Логотип
Проза

Ялгыз торна 3

Тораташ булып катып калган Җәмиләгә усал караш ташлап, хатын өенә кереп китте, ишеген шартлатып япты.

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/yalgyz-torna

                             http://syuyumbike.ru/news/proza/yalgyz-torna-2)  

Билгеләнгән көнне, килешенгән вакытта Җәмилә экстрасенс-шаман Наилә Байбердина кабул иткән йорт янында иде инде. Кирәкле подъездны эзләп табып,  домофоннан номерны җыйгач, авыр тимер ишек салмак кына ачылып китте. Җәмиләгә им-томчы яшәгән фатирны эзләп табу кыен булмады, ул  беренче катта гына икән.  Җәмилә ярым ачык калдырылган ишектән эчкә узды. Баз сыман караңгы фатирга килеп эләкте ул: тәрәзәләргә кара пәрдәләр эленгән, шәмдәлләрдә шәмнәр яндырып куелган. Керә-керешкә кызның борынына сандал исе килеп бәрелде. Әллә гадәти булмаган күренеш тәэсир итте шунда:  кисәк кенә башы әйләнеп китте, тамак төбе әчетә башлады. Кыз тирә-юньгә күз ташлады. Ремонт күптән булмаган монда: кайчандыр ябыштырылган сары обойлар кубарылып төшкән, шкаф почмакларында тәреләр. Им-томчы үзе бу фатирда яшәми дигән нәтиҗәгә килде ул, клиентлар кабул итү өчен генә арендалый бугай. Җәмиләнең бер мизгелдә акылы ачылып киткәндәй булды,  нигә килгәненә үкенеп куйды. Чыннан да, нишләп йөри соң ул монда? Күзгә ташланган беренче игъланга ышанып кем килә инде? Беткәнме мәчетләрдә өшкерүче, дога укучы муллалар! Кыз чыгып китәргә ымсынган арада, кухнядан башына кара шәл ураган, кара кашлы, таза гына хатын килеп чыкты. «Исеме Наилә булса да, татар хатынына бер дә охшамаган» дигән уй яшен тизлегендә башыннан узды. Җәмилә үзен капкынга килеп эләккән тычкан кебек хис итте. «Им-томчы, шаман, экстрасенс» дип таныткан хатын Җәмиләгә зал каршында торган агач урындыкка утырырга ымлады. «Как звать тебя, как звали отца», – дип сорады ул каушап калган кыздан. «Джамиля, отец Саетгата», – дип пышылдады кыз кыяр-кыймас.  
Наилә ханым шкаф тартмасыннан сары төстәге нәзек шәм тартып чыгарды, махсус җайланмага урнаштырды. Аннан шырпы сызып шәмне кабызып җибәрде. Җәмиләгә күзләрен йомарга кушты. Үзе, ниндидер аңлашылмаган сүзләр кабатлап, урындык тирәли әйләнеп йөри башлады, шәмне кызның баш тирәсеннән әйләндерде. «Бозымың каты синең, бер килеп кенә бетмәс, тагын бер-ике килергә кирәк булыр. Сөйдергеч ясарга сөйгәнеңнең фотосын алып килдеңме?» 
«Юк шул, алып килмәдем, онытканмын», – диде Җәмилә. «Ярар икенче тапкыр алып килерсең!». Шаман Җәмилә аңламаган сүзләр мыгырдый башлады, аннары урысчага күчте. Баксаң, кыздан көнләшүчеләр, начарлык теләүчеләр бик күп икән. Араларында каргаучылар да, начар теләк теләүчеләр дә булган. Җәмиләнең аурасы бик юкарып, кечерәеп калган, ярый үз вакытында килгән. Көнләшеп бозым ясаучылар да бар икән.
Экстрасенс әйткәннәр Җәмиләне бик аптырашка калдырды. Ул күңеленнән дус булып йөргән  барлык кызларын, хезмәттәшләрен барлады, ләкин берсе дә шикле тоелмады.
Наилә ханым Җәмилә тирәсендә ярты сәгатькә якын шаманлык кылды да, хезмәте өчен кыз алып килгән 10 меңне кесәсенә салып куйды. «Ике көннән сөйгәнеңнең фотосын тотып кил, әфсенләп җибәрермен, сөйдергеч амулетын тагармын. Гашыйк булганын үзе дә сизмәс, күзләреңә генә карап торыр, бүләкләрен дә алыр, бик рәхмәтле булырсың»,–  дип ышандырды хатын. Тик шунсы гына кызның кәефен кырды – шаманның сеансы 10 мең торса, сөйдергеч амулеты  50 мең икән!  Бер ялгышкан, гел ялгыша дигәндәй, Җәмилә планнарыннан чигенмәде. Төрек җырчысы Тарканны хәтерләткән, сәхнәләрдә ут уйнаткан Фирдүс Тямаев һич күз алдыннан китмәде. Менә бит, Себердән кайткан шаман ярдәмендә Җәмилә ниһаять теләгенә ирешәчәк – йолдызның мәхәббәтен яулаячак! Йолдызны хатыныннан, җанатарларыннан тартып алачак, үзенә өйләндерәчәк! 
Әнә шундый татлы  уйларга бирелеп өенә кайтып китте. Кызга хәзер тормышта бәхет бирүче 60 мең сум акчаны гына табасы калды. Гөнаһ шомлыгына каршы,  акча юнәтү җиңел эш түгел икән: зарплата көне ерак, бурычка алып торсаң гына. Ләкин шуның кадәр сумманы бирүче булыр микән? Җәмилә күршесе Әминә апага мөрәҗәгать  итәргә  булды. Тегесе артык сорау бирмичә, шкаф эченә яшереп куелган  кара төстәге пакетны тартып чыгарды. Пакет эченнән целлофан кәгазьгә төрелгән кәгазь акчалар арасыннан  60 меңне  санап, Җәмиләгә сузды.
Тиздән  Казанда Фирдүс Тямаев концертлары узасын Җәмилә артистның Инстаграм аккаунтыннан укып белде. Тамашага барырга карар кылды ул. Бу юлы Җәмилә җебеп тормас, артист белән якыннан танышыр! Чөнки йолдызны үзенә гашыйк иткән сөйдергеч талисманын тагып киләчәк ул концертка!  
Җәмилә им-томчыга күрсәтер өчен артист Фирдүс  Тямаевның  төсле фотосын әзерләп куйды. 60 мең акчасын сумкасына салып, килешенгән  вакытка Наилә Байбердина кабул иткән йортка килде. Ләкин кызның планнарын чәлпәрәмә китергән хәл булды: домофонга күпме генә басса да, ишекне ачмадылар. Җитмәсә,  экстрасенс телефонын да алмый. Кыз аптырап басып торганда, подъезд каршына 70-75 яшьләр тирәсендәге хатын килеп басты. Кулына пакетлар да тоткан. Ачкычын чыгарып тимер ишекне ача башлады. Җәмилә хатын артыннан подъездга  керде. Бу ханым Наилә Байбердинаның күршесе булып чыкты. Ишек төймәсенә басып маташкан Җәмиләгә карап торды да хатын  үзе сүз башлады: «Көтмә син аны, – диде ул. – Аферистны кичә генә полиция алып китте». «Ничек инде, ул бит бик көчле экстрасенс»,–  дип мыгырданды Җәмилә. Бу сүзләр хатынның ачуын кабартты гына бугай: «Кешене алдап йөрүче Молдавия чегәне булып чыкты ул. Синең кебек наивный хатыннар байтак килә иде аңа. Кемнәндер иреңне кайтарам дип 500 мең сораган. Тегесе кредит алып, акча китергән. Аферист качарга җыенып йөргәндә эләктереп алдылар. Полиция кулына тимер бау салып  алып китте.  Нәрсә, син дә сөйдергеч ясатырга килдеңме әллә? И оятсыз да инде хатын-кыз, Алладан да курыкмыйлар,  ире, баласы бар дип тә тормыйлар. Үлгәч җавап тотасын белмиләр!» 
Тораташ булып катып калган Җәмиләгә усал караш ташлап, хатын өенә кереп китте, ишеген шартлатып япты.
Җәмилә урамга атылды. Агач эскәмиягә утырган килеш озак сулкылдап елады. Үзен батып баручы бәхетсез җан итеп хис итте.  Адашкан, саташкан, ялгыз торна ул! Үзе тудырган образга гашыйк булып йөрүче исәр карт кыз. Җәмиләнең үләсе килде, торна булып күкләргә күтәрелеп, кыяга бәрелеп җан тәслим кылырга хыялланды. Үкси-үкси елады. Шулчак әллә каян таныш җыр яңгырады:
       Була икән шундый мәлләр, 
       Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр.
       Ургый кайный хәсрәтемнең дулкыннары, 
       Томырылып көтеп торган упкыннары...

Җәмилә башын күтәрде: подъезд янына ак җиңел машина килеп туктаган, ачык тәрәзәсеннән урам яңгыратып таныш җыр яңгырый. Бераздан җырны сүндерделәр, машина хуҗасы – пөхтә итеп киенгән, мөселманча итеп сакал үстергән 50-55 яшьләрдәге ир-ат чыкты. Сәгатенә карап алды да  Җәмилә каршына килеп утырды. Яшьле күзләрен учы белән сөртеп, кыз читкәрәк шуышты. «Сез бәхетле, сез елый аласыз, – дип сүз башлады ир. – Минем дә кычкырып елыйсым килә, ләкин яшем чыкмый, җырлар тыңлап кына юана алам...» Җәмилә, аптырап, ирнең уйчан йөзенә күз ташлады. «Хатыным ташлап, сөяркәсе янына күченде. Ике ел буе хыянәт иткән, мин аны соңлап кына белдем. Ә бит яратам дип антлар эчә иде. Акчам гына кирәк булган аңа, баеракны тапкач, ташлап китте. Ярый әле уртак балалар булмады...
Ир сөйләде дә сөйләде. Җәмилә елавыннан туктады, аның йөрәгендә таныш булмаган иргә карата кызгану хисе уянды. 
– Таныш булыйк, мин Ришат. Әйдә елама, мин сине концертка чакырам, Фирдүс Тямаев концертына. Мин бу концертка хатыным белән барырбыз дип хыялланган идем, ике билет  та алып куйган идем. Хәер, ул Тямайны яратмый иде: «Колхоз, тавышы юк, акыра гына», – дип әйтә  иде. Минем ялгызлыгыма иптәш буласыңмы? Концертка барабызмы?» Ир өмет тулы күзләре белән Җәмиләгә карап җавап көтте.  
– Барабыз, мин Фирдүс Тямавның җырларын бик яратам. Иҗатын күптән күзәтеп барам. Ләкин җырчы буларак кына ошый ул миңа, – дип елмайды Җәмилә.
Тямайның концерты гөрләп узды. Халык кул чапты, биеде, кушылып җырлады. Алар арасында бер-берләрен тапкан ике «ялгыз торна» – Ришат белән Җәмилә дә бар иде. Ләкин бу пар, җырчыны икенче планга күчереп, гыйшык күзләре белән бер-берсенә карашып утырдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????. Мин дэ барам эле, бэлки минем торнам да килер ?

    • аватар Без имени

      1

      0

      Уйлап та чыгаралар индее.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Язма бик ошады, рэхмэт яусын!

        Хәзер укыйлар