Логотип
Проза

Ялгыз торна

Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән.  Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...

Хикәя

Җәмилә Казанда зур сәүдә үзәкләренең берсендә сатучы-консультант булып эшли. Хезмәт хакы зур булмаса да, эшен яратып башкара. Хезмәттәшләре дә Җәмилә кебек авылдан шәһәргә күчеп килгән хатын-кызлар: кемдер фатир арендалап тора, араларында тулай торакта яшәүчеләр дә бар. Җәмиләнең торак мәсьәләсе хәл ителгән анысы, әти-әниләре тырышлыгы белән өч бүлмәле фатирда урнашкан 20 кв. метр зурлыкта бүлмә сатып алдылар. Күршедә  тагын ике бүлмә бар: берсендә 65 яшьлек Әминә апа гомер кичерә, икенчесендә Лена исемле студент кыз яши. Аллага шөкер, тыныч яшиләр, чиратлап дежурлык алып баралар. Комуналь туләү дә кесәгә сукмый, өч меңләп тирәсе генә чыга.
Җәмилә авыл мәктәбеннән соң кооператив техникумда укыды.  Югары уку йортына керергә теләге дә, белеме дә җитмәде. Укуын бетерүгә, сатучы булып эшкә урнашты. Менә инде ничә ел кибеттә эшли. Замана җилләре сәүдә өлкәсенә дә кагылды, кибетләр ябылып, шәхси сәүдә үзәкләре ачылды. Җәмиләнең хезмәттәшләре үзләренең сәүдә нокталарын ачып җибәрде: кем Төркиядән, кем Кытайдан товар ташып, бизнес оештырдылар. Тик Җәмилә генә гади сатучыдан ерак китә алмады, профессиясе генә  престижлы яңгырый – сатучы-консультант. Бүгенге көндә бизнесмен Айрат Гомәровичның туннар сату буенча махсуслашкан сәүдә үзәгендә эшли ул. Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып-үскән.  Шунысы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгызлары гына бала үстерәләр, өчесе – бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә – арада иң олысы. Эштән соң  кызлар еш очрашып торалар: кафеларда утыралар, кино-театрларга йөриләр. Әле бу көннәрдә генә әнә Галиянең туган көнен кафеда уздырдылар. 
Җәмилә дә, кызганыч,  бәхетен таба алмаучылар рәтендә. Егетләре булмады түгел, булды. Ике ел экскаваторчы Әнәс белән очрашты. Егет тә Җәмилә кебек авылдан, тулай торакта яши. Әнәс Җәмиләдән өч яшькә зуррак иде. Кулы эш тә белә, ләкин холкы бик начар, көнләшеп җанга тия. Юкка да көнләшеп, тавыш чыгарырга гына тора иде. Ярый әле кыз үз вакытында аңына килде, араны өзде. 
Илдар исемле егет белән дә таныштырганнар иде кызны. Ярты ел очрашып йөрделәр. Машиналар ремонтлап сатучы егет иде анысы. Бер бүлмәле фатиры, машинасы бар, үзе дә акыллы күренә. Ләкин егет үзе араны өзде шул. Җәмилә белән очрашып йөргәндә башка кызга күзе төшкән. 
Ә соңгысы, гомумән, өйләнгән булып чыкты... Менә шулай. Бу тормышта һәркемнең үз язмышы. Ә авылга кайтсаң, туганнар күзне ачырмый: «Кайчан кияүгә чыгасың инде?» – дип тинтерәтәләр. Их, кияүгә чыгып бәхетле булу Җәмиләдән генә торса икән...
Җәмилә 40 яшь тулган көнен эштән ерак түгел урнашкан кафеда уздырырга булды. «40 яшьне уздырырга ярамый» дигән имеш-мимешләрне ишеткәне бар иде аның, ләкин эштәге кызлар хәл итеп куйганнар иде инде. Нәрсә аларга, җыелып күңел ачарга сәбәп кенә булсын! Ай-ваена карамый, Җәмиләне тиз күндерделәр. Хәтта кафега шалтыратып, туган көн өстәленә  заказ да биреп куйганнар, кесәгә сукмый торган ризык менюларын да күзаллап чыкканнар.
