Логотип
Проза

Ярат мине, Нәзирә!-2

Хикәя

Лүзия САЛИХОВА

Хикәя

 

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/yarat-mine-nazir

                                               2
 Мөнир үзенең хатыны Нәзирә белән дискотекада танышкан иде. Ул вакытта «танцы» дип атала иде бугай ул яшьләр җыелып бии торган кичәләр. Хәрби хезмәттән кайткан чагы, дәрт-дәрманы бөркеп тора тыйнак чибәр егетнең. Үзләренең бистәләрендә  дә һәр якшәмбе була «танцы», әмма ул район үзәгенә барасы итте. Кызлар эзләп түгел, сөйләшкән-килешкән кызы Мәскәүдә яши, университетта программистлыкка укый. Римма исемле ул кызның әти-әнисе тумышы белән Мөнир яшәгән урыннан.  Алар Риммага әле ике яшь тулганчы күчеп китә башкалага. Әтиләре галим, фәнни-тикшерү институтында белгеч, әниләре дә шунда хезмәткәр.
 Төрле төстәге утлар җемелдәгән, көчле музыка яңгыраган залның бер почмагына сыенып басып торган ак күлмәкле кызны әкрен биюгә Мөнир бер исәпсез, тиктормас өчен генә чакырды. Күз төшәрлек, уш китәрлек кыз түгел икән – үзәктә кибетчеләр әзерли торган курсларда укый. Тумышы, әти-әнисе –  күрше авылдан. Нәзирә исемле бу туташ үзенең сәүдә институтына имтиханнар бирүен, тик конкурстан үтмәвен, көз көне янәдән укырга керәчәген сөйләде. Киләчәк турында хыялланганда тәне-сулышы кайнар пешерә, күзләре эчкерсез. Мөнирне бу кызның аны бөтенләй игътибарсыз калдыруы гаҗәпләндерде: бар яктан да килешле егетләрнең асылы биюгә чакырганын уйлап та бирми бугай. Мөнир үзенең дә авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә тырышып йөрүләрен исенә төшерде.Инша язганда хаталарны күп ясау сәбәпле, конкурстан төшеп калуын, әнисенең, әтисенең оялтуларыннан бары тик Римма белән танышып китүе генә коткарып калуын хәтерләде. Училищега кереп бер ел укуга, армиягә алдылар аны. Хәзер инде эшкә урнашса да, Римманың бер бүлмәле фатирына күчеп китеп, булачак бабасы ярдәмендә укырга керсә дә була. Ә бу кечкенә гаүдәле, туры карашлы кызый үзеннән башканы белми, ахры. Әллә егете бармы икән?
  – Озатып куйсам ярармы?
 Шулай танышып киттеләр. Нәзирәнең максатчанлыгы, кыюлыгы җитеш гаиләдә кайгы-хәсрәтсез яшәгән Мөнирнең игътибарын яулады, чәнечкеле-шаян сүзләре белән ирештерүе үзенә тартты, тәненең кайнарлыгы мәхәббәт  утында дөрләтте. Яратты Мөнир Нәзирәне, күңеле утка очкан күбәләктәй әсир калды. Мөнир чая кызның хөрмәтен тәртибе, тыйнаклыгы белән яулады. Олы-кечегә ихтирамлы, ярдәмчел Мөнир һәрвакыт мөлаем йөзле, тәмле сүзле; Нәзирәнең кулларыннан алганда, биленнән кочканда иң нәфис чәчәкне иркәләгәндәй кагыла, аны ничек кадерләвен күз карашы белән генә белдерә. Тәвәккәл, горур Нәзирә егетнең эчкерсез мәхәббәте алдында каушап калды. Ә Мөнир үзенең батырлыгына шат иде, ул тормышын Нәзирәсез күзаллый да алмас дәрәҗәгә җитте – очрашулар ешайды. Әнисе Мөнирәгә дә, әтисенә дә улының бу гамәлләре ошамады: «Кем ул? Гади авыл кызы! Үз киләчәгеңне үзең җимермә!» – дип күпме генә аңлатырга тырышсалар да, файдасы булмады. Мөнир Нәзирәне әти-әнисе белән «булачак хатыным» дип таныштырды. Нишләсеннәр, никах укытып, туй ясадылар.
Мөнирнең нечкә күңеллелеге әнисеннәндер дип уйлап, кайнанасын ирем кебек йомшак һәм мәрхәмәтле булыр дип ялгышкан икән Нәзирә. Мөнирә ачы телле, бик эшлекле ханым булып чыкты. «Килен кайнана туфрагыннан ярала» диюләре хак микән әллә? Нәзирә телен аркылы тешләде: үзе аркасында ирен рәнҗетәсе килми иде аның. Мөнир җәбер-золымга лаек түгел. Гаилә  башлыгы әти кешенең хатыны кул астында икәнлеге сизелеп тора: бу йортта бар эш тә Мөнирә ризалыгы белән генә башкарыла. 
  Бер-бер артлы еллар үтсә дә, хатынына карата булган хисләре күңеленең иң түрендә Мөнирнең, хәзер дә өзелеп ярата ул Нәзирәсен, әмма сиздермәскә тырыша. Әти-әнисе белән бергә яшәгәндә хатынын назлап-үбеп утырмас ич инде. Нәзирә дә хәзер элеккечә түгел инде: яңгыратып, күзеннән яшь чыгарганчы көлми, дөньясын онытып хыялланып очынмый, ә бәлки, «ничек итсәм дөрес булыр икән» дигәндәй, тыйнак кына тота үзен, ире сүзеннән, дөресрәге, әти-әнисе сүзеннән чыкмый. Бигрәк тә үз әти-әнисе вафат булгач нык боекты. Бу үзгәрешләрне киң күңелле Мөнир генә сизде, бөтен җаны-тәне белән ярдәм итәсе килсә дә, бернинди чара эзләмәде. «Әрнегән йөрәгенә кагылмыйм, Нәзирә көчле ихтыярлы, үзе җиңеп чыгар», – дип уйлады.
Улы белән килененең әйбәт кенә гомер итүләре Мөнирә дигәнчә булды: килен кешенең тәмле телле, сабыр, күркәм булуы кирәк. Улын «Мәскәү кияве» ясый алмаганы өчен Нәзирәгә ачуы кимемәде, киресенчә: «Әнә, Риммалар кайткан, бар күрешеп булса да кил», – дип, Мөнирне ярсытып ала. Римма белән Нәзирәне чагыштырып та булмый: башкала кунагы чибәр-сылу, тулы тәнле, ак йөзле. Бодай көлтәседәй куе сары чәчләре генә ни тора. Килешле, зиннәтле киемнәр киеп, кыйммәтле машинаны үзе йөртеп, ел да туган нигезенә дога кылдырырга кайта. Мөнирә ул көннәрне кара коелып йөри, чын күңелдән кайгыра, «булмады бит, булмады», дип  көрсенә. Мөнир һәрвакыттагыча Римма белән ягымлы сөйләшә, хәл-әхвәлләрен белешә, комплиментлар әйтә. Яшь чагындагыдан да гүзәлрәк ,җитешкән ханымның наз тулы моңсу карашы аны тетрәндерми, дустанә елмаеп бит очыннан үпкәндә дә бернинди хисләр кичерми. Ә Нәзирә...  Мөнирне унбиш Римма камап алса да, сыңар керфеге дә селкенмәячәк аның. Мөнирнең аны гына яратуын беләме, әллә... Кайнанасының: «Менә кеше балалары нинди дәрәҗәле!» – диюенә дә исе китми аның. «Әни, ни эшлим?» – дип өзелеп кенә тора. Хәер, алай соравы да мин-минлеген җуя алмаган кайнанасының күңеле булсын өчен генә инде. Мөнир яхшы белә: әкренләп бар эш тә акыллы Нәзирә кулына күчеп бетте. Ни кирәген үзе белеп, җиренә җиткереп башкара.
  Әнисенең: «Кеше балалары ни дәрәҗәгә җиттеләр», – дип ачынып әйткән сүзләре уйландыра Мөнирне. Килен булып төшкәч тә Нәзирәнең: «Ничек ярарга синең әниеңә», – дип борчылганын хәтерли. «Тынычлан, кадерлем, әни әйбәт кеше, ул бит безнең өчен тырыша», – дип юаткан иде ул чакта. Әнисенең һәр сүзе дөрес анысы. Мөнирдә сәләт тә, тырышлык та, кешелеклелек сыйфатлары да җитеш. Тик әнисе Мөнирә тәрбиясендә рухи азык җитмәве сизелә. Мактап, үсендереп, яратып яшәргә кирәк балаларны; һәрдаим җитешсезлекләренә төртеп түгел, булдыра алмаган яхшылыкларын да күрә белеп, кешеләрне елмаеп-сөендереп яшәргә кирәк икән. Башка кешеләрнең уңышларына куанып, гаепләрен кичереп яшәгән тормыш кызыклы. Нәзирәнең шул тормышны – кешеләрне яратуын хөрмәт итте авыл халкы. Ачуны уен-көлкегә бора, һәр кешене аңларга тырыша, горурлыгын да югалтмый һәм үзенә дә беркемне дә якын китерми. 
Мөнир ничә көн инде әзерләнеп йөргән сүзләрен бүген әйтәчәк: «Нәзирәм, бәгырем, яратам мин сине, әйдә элеккечә серләшик. Теләсәң – йорт-җир җиткереп чыгарбыз, әни белән үзем сөйләшермен», – диячәк. Ашыгып, канатлангандай кайтып керде Мөнир. Тәрәз өлгеләрен буяп йөргән Нәзирәнең кулыннан пумаласы төшеп китә язды. «Иремә дә нидер булган икән, җүләрләр акылдан берләшеп шашалар дигәнне ишеткән бар иде, ахыры хәерле булсын», – дип уйлап алды.
 Мөнир ихлас елмаеп, эре атлап, хатыны янына үтте һәм беренче күргәндәй аңа текәлеп карады. Күзләренә төшереп диярлек ак яулык бәйләгән, үсмер кызлардай аксыл-зәңгәр джинсы шорты, җете-кызыл футболка кигән Нәзирә аллы-гөлле георгин чәчәкләре арасында гөлгә тиң иде.
– Бер-бер хәл булмагандыр бит, Мөнир? – дип сагаеп кына сорау бирде. – Иртәләгәнсең бүген, каядыр ашыгасыңмы? 
– Сине күрергә ашыктым, сине сагындым, Нәзирә! Яратам сине!
«Бусын да шөпшә чакканмы әллә?» – Яшь ханым, каршында май кояшыдай балкыган иренә күз сирпеп алды да, ерак-еракка – яшел болыннарга, зәңгәр күк йөзенә текәлде: «Иртәләсәң дә, соңаргансың икән бит»
– Йә, нигә дәшмисең, үпкәләттемме әллә? – Мөнир хатынының җилкәләренә кагылды.
Нәзирә читкә тайпылды:
– Әни күрер, тынычлан әле, кичтән сөйләшербез, яме?
– Ярар. – Мөнирнең тавышы көр яңгырады. – Сөйләшербез!
Иренең кыю, туры басып өйгә таба юнәлүен күз аллары караңгыланып, егылып китмәс өчен стенага тотынып күзәтте Нәзирә. «Яратам!» – дигәненә каршы «Аерылышыйк» дип ничек әйтергә? Мөнир, Мөнир... Нигә соң баштарак тыңламадың, аңламадың? Мин дә сине ярата идем бит. Бөтен йөрәгемне сиңа тапшырдым, ә син... читтән генә күзәттең, нидер көттең, һаман сынадың; мәхәббәт гөлебез чәчәк атканда син аңа сокландың гына, саклап тәрбияләмәдең, өзелеп суга тилмергәндә су сипмичә корыттың... Хәзер инде барыбер – яратсаң да, яратмасаң да.
 Нәзирә мунча тупсасына утырды, яңадан уйларына чумды. Мәхәббәт нәфрәткә әйләнергә мөмкин, бу очракта ул битараф калды, җавапсыз иде. Ирен жәлләп утыручы бу яшь хатынга «Үзеңне жәллә, балакаем» диючеләр табылырмы икән?
  Мөнир белән аерылышу теләге соңгы елда һаман көчәя генә барды. Хәзер инде ул теләк, Гафурмы, башкасымы килсә дә, килмәсә дә, мөһим карарга әйләнде. Әгәр әнисе исән булса ни дияр иде икән? Билгеле, юатыр, аңларга тырышыр иде: «Ир белән тору мактаулы да, катлаулы да; күпме ялгыз хатыннар бар – кайсы бәхетле икән? Кырык көн уразаның да бер көн гаете була, түз, кызым; тамчы тама-тама боз тишә, улыгыз үсә бит, аның киләчәген уйла», – дияр иде.  Әтисе исә: «Кызым, дүрт саның сәламәт, акылың камил, ирең сау-сәламәт, балагыз үсеп килә, гаиләле хатын-кыз дәрәҗәле», – дияр иде. Гафур да бит: «Яхшылап уйла!» – диде.
 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/yarat-mine-nazir-3.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар