Логотип
Проза

Ялган никах

Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..

Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса! 24 яшенә җитеп, мондый җитди адымга шулай җиңел генә барырмын, дип, башына да китерми иде әле Нурсөя.
Язның беренче тамчылары түбәләрдән тып-тып биешкән аяз бер көнне Нурсөя, эштән соң кибеткә сугылып, анысын-монысын алды да өенә кайтырга юнәлде. Кояш та, кышкы салкын болытлардан арынуына сөенгәндәй, зәңгәр күктән җылы итеп елмая. Язгы якты нурлар кеше күңелен алгысытмый каламы соң?! Нурсөя дә иләс-миләс күңеленә кунган билгесез шатлыктан җырлый-җырлый фатир ишеген ачып керде. Киемен салганда ук ул өйдә кунак барлыгын абайлады һәм, чишенеп-юынып, аш бүлмәсенә үтте. Әнисе Фәскирә һәм аның ахирәте Хәтинә чөкердәшә-чөкердәшә кыстыбыйлар-пәрәмәчләр белән чәйләп утыралар иде. «Бик вакытлы кайттың, кызым. Кунагым-ахирием сине көтә бит», – дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, Фәскирә Нурсөягә чәй ясап бирде. Хәтинә апасы кызга бик мәгънәле караш ташлады да «ахириенең» сүзләрен җөпләде: «Әйе, балам. Иртәдән бирле сине көтәм. Бә-ә-әк зур үтенечем бар сиңа!» Күңелен кыбырсыткан кызыксынуына буйсынып, Нурсөя колагын торгызды. Ул чәй эчкән арада Хәтинә сүзен ерактан башлады: «Фәскирәкәем, син минем тормышымны беләсең. Нурсөя кызым, син дә хәбәрдарсың. Бөтен гомеремне завутка бирдем. Әтисе ташлап киткәч, Рәмиземне ялгыз башым үстердем. Ятимә көемә дигәндәй, бала үстерүнең авырлыгын үзем генә беләм. Атасы алименттан качып йөрде. Ялгызлыккайлар таштан да каты...» Истәлекләр күңелен кузгаттымы, Хәтинәнең күзләре дымланды. Шул арада җепшегән борынын тартып куйды да сүзен дәвам итте: «Беләсез бит, бөтен гомерем баракның кысан почмагында үтте. Рәмиземне дә баракта үстердем. Менә озакламый, Алла боерса, безгә дә завуттан фатир бирергә тиешләр. Күреп булырмы икән шул бәхетләрне, и Аллам! – хатын, Нурсөянең кулларын учларына алып, кызның күзләренә текәлде. – Балакаем, зинһар өчен, булыш безгә?! Менә бит нинди хәл – улым белән икебезгә бер бүлмәле фатир бирергә диләр. Әгәр дә ул өйләнгән булса, безгә ике бүлмәле тиешле. Кызым, үтенепләр сорыйм, язылыш юри генә улым белән, ә? Үзе килеп сорарга кыенсына...» Гаҗәпләнүдән Нурсөянең күзләре зур булып ачылды, һәм ул ни әйтергә дә белмичә карашын әнисенә юнәлтте. Ул кайтканчы ике ахирәт кызны «сатарга» килешеп-сөйләшеп куйганнар идеме, Фәскирә дә Хәтинә сүзен җөпләде: «Балам, ярдәм итик инде? Ярый, без тулы гаиләле булгач, ике бүлмәле фатир алып калдык. Соңрак Рәмизе өйләнсә, аларга тагын гомере буена бер бүлмәдә интегәсе. Алдавыч кына язылышу бит! Язылыш инде Рәмиз белән бер ярты елга? Аннары барып аерылышырсыз». Бу сүзләргә тәмам аптырап, кызның өнсез утыруын күреп, ике хатын ике яктан «яучылый» башлады: «Йә инде, кызым, ризалаш! Рәмиз дә, буш итмәм, ди бит». Чынлап булмаса да, язылышу-аерылышу мәсьәләсенә җиңел караган ике хатын Нурсөяне торган саен гаҗәпкә сала барды. «Ничек инде мин бер белмәгән-күрмәгән кеше белән язылышыйм ди? Аннары аерылган хатын булыйммы?» − Нурсөя, ярдәм сорагандай, әнисенә карады. Хәтинә иртәдән башлап ахирәтенең баш миен ныклап эшкәрткән иде, ахры, Фәскирә аның сүзен кабатлады: «Балам, бу эштә бик ышанычлы кеше кирәк ди бит! Синнән-миннән дә ышанычлы кеме бар Хәтинәнең? Безне  үз итеп килгән бит! Әйдә инде, ризалаш! Акчасы да артык булмас!» Нурсөянең инде ни әйтерлеге дә калмады. Ул башка сыймаслык бу сәер тәкъдимнән тәмам аптырады да, шикләнде дә. Фәскирә апасына кисеп кенә «юк, риза түгелмен», дип әйтә дә ала кебек, ә менә әнисенең кысылуы бөтен эшне боза! Законга каршы баруларын аңлыйлармы бу ике юләр, юкмы? «Закон» сүзен ишеткәч, Хәтинә, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, чыш-пышка күчте: «Балам, чит-ятлар белә күрмәсен. Нишлик соң, бүтән чарабыз юк бит! Тагын улым белән гомер буена бер бүлмәдә калабыз бит! Өйләнсә, балалары булса, ничек яшәмәк кирәк? Улым бигрәкләр юаш шул минем! Үз хокукын һич кенә дә даулый белми. Гомергә бер аласы кумныт бит, балакаем!» Һәм Хәтинә үксеп елый ук башлады. Ничек итсә иттеләр, ике хатын, үгетли торгач, тәмам гаҗизләнгән Нурсөяне тәки ризалаттылар.
Үз гомереңә бер тапкыр дәүләттән фатир алу мәсьәләсенең ничек читен икәнлеген Нурсөя дә аңлый иде, әлбәттә. Фатирның сатылмый торган чагы. Сатып алам дисәң дә, ул хәтле акча каян килсен гади кешегә? Фатирлы булыр өчен кешеләр әллә нинди катлаулы адымнарга баралар: бер-берсе белән аерылалар, икенчесе белән «кавышалар», пропискаларын көйлиләр, аннары тагын кушылалар... Туганнарча фатир алмашам дисәң дә, чәчләрең агара. Кыскасы, бюрократик законнарны урап үтәргә һәркем үзенчә чара эзли. Үзең, тәвәккәлләп, нинди дә булса кыю бер хәйләгә бармасаң, гаиләң белән баракта яисә тулай торакта гомер буена интегәчәксең! Кем әйткәндәй, кояш та таплы була. Чиратлары җитеп, әле яшәгән фатирларына чыкканчы, Нурсөяләр гаиләсе дә күп еллар баракта иза чикте. Әтисе белән әнисе бер заводта егерме елдан артык хезмәт куйганнан соң гына, саулыкларын югалткач кына тәтеде аларга да «хрущевка». Әтисе фатирда яшәүнең рәхәтен юньләп күрә дә алмады – лаеклы ялга чыгар алдыннан үлеп китте. Хәтинә апасы, әлбәттә, чит кеше түгел. Ярдәм итәсе килә килүен. Ә аның Рәмизен Нурсөя ишетеп кенә белә. Бер хатынның хәйләсе кырык ирнең хәйләсенә тора дигәндәй, Хәтинә апасы очына чыгар чыгуын бу эшнең. Шулай да... Кич булмыйча, бүгенге көнне мактама – азагы ни белән бетәр бит әле бу эшнең?! Аферага тарта бит әле бу фиктив никах дигәннәре! Законны урап-юрап дигәндәй... Шуңа күңел бик тартмый. Белеп калсалар, башыңнан сыйпамаячаклар! Хатыннар өчен иң авыры – сер саклау. Анысы да бар. Рәмизнең, буш итмәм, дигәне дә Нурсөя өчен файда, табыш эзләүгә – карунлыкка кайтып кала түгелме? Кыз шулай үзалдына икеләнеп йөргән көннәрнең берсендә аны Рәмиз эзләп килде. Аны Нурсөянең беренче күрүе иде. Әнисен алдан «яучы» итеп җибәрүе аңлашылды – оялчан күренә. 34 яшенә җитеп өйләнмәвенең дә сәбәбе шунда, ахры. Булачак «кияү белән кәләш», бер-берсенә сәерсенү һәм уңайсызлану катыш елмайгач, ниһаять, таныштылар. «Кияү егете», кыек эш эшләгәнгә кыенсынуы булдымы, кызарынды, тирләде, сүзен чак аңлатты: «...Әйдә... Әйдәгез киттек загыска». Кеше ышандырып, чәчәкләр тоткан бит әле, ичмаса! Икесе дә, үзләрен уңайсыз тоеп, автобуста дәшмичә генә бардылар. Сөйләшми генә ЗАГС урнашкан бинага керделәр. Таныклыкларын тикшергәч, гариза язып тапшырдылар да, өсләреннән тау төшкәндәй, бинадан йөгереп диярлек чыгып киттеләр. Икесенә дә бер караганда бераз гына көлке, бер караганда бераз гына куркыныч та кебек иде. Әле бит бу уены, шуннан соң булыр дуены дигәндәй, икесе дә соңгы арада тынычлыкларын югалттылар. Өч айдан алар, артык кәмит уйнамыйча, икесе генә барып, язылышып та чыктылар. Мондый хәвефле эштә аларга хәтта шаһитлар да кирәкми иде, әлбәттә. Законлы хатынын ире өенә хәтле озата килде. Рәхмәт йөзеннәнме, Рәмиз кызга «кош сөте» кәнфите, торт кабы сузды. Керергә күпме кыстаса да, Рәмиз Фәскирәдән кыенсынды, ахры, ризалашмады.
Шуннан соң «ир белән хатын» берничә көн күрешмәделәр. Рәмиз билгесез, ә Нурсөя аны күргәннән бирле никтер тынычлыгын югалтты. Моңа хәтле ул Рәмиз хакындагы уйларын бары тик бу арада булып үткән вакыйгаларга бәйләде. Вакыйгалар үтте, ә уйлар калды...  «Кара әле, ул бер дә сөйкемсез түгел! Ә оялчанлыгы аның җанының чисталыгы хакында сөйли кебек. Кулыннан эш тә килә сыман! Буйга-сынга да нык кына күренә! Холкы ничек икән? Нигә моңа хәтле өйләнмәде икән? Әнидән сорарга кирәк әле...» − Рәмиз хакындагы уйлар кыз күңелендә көннән-көн күбрәк урын яулый барды. 24 яшенә җитеп, әлегәчә күңелендә гыйшык уты кабынмаган кызга егетләрнең бармак белән дә кагылганы булмады. Рәмиз хакындагы уйлар ничектер татлы да, бераз оялта да! Бер көнне Рәмиз «хатынының» паспорт копиясен сорап килгәч, Нурсөя аны күрүгә сөенгәнен аңлады. Рәмиз дә артык чибәрлеге булмаган, ләкин мөлаем йөзле, зифа сынлы кызга беренче тапкыр күтәрелеп карады. Тәүге кат Рәмиз Нурсөягә сынап-сынап карап торды – әдәпле кыз сәдәпле дигәндәй, кигән киеме дә бот төбеннән түгел. Һәр әйткән сүзе, һәр хәрәкәте килешле. Тауның күрке – таш, кызның күрке чәч дигәндәй, Нурсөянең биленә җиткән толымнары гына ни тора! Җәйге шәһәр урамнары буенча алар озак кына йөрделәр. Сөйләшер сүзләре дә табылды. Кыз егеткә сораулар яудырды. Аңа Рәмизгә кагылышлы бар нәрсә дә кызыклы иде. Кыз Рәмизнең әнисе эшләгән заводта эшләвен белә иде, әлбәттә. Моңа хәтле ник өйләнмәве белән кызыксынды. Рәмиз бер кыз белән озак кына йөргән булып чыкты. Тик анысы берәү белән генә йөрмәгән икән шул – тиз арада башкага чыгып куйган. Икенчесе, өченчесе дә баракта яшәгән егеткә тормышка чыгарга теләмәгән. Аннары Рәмиз, кыюланып, димәк, сине көткәнмен, дигән булды. Әниләре күп еллар ахирәт булып та, кыз белән егет моңа хәтле күрешмәүләренә икесе дә гаҗәпләнеп куйдылар. Көн туса, Фәскирәнең телендә – Хәтинә, Хәтинәнең телендә Фәскирә иде югыйсә. Бәлки, тиешле сәгате сукмагандыр әлегәчә, кем белә? 
Икенче тапкыр Рәмиз бер сәбәпсез, дөресрәге сәбәбе бик тә зур иде – Нурсөяне күрергә килде. Ул арада Нурсөя егетне сагынып өлгергән иде инде. Сагынумы-түгелме икәнен үзе дә аңламады әле ул. Бары тик шул берәүне үлеп күрәсе килә! Шул берәүне генә ишетәсе килә! Шул берәүнең генә күзләренә карыйсы килә! Ят карашлардан яшеренеп, алар кинога кереп утырдылар. Кыюсыз егетнең кулларын Нурсөя үзе башлап учларына алды... Һәм кино беткәнче җибәрмәде. Рәмиз дә кыюлана төште. Җәйге кичтә, сәрви агачы яфракларына яшеренгән парның иреннәре иренгә кушылды. Бервакыт Нурсөяләрдә аулакта калгач, бер-берсенә тартылулары бөтен чикне-кысаны узды... Бәй, узмаска, алар ир белән хатын лабаса! Туйсыз булса да язылышкан законлы ир белән хатын! Кире кагып булмаслык бу дәлилдән хәтта үзләренә дә кызык булып китте. Ат алсаң арба кирәк, хатын алсаң бар да кирәк –  торыр җирләре юк иде әле, ә Рәмиз, җиһазын, тегесен-монысын юнәтеп, киләчәк уртак тормышларына әзерләнә торды. Заводтан бирелгән ике бүлмәле фатирга алар туй уйнаткач, кызлары туар алдыннан күченделәр.
Хәтинә дә, Фәскирә дә вакыйгаларның мондый борылыш алуына сөенделәр генә, әлбәттә. Моңа хәтле ике яшьне кавыштыру максаты башларына килмәвенә гаҗәпләнделәр. Бу хәлләргә юнәлеш биргән Хәтинә күкрәк сукты: «Ярый әле, үзем башлап йөрдем!» Фиктив никахка ризалашып, законны урап үткән өчен Нурсөянең намусы бераз кыбырсып бимазаласа да, тиз тынычланды. Алдавыч түгел, чын булып чыкты бит аларның никахы. Кеше өлешен түгел, ә үзләренә тиешне алдылар фатирны да. Үзләре дә белмичә, үз бәхетләре өчен көрәшкән булып чыкты алар. Әйткән сүз – аткан ук: Рәмиз дә кайчандыр «план барып чыкса, буш итмәм» дигән вәгъдәсен онытмый. Менә инде ничәмә еллар хезмәт хакын хатынына кайтарып биргәндә елмаеп-шаярып әйтә куя: «Менә сиңа «фатир өчен, фиктив хатыным», яраткан «ялган» бичәм минем!»  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар