тиле Рәхимҗанга илтте. Ай-ваена карамый, духтыр кызда калдырды. Тагын берсенә Коръән ашы уздырды. Бусы инде әҗәт үтәү, гөнаһысы аңа түгел…

Карчык уйларыннан җылынып киткәндәй булды. Әйтерсең лә җылы учак алдына чүгәләде.

Җырлап кына, ишек ачылды. Бу идән буйлап түргә тәгә­рәгәч, Сара килеп керде. Чуклы шәлгә төрүле төенчек тоткан:

– Озакладың, Сара.

– Хикмәт диген, йокланган. Гомергә бер якты күзгә хәтле.

–Өс-башыңны сал. Чөйгә элик. Өрпәгеңне салсаң да була, яман кызу өйдә.

– Коры суык куыра гына. Бәке-чишмә буга ураулы.

– Кыш башы димәслек.

Саран гына сөйләшеп чәйләргә керештеләр.

– Балын кап, Сара.

–  Тирләтер, Фәрданәттәй. Кайтасы бар. Юасы-нитәсе иләмсез күп. Үлем артыннан…

– Әйтмә дә инде. Хәтмәле генә китте дә барды. Җир җимертә иде ич әле, кайчан гына балта тотып төзелештән кайта иде. Балтасына бүрәнә башы элгән…

– И Ходаем…

Сара карчыкның агар күз яше калмаган инде. Ул, күлмәк итәген бармагына урый-урый, үзалдына текәлә дә тын гына утыра. Ә Фәрданә карчык түзми, яшенә ирек бирә. Аның бүген күргән төшен сөйлисе килә. Төш шундый ачык, шундый чын рәвешле иде. Фәрданә карчык әүвәл уянуына үкенәсе итсә дә курка калды. Юрый алмый озак офтанып ятты. Имеш, ул, бердәнбер ана казын күтәреп, Сәгыйдулла янына барган да:

«Суеп бир әле, Сәгыйдулла», – ди.

Сәгыйдулла озын ак бәс күлмәктән, пыяласы корымлы фонарь алып чыга да:

«Яктыртып тор», – ди.

«Якты ич монда, ут нәрсәгә?» – ди Фәрданә.

«Ә монда караңгы. Казың булганга гына якты тоела».

Фәрданә канат очыннан күтәргән казын күкрәгенә кыса. Ә ул ычкына да ап-ак сызык булып очып китә. Сәгыйдулла аның артыннан фонарь тотып куа чыга.

«Ана казны суймыйлар, ана казны суймыйлар», – дип кыч­кыра…

Менә нинди төш. Сөйләрлекме соң? Мондый төшләр йө­рәккә генә сыя, бер йөрәктән икенчесенә ташымый…

Фәрданә карчык Сара күтәреп менгән төенчекне исенә-төшереп, эче поша башлый.

– Ни нәрсә ул? – дип кызыксынса да, чәй эчеп бетермичә, Сара серен чишми.

Аның тирән мәгънәдә:

– Сәгыйдулла язларының моңы, – диюе бу серлелекне куерта гына төшә.

Чәйне өрә-өрә эчтеләр, коймак белән җәйлүкмәк кенә орынусыз калды. Сара карчыкның тамагына үтмәде.

Ниһаять, ул чишеләсе итте. Аның кызарынган күз почмагыннан тары хәтле генә ике яшь бөртеге саркый чыга. Яшьнең өзелеп, җыерчыклар сикәлтәсе өстеннән тәгәрәр куәте җитми, шунда күз төбендә җемелди бирә. Сара карчык караватта яткан төенчеген өстәлгә куя да, шәлнең очларыннан гына тотып, дүрт якка ачып сала. Өстәлдә җиз бакалы, сөяк телле сыерчык оясы хәтле генә яшел гармун ятып кала.

– Сәгыйдуллам язларының моңы, – дип кабатлый Сара карчык.

Почмаклары бөрешеп, аксылланып уңган иреннәре чак кыймылдый.

– Ник күтәреп йөрисең соң әле аны әче суыкта?

– Сәгыйдулламның васыяте шундый…

– Ниткән васыять тагын?

– Сәгыйдуллам «Фәрданәгә менгез» дип әйткән ие шул…

Фәрданә карчык, ни әйтергә дә белмичә, тәрәзәгә борыла, сулык-сулык йөрәге чәнчеп куя, тамак төбен авырттырып, үңәченә кайнарлык йөгерә, сулышы кысылудан борын тишек­ләре киңәя. Аңында берни калмый, әйтерсең лә аның аңы – агачлардан бәс түшәүле киң ишегалды. Күңел түрендә бер сүз калка да, йөгерек дулкын булып, бар дөньясын биләп ала:

– Васыять!

Фәрданә карчык йоннарын кабартып келәт түбәсендә утырган пар күгәрченне шәйләп ала. «Пар күгәрченле тормышта көзен ялгыз калыр өче, язын бәбкә чыгарган ана казлар бар. Сизә бит алар балаларының ак карлы бер иртәдә соңгы кат каңгылдашуын, сизә…» – дип уйлый ул.

– Фәрданә алып кайткан ие, аңа менгез, – диде Сәгый­дуллам. Үләренә әллә өч көн ие…

Казлар турындагы уйлары Фәрданәне гармунның тарихына алып китә. Сәгыйдулла белән башка чыккан көзне төп йорттан килгән ун баш казның җидесенә алмаштырып, Йөзем базарыннан курка-курка Фәрданә үзе алып кайткан иде ул гармунны, иреннән әр көткән иде. Тегесе, кәнфит күргән сабый кебек, куанып бетә алмады. Күреге әллә ничә төштән ямаулы иске гармунын идәндә үрмәләп йөргән Габделхарис алдына куйды да, эңгер-меңгер иңгәч, яңасында аллы-гөлле итеп уйнап, урам әйләнде.

«Күрсеннәр Сәгыйдулланы! Кунак-төшем, туй-мазарда иң кадерле кунак мин хәзер», – дип назлады ул Фәрданәне таңга хәтле. Алынасы тимер суканы ләм-мим искә-өнгә төшермәде.

Суканың кирәге чыкмады. Тау битләрендәге бүрек шайлы гына җир утраучыклары чынаяк өстеннән күтәрелгән бу шикелле итеп сулый башлаганда, колхозга керделәр. Яңа килгән кара каргалар әүвәлге мәдрәсә тупылларыннан түбәндә ыгы-зыгыланган, гөрләшкән, талашкан халыкны күзәтте. Ашаудан кисеп, язгы чәчүгә күбрәк орлык калдыруны кайгыртып йөргән, бердәнбер ышаныч терәге булган ялгыз атын иркәләп көрсенгән Сәгыйдулла юрап маташмады – колхозга кайтты да кашкасын Исмай байдан калган әвәслеккә илтеп япты.

Фәрданә елады, юләр, ирен тиргәде. Сәгыйдулла тәмәкесен төргән иде дә, уфтанып:

«Фәкыйрьлектән фәкыйрьлеккә башка чыктың. Яманнан артык булмас әле. Үзең күәс кирәксә дә күршегә чабасың. Фикер төшә – бер-берең белән чүтеки җиңелчәгә килә. Ялгызың бүрсенгән ише булмас әле», – дигән иде.

Шушы шаукым басылып, ташулар узды. Җир кипте. Сукага төшәсе иртәне күршедәге совхоз ягыннан авылга трактор килеп керде. Аңа колхоз рәисе егермебишмеңче Габидуллин үзе утырган иде. Трактор клубка әйләндерелгән мәчет каршына килеп тукталды да, күңелле гөрелдәп, бөтен авылны үз янына җыйды.

– Кемнең йөрәге җитә? Утыр менеп, икәү йөртәбез! – дип кычкырды Габидуллин. – Бәлки, синең кодрәт җитәр?

Ул Сәгыйдуллага төртеп күрсәтте.

…Бүтән чакта ни дуамал Сәгыйдулла югалып калды, Фәрданә артына посты.

– Юкка шүре җибәрәсең, Сәгый иптәш. Синең хатыныңнан да юашрак бу айгыр!

Халык кычкырып көлеп җибәрде. Сәгыйдулла үзе дә дәррәү көлүгә кушылды.

Фәрданә генә көлә алмады. Иренең кулын иңбашыннан җәһәт кагып төшерде дә, ияк астыннан бәйләнгән яулыгын җилкетеп, алга чыкты. Авылда бердәнбер гармунчы иренең мәсхәрәгә калуына гарьләнүе аны шаулап торган трактор канатына бастырды.

– Мин ярыйммы?!

Халык тагын бу юлы Фәрданәнең көтмәгәндә чәчрәп чыгуыннан көлеп алды.

– Ярыйсың!

…Кырга чыгып, әрем баскан Түти клинендә беренче, колхоз буразнасын шулай сыздылар. Трактор артыннан болыт булып кеше ябырылды. Ипи камырыдай кабарып, калган кара җир өстендә каргалар тузгыды. Фәрданәнең бите сөремгә буялып, ниндидер моңарчы биләмәгән рәхәтлеккә чыдый алмый елмайган йөзендә тешләре генә балкып калды.

Газиз хатирәле иде Сара алып менгән яшел гармун. Кайчандыр исеме гәҗитләрдән төшмәгән тракторчы Фәрданә Басыйрованың яшьлеге. Сәгыйдулла сөюенең ачы васыяте.

– Ник кенә үлде соң бу Сәгыйдуллам?.. Яши идек ич әле, ару гына тора идек… Шундый моңнарны да җир күмә микәнни? Күмә микәнни…

Сараның такмаклавы Фәрданәне хәтер тирәнлегеннән кире йолып ала. Гүя кое караңгылыгыннан чиләк белән су чыгаралар.­
– Авырга алма, Сара. Онытылыр, онытылыр… Һәр ярага вакыт дәва.
– Карт хәтер тутыгамы соң? Еллар җәрәхәтли дә ул. Язгы ташу елга ярын елның-елында яңарта тора… Идәннәрең бигрәк сары, Люция югандыр инде.
– Ул, ул. Мәктәп оланнары да юа шунда…
– Бүген мин дә йомырка кушып юдым.
– Йомырка сап-сары итә шул.

Сәгать суга. Тавышы карлыккан, гыжылдап чыга – «кух-ху, кух-х-ху…»

– Гармуны да иске инде, хан заманыннан… Онытылыр дисең, Фәрданәттәй. Әнә ич онытмаган. Хәтере җәрәхәтле
иде Сәгыйдулланың. Инде син авырга алма. Болай гына әй­түем.

Фәрданә карчык, әйтерен тапмый, сандык артыннан нидер эзләгәндәй итенә. Үзе авыр офтана, ниһаять, очы сынган керле орчык табып ала.

– Нишләтермен инде бу гармунны? Сандыгыма салып куйсам гына…
– Беткән түгелме соң инде?
– Нәрсәне әйтүең?
– Орчыгың… Сугыл бер, Фәрданәттәй. Сәгыйдулламның корыган алмагачтан ясаганнары бихисап.
– Мин гармунны әйтәм. Монда куйсаң таушалыр. Сандыгыма, сандыгыма мин аны…
– Бермәлне мәктәп балалары килгән иде аны сорап. Гыйбрәт алмагадыр инде. Берлиннарда уйнаган ич…
– Берлиннарда шул. Ямаулары шуннандыр.
– Немец пулеләре дия иде.
– Бәлкем, уттан-судан шул саклагандыр.
– Шулдыр, моң…
– Синең бәхеткә, Сара.
– Кемгә бәхеткә, кемгә үкенечкә.
– Алай димә, Сара, үткән эшкә салават…
– Җир тигезли, җир… Инде үлгәч кенә бүлешмик, авыр туфрагы җиңел булсын.
– И Сара, Сара… Гомергә булмаганны…
– Әрләмә инде, Фәрданәттәй, хәсрәтемнән бит…
– Үлгән артыннан үлеп булмый… Чәй яңартыйм әле.