Эштән соң билгеләнгән вакытка хатын-кызлар кафега җыелды.  Матур гына утырдылар, караокега җырладылар, биеделәр. Җәмиләгә бирелгән бүләкләр арасында Фирдүс Тямаевның «Ялгыз торна» дип аталган диск та бар иде. «Рәхәтләнеп тыңла, чын күңелемнән бүләк итәм!» – диде хезмәттәше Асия. Әй яраталар инде кызлар татар җырларын, җырлаганда Хәния, Салават репертуарындагы җырларны сайладылар. Ә менә Тямаев җырларын яңгыратканда  хәтта рус кызы Ольга да кулын чәбәкләп утырды. «Ялгыз торна»ны җырлаганда  Җәмиләнең күзләреннән яшьләр атылды. Бу җырның сүзләре  әйтерсең  аның өчен генә атап язылган: «Ничек үтим икән тормыш дулкыннарын», – дип суза бит, җаныем... Җәмилә, кешегә сиздермәсә дә, гомеренең ялгыз узуын бик авыр кичерә. Аның да башкалар кебек ирле буласы, балалар тәрбиялисе килә. Төннәрен караватта ялгыз гына яту бер дә рәхәт түгел шул. Назга сусаган җаны бәргәләнә, кыз, бар гәүдәсе белән куырылып,  мендәрен кочаклаган хәлдә  йокыга китә алмыйча озак ята. 
Шау-шулы туган көн мәҗлесеннән соң Җәмилә өйгә кайтып кергәндә төнге беренче киткән иде инде.  Соң булуга карамастан, йокы алмады аны. Боргаланып ятты да, торып, кызлар бүләк иткән бүләкләрне актара башлады. Күзе Фирдүс Тямаевның дискына төште. Җырчының елмаеп төшкән фотосына озак кына карап торды. «Ай-яй, бигрәк чибәр инде, төрек җырчысы Тарканга охшаган. Тикмәгә генә кызлар «Тямай, Тямай» дип акылдан шашмый икән. Билетлары да тиз арада сатылып бетә. Концертларында халык транска керә, кызлар елап чәчләрен йолкый башлый, дип сөйлиләр.  Күзләре ялтырап тора, үзе дә кызларны яратадыр инде... Җәмилә, уйларга бирелеп, Тямайның  дискын ноутбугына тоташтырды.  Бүлмә буйлап Фирдүснең җыры агылды: «Мин бит ялгыз торна, зинһар саташтырма»... Яраланган йөрәгенә әйтерсең Ләйлә Дәүләтова саткан могҗизалы нано бальзамны сылап куйдылар – ул гәүдәсендә әйтеп бетергесез рәхәтлек тойды, якты хыялларга чумды. Фирдүснең моңлы итеп сузган җырларыннан татлы йокыга талды... 
Икенче көнне иртән башка кеше булып уянды Җәмилә. Йокыдын торуга көзге каршына басып төс-кыяфәтен күздән кичерде. Күз тирәсендәге вак җыерчыкларын бармаклары белән капшап чыкты. «Бүгенге көннән яңа тормыш белән яши башлыйм, дигән катгый карарга килде кыз. – Спортзалга йөри башлыйм, косметологка язылам. Мин бәхетле булырга тиеш!» Аның күз алдыннан нигәдер Фирдүс Тямаевның сурәте китмәде, башында җыр яңгырады:
Төшләремә кер әле бер, 
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә, бәргәләнә ятим җаным....
Җырга гына түгел, Фирдүс Тямаевның үзенә гашыйк булганын сизми дә калды Җәмилә. Ул Инстаграмда җырчының битен эзләп табып язылды.  Барлык фотосурәтләрне, видеоларны карап чыкты, лайклар куйды. Халык язган комментарийларны укып чыгарга да иренмәде. Алай гына түгел, Интернетта чыккан  интервьюларны эзләп табып укый башлады. Үзе дә сизмәстән Фирдүс Тямаевның җанатары – фанатына әйләнде Җәмилә. Фирдүснең фотосурәтләре кыз яшәгән бүлмә стенасына беркетелде. «Фир-дүс, Фир-дүс» дип типте йөрәге. Ниһаять, кыз яратуның нәрсә икәнен белде бит! Газаплы да, рәхәт тә икән гашыйк булу. Газаплы – чөнки ул артистның күпләрнең кумиры булуын белә, хатыны барлыгын, ике малай тәрбияләп үстергәнен аңлый. Юк, юк, җырчының гаиләсен бозү аның уенда да юк. Бары ялгыз торна мәхәббәте белән генә ярата ул Тямаевны, шушы ярату аңа көч бирә...
40 ка җиткән кызның җырчы Фирдүс Тямаевка гашыйк булып йөрүен дус кызлары, хезмәттәшләре белмәде, әлбәттә. Яратуын сер итеп саклады. Кешегә әйтеп йөри торган сүз түгел шул. Ярый ла 18 яшьлек вакытың булса…. Кеше белсә, акылдан шашкан дип, күз ачырмаслар... Җәмилә күңеленә кереп оялаган шашкын хисне алтын бөртегедәй саклады. Казанда Фирдүс Тямаев концертлары булачак  дигән хәбәр чыккач, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Кызларны концертка барырга кыстады. Акча жәлләп тормадылар, беренче рәткә үк  билет сатып алдылар. Җәмилә тамашага бик озак әзерләнде. Махсус яңа  күлмәк сатып алды. Чәчен буятып, яңа прическа ясап кайтты. Матур букет сатып алды. Менә көтелгән көн киләчәк! Җәмилә яраткан Фирдүсен ике сәгать буе күреп ләззәтләнәчәк! Алай гына да түгел,  «Ялгыз торна» җырыннан соң, сәхнәгә чыгып, яраткан артистына чәчәкләр тапшырачак... Кем белә, урыс әйтмешли, «Чем черт не шутит!»... Бәлки, Фирдүс Җәмиләне күргәч.... Кыз бу турыда хыялланырга да курка бит.... Ә кем белә, бәлкем... Әнә бит Мәскәү артистлары хатыннарын пирчәткә урынына алыштырып тора. Җәмилә гашыйк булмаслык кыз түгел: төз гәүдәле, тулы күкрәкле, чәчен туздырып җибәрсә, Тямаев түгел, Президент үзе гашыйк булып куярлык! Әнә Петросян яше 70 кә җиткәндә аерылып куйды! Яшь хатыны ике бала бүләк итте. Ә Җәмиләнең сәламәтлеге Аллага шөкер, яше 40 булса да, өч бала таба ала ул. Аның әбисе ун бала тапкан! Бала таба алу сәләте аларның нәселләреннән килә!
Концертка халык чыннан да күп килгән иде. Ир-атлар да, хатын-кызлар да. Күбесе чәчәк букеты тоткан. Җәмилә кебек Фирдүс Тямаевка үлеп гашыйк җанатарлар күп бүлуы Җәмиләнең кәефен бераз төшерде төшерүен.... Концертка җыелган халык тамаша башланмас борын умарта кортларыдай гөжли башлады: «Тямай, Тямай» дип кычкыралар, аяклары белән идәнне дөбердәтәләр. Менә залда утлар сүнде, сәхнәне каплап торган авыр бәрхет пәрдәләр ачылды. Шоу башланды! Төрле төстәге утлар күзләрне камаштыра, колакларны томаларлык музыка яңгырый. Менә сәхнәгә дөбер-шатыр килеп, сикерә-сикерә Фирдүс Тямаев килеп чыкты. «Сәлам, татарлар! Мин сезне просто люблю!» – дип кычкырды ул карлыккан тавышы белән, һәм колакларны яңгыратып «Татарлар, без Татарлар», дип җырлый башлады. Халык экстазга бирелде. Залда утырган ирләр, хатыннар, урыннарыннан кубарылып, сәхнә каршындагы мәйданчыкка агылды, җырга кушылып, бии башладылар. Фирдүс үзе дә сәхнәдән сикереп төшеп халык белән бии иде. 
Җәмилә яраткан җырчысыннан күзен алмады. Букетын кочаклап Фирдүснең «Ялгыз торна» җырын башкаруын көтте ул. Менә таныш аккордлар яңгырады...  Җәмиләне гашыйк иткән, уттан алып суга салган җыр яңгырый башлады:
Була икән, шундый мәлләр,
Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр. 
Ургый-кайный хәсрәтемнең дулкыннары, 
Томырылып көтеп торган упкыннары.

Тамашачылар да җырга кушылды. Зал яңгыратып «Ялгыз торна» җыры агылды. Җәмилә, җырчының җырлап бетерүен көтмичә, чәчәкләрен кочаклаган хәлдә сәхнәгә атылды. Фирдүс, аны гына көткән кебек, кызның нечкә билләреннән кочып алып, җырлавын дәвам итте. Бу мизгелләр Җәмилә өчен сүз белән әйтеп аңлатып бетермәслек кичерешләр алып килде. Ул мәхәббәте, бәхете, йөрәгенең хуҗасы Фирдүс Тямаевның кочагында эреде. Күзләреннән шатлык яшьләре атылып чыкты, бите буйлап ике кара буразна булып тушь эреп акты. Халык басып кул чапты, кычкырдылар, сызгырдылар, идән дөбердәттеләр...
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тямаев эреп агар инде ?

    Хәзер укыйлар