Логотип
Проза

Ярат мине, Нәзирә!-3

Хикәя

Лүзия САЛИХОВА

Хикәя

 

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/yarat-mine-nazir

http://syuyumbike.ru/news/proza/yarat-mine-nazir-2

 

                                           

3
Ана күңеле – балада... Бу сүзләр барлык аналарга да кагыла, ләкин һәрбер ана үзе шул балачак иленнән. Ата-анага баласы ничә яшьтә булса да, һаман газиз, һаман сабый. Нәзирә иртә ятим калды – аңа 23 яшь булганда әтисе, ике елдан  әнисе вафат булды. Улы Наил күрше авылда яшәгән әби-бабасын аз хәтерли. Мөнирә әбисе, Шамил бабасы йорты – туган йорты. Анда барысы да Наилне ярата, тик малай күбрәк урамга тартыла. Наилгә уйнарга гына булсын. Яңгырлы көннәрдә телевизор карый ул – мультфильмнар, боевиклар һәм, әлбәттә, футбол. Үзенең яраткан командасы да бар: анда уйнаучыларның һәрберсенең исем-фамилиясен белә, кем, кайда, кайчан гол керткәнен төнлә уятып сорасалар да, дөрес җавап бирә. Мәктәптә «бишле»гә укый, зиһене, үткерлеге, Аллага шөкер. Шуңадыр инде күңеле көр, күзләреннән йолдыз чәчеп елмая. Шаянлыгы, үҗәтлеге Нәзирәдән булса, нечкә һәм киң күңелле булуы – әтисеннән. Шул кечкенә малайның нәни йөрәгенә барысы да сыя: әбисен дә ярата ул: «Улым, чиста йөрергә кирәк, улым, төшке аш вакыты – ашарга кирәк», – дип, гел игътибарлап торса да, көн дә бер кочак газета укучы бабасын да ярата ул, моңсу-борчулы карашлы әнисе үзенең куллары белән Наилнең йомшак бәләкәй кулларын сыпырып җилкәсеннән сөйгәндә, кочагында эреп китәрдәй булып әнисен ярата. Ә әтисен бик нык ярата Наил – бер генә дә орышмый, гел елмаеп-сөеп карый улына, бер дә зарлана белми аның әтисе, беркайчан армый-талмый. Шулай да Наил өйдән тизрәк чыгып китү ягын җайлый. Кулындагы тубы кебек, бер дә тик тора алмый – гел сикерергә, йөгерергә булсын. Наил бит иң тиз йөгерүче, иң шәп футбол уйнаучы, гел «бишле»гә укучы – өйдәгеләр күрмиме, белмиме әллә? Әнә, күрше Рамилгә, чирекне «өчле»ләрсез тәмамлаганы өчен чын зурлар велосипеды алып бирделәр. Әй лә, андый велосипедны Наилгә ике ел элек үк алганнар иде. Әбисе белән бабасы: «И Ходаем, бу бала өчен зур бит бу, җитмәсә, авыр да», – дип, ах-ух килсәләр дә, әтисе, «өйрәнә ул», дип әйтүгә, Наил беренче утырудан йөреп тә китте. Барысы да әйбәт Наилнең, тик өйдә нидер җитми кебек аңарга. Менә бүген дә ул, кич җитеп, эңгер-меңгер куера башласа да, иптәш малайлары күптән өенә таралышсалар да, тубын типкәләп, берүзе уйнавында булды. Эх! Тизрәк үсәсе иде дә танылган кумир буласы иде! Наилне бөтен кеше белер иде, бүләкләргә күмәрләр, күккә чөярләр. Әтисе белән әнисе дә  бар эшен ташлап Наилне күрсәткән телевизор экранына төбәлерләр дә: «Ул безнең улыбыз!» – дип шатланып, сөенешеп кочаклашырлар. Уй-хыялларына чумып, әкрен генә юлдан кайтканда янына өр-яңа джип килеп туктады. Руль артындагы таныш та кебек абый сорау бирде:
– Исемең ничек?
– Ә нигә?
– Син Нәзирә малаемы?
– Әйе, ә син кем?
– Гафур... исемеңне әйтмисеңме?
– Наил.
Рульгә ятарак төшеп, бер аягын җиргә куеп:
– Нишләп син өйдә түгел? Караңгы төшеп килә ич. Әйдә утырасыңмы?
Наил башын чайкады.
– Җәяү генә кайтам, бистә зур түгел. – Зур кара күзле чандыр малай, сүз бетте дигәндәй, кырыс карап алды.
– Озатып куйсам ачуланмассыңмы?
 Әкрен генә малайны сөйләндереп, кызыксындырган сорауларына җавапларны алып, Гафур янәшә атлады.
  Нәзирә белән хушлашып кибеттән чыгуга ук машинасына утырып җилдерсә дә, бистәне үтүгә туктап калды. Тукта! Кем булды соң әле бу?! Син тупас ямьсез сүгенәсең, беркемне дә ихтирам итмисең  дип күзгә бәреп әйтүче? Ә үзе, күңелең изге, дигән була. Җитмәсә, иремнән аерып, мине үзең белән алып кит дип тора бит. Төш булмагандыр ич? Бу уйларының очына чыга алмаячак Гафур. Кая ун көн, хәзер үк ачыклыйсы килә иде аның бу күренешне. Дөрес, Гафур өйләнмәгән, кырык яшенә җитеп өйләнгәне булмады әле. «Ни өчен өйләнергә?» Гафурның бөтен уйлары сүгенү белән үрелеп барса да, аларны ишетмик инде, ни дисәң дә, ансат кына яшәгән ир-ат башына җитди уй төште, күңелен актарды аның усал да, ягымлы да, кыю да, күзләре ачы яшькә чыланган гади авыл хатыны. «Шундыйга өйләнергәме?» Гафур җилкәсен кашып алды. Шәһәрдә кызлар күпкә чибәррәк – килешле елмаюлы, горур карашлы – барысы бертөрле. Ә бу үзенчә – беркемне дә кабатламый. Гаҗәп, тик нигә кирәк ул миңа? Кемнедер хәтерләтә кебек тә бу Нәзирә. Әйе, шул самими балачагын, бергә уйнап үскән дусларын, яшьлеген исенә төшерде. Ул чакта бөтенесе дә башкача иде... Татлы уйларыннан арынасы килми генә Гафур машинадан чыкты, поселок читендәге яшел хәтфә аланга атлады. Алан, калкулыкка әверелеп, урманга тоташып китә. Искиткеч  монда табигать. Саф урман һавасын сулап, каен ышыгына килеп утырды, аяк киемнәрен салып, бераз яланаяк йөреп алды да рәхәтләнеп җиргә сузылып ятты; баш астына кулларын куеп, ак болытлар йөзгән күккә сокланды, чикерткә җыры колагын иркәләде. Яңа үскән бер ромашка чәчәге таҗларын өзеп, «ярата, яратмый» дип сыный башлады. Таҗларның яртысын өзгәч, кулындагы чәчәген күкрәгенә кысты: «Ярат мине... Нәзирә!» – дип пышылдады. «Ярат мине, мин дә бит синең кебек гади авыл баласы, чишмәләрдән су эчеп, елгада коенып, агач башларына үрмәләп үстем. Нәкъ бүгенгечә: бөтен күк йөзе – болытлар, йолдызлар, ай минеке иде. Укырга кереп, тулай торакта яшәгәндә, уч төбе хәтле идәндә башны башка куеп җиде-сигез студент киләчәк турында хыяллана идек. Якты хыяллар, ышаныч тулы өметләр... Укыдым, белгечлек алдым – бар җирем җитеш. Күбесе миннән көнләшә – ничек телим – шулай яшим, беркемнән берни кирәкми. Бик күп кеше хәзер шулай яши дип уйлый иде Гафур. Алай түгел икән шул. 
Ерак түгел болында малайларның кызып-кызып футбол уйнаганын онытылып-уйланып карап утырды ул, балачагына, яшьлегенә кайтып килгәндәй булды. Көн кичкә авышып, балалар таралышкач, боегып ук калды. Нәзирәне күреп сөйләшү, аңлашу уе тынгылык бирмәде.
Урман читендәге каен кырыенда уйланып утырган Гафур, һәм болында әле һаман туп типкәләп йөргән малай ялгызы калдылар. Җитез бала тубын чөеп тә, тибеп-куып та уйнагач, бистә ягына атлады. Аның Нәзирә малае икәненә шиге калмаган иде Гафурның – шул ук төз, горур гәүдә, төгәл хәрәкәтләр. «Шәп егет үстерә бу Нәзирә, танышыйм үзе белән», – дип, Гафур Наилне өенә озата китте, сорау арты сорау яудырды. Зирәк баланың һәр сүзгә җавабы әзер:
– Наил, син әти-әниеңне яратасыңмы?
–  Әлбәттә. Әбине дә, бабайны да.
– Ә синең шәһәрдә яшисең килмиме?
– Юк.
– Шәһәр ошамыймы?
Адымнар салмаклана төште:
– Ошый да, ошамый да.
– Нигә?
Наил күзләрен тутырып, кискен генә, шуны да аңламыйсыңмы дигәндәй, карап куйды.  Аңлашылмый шул... Гафур тамак кырып алды.
– Тормыш һәр җирдә дә бертөрле, – диде Гафу, йомшаграк итеп.
– Юк, авыл кешеләре икмәк үстерә, ит-сөт әзерли, авыр эшне башкара, ә шәһәр кешеләре ял итә. Эһ! Институтлар, театрлар авылда булса икән, китмәс иде берсе дә.
– Шәһәр кешеләре дә күп эш башкара, – Гафур Наилне тиң итеп сөйләшергә булды. – Завод-фабрикалар күп әйбер җитештерә.
– Алар  үзләре өчен эшли бит – иттән тутырма, сөттән эремчек, май, катык ясап ашыйлар, аларны безнең әни үзе дә ясый...
   «Чын Нәзирә малае бу – ничек үткен сөйләшә! – дип уйлап, Гафур бермәл тын калды. – Үзенең сүзе, үз фикере.
– Ә үскәч, дөресрәге, киләчәккә планнарың бармы?
Наилнең җавабы Гафурны телсез калдырды.
– Киләчәгем яхшы булыр, Алла боерса. Тик мин аларны әтием-әнием белән генә сөйләшәм.
Алла боерса, боерган булса... Шулай матур итеп Гафурның әнисе дә еш кабатлый.
Калган юлны сүзсез генә дәвам иттеләр.
Бу вакытта Нәзирә, кичке аш әзерләп, әти-әнисен, ирен өстәл яныны дәшү белән мәшгуль. Мөнир һаман әле серле елмаюлы, күзләре ягымлы. Карашлары очрашканда, Нәзирә керфекләрен түбән төшерде. «Әгузе билләһи»ләрен әйтеп, Мөнирә белән Шамил дә табынга кушылды.
– Әни, – Мөнир шатлыклы елмаеп сүз катты, – без аерым торырга булдык, гаепләмәгез. – Хатынының җилкәсеннән кочып, – шулай кирәк, әни, сез безне аңлагыз, без сезне бик тә яратабыз, рәхмәт кайгыртуыгызга, – диде.
Мөнир үзе белән эшләүче дустының фатирын сатып китүен, нинди бәягә сөйләшүләрен – барысын аңлатып әйтте. Иренең кочагына сыенып, Нәзирә бу яңалыкны әсәрләнеп тыңлады.Әниләре исә көрсенеп-уфтанып алды:
– Кешеләр ни әйтер. Бердәнбер улы, килене белән дә тора алмый, диярләр. Адәм хуры итмәгез, – дип, Нәзирәгә текәлде.
– Нәзирә, кызым, мин бит бары тик яхшылык кына телим сезгә... Мөнир, улым... кадерлем минем.
 Тыныч кына ашын ашап, тәмләп чәй эчеп утырган Шамил бабай әйтә куйды:
– Наил соңлады бүген, каршы алып керим әле.
– Әти, үзебез, – Мөнир Нәзирәгә ымлады. – Әйдә, һава сулап керәбез.
Җәйге җылы кичтә кулга-кул тотынышып, бераз дәшми баргач, туктап калып, хәләл җефетенең күзләренә текәлде Нәзирә. Һич көтмәгән-уйламаган сүзләрдән фикерен чуалтмас өчен иреннән җавап көтте. Мөнир шуны гына көткәндәй, Назирәне кысып кочагына алды, назлап күзләрен, иреннәрен үбеп:
– Яратам мин сине, Нәзирәм-бергенәм, бергә булыйк, бер-беребезне яратабыз ич, барысы яхшы булыр, – дип кайнар пышылдады.
Күзләренең яшьләнүен күрсәтмәс өченме, Нәзирә башын иренең күкрәгенә терәде, таныш куллар кочагына сыенып бетте, йөрәкләренең нык тибүен тойды.
– Мөнирем минем, бердәнберем...
Кулга-кул тотынышып, юлдан салмак кына килүче Наил белән Гафур аларны күреп туктап калдылар. Наил шатланып кычкырып җибәрде:
– Әти, әни!
Тубын җиргә куйды да, аларга таба төбәп тибеп җибәрде. Мөнир җитез генә тупны кире якка борып типте: галәмәт кызу тәгәрәгән туп артыннан  өчәүләп дәррәү көлешеп йөгереп киттеләр. Наил куып җитәм дигәндә генә, Нәзирә тупны Мөнир ягына очырды, чыр-чу килеп, Наил шул тарафка томырылды.
Берьялгызы басып калган Гафур бу өч бәхетленең дөньяларын онытып туп тибүләрен күзәтте. Киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле әти кеше, җилдәй җитез йөгерек Наил, ягымлы-нәфис Назирә – алар  барысы да бер-берсе өчен, бәхет-шатлык өчен яратылган икәне аңлашылып тора. Үзенең монда артык икәнен белеп, кирегә атлады, аркасына «шап» итеп килеп бәрелгән туптан кисәк борылып, үзенә каршы килгән Нәзирәне күреп тынсыз калды.
– Исән-сау йөр, Гафур, сау бул.
Нәзирәнең дулкын коңгырт чәчләреннән нур бөркелә, күзләре шатлык чәчә.
– Бәхетле бул, Гафур. 
Үзен көтеп торган ире, улы уртасында көлешә-шаярыша туп өчен тарткалашкан бу яшь ханым аның өчен хыял гына булып калды.
Күңеленә шифа булып яткан «Алла боерса» дигән сүзләрне кабатлап алды. «Алла боерса, мин дә гаиләле булырмын, кадерләп-сөеп балалар үстерербез. Бәлки, әле әти-әни авылына кайтып өй җиткерербез, рәхәтләнеп гомер итәрбез».
Шатлыклы уйлар белән Гафур машинасын кабызды, тәрәзәләрендә утлар кабына башлаган бистәне күздән кичереп, юлга кузгалды. Әле һаман аның күз алдында киң җилкәле, ягымлы Мөнир һәм хәләл җефетенең кочагына сыенып беткән энҗе бөртегедәй Нәзирә, бәхетле сабый Наил иде.

         
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк матур да, гыйбрэтле дэ хикэя, бер сулышта укыла! Рэхмэт сезгэ! ???

      Хәзер укыйлар