Сүз артыннан сүз ялганды. Самавырның суы суынырга якын иде инде. Фәрданә карчык, яңартырга исәпләп, аякка баскач кына, Сара әби чынаягын каплады. Аягүрә басып, тагын берара Сәгыйдулланы кызганышып тордылар да ташлашмаска, йөрешергә исәп итеп саубуллаштылар.

Сара артыннан ишек ябылгач, Фәрданә карчык ятсынып кына гармунга бага. Тартынып кына аңа сузыла. Нигәдер Сәгый­дулланың яшь чагын хәтеренә алып һәм аңа охшарга тырышып, каешны кулбашына сала; башын кыңгыр иеп, тамырлары бүртенгән бармагы белән шикләнеп кенә гармун теленә кагыла.

Саный-саный, ул сары сөякле телләрнең һәрберсенә басып чыкты. Икесенең бакасы тутыгып бозылганмы – тавышы, чирле казныкы шикелле, гыжлап, көчсез чыкты. «Унике тел, – дип саный карчык, – мин гармун алып кайтканнан соң, Сәгыйдулла белән унике ел торып калдык. Юраганым юш килде ләбаса… Җиде казга унике ел…»

Санасам санамасам да,
Гармун теле унике.

Уйласаң уйламасаң да,
Яшь гомер килми ике, –

дип җырлый ул.

Капка келәсе шакылдый. «Люциядер…» Баскыч тактасына оргалап, кемдер аягыннан кар кага. «Каз канаты бар лабаса… Люция түгел».

Гармунын салырга өлгерми, ишекне төбенә хәтле ачып, Хөрмәт керә. Карчык, егетен кочаклаганда ятлар күреп калган кыз кебек, аптырап, оялып кала.

– Әх, өздерәсең дә соң, әби. Бөтен авылга яңгырый.

– Көлмә, олан, җае чыкканда яңгыраткан чаклар, әй, барые. Яшьлегебез авызлыксыз ат иде. Тезгененнән тотасыңмыни – җилеп үтте. Туздырган тузаннарын сыпырып утыруым.

– Каян килгән гармун соң әле бу, Фәрданә түти?
– Сәгыйдулла бабаң васыять иткән. Көтмәгәндә китте дә барды.
– Кышкы ачы суыкта.
– Кар тузгыды да хәтер тузгыды. Җирдәге бер тузан кузгалмады, хәтер тузаннары гына… Беләсеңдер инде, беләсеңдер.
– Тагын! Бөтен авыл белә.
– Мин үлгәнен әйтмим. Мин теге – ташуларда йөрешләрен әйтәм.
– Һи, түти!.. Быел Сәгыйдулла бабай белән Карамалы чокырында печән чаптык. Төшлектә мине йоклый дип уйлады, күрәсең, төп башына утырып, авыз эченнән бер көй сузды. Минем көйгә зиһен шәп, оттым тәки. Отам дип түгел. Шундый җыр иде ул, үзе хәтергә керә торган… Бервакыт үзенә уйнап күрсәттем. Шаклар катып тыңлап торды да: «Хәерле булсын, уйна! Бер кабынган учак сүнмәсен», – диде. Менә ул көй, бир әле гармуныңны…

Хөрмәт ашыкмыйча гына утыра, җиңе белән маңгаен сөртә, юеш бармакларын түшенә ышкып ала да гармунга орына. Бала үчтекиләгән сыман җиңел генә кылтыратып уйнап җибәрә. Бераздан гөрләвекләр агышыдай тигез, шома башланган җыр әллә нинди биеклеккә ирешә дә, тетрәндереп алгач, яңадан салмаклана, ямансытып өзгәләнә, әкрен бер агым белән ага башлый. Фәрданә карчык егеттән күзен алалмый тыңлый. Әллә арыш, әллә инеш дулкыннары шавын ишеткәндәй була.

Хөрмәт, Фәрданә карчыкны сискәндереп, кинәт туктый да гармунны кочаклап әйтеп сала:

– Үзәкләргә үтә… Карале, Фәрданә түти, Люцияне бирә­сеңме миңа?
– Аласыңмы соң?
– Яңа елга.
– Моңың бар. Фатыйхам – Люция сүзе. Ризалашсагыз – мин кем сезгә? Ихтыярыгыз үзегез белән.
– Люция бер сүз җиткергән иде. Безнең бит, беләсең, гаилә ишле… җәйгә хәтле генә…
– Хет гомергә торыгыз, сүзем юк!
– Юк, юк, җәйгә хәтле генә! Председатель белән киңәшелгән. Бүрәнә бирә, кирпеч…
– Риза, канәгать…

Шунда гына егет карчыкның күз төпләрендә өзелергә калтырап торган эре яшь бөртекләрен шәйләп ала. Уңайсыз, ямансу булып китә.

– Рәхмәт, түти. Рәсүл тырнагыдай кадерләп саклап кына тотарбыз үзеңне, күрерсең.
– Телең татлы, олан. Мулла нәселеннән шул син. Бабаң Хәйрулла бик иманлы кеше иде.
– Болары, түти, йомышка кагылмый әле. Яңа елга күп тү­гел… Ярый, түти, тракторым кабызулы тора.

Егет чыгып китә. Фәрданә карчыкның баштагы уйлары шул егет турында. Әмма әкрен-әкрен аның шатлыклы уйлары яшел гармунга, сәер васыятькә әйләнеп кайта. Нәрсә соң бу, нәрсә? Нилектән гомернең чиге бар да, кеше йөрәгендәге моңнар язгы тугай ише гел яшел яки шул ялан шикелле сагышлы, сүнә дә кабына, сүнә дә кабына… Менә Сәгыйдулла да мәңгелеккә китте, ә сүнгән йөрәгендәге кылларын васыять итеп аңа калдырган… Фәрданә карчыкка моны төшенү рәхәт булып китә. Гүя картлык көнендә, яшьлегендәгечә, наз сүзе ишетә.

Ул сандыгы алдына тезләнә. Бөтен дөнья каядыр читләшә. Ул хатирәләре белән күзгә-күз калган чактагы кебек тына, сулышын тыя, кулының җиңелчә калтыравын басар өчен, тизрәк келәгә үрелә. Чүкүле калае тутыгып, буявының төсе уңып беткән сандык үзен борчуларына ризасызлык белдергән сыман ыңгырашып куя. Карчыкның кичәле-бүгенле сыкрап уянган хәтере кебек, теләми генә ачыла. Әллә сандык, әллә кое капкачы ача карчык. Аның да хәтере кое күк тирән, караңгы. Сандык та шулай. Аңа карчык узган гомерен, истәлекләрен салып тота. Үткәннәргә кайтканда сандык ничек ачылмасын. Әнисе мәрхүмнеке иде ул. Сәгыйдуллага кияүгә чыкканда, Фәрданәнең вак-төяк бирнә малы шуңа төялеп төшкән иде. Теге елны йорт-җире янганда исән-имин чыккан бердәнбер мал.

Карчыкның борынына баллы бер ис сирпелеп керә. Үлемтеккә куелган ислемай, исле сабыннар исе. Гармун куярга урын җайлаганда аның бармаклары киндер тастымалларга, күкрәкчәгә, сәйләнләп чигүле яшел калфакка тиеп-тиеп китә. Кайдадыр чулпы тәңкәләре зыңгылдагандай итә.

Фәрданә карчык гармунны Сәгыйдулла көрәшеп алган кы­зыл башлы сөлгегә төреп куймакчы була. Өстә генә яткан сөлгене таратып җибәрсә – «аһ» итеп күкрәге кысылып ала. Көя төшеп, сөлгенең йон чуптарын кискән икән. Иң өстә яткангамы соң, көя тагын ике сөлгесен харап иткән булып чыкты. Бик күптәннән таратып карамаган иде шул. «Әйтәм нәфтәлине сизелми… Гүрләргә ни белән иңдерерләр, гүрләргә… Озаграк гомер итәм мәллә соң? Үлемтегемә хәтле көя кискән…»

Гармунны барыбер Сәгыйдулла сөлгесенә төреп сала. Сала да, елыйсылары килеп, сандыгын яба. Зиһененә томан төшкәндәй итә. Шул томанга кыр казлары очып кергәндәй тое­ла. Үзләре күренми, күңелгә фәкать көмеш кыйгылдашулары гына иңә. Томаны да әллә көзнеке, әллә язныкы, кыр казлары әллә китеп бара, әллә кайта… Фәрданә карчык сандыгына камыш намазлыгын җәеп куя. Камыш кыштырдавын элгәречә яхшыга юрыйсы килә.

Каян килдең, ни күрдең дип,
Кыр казыннан сорадым.

Кыр казы җавабын бирде, –
Мин утырып еладым, –

дип җырлыйсы килгән иде дә, уенда гына калдырды.

…Яшьләр өйләнеште. Кунаклар салкын өйалдына чыгып кызган-иләсләнгән тәннәрен бию белән басып керәләр. Кияүнең гармунда уйнап, кәләшнең җырлавын сорыйлар. Кыстатып, назландырып тормыйлар, клубтагы бәйрәм кичәләрендәгечә, икәүләп җыр башлыйлар:

Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела…

Алар җырлап бетергәч, «Әче!» дип кычкыралар. Хөрмәт гармунын янәдән ала да, башын сизелер-сизелмәс кыңгыр салып, гармун толымын ачар-ачмас кына җилфердәтә-җилфердәтә, яңа көй башлый. Тәннәрне оетырдай таныш моңны ишетеп, Фәрданә карчык тетрәнеп китә. Болай да өстәлнең почмагында үзе ише ике карчык янында бөрешеп утыра иде үзе дә
сизмәстән самавыр артына елышты. Базмый гына күршеләренә, кода белән кодагыйга күз атты. Бөтенесе аңа текәлгәндер кебек тоелды. Тик аның ягына берәү дә карамый, һәркайсы, үзалдына яки гармунчыга текәлеп, көй сихеренә бирелгән. Шуны күреп җиңеләя, кинәнеп китә, сирәк керфекләрен кагар-какмас төстә көй моңына бирелә. Аһ, иркен дә соң көйнең колачы, сулышы җиңел дә соң! Әллә арыш кыры, күл камышы шаулый, әллә торналар, кыр казлары кычкыра, әллә яңгыр шыбырдый, гөрләвекләр челтери, әллә тегермән келтери, яфраклар пышылдый, әллә көндез, әллә төн… Табигатьтә нинди тавышлар булса, карчыкның колагына бөтенесе ишетелә сыман. Тагын билгә җиткән кәлшәле, көнбагыш зурлыгындагы ромашкалы, мәтрүшкәле болын күрә ул. Аннан – арыш кыры… Кырны урталай ярып, ике ир арыш чаба, имеш. Ә ул, көлтә җыеп, бәпкә куя. Кайсы покостан җыярга белми бутала, аптырап кала. Чалгычылар Сәгыйдулла белән Ярми, имеш. Икесе дә тирләгәннәр, туктап, икесе дә аңа карый, имеш… Нидер әйтергә теләп, аның баш очында тургай өзгәләнә, ә ул һич аңламый интегә…

Инде Хөрмәт уйнавыннан да туктый. Туймас яшьләр янә «Әче!» дип такмаклыйлар, егет белән кыз урыныннан кузгалмый һич өзмиләр.

Ә Фәрданә карчыкның, көзге җил кагылып үткән агач кебек, кинәт кенә иңбашлары калтырап куя. Бер генә мизгелгә әллә елап, әллә көлеп ала. Бит җыерчыкларын кычыттырып, яшь тәгәри. «Бәхет дигән нәрсә нигә шулай бик соңарып килә икән соң ул?» – дип уйлый ул.

Казан – Камышлы.

1973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар