Логотип
Проза

Яшерен бәйрәм 

Әдибә кызын ялгызы гына үстерә Һәм үзенең  ялгызлыгы хакында уйлап та караганы юк аның, чөнки  сабые – янында. Бу гүзәллек  аңа дөньяның бар могҗизаларын, ләззәт-сәгадәтләрен бирәдер күк. Һәрхәлдә, Әдибәгә шулай тоела...

Әдибә кызын ялгызы гына үстерә Һәм үзенең  ялгызлыгы хакында уйлап та караганы юк аның, чөнки  сабые – янында. Бу гүзәллек  аңа дөньяның бар могҗизаларын, ләззәт-сәгадәтләрен бирәдер күк. Һәрхәлдә, Әдибәгә шулай тоела.  Нәни тәпиләре белән тып-тып йөгереп килүләре, иркәләнеп елмаю-көлүләре, хәтта үпкәләүләренә кадәр кабатланмас гүзәллек бит! Самимилек, ихласлык... Янә үзенең ана булуы белән горурланып куя яшь әни. «Кызым-йолдызым» дип, кызының кулларын үбә. Ә Лилиясе һаман әнкәсенең авырткан башыннан кулларын алмаска итә. «Беттеме авыртуы, әнием?» – дип сорый. Бетмәгән кая инде! Нәни учлары маңгаена кагылуга, бар авыртулары юып төшергәндәй юк кына була да куя. Әллә ул куллар сихри көчкә ия, әллә инде Әдибә үзен-үзе шуңа ышандырган гына. Баш авырту дигән зәхмәтен бөтенләй онытып, Әдибә сикереп кенә тора да кызын кочып алып, идән буйлап әйләнеп китә.
– Әнием, әнием, – дип  тыпырчына тегесе, – син бит мине кысып сытасың. Чынлап менә, – ди кыз һәм, үлгәнгә салышып, бөтенләй авып төшә. Әдибә кызының «һушсыз» йөзен, иреннәрен үбә һәм үзе дә нәние белән рәттән авып төшә.
– Бу – бәхет, илаһи ләззәт, – ди аңа ниндидер эчке тавыш. «Сабый – могҗиза», дип өсти аңа Әдибә, кызының бармакларын берәм-берәм үпкәндә. Тик мондый таралу мизгелләре еш тәтеми шул аларга, чөнки Әдибә иртән дә ашыга, кичтән дә. Көн саен эшкә ун чакрымдагы район үзәгенә барып өлгерергә кирәк аңа. Әле иртәрәк тә барырга. Моңа аны радиотапшыруларын Мәскәү вакыты белән алып бару мәҗбүр итә. Газета редакциясендә дә эшли тагын. Җиңел түгел, ләкин шул җайсызлыклар белән тулы эшеннән әллә ниткән генә канәгатьлек хисе татый ул. Газитта дөнья күргән һәр язмасы аның өчен яшерен генә бәйрәм була. Өстәвенә,  шул чыккан мәкаләләренең һәрберсенә хезмәттәшләренең карашын да беләсе килә аның. Әйбәт сүз әйтсәләр дә, тәнкыйть сүзе булса да ярый, битарафлык кына булмасын. Моның ни өчен икәнен ул үзе дә аңлап җиткерми шикелле, тик бу шулай. Ул аларны башкалар укысын өчен яза ла. Менә бүген дә кызын йокылы-уяулы хәлдә балалар бакчасы каравылчысына калдырды да (чөнки әле иртә, беркем килмәгән) көндәгечә соңгы пассажир булып автобуска атылып кереп, иң артта калган соңгы урынга барып утырды.
Автобус бара. Әдибәнең башында уйлар... Әллә инде уйлары да, урман аша узган автобус кебек, аның күңеле аша гына узып барамы? «Елга да агып бара, чишмәләр дә», – дип уйлап куйды ул Шады елгасы күпереннән чыкканда. Алар тукталышсыз ага. Ә инде аларны туктатырга уйласаң, юлларын бусаң... Аккан су юлын табар, ди халык. Шуңа күрә алар зур елгаларга кушылып ага-ага дәрьяларга барып җитәләр. Шулчак автобус ишеге ачыла, Әдибә беренче булып ук җиргә сикереп төшә дә, үзен әллә кем бик нык көтеп тора диярсең, студиягә таба йөгереп китеп бара. Көтә... көтми... Әйе, тапшыруны тыңлаучылар көтә аны, тик Вакыт дигән хикмәт кенә бер дә көтеп тормый  шул. Бүген – Балаларны халыкара яклау көне. Тапшыру шуңа багышланган. Бер мизгелдә Әдибәнең күз алдыннан йокылы килеш каравылчы янында калган кызы чагылып үтте. Аңа да багышланган ич инде бу тапшыру. Аңа багышланган шигырьләрен радио аша башкаларга да ишеттерергә була бит. Әдибә үз уеннан үзе куркып китте. Ә берәрсе, йә редактор ул шигырьләрнең Әдибәнең үз шигырьләре икәнен сизеп калса? Юк ла, башка берәр кешенеке дип укырга микән әллә?
Вакыт җитте. Вакыт көтми. Вакыт тукталышсыз – шушы өч кенә пар сүз Әдибәне тукталышсыз хәрәкәт итәргә мәҗбүр итә. Кыскасы, үзең тарталмаган йөккә ияреп кенә бара  аласың. Хатынның буйсынмыйча чарасы юк иде.  
– Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар. Безнең бүгенге тапшыруыбыз Халыкара балаларны яклау көненә багышлана...
Аннары районда балалар дөньясына багышланган яңалыклар, яңа бакчалар, мәктәпләр, хастаханәләр, парклар төзелү... күп балалы аналарга мәдхия булып язылган очерк та яңгырады. Менә тапшыруның әдәби сәхифәсе башланды. Әдибә инде шигырьләрен  укый, тик һаман да аларны кемнеке дип әйтергә дә белми. Тапшыру тәмам. Микрофон төймәсенә басканчы, Әдибә үзе дә сизмәстән: «Шигырьләрне сезгә авторы үзе укып ишеттерде», – дигән сүзләрне әйтеп өлгерде һәм йөзен куллары белән каплап елап җибәрде. Хас бала кебек  кычкырып елап утыруын аңлап алды да, авызын каплап шып туктады: «Чү, юләр, берәрсе ишетеп калса, кем кыерсыта икән моны, дияр. Ник елыйм соң әле мин?» Шушы сорау белән ул урыныннан торды да тиз-тиз тапшыру язылган кәгазь битләрен җыеп алды һәм әллә кемнән качкандай, студия урнашкан почта бинасыннан чыгып та китте. Район башкарма комитеты урнашкан мәйданны узуга, тагын туктап калды. Тапшыруларны баш мөхәррирнең бер дә калдырмый тыңлап баруын исенә төшерде. Фәзилә апа да тыңлагандыр инде. Нишләргә соң, нишләргә? Шигырьләрне редактор рөхсәтеннән башка гына укыды бит ул. Әдибә килеп кергәндә, редакциядә тулы канлы тормыш кайный иде инде. Фәзилә апа кулындагы буш чәйнеген болгый-болгый Гөлфирә апага нидер сөйли. «Димәк, чәй эчәргә җыеналар. Иртәрәк түгелме икән? – дип уйлап  куйды Әдибә, башка көннәрдә унберсез чәйгә кузгалмыйлар иде кебек». Әдибә сөйләшү тавышы астында сиздерми генә үз бүлмәсенә чуммакчы булган иде, кемдер  арттан килеп аның күзләрен томалады.
– Мәһәди Шәрипович? – дип аптырап калды Әдибә.
– Молодец! – диде ул җитди кыяфәт белән, әйбәт тапшыру әзерләгәнсең. Шигырьләрең шулкадәр урынлы яңгырады, – диде дә, бөтенләй аптырашта калдырып кулын ук кысты һәм бүлмәсенә кереп китешли генә, – шәп шигырьләр! Дәвам ит! – дип тә өстәде. Әдибә үзен шәп-шәрә урам уртасында басып торгандай хис итте. «Димәк, белгәннәр, нишләргә соң инде? Әйбәт диме? Димәк, ачуланмаячаклар! Күңеле булсын дип, комплимент итеп кенә әйткән булса? Бу сорауларга да җавап юк, редакциядәге сәер  шау-шу да күңеленә шик салган. Шул арада Фәзилә апаның ишеге ачылып китте һәм аннан урынбасарның фәрман белән шаянлык бергә кушылган тавышы яңгырады:
– Әдибә, әйдә, рәхим ит, бу табын синең хөрмәткә җыелды.
Тәмам аптырашта калган Әдибәне корректор Рәлия кулыннан ук килеп тотып алды да бүлмәгә әйдәде. Ә Фәзилә апа башланган сүзен дәвам иткәндәй генә: «Шигырьләреңне безгә дә укып ишеттерерсең, Рафис Шарисламович гәзиткә дә бирергә кирәк диде», –  дигәч кенә, Әдибә вакыйгаларның реаль тормышта баруын чамалап алды. Чәй дә эчелде, шигырьләр дә укылды, тик алар барыбер Әдибә өчен төштә кебек кенә тоелды. Инде кайтырга дип, коридорга  чыккач кына, әллә каян гына пәйда булган баш мөхәррир, аны туктатып:
– Лилия исемен Алиягә алыштыр, шулай кирәк, – дигән сүзе белән аны бөтенләй чынбарлыкка кайтарды. Нинди кырыс, гел мыскыллы елмаеп кына йөри торган баш мөхәррир аңа дустанә елмая иде. Бар редакциягә ишетелерлек итеп, коридорда гына белдерү дә ясады: бүген шуның белән эш көне тәмам, балаларыгыз янына ашыгыгыз!
Автобуста узган унбиш минут вакыт әллә булды әллә булмады да: ул бер күңелле шау-шудан икенчесенә генә килеп кергәндәй тоелды. Кечкенә сәхнә артында агач яфраклары лепердәшкәндәй генә балаларның сөйләшү-йөрүләре ишетелә. Ул арада  музыка башлана һәм... сәхнәгә балалар чыгып тезелә. Әнә, аның Лилиясе – уртада. Ул да шигырь сөйли ләбаса!
Мин сине яратам диеп,
Әйтә әнием көн дә.
Минем әни кебек әйбәт 
Әни юктыр беркемдә!

Мин сине яратам диеп,
Әйтәм әнигә көн дә.
Әни әйтә, синсез, кызым,
Яши алмыйм бер көн дә!
Әдибә урыныннан торды да сәхнәгә таба атлады. Аңа таба кулларын сузып килгән кызын кочагына ук  алды һәм алар сәхнәдә сөйләүчеләрне ахырга кадәр кочаклашып утырган килеш тыңладылар. Шулай булырга тиеш дигәндәй, сөйләгәннән соң һәр баланы әниләре сәхнәдән кочагына ала барды. Барысына да, әниләргә дә, бәбиләргә дә шулкадәр дә рәхәт иде. Алкышлар шундый озак дәвам итте, тик сәхнә уртасында берьялгызы басып калган тәрбияченең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәвен күреп алды Әдибә. Әйе, шундый да көтелмәгән уңышлы бәйрәм кичәсе булды бу. Шулчак Лилия әнисенең кулларына кагылып кына алды да, тәрбиячегә төртеп күрсәтеп сорау бирде: 
– Әнием, ул әнисе булмаганга елыймы әллә?
Җавап урынына Әдибә кызының кулларына чәчәк бәйләмен тоттырды да: 
– Кызым, ул үзе дә әни инде, ә чәчәкләр аның күз яшьләрен юып алачак. Әйдә, бүләк итик үзенә! – диде.  
Чәчәк бәйләме тоткан кызны тәрбияче күтәреп кенә алды да сәхнә буйлап әйләндереп, әнисе алдына китереп бастырды. һәм:
– Рәхмәт, рәхмәт сезгә, бу чәчәк бәйләме генә түгел, бәхет бәйләме, билләһи! – дип Әдибәнең битеннән үбеп үк алды. Хезмәттәшләре бүләк иткән чәчәк бәйләме әнә шулай бүген икенче кешене, икенче иҗатчыны бәхетле итте.
Бу тамашаны зал кабаттан алкышларга күмде.
Чиксез рәхәт иде Әдибәгә. Өстәвенә, әниләр үзара, нинди әйбәт шигырьләр сайлаганнар, матурлар, дип сөйләшеп чыгып баралар Әдибәнең шигырьләре хакында! Сөйләшү генә түгел, бу иң югары бәя иде аның өчен. 
Бер көндә көтелмәгән ике бәйрәм шатлыгы тартып чыгарган яшьләрен Әдибә кызына да күрсәтмичә, битен сөлге белән сөртә-сөртә юынгыч бүлмәсеннән чыкканда, кызы  йокыга киткән иде инде. Ул кызчыкның юка юрганын аяклары тирәсенә  җыеп тоткан иде, нәкъ олы тере чәчәк бәйләме барлыкка килде. Җанлы чәчәк бәйләмен кочаклап, үзе дә йокыга талды бәхетле Әдибә.

фото: http://Flowers фото создан(а) nakaridore - ru.freepik.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар