Логотип
Проза

Яратам дип әйтә алмадым...

Хикәя 

Хикәя 

 

Тәрәзә буенда бер карчык утыра. Кулындагы биш энәсе күз иярмәс тизлектә күзәнәк саный. Бәйләм күзгә күренеп арта, зурая, бераздан аның кысма булачагы да аңлашыла башлый. Картына, гомер иткән Галименә дип бәйли  аны Камилә карчык. Гомер булмаганны, соңгы вакытларда карты “аркам туңа” дип зарлана башлады. Әллә нигә ябыгып та китте. “Әпититем юк” дигән була, кәпризләнде карты... Яше дә бара шул. Аның кордашлары әллә кайчан ахирәттә “фатир алдылар”инде... Карчык, шомланып, карты яткан караватка күз салды. Авырып китә күрмәсен... Картайдылар инде, төз гәүдәләр дә янтайды. Тик торганда башлары әйләнә. Башка елларны бакча тутырып яшелчәсен, чәчәген үстерәләр иде, быел көрәк тотарлык та хәле юк кулларының. Җир җимертеп эшлиләр, гөрләтеп яшиләр иде. Иде шул...  Туксанга җитеп бүлнискә барганы юк иде карчыкның. Беркөнне шунда барып кан басымын тикшертергә кушкач, барган иде, хәйран калып кайтты. Андагы яшьләр! Бөтенесе чирле микәнни? Урман кисмәгәннәр, окоп казымаганнар, таш чыгармаганнар... 

“Лаеш шулпасын” күп чөмерде карчык. Ул вакытлар исенә төшсә, йөрәгенә кан саугандай була. Норма үтисе бар, көч тә, хәл дә юк. Син кисеп әрдәнәгә салган утынны көчлерәк хатыннар урлый да, нормаларын үтәп, кайтып та китәләр. Син кайтып төшәсең фатирга соң гына, өс-баш юеш, мич янында эләргә урын калмаган. Икенче көнне шул кибәр-кипмәс юеш киемеңне киеп, ачлы-туклы тагын урман кисәргә чыгып китәсең. Урамга чыгуга, киемең шакырдап ката. Бет талый... Учак ягып киемеңне утта тотып аласың, чытыр-чытыр килеп бет яна. Бет талаганга чыдый алмыйча, өс киемеңне салып ташлыйсың, күлмәккә “җан керә”, шуыша башлый. Озын, калын толымлы Камилә бигрәк интекте. Ничә тапкыр омтылды кисәргә, өйдәшләре кайчысын талап ала иде. Ахырда кайчыны яшереп үк куйдылар. Чәченең һәр бөртегенә тезелешеп урнашкан бетләр яшь кызның канын шактый эчкәндер. 

Әле ярый сугыш бетте... Сугыш беткән көнне бөтен кеше бәйрәм итте, шатландылар, көлделәр. Кечкенә өйдә ялгызы яшәгән Камилә генә көлмәде. Әтисе һәм өч абыйсының сугышта һәлак булганлыгын хәбәр итүче өчпочмаклы хатларны укып, елады да елады. Бер атна элек кенә үлеп киткән әнисен кызганып яшен түкте.  

Икенче көнне аларга бер солдат керде. Камиләнең кече абыйсы белән бергә булган, аның соңгы хатын алып кайткан икән. Кызның чамасыз хәерче тормышын күреп, Галим солдат аны үзе белән алып китте. Бер айдан өйләнештеләр. Кызга ул чакта егерме яшь иде. Бер тапкыр да егетләр кулы тотып карамаган килеш кияүгә чыкты. Үбешергә дә ояла торган иде... Галим хатынын бик яратты. Аңа авыр эш эшләтмәскә тырышты, “Синең әле бала табасың бар”, – диде. Әмма яшьли урман кисү, окоп казу үз эшен эшләгән, ныгымаган, зәгыйфь организмны нык таушалдырган иде. Балалары булмады аларның. Камилә бик кайгырды, елады, Галиме юатып тормаса, нишләп беткән булыр иде? 

Әллә балалары булмаганга бик яратыштылар, тавышланып яшәмәде алар. Дошманны җиңеп кайткан баһадир кебек ир тормышта шундый йомшак күңелле булыр дип кем уйлаган? Камилә Галименнән башка бер генә минут та тора алмый, аз гына күрми торса да, артыннан эзләп ишегалдына чыгып җитә торган иде. Картының  ачуланып дәшкәнен бер дә хәтерләми карчык. Бик яратышып яшәделәр, Аллага шөкер, ирдән бәхете булды... Карале, иртәгә бергә яши башлауларына 72 ел була икән инде! Карчык эшеннән бүленеп картына дәшеп куйды: 

– Син! Сиңа әйтәм... бик күп яшәгәнбез инде... 72 ел була икән кушылуыбызга да... Сиңа 96, миңа 92... Икебезнекен бергә кушсаң... Бик күп икән шул... Ә? Нәстә дидең?.. Дәшми... йоклыйдыр... Ярар, йокла инде, йокла, картым, менә, кысманы гына бәйләп бетерәм дә коймак белән чәй эчәрбез... Син ярата торган итеп пешердем... Тишекле итеп... 72 ел ашадың инде син шул тишекле коймакны. Кеше саен мин пешергәнне мактап йөри торганиең. И-и, мактап та күрсәттең инде син мине. Бервакыт басуда эшләгәндә, хатыннар: “Тагын бер тапкыр безнең янда сине мактаса, Галимеңне тотып ярабыз, әйт үзенә!” – диделәр. Кыйнарлар да... Ул вакытта хатыннар бә-ә-әк усал иде... 

72 ел диген... Карале, шул гомер бергә яшәлгән, бер тапкыр да Галименә “яратам” дип әйтмәгән икән бит карчык! Нишләп бер дә әйтмәде икән? Бик яратты бит ул Галимен. Башта, яши генә башлаганда, андый сүзне әйтергә оялды, аннан соң болай да беләдер дип уйлады. Соңрак әйтү кирәкми дип уйладымы? Ә бит әйтергә кирәк булган! Көнгә бер генә тапкыр булса да әйтергә кирәк булган! Бөтен йомшак сүзе “син” булды... Ярар, моннан соң көн саен әйтер карчык, менә хәзер чәй эчкәндә әйтә башлар да...Карчыкның энәләре тагын да кызурак биеде.  

Кинәт яңгыр ява башлады. Язгы яңгыр тәрәзәгә сыланып, тавыш-тынсыз гына ява иде. Әйтерсең лә аның бер-бер кайгысы бар, әйтерсең лә шуның өчен яшь коя... Елама, яңгыр, нигә елыйсың?.. Нигә яшьләреңне түгәсең?.. Елап кына гөнаһларны, кайгыларны юып булса икән... 

Карчык ашыга-ашыга кысманы бәйләп бетерде дә кабат картына дәште: 

– Син! Башта чәй эчәбезме, әллә кысманы тегеп киертимме? Ату аркам туңа дисең... Ә? Ишетмисең мәллә син мине? Нәстәгә бер дә сөйләшмәгән булып кыланасың? Килешмәгәнне... 

Карчык карты яткан карават янына килеп басты. Бераз тын гына карап торгач, аның кулындагы кысма идәнгә төшеп китте. Камилә карчык картының юрганын рәтләде, кулларын күкрәгенә куйды, битенә яулык япты. Үзе: 

– Яратам дип әйтә алмадым... Тәки өлгермәдем, – дип кабатлады. 

Кысманы әле урындык башына элде, әле картының өстенә япмакчы булды. Бер кысмага, бер картына карап нәүмизләнде. 

Яңгыр төне буе елады... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар