Логотип
Проза

Ялгыз торна 2

Фирдүс Тямаев соңгы җырын җырлап, тамашачы белән саубуллашкач та, залдагы халык таралырга ашыкмады. Тамашачылар дәррәү кул чабып, артистның кабат җырлавын сорады. Җәмилә исә кумирыннан күзен ала алмады...

Хикәя

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/yalgyz-torna)

Фирдүс Тямаев соңгы җырын җырлап, тамашачы белән саубуллашкач та, залдагы халык таралырга ашыкмады. Тамашачылар дәррәү кул чабып, артистның кабат җырлавын сорады. Җәмилә исә кумирыннан күзен ала алмады. Ике сәгатькә якын сәхнәдә җырлап-биеп, тиргә баткан артист бу минутларда аңа аеруча кадерле, якын булып тоелды. Ләкин бәйрәм озак дәвам итә алмый: салмак кына агылган музыка астында зал белән сәхнәне аерып торган кызыл авыр бәрхет пәрдәләр төште, шоу тәмамланды. Халык чыгу ягына кузгалды. 
Фойеда җанатарлар өелешеп яраткан җырчыларының күренүен көтеп тора иде. Кулларына Фирдүс Тямаевның афишасын, фотоларын тотканнар, автограф алырга исәпләре. Җәмилә дә дус кызлары белән фанатлар төркеменә барып кушылды. Көтүләре бушка булмады: 15-20 минуттан соң артистлар бүлмәсеннән типсә тимер өзәрдәй егетләргә ияреп Фирдүс Тямаев үзе килеп чыкты. Йолдызны күргәч, хатын-кызлар чыр-чу килеп, аңа ташланды, телефоннарын сузып, чиратлап селфи төшә,  автограф сорый башладылар. Әрсезрәкләре Тямаевны кочаклап алып, битеннән чүт-чүт үбәргә үк кереште. Бу хәл артист янындагы музыкантларга ошамады булса кирәк: йолдызны камап алган фанатларыннан аралый башладылар. Ул арада җанатарлар арасында этеш-төртеш китте. Бер кыз үзеннән алда кергән ханымның чәченнән тарткан булса кирәк, ә чәч чын толым булмыйча, парик булып чыккан. Парик хуҗасы – пеләш башлы 50-55 яшьләрдәге ханым, чәченнән тарткан кызга борылды да кулындагы ридикюле белән башына китереп сукты. Ике хатын-кыз Сабантуй мәйданында бил алышкан батырлар кебек, бер-берсенә ябышты, шул арада берсенең туфли үкчәсе таеп китеп гәүдәсе белән идәнгә мәтәләде. Идәнгә егылган ханым кызылга буялган тырнаклары белән  көндәшенең кулына ябышып өлгергән иде. Халык идәндә әүмәкләшкән хатыннарны тамаша кылырга җыела башлады. «Полиция, полиция чакырыгыз!» – дип кычкырды 70 яшьләрдәге ханым. Башына зәңгәр эшләпә, озын күлмәге өстеннән алтын җепләр белән лалә чәчәкләре сурәтләнгән камзул кигән бу хатынга теләктәшләр дә табылды. «Кайда монда культура, кайда монда этика? Сез бит татар концертына килгән гүзәл затлар! Үзегезне тота белегез!» – дип чәрелдәде джинсы чалбар, кара водолазка кигән 30 яшьләрдәге бер туташ.
Җәмилә гаҗәпләнүдән ачылган авызын ябарга онытып, бу тамашаны күзәтеп торган арада Фирдүс Тямаевтан җилләр искән иде инде.  Кумирлары өчен чәчкә-чәч ябышып сугышкан хатын-кызларны залда билет тикшереп торучы апалар тынычландырды. Алар мондый хәлләргә күптән күнеккән, күрәмсең. Гомумән, билет тикшерү эшенә  физик эш эшләп чыныккан хатыннарны гына алалар булса кирәк. Бу апаларның күбесе яшь вакытта  заводта станоклар янында тимер чүкеч әйләндергән яисә спорт сарайларында тренер булып эшләгән. Мондый хезмәткәрләр мәдәният йортларында тәртип саклый беләләр, концерт-кичәләргә билетсыз гына үтүче «куяннар»ны кармакларына тиз эләктерәләр. Беренче карашка җыйнак гәүдәле, мөлаем ханымнар чынында ауга чыккан бүре ыруының вожакларын хәтерләтә: күз карашлары үткен, колаклары сак, мускуллары нык.
Фирдүс Тямаевның автографын кулга төшерү бәхетенә ия булган җанатарлар, бик кәнагать кыяфәттә башларын югары чөеп, гардеробка атладылар.  Җәмилә генә җебеп калды, хыялланган автографны тәки ала алмады бит... Кәефе кырылганын дус кызларына сиздермәскә тырышты ул. Нишлисең,  дөнья әрсезләр, усаллар кулында. Җебеп торсаң,  бәхетеңне борын төбеннән сыздырып алып китәләр. Фирдүс Тямаевны яраткан хатын-кызларның шулкадәр күп булуы Җәмиләне болытлардан каты итеп җиргә бәрде. Ул үзен ялгыз, бичара торна итеп хис итте. Болай булса, артист белән якыннан танышу җиңел булмаячак бит. Нишләргә соң, нишләргә? Җәмиләнең башында мең төрле уй бөтерелде. Ичмасам, журналист та түгел. «Сездән  интервью алырга мөмкинме?» дигән сылтау белән йолдыз белән очрашу билгели алыр иде, хәйләкәрлеген җигеп, ирнең башын-күзен дә әйләндерә алыр иде.  Ерактагы йолдыз булып кына калыр микән җырчы? Их, яннарына очып кына киләсе иде дә бит...  «Мин сиңа гашыйклардан-гашыйк фанат – Җәмилә» дип кочагына ташланасы иде! Ә бит ул Җәмилә кебек гашыйк кызлар бихисап!
Җәмилә авыр уйларга бирелеп  йортына кайтып җитүен сизми дә калды.  Ачкычын сумкасыннан алып тимер ишекне ачты, сак кына басып коридорга узды. Кичке ун тулып узуга карамастан,  күршесе Әминә апа кухняда нәрсәдер пешереп маташа иде. Ул Җәмилә кайтканын күреп, каршысына чыкты. «Әй күршекәем, кайлардан кайтып киләсең, керфекләреңдәге тушьларың эреп аккан, еламагансыңдыр бит?» – дип, сораулар яудыра башлады, ай-ваена карамый Җәмиләне чәй эчәргә кыстады. Ялгыз хатын сөйләшергә бик ярата иде шул. 
Әминә апа гомере буе заводта эшләгән, бер тапкыр да кияүдә булмаган. Бар җыйган байлыгы – шушы Сталин проекты белән төзелгән 14 кв. метрлы бүлмә. Җае килгән саен ул Җәмиләгә бер үк сүзләрне сөйли: «Мин комсомол булган кеше, коммунизм төзергә хыялланып йөрдек. Яшь чагымда бик чая, матур идем. Ләкин якты идеяләр белән яшәп, ялгыз утырып калганымны сизмәдем дә. Безнең хыяллар буш куык булып чыкты. Сиңа да киңәшем – үзеңә тиң пар табып кияүгә чык, хатын-кыз бала табарга тиеш. Минем кебек сазаган кыз булып калма, картлыгың ялгыз узмасын», – дип өйрәтә башлый. Бүген дә чәй янында шул ук сүзләрне кабатлады, Җәмиләдән сер алырга маташты. Күршесенең концертта булуын ишеткәч кенә тынычланды. «Концерт-театрларга йөргәндә бер күзең сәхнәдә булса, икенче күзең белән залны күзлә. Егетләрнең тәртиплеләре бара анда, бәлки Ходай насыйп итеп ир табарсың, – диде Әминә апа. «Ярар, син әйткәнчә эшләрмен», – диде кыз,  рәхмәт әйтеп, тыныч йокы теләп бүлмәсенә чыгып китте. 
Җәмилә шашкын хисләргә бирелеп яшәвен дәвам итте. Җырчының җырлары белән таңы атты, кояшы батты. Башында һаман бер үк уй бөтерелде: «Ничек йолдызны үземә гашыйк итәргә?» Ялгыз кичләрнең берсендә интернетта актарынып утырганда  кызның игътибары бер белдерүгә төште: «Себердән Казанга күчеп кайткан көчле экстрасенс, багучы Наилә Байбердина. Атам ягыннан  – җиденче буын шаманнар. Сихер чыгарам, өшкерәм, авыруларны дәвалыйм. Ташлаган ирләрегезне кайтарам, гашыйк иттерәм. Амулетлар сатам. Таро карталары белән багам. Хатыннарыннан ирләрне  аертып өйләндереп куям. Гарантия –  100 процент, хезмәтем бик кыйммәт», – дип язылган иде анда. Телефон номеры да шунда. Җәмилә өчен көтелмәгән яңалык иде бу. Әйтерсең,  күкләр Җәмиләгә ярдәм итәргә торалар. «Әгәр барып карасам?  Бәлки, миндә бозым бардыр? Шуңа кияүгә чыга алмыйча йөримдер?»  Җәмилә бер-ике көн уйланып йәргәч, Интернетта күрсәтелгән номерны җыйды. Теге баштан бик ягымлы, бәрхет тавышлы тавыш ишетелде: «Хәерле көн, Наилә Байбердина тыңлый...» Җәмилә шундый көчле экстрасенска тиз генә элемтәгә керә алуына шатланып куйды. «Мин белдерү буенча шалтыратам. Сезне багучы, бозымны чыгаручы дип  язганнар», – дип, кыяр-кыймас кына башлады ул сүзен. «Әйе, сез дөрес шалтыратасыз. Мин Наилә ханым булам. Тавышыгызны ишетүгә миңа информация килде. Сездә венец безбрачия! Проблемаларыгыз күп, чистартырга кирәк. Сезнең тавышыгызны ишетүгә башым томаланды, косасым килә башлады. Бозымыгызны чыгармасагыз, бик каты чирләячәксез!» – дип сөйләп китте багучы. Бу куркыныч сүзләрне ишеткәч, Җәмиләгә эсселе-суыклы булып китте. Әйтерсең, аңа бер чиләк кайнар су койдылар! Ул бу минутларда таныш булмаган хатынның сүзләренә 100 процент ышанды. «Зинһар, мине кабул итегез! Миңа ярдәм кирәк!» – дип ялына башлады  Җәмилә. Берара телефонның теге башында пауза урнашты, Наилә ханым дәшмәде. Җәмилә ни уйларга белмәде. «Алло, алло, сез ишетелмисез!» – дип кабатлады. «Кызганыч, бу көннәрдә генә кабул итә алмыйм әле, миңа килүчеләр бер Сез генә түгел... Ләкин хәлегезнең авыр булганын исәпкә алып, дүшәмбе көнгә яза алам. Минем консультация 10 мең», – диде телефоннан Наилә ханым. Җәмилә бу сүзләрне ишеткәч аптырап калды. 10 мең! 1 мең дә түгел! Бу бит бик кыйммәт! Аның ай буе эшләгән хезмәте өчен бары 25 мең генә түлиләр... Бу нәрсә, шаяртумы?! Җәмилә нәрсә әйтергә белмичә ык-мык килде.  «Сезне язаргамы, юкмы?» дигән тавыш ишетелде трубкада. «Языгыз, зинһар языгыз! Миңа чыннан да ярдәм кирәк», – диде Җәмилә. Ул ныклы карарга килде. Барачак ул экстрасенс янына! Акчасын жәлләмәячәк! Җәмиләнең бәхетле булырга хакы бар! Ул ручкасын алып Наилә ханым әйткән адресны блокнотына язып куйды: «Татарстан урамы, 153 нче йорт...»

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тямаев концертына 70 яшьлек эбилэр йори микэн???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Миңа 67 , мин йөрим?

      • аватар Без имени

        0

        0

        "Не сотвори себе кумира" бик дорес эйтем!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гел ышанмыйм, хазер кумирлар юк , жыр сатучылар, кто как может.

          Хәзер укыйлар