Логотип
Проза

​ Ястык

Мөнирәгә  Баулыдан зу-у-ур ястык килеп төште. Төште дигәч тә, Камаз машинасында эшләүче авылдашы Илсур өенә үк кертеп тапшырды. Ниндидер хуҗалык йомышы белән Баулыга барган икән дә, зәңгәр чәчәкле теге олы ястыкны  шуннан ияртеп җибәргәннәр үзенә. Кайнанасыннан соңгы бүләк – соңгы истәлек булып чыкты ул...
Илсур ястыкны сандык өстенә утыртып куйды да куен кесәсеннән бер хат тартып чыгарды.  Кайнананың хаттагы кулын танып, Мөнирә җиңелчә калтырап куйды. Нәкъ башка хатларындагы кебек: “Кызым, исәнме,” – дип башлап җибәргән икән. - “Быел казларым бик уңды, былтыр да егерме сигез баш үстергән идем. Сиңа диеп атап тутырдым бу ястыкны”... - дигән.
Мөнирәнең тамак төбенә нидер килеп тыгылды, күзен нәрсәдер әчеттерде...
Кайнананы җирләп килүенә ике айлап вакыт узган иде инде. Өчесен, җиделәрен үткәрүдә дә булышты Мөнирә, ә менә кырыгына кайта алмады шул. “Әнинең сиңа дип исемләнгән әманәте бар!” – дип, кат-кат әйткән иде каен сеңелесе. 
Әнә шул әманәт, зәңгәр чәчәкләре белән балкып, түрдәге караватта утыра...  Бөтен өйгә ямь биреп утыра...
Мөнирә кайнанасын ярата иде. “Кызым!” дип эндәшүләре дә үз әнисенекенә тартым булып, тавышы да йомшак-ягымлы тоела иде. Шулай да кайнананың башка авыл хатыннарыннан үзгәрәк , сәер гадәтләре бар иде. Әбәткә кайтканда, бүтәннәр, әз булса да малга ризык булыр дип, култыгына печән кыстырса, кайнана исә иген арасында зәп-зәңгәр булып балкып утырган чәчәкләрдән тәкыя үреп  башына кияр, яисә юл буенда үскән  ромашкалардан матур чәчәк бәйләме ясап, күкрәгенә кысар, бүтәннәрнең авыз еруына да исе китми, эчтән генә нидер көйләп,  җырлый-җырлый кайтып керер иде.
Иренең кайчандыр әйткән сүзләре хәтердә яңарды: “Заманында укый алган булса, безнең әнидән нидидер бер иҗади шәхес чыгар иде. Я язучы, я артистмы шунда...” 
Әнә шул җиде класс белемле гап-гади авыл хатыны – Мөнирәнең кайнанасы – килененең якын дустына , сердәшенә әверелде  ул чакта...
Мөнирә күзен сыпырып куйды. Сытылып чыккан сыңар яшь җыерчыклар арасында буталды... 
“Ул чакта бигрәкләр дә яшь булганмын икән!”
 Яшь булган шул! Яшь тә, бәхетле дә булган!
 Хәзер инде – Мөнирә үзе дә әби, балаларын очырган ялгыз каздай, берүзе яшәп яткан көннәре... Ирен югалту сагышы да басыла төшкән. 
Мәңге җуелмастай кайгы-сагышларга да күнегәсең, ияләшәсең икән бу дөньяда!
...Зур ястык түр караватта кыш чыкты. Мөнирә аңа ятмады (үз мендәрләре дә чутсыз!), кузгатмаска тырышты,  вакыт-вакыт йомшартып, кабартып-күпертеп,  теге зәңгәр чәчәкләрне үзенчә иркәләп - сыйпаштырып, яңадан урынына утыртып куярга күнекте. Ястык, кукраеп, күкрәк киереп, шунда язны каршылады. 
Майның матур бер иртәсендә Мөнирә, яңа гына баш калкыткан  чирәм өстенә җәймәсен чыгарып җәйде, теге ястыкны ишек алдына таратып салды да кояш нурлары иркенә тапшырды. Ястыктагы зәңгәр чәчкәләр, чекрәешеп, нурга коенды.
Аннан кинәт, үз тилелегенә үзе әрнеп, ах! итеп куйды:  “Ястыктагы чәчәкләрнең төсен кояш алмасын тагын!” 
Ашыга-кабалана өенә йөгерде, теге чәчкәләрне, ап-ак җәймәсенә төреп, әрсез нурлардан томалап та куйды. Зур ястык әле бер, әле икенче ягын  кояшта кыздырды, тагын да тулып, кабарып, түр караваттагы урынына кабат кереп кунаклый торганга әйләнеп китте. 
Мөнирәнең үзенә күрә бер шөгыле барлыкка килде : “Ястык җилләтәсе бар!”
Шулай бер көнне, кибет янында тукталып,  озын көнне үткәргән бер сәер автобус Мөнирәнең игътибарын үзенә тартты.
-И-и-и-ии... Шуны да белмәскә!-дип, бот чапты күршесе Язилә. –Мендәр чистарткыч афтубыс бит! Йоннарын-мамыклырын аралап, дизинфиксияләп, өр-яңа сүрүләргә тутырып, кулыңа тоттыралар ла!
Мөнирә, башына килгән уйдан дәртләнеп, күңеле күтәрелеп, ястыгына барып ябышты : “Оныкларыма мендәр тутыртыйм әле! Карт әбиегезнең истәлеге диярмен!”
Хуҗалыкта кирәкмәгәннән, сарайга кереп урнашкан “уфалла” арбасына да эш чыкты тагын! Теге ястыкны салып, келтер-келтер генә мендәр чистарткыч автобуска юнәлде ул.
-Бик пычрак, шакшы мендәр китерүчеләр дә була. Чистартабыз, ялт итәбез!- диде “сандык” хуҗасы, Мөнирәнең кызыксынуын тоеп. – Ә менә сезнеке белән эшләү – үзе бер бәйрәм! Мондый мамык-йоннар гел тәтеми шул безгә! 
Сары автобустагы үтә-күренмәле зур “сандык” ястыкны үзенә “йотты”. Мөнирәнең мондый “машина”ны беренче генә күрүе иде, исе китеп, шаккатып, теге сандыкка төбәлде. Ә сандык эчендә - “бураннар уйный”, “давыл котыра”!
Кар бураны диярсең әй! Ап-ак мамыклар дулый-дулый очты, тузды, шаярды...
Кайнана гел ак казлар гына асрый иде шул...
Ястыктагы каз мамыгы төп-төгәл җиде мендәрлек булып чыкты. Яңа күлмәк кигән игез мендәрләр түр караватка менеп кунаклады. Тышлыкларының зәңгәр чәчәкле булуы да ошады Мөнирәгә. Җиде санын да ярата иде ул. Җиде мендәр чыгуын да  яхшыга юрады. ”Җиде буын”, “Җидегән йолдыз”дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар! Тик  менә оныклары - алтау гына шул!
Җиде мендәр түр караватта озак ямансуламады. Ике кызы үз авылында кияүдә, берсе – түбән очта, икенчесе югарочта гына яшәп ята. Икесендә дә - икешәр кыз үсә. Оныклар бүләк мендәрләрне, тау халыкларыдай баш түбәсенә куеп, җитез генә үзләренә таба теркелдәде.
- Дәү әни, рәхмәт сиңа!
- Рәхмәте -  карт әбиегезгә инде! Аның истәлеге!
Кызлар чырык-чырык килде:
- Мендәрләр булды, хәзер кияү генә табасы бар!
Мөнирә үзе дә кушылып көлде. 
“Кара син аларны! Нәрсә сөйлиләр бит! Мәктәптә укып йөргән башлары белән!”
Аннан, бисмилласын пышылдап, аларны озатып калды.
Ул җәйдә бәхете мулдан булды Мөнирәнең. Көтмәгәндә-уйламаганда, ерак Камчаткадан төпчеге Дамир  Сабантуйга дип кайтып төште.
Дамиры – Мөнирәнең бәгырь ярасы иде. Моннан җиде-сигез еллар элек армиягә киткән егет, хезмәтен тутыргач,  авылына әйләнеп кайтмады, бәхет эзләп, Камчаткага ук китеп барды. Хаты-посылкасы гел килеп торса да, улының киңәшсез-нисез ят җирләргә китеп баруын, соңрак марҗага өйләнүен Мөнирә өнәп бетермәде:
“Я, беткәнме инде татар кызлары! Камчаткада да бардыр инде ул – булмый ни!”
Дамир белән ун ел буе бер партада утырган  Рәзилә хәтердә яңарып, Мөнирәнең күңеле нечкәреп китте. 
“Бигрәк  акыллы, оялчан кыз иде Рәзилә! Араларында нидер бар иде дә сымак яшьләрнең. Аның башбирмәс Дамирына әнә шундый тыныч холыклы, ипле хатын туры килсә, бер дә начар буласы түгел иде дә... Туган нигездә, әниләре янәшәсендә яшәп ятсалар...”
Мөнирәнең күзенә яшь тыгылды. 
“Язмагандыр... Нишләмәк кирәк...”
Рәзилә дә, Дамирны армиягә озату белән, укырга керәм дип, Новосибирскийга ук китеп барды. “Я, Казанда беткәнме инде институтлар! Атна саен ук булмаса да, каникулда авылга кайтыр иде. Ә болай нәрсә? Китте дә югалды Рәзилә. Шул китүдән кайтып күренгәне дә булмады. “Институтта укый икән”... “Кияүгә чыккан”... “Малае бар ди”... “Аерылган”... кебек хәбәрләре генә килеп иреште.
Дамирның гаиләсе белән беренче генә кайтуы иде. Килене Светлана да күзгә-башка күркәм генә күренә, “Мама!”, “Мама!” дип, Мөнирәнең бер алдына, бер артына төшә. Ә менә игезәкләр Тимур белән Артурның шаянлыгы, шуклыгы дисеңме! Ул чыркылдап көлүләре, “Даваника!”дип, өйне яңгыратулары!
Светлана малайларга: “Потише!” дип, кисәтү ясаганда да, Мөнирә кул гына селки: “Кычкырсыннар, көлсеннәр!” , янәсе. Ник дисәң...
Оныклары Тимур да, Артур да, нәкь әниләре кебек, “салам түбә”ле, борчак борын”лылар. Ялгышып кына Дамирга охшаган ник бер җирләре булсын! Әнә шул “салам түбәле борчак борын”нар чыркылдый башласа, бит урталары чокыраеп, бөтен йөзләрен ямьләнеп китә. Нәкъ Дамир кебек! Аның Дамиры да шулай, битен чокырландырып, балкып көлә иде. Әтисе юкка гына “чокырлы битем” дип сөймәде бит үзен.
Улы белән килененә урынны диванга көйләде Мөнирә, ап-ак җәймәләрен җәеп, пар мендәрләрен кабартып салды. Иртән торса, шаккатты: ике мендәр , нәүмизләнеп, идәндә ауный.    Светлананың исе дә китмәде:
-Мы без подушки спим, у нас так принято! - диде.
Мөнирәнең кинәт кенә күңеле төшеп китте, игезәкләр йоклаган чоланга күз салгач, әздән генә елап җибәрмәде. “Чокырлы бит”ләр, мамык мендәргә бөтен йөзләре белән чумып, “мес-мес” килеп яталар иде.
 Ошатканнар! Карт әбинең бүләген яратканнар икән! 
Әле алай гынамы! Чәчәк-бизәкләре буенча мендәрләрне аерырга да өйрәнгәннәр. Мөнирә буталып куйса: “ Нет! Это – Артуркина подушка! А это –мой “мендэр”!-дип, чатнатып тора Тимуры. Камчаткага китәргә җыена башлагач, Светлананың , “лишний груз” дип, мендәрләрне аласы килмәгән иде, әмма ике малай – ике “чокырлы бит” : “Это наш “мэндэр”, бабушкин подарок!” –дип, барыбер үзенекен итте.
Кунаклар китте. Түр караватта зәңгәр чәчәкле ялгыз мендәр моңаеп калды...
...Яр астына, чишмә суына төшкән иде Мөнирә.
Кемнеңдер:
- Әни-и-и-и! Әни-е-е-м! – дигән йөрәк өзгеч тавышы су буйларын яңгыратты. 
Караса, Язиләнең усал ата казы, бер сабыйны ярга кысрыклаган да чукыпмы чукый. Теге сабый нишләргә белми, куркудан калтырый, чәбәләнә.
Сулы чиләкләре сукмакта калды, Мөнирә, көянтәсен селкеп, ярдәмгә ашыкты.
Усал казлардан аралагач, чишмә буена алып төшеп, сулкылдаган малайның битен-кулын юдырды. Йөзе әллә ничек таныш та, бик якын да кебек. Сумаладай кара  чәч, шомырт кара күзләр...
“Кайда гына күрдем соң үзен? Безнең тирәдә мондый малайлар юк та кебек. Әллә  берәрсенә кунакка кайтканмы?”
- Син кем? Исемең ничек?
- Наил...
- Кем малае соң син?
- Мин – Рәзиләнеке...
Сабый, бит уртасын чокырлатып,  балкып елмайды:
- Ә мин сине беләм... Син – минем дәү әни!
Мөнирә әллә нишләп китте, әздән генә салкын чишмә суына йөзе белән капланмады. Тиз генә һушын җыеп,  сабыйның юка гәүдәсен кысып-кысып кочаклады. Чокырлы бит уртасына калтыраган иреннәр белән орынды:
- Чокырлы битем син...
Ана күңеле сизми мени!
...Түр караваттагы ялгыз мендәр куанып- дәртләнеп аны каршылады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Экият билгеле...7-8 ел элек армиягэ киткэн Дамирдан тапкан бала ата каздан талатып торыр яшьтэ була мени?..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Экият булса да кунелгэ рэхэт булып бетте азагы.Рэхмэт!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт,бик яхшы хикәя

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллааа, бигрэк эчтэлекле хикэя

            Хәзер укыйлар