Логотип
Проза

Ялган бәхет

 (хикәя)


 (хикәя)
 Рәнифә белән ел буена бер түбә астында, уртак ятакны бүлеп яшәсә дә, Гадел бу уртак “түбә астының” гаилә рәвешле оямы, түгелме икәнлеген әлегә хәтле белми. Тапканнарын уртак бүлешеп, бер үк уй-хыял белән, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрендә аңлашып яшиләр кебек. Рәнифә ничектер, ә Гадел, паспортында “өйләнгән” билгесе тормаса да, үзен аның ире дип саный. Рәнифә, төрле сәбәп табып, ЗАГСка барып язылышып кайтуны һаман да суза килә. “Мин сиңа туйлап, матур итеп тормышка чыгасым килә!” − ди. Үзенчә аның хаклы икәнлеген Гадел аңламый түгел. Тик әзме-күпме җыелган акчаларын туйга тотасы урында, Рәнифә җылы якта бергәләп ял итеп кайтуны хуп күрде. Тагын җыя башлаган акчаларын Рәнифә йорт җиһазын алыштыруга тотты. Аннары утызга якынлашып барган Гаделнең тизрәк әти буласы килә. Рәнифә дә яше буенча аның артыннан куып килә. Кайчан табарга ул баланы да кайчан үстерергә? Гаделнең бу соравына Рәнифә, пошмыйча гына, өлгерербез, дип кенә җаваплый. Гадел башта юрист булып бер оешмада эшләп йөрде. Ә сылу, чибәр Рәнифәнең матурлык салонында эшләве шундый табигый иде. Гаделнең әнисе белән яшисе килмичә, Рәнифә егетне үзендә яшәргә чакырды. Ике бүлмәле фатирга ике бер туган кыз хуҗа. Рәнифәнең сеңлесе Гөлнур эше буенча күбрәк командировкаларда йөри. Ул ягы әйбәт – апасы белән җизнәсенең арасына кысылмый, артыгын күрми-ишетми. Ашаулары уртак булгач, бер сүзсез үз өлешен кертә. Гөлнурдан да түгел, Гаделнең Рәнифәсе белән фатир яллап булса да аерым яшисе килә. Аерым яшәүләре белән Гадел үзенчә сөеклесенә булган хокугын дәгъваламакчы. Тик Рәнифә генә закон алдында да, Алла алдында да бары тик Гаделнеке булырга ашыкмый кебек. Мөнәсәбәтләрен законлаштыруны төрле сәбәп табып суза килә. Югыйсә, барысы да ачык кебек – Рәнифә Гаделне, Гадел Рәнифәсен үлеп ярата. Үзенә пешеп җиткән җиләктәй татлы һәм шундый чибәр кыз эләгүенә Гадел әлегә хәтле ышанып бетә алмый. Күпләрнең күзен кыздырган сылукайның үзен сайлаганына Гадел эченнән генә һаман да гаҗәпләнә. Өзелердәй нечкә билгә җитеп торган озын чәчләр, төймәсе каптырылмаган калку күкрәкләр, озын, зифа аяклар... Яндыруын яндырды инде Рәнифә егетне мәхәббәт утларында. Гүзәлкәйнең артыннан йөгерүче егетләр күп булды. Рәнифә үзе дә җитәрлек сайланды. Тик Гадел барыбер аны үзенеке итә алды. Тик “үземнеке” дип күкрәк сугып әйтә аламы икән Гадел Рәнифә турында? Шулай да бу матур пар бер-берсе белән бик бәхетле кебек иде.
 Җәйнең матур бер кичендә Гадел, эштән чыккач, гадәттәгечә Рәнифәне каршыларга китте. Рәнифә телефоннан, мин ахирәтем белән, фәлән кафе янында көт, дигәч Гадел ул кушкан җирдә сәгатенә карый-карый шактый гына таптанды. Күпмедер вакыттан соң Гадел Рәнифәнең номерын җыйды. Кызның бер ара сүнеп кабынган телефоны көчкә телгә килде: “Мин Главпочтамт янында. Сиңа каршы барам!” Тик анда да Рәнифә күренмәде. Кызның телефоны тагын никтер сүнде. Бу хәлләргә аптырап, Гадел шәһәр урамнары буйлап озак кына йөрде. Ул Рәнифәнең фатир ишеген ачып кергәндә, кыз өйдә иде инде. Гаделгә: “Кайда йөрдең болай озак? Мин сине табалмадым!” – дип үзе башлап ризасызлык белдерде. Рәнифәнең болай “эз яздырып” йөрүе берничә кат кабатланды. Гаделнең күңеленә шик керде. Рәнифә аны алдап йөри кебек тоелды. Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшырак! Кара-каршы утырып, күзгә-күз карап аңлашырга теләве дә барып чыкмады. Гаделнең: “Синең миннән башка тагын берәр кемең бармы?” − дигән турыдан-туры соравына Рәнифә, ахмак, дип корт чаккандай торып басты да арты белән борылды. Көзге каршында бизәнгән кыз кулы белән йөзен Гаделнең карашыннан яшерүен үзе аңладымы, юкмы, ә “ахмак” ир моны күрми калмады. Соңгы арада Рәнифәнең телефоннан шылтыраткан, очрашу билгеләгән ахирәтләре, дуслары күбәеп китте. Ул ахирәтләрне Гаделнең күргәне дә, ишеткәне дә булмады. Ирнең күңелен һаман да билгесезлек хисе тырнады. Аның назлы, сөйкемле сөеклесе алдап йөриме? Менә бит ул, нәни песи баласыдай йомарланып, куенында гына ята! Ничек хыянәт итсен ул Гаделгә? Тузандайны тубалдай итәсе килмичә, шушы кадерле мизгелләрне югалтасы килмичә, Гадел икеләнде.
 Бик тиздән барысы да ачыкланды. Күңеленә шик кергән Гаделне югалтудан курка башлаган Рәнифә кая барса да аны үз артыннан чакырды. Менә, күр, янәсе! Кайда булам да, кайда йөрим! Оят түгелме сиңа минем турыда начар уйларга? Бер ял көнендә алар икәүләп шәһәр читенә юнәлделәр. Рәнифәнең андагы бер танышында йомышы бар булып чыкты. Кемгәдер нәрсәдер тапшырасы. Менә ышанмасаң, кулымда төенчек! Рәнифә никтер Гаделгә автобус тукталышында көтеп торырга кушты һәм, ярты сәгать эчендә киләм, дип биек үкчәләрен текелдәтеп үзенә кирәкле якка китте. Урынында утырган Гаделгә әйләнеп елмая-елмая кул болгарга да онытмады. Гаделнең күңелен тагын шик корты кимерә башлады. Нигә барырга ярамады аңа ул йортка? Кемгә күренмәскә тиеш иде Гадел? Рәнифә аны аңгыра ишәк урынына йөртә түгелме соң? Рәнифәне күздән югалтмыйча гына Гадел яшеренеп аның артыннан атлады. Рәнифә ара-тирә башын борып артына караса да, куаклар артыннан Гаделне шәйләмәде. Рәнифә кирәкле йорт каршына килеп җитүгә, аның янына затлы машина килеп туктады. Рәнифә кулындагы төенчеген канауга ыргытты да машинага кереп утырды. Ярты сәгаттән Рәнифә елмая-елмая автобус тукталышына килеп тә җитте. Берни булмагандай Гаделнең битеннән әп итте. Аның шулай үзен татлы елмая-елмая алдап йөргәнен Гадел бүген төгәл белде. Ялганның төбе юк, күтәрергә җебе юк. Рәнифә үз ялганына үзе уралды.
 Өйгә кайткач Гадел Гөлнур әзерләгән ашны да ашамыйча киемнәрен җыйды. Рәнифәнең, кая киттең, дип кызыксынуына, әнигә, дип кенә җавап бирде дә чыгып югалды. Иртәгәсен Гаделне югалткан Рәнифә шылтыратты: “Кадерлем, кайчан кайтасың?” Ныклы карарга килгән Гадел бер генә сүз әйтте: “Беркайчан да!”
 Бераздан Рәнифә Гаделгә үзенең туган көнендә шылтыратты. Гадел аны коры гына котлады. Телефон трубкасыннан кунакларның шау-гөр килгәнен ишетте. Йөрәген үкенечкә якын тойгы сызып үтте. “Үзең гаепле бит, Рәнифә, үзең!” − дип кычкырасы килде. Тик дәшмәде. Ярыйсы гына исереп алган Рәнифә, сагындым, үлеп сагындым, кайчан күрешәбез, җаныыым, дип үкседе. Тик башта Гаделгә исеме белән дәшкән Рәнифә буталып бетте, ниндидер ят исемнәр атый башлады. Рудик, Марк, Әнәс... Хатасын аңлагач, русчалап, ой, гафу ит, буталып беттем, дип көлә башлады. Ә Гаделгә бу минутта көлке түгел иде. Йөрәк ярсуын тыеп кала алмады, фәхишә син, дип ике сүз әйтте дә телефонны басты.
 Гадел Рәнифәне тиз генә оныта алмады. Чәчләре чәчкә, язмышлары язмышка бәйләнгән дип, Рәнифәне үзенең бердәнбер бәхете дип саный иде шул. Шул күзгә күренмәгән җепләрне тиз генә арада ничек өзмәк кирәк?! Бу бәхет тойгысының ялган хис икәнлеген ул әлегә аңлый алмады. Рәнифә төшләренә кереп газаплады. Ләкин аны кичерергә Гаделнең горурлыгы бирмәде. Рәнифә дә аны онытмаган, булса кирәк. Тик Гаделне һаман да хәтерендә саклавының үз сәбәбе бар иде, ахры.
 Ял көнендә Гадел балыкка китте. Ашамаган балык түгел; балыгыннан бигрәк, көзге табигатьне күзәтеп, күңелгә ял алып кайтасы килә. Гадел елга буена басып кармакларын суга сузган берничә балыкчы янына килде дә юл биштәрен ачты. Танышып, сөйләшеп тә киттеләр. Калкавыч суда сикергәләп алгач, күңеллерәк тә булып китте. Шул арада Гадел бер чабак малаен тартып чыгарды. Кармагын көйләгән арада Гаделнең карашы су аша салынган күпергә төште. Ерак булса да таныды – күпер читендәге машинадан төшүче хатын-кыз ...Рәнифә иде. Гадел аны таныганлыгын күрсәтәсе килмичә, карашын суга төбәде. Күз кырые белән генә күрде: машинадан төшеп, Рәнифә янына ике таза гәүдәле ир-ат килеп басты һәм кемнедер күзәтә башладылар. Нәкъ детектив кинолардагы бандитлар! Гадел ягына карап торган бу өчәү нәрсәдер хакында кызу-кызу сөйләштеләр. Башта ике ир машинага кереп утырды. Рәнифә алар артыннан иярде. Шунда гына Гадел үзенә Рәнифә аша нинди куркыныч янавын аңлады. Гадел янындагы очраклы балыкчыларны Рәнифәнең шайкасы бер төркем дус-иш дип санады, ахры. Шуңа бу юлы бәйләнмәделәр. Хак сүз ачы була шул – Рәнифә “фәхишә” сүзе өчен үчен озак көттермәде. Кышкы кичтә эштән кайтып килгән Гаделне берничә кеше ныклап тукмадылар. Кулы сынган Гадел бер ай буена эшли алмады. Үз эшен ачкан яшь юристка бу зур гына комачаулык китерде.
 Инде бу вакыйгалар онытыла язып, язмыш сукмаклары бу икәүне аерды, дип саный башлагач, берничә елдан Рәнифә Гаделнең фатирына көтмәгәндә килеп керде. Ни алдан шылтырату юк, ни сорашу! Утызны узган, элекке матурлыгы сулган Рәнифәгә карата Гадел бу юлы берни дә тоймады. Хәтта кыйналганы өчен күңелендә нәфрәт тә уянмады. Битарафлык! Мәхәббәт үтүе, тойгылар сүнүенең иң зур билгесе. Кеше үпкәли ала, ачулана, тирги ала икән, ул әле битараф түгел. Ә бу минутта Гаделгә Рәнифә бармы, юкмы – барыбер иде. Гаделнең боздай салкын карашын күреп, Рәнифә дә моны аңлады булса кирәк. “Кер юу машинасын син алган идең. Суыткыч белән телевизорны да. Кирәк булса, алып кит”, − дигән сүздән артык узалмады. Гадел, кирәкми, дип баш кына чайкады. Чыгып киткәндә Рәнифә, кинәт борылып, Гаделнең муенына асылынды. “Сагынам! Беләсеңме, ничек сагынам! Гафу ит мине, зинһар?!” Аның яңагыннан аккан күз яшьләре дә, кичерү сорап үтенүе дә Гаделне ышандыра алмады. Күп алданды шул ул ялганны иманы, яшәү рәвеше иткән бу бәхетсез хатыннан. Гадел Рәнифәнең кулларыннан арынды да сүзсез генә ишекне ачты.
 Соңгы тапкыр Гадел Рәнифәне биш-алты ел үткәч күрде. Ул вакытта Гадел үз язмышын, тиң парын – Айгөлне очраткан иде инде. Светофорның кызыл утына җыелган “бөкедә” туктап торганда Гадел машина тәрәзәсеннән таныш сынны күреп алды. Шәһәрнең тузанлы урамы буйлап алҗыган йөзле Рәнифә бара, ә аңа сөйрәлеп, өч-дүрт яшьлек бала атлый иде. Ара шактый гына булса да, өзек-өзек җил баланың үкереп елаган тавышын һәм Рәнизәнең аңа ачуланып кычкыруын Гаделнең колагына җиткерде. Кайчандыр үзенеке итәргә хыялланган хатын сыны аша Гадел үзенең үткәненә бер минутка гына онытылып карап торды. Күңелендә үкенеч тә, берни дә тоймады. Киресенчә, ул чактагы бәхетенең ялган икәнен аңлау күкрәгеннән җиңел сулыш булып бәреп чыкты. Алдагы машиналар кузгалганын да сизми калды. Үзенә сак кына кагылган Айгөленең: “Акыллым, безгә яшел ут”, − дигән сүзләреннән айнып, машинасын күзгатты һәм алар, тузанлы шәһәр урамнарыннан чыгып, кояшлы алан аша тыныч урман эчендәге йортларына ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Биктэ матур хикея ошады ☺

    Хәзер укыйлар