Логотип
Проза

Ягъфәр чишмәсе

Немец белән соңгы сугыш башланыр алдыннан яшә­гәннәр, ди, авылда бер егет белән бер кыз. Егетнең исеме Ягъфәр, ә кызныкы Хәтимә булган. Егеткә унсигез яшь, ә кызга уналты гына тулып килә икән. Хәтимә кыз, иртән уянып китеп, коңгырт күзләрен ачып җибәреп, якты дөньяга караса, кояш, таулар артыннан күтәрелеп килгән җиреннән тукталып, каушап кала икән: “Нинди сихри нур бу? Минем нурларымнан да яктырак түгелме соң?” Кояш шулай тау артыннан акрын гына үрелеп карый икән дә, бер йортның тәрәзәләреннән нурлар агылганын күргәч, куанып, тагын да ныграк яктырып китә икән!
— Сөбханалла! Хәтимә-сылу күзләрен ачкан икән!
Иртән торып Хәтимә көтү куарга чыкса, аның үтеп киткәнен карап калыр өчен заманында арысландай гайрәтле егетләр булган бабайлар капка төпләренә чыгып утыра икән. Хәтимәнең җиңел адымнар белән атлый- йөгерә үтеп киткәнен утырган җирләреннән генә булса да күреп калсалар, бабайларның аяк-куллары, бил-аркалары көнозын сызламас була икән. Менә шундый кыз икән Хәтимә.
Ә Ягъфәр атаклы башкорт Байморат нәселеннән килгән Динислам тимерченең улы икән. Динисламның хатыны икәү, балалары күп булган. Тимерче хатыннары көндәш булып яшәмәгәннәр, ә ике якын дус, ахирәт булып, бергәләшеп, тату дөнья көткәннәр. Балаларны да бүлешеп тормыйча икесе дә имезгәннәр, бергәләп караганнар. Шунлыктан балалары көләч һәм тырыш булып үскәннәр. Ике инәйләрен дә бертигез яратып, хөрмәт иткәннәр. Ә гаилә башлыгы Динисламның хатыннарына гайрәте, балаларына назы, дөнья көтәргә, кешеләр белән аралашырга акылы җитәрлек булган. Малны да кул көче белән күп тапкан, гаиләсенә нужа-михнәтне күрсәтмәгән. Таң җилләре белән бергә уянып, аякларына торып баскан Динислам, авылда иң соңгы җан иясе булып йокларга яткан. Кечкенә елга ярына салын­ган тимерлегендә чаң-чоң китереп тимер чүкегән, сабан- тырмалар, балта-пычаклар ясаган, комган-чиләкләр төпләгән. Күрше-тирә авылларның базарларында да тимерчелек иткән ул. Эшләгәне өчен хакны үзе сорап ала белмәгән — кем күпме бирсә, шуңа риза булган. Тик саран кешегә икенче кат тимер сукмаган. Юмартлар өчен күңеле киң, ярдәмчел булган тимерченең.
Динислам тимерченең егермедән артык балалары арасында Ягъфәр улы шулардан да бар яктан аерылып торган. Асыл, зирәк акыллы, сәләтле бала булган ул. Ун яшеннән сандал янына басып, атасы белән бергә тимер чүки башлаган. Динислам тимерчелек эчендә, учак янында тимер кыздырган арада, улы Ягъфәр ике чүкеч белән сандалга сугып башкортның бию көен чыгара икән. Учак янында басып торган Динислам аякларының тыпыр-тыпыр биеп китүләрен үзе дә сизми кала.
- Һайт, шайтан малай! Нәмә кыланаһың һин сүкештәр менән, ә?
- Сандал сыңлай бит, атай, бию көенә... Мин түгел! - дип елмая икән малай.
Унике яше тулып килгәндә атасы Ягъфәрне татар авылы Эстәрлебашның атаклы ярминкәсенә алып барган. Ялан аяклы малай бер сәүдәгәрнең өсте ябык кибитка- арбадан тальян гармуннар сатканын карап тора торгач, әтисен дә, үзенең тимер чүкергә килгәнен дә оныткан. Гармуннар сатучы татар сәүдәгәре янында яңа гына мыек чыгарып маташкан бер яшь гармунчысы да бар икән. Егет төрле зурлыктагы тальян гармуннарның әле берсен алып уйната, әле икенчесен... татар көйләрен өздерә генә икән.
Кояш күкнең яртысына табан күченеп офыкка авыша башлаган. Ә Ягъфәр баскан урыныннан кузгалмыйча гармунчы егетнең уйнаганын карап, тавыш-тынсыз гына онытылып тыңлап тора да тора икән.
 Аксаң бармы, башкорт балаһы? — дигән сәүдәгәр башкортчалап.
- Аксам юк шул, — дигән малай.
- Уйнайһың киләме?
- Килә шул.
- Тотоп караганың бармы һүң, тальян гармунды?
- Юк шул.
- Тот берһен. Уйнатып кара. Бәлки барып та сыгар.
Бер гармунны алып Ягъфәргә сузган. Тик малай анысын
алмаган.
- Һин миңә әнә тегеһен бир! - дигән ул, гармунның кара-сары төскә матур иттереп бизәлгәненә күрсәтеп. Сәүдәгәр сораулы итеп гармунчыга караган. Тегесе көлгән генә:
- Ул сораганы гармунның иң мондысы инде. Бир, әйдә, уйнап карасын! Гармунда уйнаган башкортны күр­гән юк иде әле моңарчы. Шул кураен гыжлата бит инде алар тал төбенә ятып. Минем менә елдан артык инде гармунга тотынганга, яңа тәмен таба башладым уйнауның...
Ягъфәр тальян каешын җилкәсенә кия-кия әйткән егеткә:
- Һинең уйнауыңдың барыбер атаһы-инәһе юк әле...
Сәүдәгәр кычкырып көлеп җибәргән:
- Син, башкорт, тәүдә уйнап күрсәт! Аннан соң сөйләшерсең! Тарт әйдә гармунны!
Ягъфәр бармаклары белән гармун телләре буйлап өстән аска, астан өскә кабаланмый гына үткән. Аннан соң, гармун телләрен сайлап баскалап, көйләр эзләгәндәй иткән, гармун күрүген тарткан.
- Йә, Йә! — дигән түземсезләнеп сатучы. — Әйттер
берәр бию көен башкортның! Хәзер төшеп басам!
Ягъфәр авыз чите белән генә елмайган да тальян гармунны уйнатып, сузып та җибәргән. Үзе гармун тавышына кушылып җырларга да тотынган:
Күршеләргә кунак килгән,
Инде ни хәл ит-тәй-йе-ем...
Йөрәге дәртлеләрдән икән, түзмәгән, биергә төшеп тә киткән сатучы. Халык җыела башлаган. Ягъфәр үзе уйный, үзе җырлый, үзе йөреп биер өчен түгәрәк тә ясый икән:
Тукмак кой-йрык кара бәрән,
Һуй-йып кун-нак ит-тәй-йе-е-ем!
Биеп тыны кысыла башлаган сатучыны башкалар алмаштырганнар. Дәртләре кузгалып, биергә хатын-кыз да төшкән. Алар да кыза башлаганнар, берсеннән-берсе уздырып, биешеп ярышалар икән. Көйне туктатмыйча гына, Ягъфәрне ике егет ике ягыннан күтәреп алып арба үрәчәсенә утыртып та куйганнар. Туктатма, утырып уйнат, янәсе...
Тальян гармунның көмеш тавышы, Ягъфәр кулларында уйнап моң сибүе, ярминкәгә килгән татарны, башкортны, чувашны, мордва-мукшыны, хәтта мишәрне дә җәлеп итеп, үз янына җыйнаган. Ярминкәгә алыш-бирешкә дип килгән халык сату-алудан, алдау- алданудан, кәсеп итүдән туктап, тальян гармун уйнаган җиргә җыйналып, дөньясын оныткан...
Халыкны байтак биеткәч, Ягъфәр үзе уйнап, үзе җырлап татар, башкорт көйләрен башкаруга күчкән. Ярминкә аның
җырлаганына, уйнаганына сокланып, тын калып тыңлаган. Барысы да нужа-михнәтләрен онытып, гармун- җыр тыңлыйлар икән.
Байтак кына вакыт узган. Ярминкәдәге шау-шуны да, гармунны да ишетмичә, кая югалды бу шайтан малай, дип эченнән генә зарлангалап, Динислам башкорт, кызган тимер чүкеп, бик ныклап эшли икән. Шул чакта моның янына бер танышы килгән.
- Әйдәле, Динислам! Синең малай гөрләтә анда бөтен ярминкәне! Тальянда уйный. Биемәгән, басмаган кеше юк анда! Шул хәтле дәртле иттереп әйттерә, мин сиңа әйтим, чыдап торыр әмәл юк! Әйдә инде, тизрәк!
- Китсәле-е! — дигән тимерче. — Кулына тоткан нәмә түгел бит, гармун. Ниндәй гармунсы булһын ти инде ул малай актыгындан?!
- Әйдә инде-е, баргач үзең күрерсең! Әйдә, диләр бит сиңа, ташлале чүкечеңне!
Тире алъяпкычын сандалга салып куйган, чүкечен шунда ук сөягән дә, киткән Динислам танышына ияреп. Барган. Баскан халык арасына, тыңлый башлаган һәм... ата булган кеше сандалын да, чүкечен дә, кайда басып торганын да оныткан.
Байтак уйнагач, җырлагач китәргә булган Ягъфәр. Тальянның каешын иңеннән салып, гармунны сатучыга сузган:
- Рәхмәт, агай, һиңә! Тот был һандугасты! Тауышы бигрәктәр дә моңло икән...
Татар сатучы алмаган гармунны. Ягъфәргә әйткән:
— Сандугач үзе тырышып сайраса да, синең хәтлүк булдыра алмас, энем. Чын, моңлы башкорт баласы икәнсең! Сиңа булсын бу тальян. Калдыр үзендә. Йөрәгең тулы моң бит синең. Минекәй абзый үзе бирде бу тальянны миңа — бүләк итеп бирде, дип сөйләрсең. Мине искә алып уйнарсың. Ходай гомерләреңне озын кылсын...
Ягъфәр белән Хәтимә Эстәрлебаш мәктәбендә укыган чакларында очрашканнар. Ягъфәр унынчы сыйныфта, ә Хәтимә сигезенчедә бер ел буена бер мәктәптә укыганнар да әле. Менә шул елда башланган да инде аларның мәхәббәтте. Тик менә...
Бөреләнгән чәчкә атарга дип мәхәббәтләре, тик ата алмаган. Бөреләнеп ата башлаган чәчкәгә суык тисә, ул шиңә, сулыга, юкка чыга бит. Ә Ягъфәр белән Хәтимәнең мәхәббәт чәчәге суык тигәннән түгел, ә сугыш уты ялкыныннан көйгән, көл-күмергә әйләнгән. Бу мәхәббәт Хәтимәгә мәңгелеккә истәлек-үкенеч булып калган. Ә вафат булганнарның хәтере булмый...
Ике яшь йөрәкнең мәхәббәте “Галиябану” пьесасын сәхнәгә куйган чакта башланган.
Башкортостандагы борынгы татар авылы Эстәрле- башның биш бригадалы “8 март” исемле колхозының клуб мөдире булып, сәләтле, бик тә шаян, җор телле, затлы нәселдән килгән бер кеше эшләгән. Авыл аны бүген дә исенә ала, аны сөйли, сагына, юксына. Мәшһүр татар галимнәрен, ишан-муллаларын, хәлфәләрен, мәдрәсә мөдәррисләрен, сәүдәгәрләрен, җир биләүче алпавытларын, тарханнарын биргән ул нәсел. Чукындырудан качып, Казан тарафыннан Эстәрлебашка килеп төпләнгән, урыска баш бирмичә корал тотып сугышкан атаклы Тукай бабай нәселеннән булган Гали Тукай. Ике тапкыр төрмәгә дә тыгып караганнар кеше башы ашар бәлшәүик-чекистлар Гали Тукайны. Тик Ходай аны үзенең мәрхәмәтеннән ташламаган, коткарган. Төрмәләрдән исән-имин чыга алган Гали Тукай. Чөнки Эстәрлебаш халкы арасында аның турында начар итеп сөйләүче, өстеннән НКВДга шикаять язучы табылмаган.
Бердәнбер көнне шул Гали Тукай Эстәрлебаш авылының ун сыйныфлы татар мәктәбенә килгән. Татар теле укытучы Абдулла Нагаевны эзләп тапкан.
- Икәүләшеп тотыныйк та, клубта “Галиябану”ны куйыйк. Әртистләр синнән, ә сәхнә миннән. Икәүләшеп режиссерлык итик.
Нагаев иркенләп көлгән дә, әйткән Гали Тукайга:
- Кит инде, Гали энем! Җыен юк-бар уй синең башыңа килеп керә. Ә бит үзең атаклы Тукай бабай нәселеннән. Нинди “Галиябану” ди инде ул тагын?! Ярар инде Бәдриләрен, Галимәбануларын, хатын-кыз күлмәкләрен киенеп, икәү дә уйнарбыз ди инде. Ә Галиябану кем? Ә Хәлил? Исмәгыйль каян килеп чыгар? Ничекләр иттереп табарбыз без аларны, каян? Җавап бир!
- Шуңа килдем дә инде мин. Син генә таба белгәнгә. Әнә, сезнең мәктәптә укып йөргән, оялып кына сәхнәгә чыгып жырлый башлаган Фәйзуллина Хәтимә дигән тулышып килгән кыз бала уйнар. Ә инде унынчы сыйныфта укып йөргән Баймуратов Ягъфәр — коеп куйган Хәлил. Ис­мәгыйль иттереп тугыз-ун тирәсендә укыган иң үткер, ут күзле малайны куябыз. Менә дигән Исмәгыйль чыгачак андыйдан. Тик авыл халкы гына белсен Исмәгыйльне уйнаган егетнең үткер икәнен...
Нагаев азрак кына уйланып тора да әйтә:
- И-и, Гали-и! Шәп бит синең бу уең! Шә-әп! Исмәгыйль иттереп, алай булгач Габделхай Ибәтуллинны алырга була. Илләмә дә үткер инде...
- Соң, шулай булгач, тотындык!
- Барып чыгар дисеңме?
- Без икәүләшеп тотынсакмы-ы?! Әйдә Эстәрлене бер җырлатыйк та, җылатыйк та. Гөрләсен! “Галиябану”ны куеп без авылны бер гөрләткән идек инде.
- Кайчан?
- Унтугызынчы елда. Син әле безнең авылга күченеп килмәгән идең. Кызылларга да куйдык, акларга да. Эстәрлебаш мәдрәсәсенең мөдәррисе Мөхәммәт Шакир Тукаев бабакайның төпчек кызы Хәлимә Галиябануны уйнады. Илләмә үзе чибәр, үзе шәп җырлады...
- Кызыллары да, аклары да гөрләшеп кул чаптылар. Бик тә шәп булды.
- Әллә син дә уйнадыңмы?
- Уйнадым. Эстәрледә миннән башка пьеса буламыни инде?! Шунда кагылды инде миңа әртистлек җене. Күреп торасың бит, һаман акыл утырта алмыйча килде-китте йөрңм. Үзем кебек әртист хатынымнан башка сава торган кәҗәм дә юк. Минем өчен бу дөньяда тик сәхнә генә кирәк. Галиябануның энесен уйнадым мин ул елны...
Ике асыл зат 1938 елның ноябрь азакларында “Галиябану” пьесасын сәхнәләштерергә керешәләр.
* * *
Хәтимә читкә тайпыла:
- Мин оялам.
Ике кулы белән кызарып чыккан битен каплап, сәхнә читенә барып баса.
- Әртист кешегә сәхнәдә чакта оят дигән нәстә бетәргә, юкка чыгарга тиеш. Пьеса бара сәхнәдә...
- Юк, кирәкми. Уйнамыйм мин Галиябану булып...
- Тот ишекне, Ягьфәр! Галиябануыбыз чыгып йөгермәсен! Тот!
Инде нәрсә эшләргә? Бераз сүзсез басып торгач, Гали Тукай Ягъфәрне мәктәпкә җибәрә:
- Бар, йөгер мәктәпкә! Алып кил Нагаев белән хатынын монда. Йөгертеп! Хатының белән бергә дип әйтте Гали Тукай диген. Аңладыңмы?
- Әййе...
Күп тә үтми, хәлләре-тыннары бетеп Нагаев белән хатыны килеп керәләр.
- Нәрсә булды? Янасызмы әллә?
- Янабыз шул! Пьеса яна! Сезнең укучы кызыгыз кочаклашырга да, үбешергә дә теләми. Галиябану булып! Ояла, им-меш! Надан, мәхәббәт мәсьәләсендә. На-а-да- ан! Нәрсәләр укытасыздыр ул мәктәбегездә, белмим! Кочаклаша да белми бит! Үбешүне әйткән дә юк! Нәрсә укытасыз соң сез анда?! Ә!?
Абдулла Нагаев Гали Тукайның һәрчак шаяртып сөйләшкәнен аңлап бетерми:
- Соң, нәрсә дип инде?! Ана теле укытам мин. Габдулла Тукайны. Укыту программасында кочаклашуга, үбешүгә өйрәтү каралмаган.
- Тукайны укытам дисең инде-е. Синеңчә Тукай кочаклашмаганмы-ы?
- Ул кадәресен, Гали туган, мин белеп бетермим инде. Илләмә дә мәгәр Тукай, үзе буйдак булса да, мәхәббәт турында байтак язган...
- Соң, шулай булгач, синең укучы кызың нилектән надан ул яктан?
Авызлары ерыла, күзләре нурлана башлаган Хәлил белән Галиябануга Гали Тукай тиз генә карап ала да Нагаев белән аның хатынына борыла:
- Әйдә азрак өйрәтеп алыгыз әле укучыларыгызны... Эһһем, эһ-һем ...э-э-э... кочаклашырга да, үбешергә дә.
Бу эшне үзегез беләсездер дип уй йөретәм мин.
Гали Тукай авызы колакларына җитеп ерылган Нагаев хатынына:
- Галиябану буласың инде син... Гәүдәң дә килешеп тора-а... Галиябану булырга-а. Менә дигән.
Юан, билсез хатын шаркылдап көлә:
- Эй, шушы Галинең теле! Өч бала тапкан хатында нинди галиябанулык калсын ди инде-е...
- Ярар, ярар! Син иреңә һәрчак Галиябану сыман инде! Беләбез аны гына! Әйдә, Абдулла абый, тот тальянны! Хәлил бул! Тәрәзәдән керәсең. Менә бу утыргыч синең өчен тәрәзә төбе, ди. Әйдә, җәһәт кенә иттереп кер дә кочакла Галиябануыңны... хатыныңны инде. Ә сез, надан укучылар, карап торыгыз ничекләр иттереп кочаклашалар бу дөньяда бер-берсен яраткан җаннар һәм егет белән кыз ничек иттереп үбешәләр...
Кулын кулга сугып ике мәртәбә шапылдатып ала:
- Башладык изге эшне!... Мен-ннә шул-лла-ай, менә ничек кочаклашалар аны-ы...
“Галиябану” пьесасын Эстәрлебаш халкы дөньясын онытып, эшен калдырып карады. Колхоз клубының эче кешеләр белән шыгрым тулы. Басып торырга да урын җитми. Беренче рәттән алда идән тулы ыбыр-чыбыр, малай-шалай тезелешеп утырганнар. Тик, ни хикмәт, тавыш-тыннары юк. Чөнки ишек төбендә кергәннәргә билет ертып торучы Фәкыйрь Түшәге улы Галләметдин Мостафин аларга әйтеп- искәртеп куйган:
- Берегезнең генә тавышы чыксын, барыгызны да куып-сөреп чыгарам!
Шулай диеп куркытса да, барлык малайларны “бушка” керткән. Чөнки шулай эшләргә Гали Тукай үзе кушкан аңарга. Югыйсә, малайларның берсен генә дә кертәсе түгел икән Түшәк!
Галиябану булып уйнаучы чибәр, зифа буйлы, көмештәй тавышлы, җитез хәрәкәтле, килешле-ыспай иттереп татарча киенгән яшь кенә татар кызы Хәтимәнең бирелеп, дөньясын онытып уйнавы, моңлы җырлары, сәхнәдә йөгереп-очып йөрүләре, сыктап-сыктап җырлаулары — залда утырган- басканнарның барысын да сихри дөньяга алып керде дә китте. Шуның өстенә Ягъфәр-Хәлилнең тальянда уйнавы,
шуңа кушылып җырлавы, залда булган сихри көчне тагын да ныграк арттырды. Хәлил һәлак булганда Галиябану- Хәтимәнең өзгәләнүләре, җырлап-җылавы залны тоташы белән тетрәндерде.
Карарак төстәге чалбар-камзол, күн итек, башына кара кәләпүш, изүе ачык ак күлмәк кигән Хәлил-Ягъфәрнең тальянда уйнавы, күкрәгеннән чыккан моң-җыры залдагыларның күңелендә мәңге онытылмаслык истәлекләр булып калдылар.
Ике тәрәзәсе урам якка караган, башы салам белән ябылган сәхнәдәге кечкенә өй, җил капка, яшел талдан үрелгән матур читән — барысы да авыл урамыннан күчерелеп, бирегә мендерелеп утыртылган кебек.
Пәрдә ябылып беренче тәнәфес игълан ителгәч, тавыш-тын чыгармыйча “эспиктәкел караган” тамашачы телгә килә:
- Иллаһ-һым кәри-им! — ди тешләре төшеп сакауланган карчык тавышы. — Боларның Бәдриләре безнең авылның Югары Очтагы тач теге Абтулла Шөшле үзе икән! Нәрсә эшләп йөри икән инде бу Шөшле монда, дип торам утырган җиремнән. Эшләпәсе дә шуныкы бит әле...
- Оек-чабаталарын карале син аның! Сул аягындагы чабатасының мыекларына хәтлек чыга башлаган...
- Ә читәне соң, читәне! Ул читәнне Гали Тукай Түбән Очтагы Камәр карттан үрдергән, диләр. Әйтәм аны Камәр карт пунамар кебек кукраеп иң алга барып утырган. Гали Тукай утырткандыр инде...
- Үзебезнең авылның Гапкадыйр бай малае тач шушы Исмәгыйль кебек иде инде. Урамнан узганда биргән сәламне дә алмый иде, хайван нәстә...
- Ай-һа-ай, Исмәгыйльнең усаллыгы...
- Чибәрләрнең дә чибәре икән, Галиябануларын әйтәм...
Тәнәфес бетүгә, халык тына.
Исмәгыйль Хәлилне ата башлагач, бер хатын залдан җан ачысы белән ачыргаланып кычкырып җибәрде:
- Күрәләтә үтертәсез бит, баланы! Нәстә карап утырасыз авызларыгызны ачып!
Зал шул мизгелдә үк үкереп, урыныннан купты. Әртистләр куркып, уеннан тукталып калдылар. Сәхнәгә Гали Тукай атылып килеп чыкты:
- Туганнар! Туктагы-ыз! Бозмагыз уенны! Пьеса бит ул, уен бара би-ит!
Пьеса тәмамлангач та халык тиз генә чыгып китмәде. Бөтен зал аягүрә басып, әртистларга рәхмәтләрен бел­дереп, көчле алкышларга күмделәр.
Ике ел үтүгә сугыш башланды...
 
***
 
Ягъфәр Байморатов туып-үскән Йомагужа авылыннан урман-таулар аша, кыйбла тарафына карап сигез чакрым чамасы юл үтсәң, Кайраклы исемле татар авылына барып чыгасың. Шул юл белән барган чакта урман эченнән бик зурдан булмаган бер аклан аша үтәсең. Акланга кергәндә юл сай гына чокыр аша уза. Аның төбендә челтер-челтер чишмә агып ята. Җир астыннан бәреп чыккан да, шомырт агачлары арасында агып ята. Суы салкын, көмеш кебек саф. Тик кешеләр дә, хайваннар да ул чишмә суын бик сирәк, бик тә сусаган чакларында гына эчәләр. Тимер тәме килә чишмә суыннан.
1936 елның җәендә шул урман акланында печән чапкан чагында Ягъфәр чалгысын кап урталай сындырган. Бәрмәгән-сукмаган, әмма тип-тигез җирдә үлән чапкан чакта чалгысы сынган да куйган. Ягъфәр төенчегендә калган ипи кисәген кулына алган да, сынык чалгысын күтәреп кайту юлына чыга башлаган. Аклан читенә җитеп, чишмә янына килгән. Арыган кеше шул чишмә суы белән битен, кулларын юса, аңарга хәл кереп китә, көче кире кайта икән. Ягъфәр чишмә янына килеп җиткәч күргән: юлдан аз гына читтә, чишмә янында бер карт учак ягып,
шуны кул күрүге белән өрдереп утыра икән.
- Әс-сәламегаләйкүм, бабай! Алла куәт бирсен!
- Вәгаләйкүмс-сәлам, улым! — дигән бабай. — Куәт керергә, кичәдән бирле бер тәгам ризык капканым юк бит әле минем.
- Минем бер кисәк ипием бар. Шуны бирим. Мә!
- И-и! Ипекәй булгач җитте инде, — дигән бабай. — Ризыкның башы ипи. Рәхмәт, балам!
Ипине бисмилласын әйтеп ашаган. Бабайның уң колагында ялтыраган алтын алканы күреп, Ягъфәр сораган:
- Син, бабай, әллә чегәнме?
Бабай елмайган да әйткән:
- Әййе, мөселман чегәне мин, улым. Синең әллә чалгың сындымы?
- Сынды шул, бабай! Тип-тигез җирдә! Бер сәбәпсез урталай сынды да чыкты!
- Ясаган чакта корычын дөрес чыныктырмаганнар аның. Кая, бир әле карыйк. Уртасында киеренкелеге нык булган моның...
Үзе, сөйләнә-сөйләнә, суккалап чалгыны сабыннан чыгарган да, сыныкларын икесен дә утка тыккан.
- Элекке елларның берсендә, кирәге чыкса дип, каен күмере яндырып, бер урынга күмеп киткән идем. Менә кирәге килеп чыкты бүген. Ялгыйбыз хәзер чалгыңны.
Ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп Ягъфәргә елмайган:
- Әтиең Динислам исәндер бит, Ягъфәр улым?
- Исән. Син мине беләсеңмени?
- Беләм. Син нәкь әтиеңнең яшь чагысың. Мин өйрәттем әтиеңне тимер эшенә.
- Әллә син чегән Матей бабаймы?
- Әййе, чегән Матей булам мин.
- Алайса, әйдә безгә кунакка. Атайым һәрчак мактап искә ала сине...
Чегән сул колагындагы алтын алкасын селкетеп елтыратып куя да, моңсу гына елмая:
- Ярамый шул миңа синең әтиеңә күренергә. Нигә ярамаганны үзе белә ул. Миннән күп итеп сәлам әйтерсең. Хәзер карап тор, мин сине сынган чалгы ялгарга һәм корычы начар чалгыларны яхшы иттереп чыныктырырга өйрәтәм. Чегәннәр генә белгән сер ул. Сиңа күрсәтим инде. Исеңдә калдыр минем хәзер нәрсәләр эшләгәнне...
Учакта кызып, ак төскә кергән ике чалгы кисәген бер­бер артлы алып, башы ярык тимергә очлары белән эләктереп, шул тимергә камыр урагандай иттереп урый да тимердән алып, учакка сала, тагын кыздыра. Чалгы кисәкләре кызып, тагын ак төскә кергәч, аларны учактан алып, эченә яшь каен яфраклары тутырылган чиләккә тыга. Икесен дә каен яфраклары эчендә байтак әйләндергәч, янә учакта кыздыра. Аннан соң сандалга салып, чүкеп, турайта. Кулындагы чүкече зурдан түгел. Үзе туктамастан догалар укый.
- Белгән догаларыңның кайсысы да ярый. Тик доганың һәрберсен укып чыккач, “бисмилла”ны уку фарыздыр...
Чалгыны ямап, чүкеп, сабына утыртып Ягъфәргә тоттыра. Күзләренә карап акрын гына:
- Тагын биш елдан бик каты сугыш башланачак, — ди. — Бик күп кан коелып, бик күп кеше кырылачак. Андый сугышның моңарчы җир йөзендә булганы юк. Солдатка киткән чагында яраткан кызың сине үпсә, сугыштан исән- имин кайтырсың. Үпмәсә... үзең тырышып кара исән кайтырга... Ходайның кодрәте киң... Хуш, Ягъфәр улым!..
Шул сүзләрне әйтүгә, акланда чегән дә, аның сандалы да юк була. Ягъфәр кулындагы ямалып сапланган чалгы белән аяк астындагы пыскып төтенләгән учак кына кала...
Акландагы үләнне чабып бетереп, кичен өйләренә кайткач, Ягъфәр әтисенә чегән Матей бабайның сәламен тапшырды. Ышанмады Динислам:
- Матей бабайның гүр иясе булганына унбиш-унал- ты еллар бардыр инде. Миннән ике яшькә олырак улы
кереп, бездә кунып, әтисенең вафатын әйтеп киткән иде. Шуннан бирле ул да күренми. Юкны сөйлисең.
Ягъфәр ямалган чалгыны күрсәтте.
- Менә чалгыны кара. Матей бабай ялгап та, чүкеп тә бирде. Бу чалгы башкача чүкелмәсә дә үткер булачак, диде...
Динислам сакланып кына чалгыны кулына алды. Ямалган җирен тимерче бармаклары белән сәрмәштереп карады. Озак утырды ямалган чалгыны карап. Шуннан соң гына әйтте:
- Дөрес, Матей бабай эше бу. Аның гына куллары шулай оста итеп ямый белә. Бу дәрәҗәдә мин дә булдыра алмыйм. Матей бабай рухын күргәнсең син, улым...
 
* * *
 
Урман юлы белән, Кайраклы авылы ягыннан җәяүләп килеп, урман чишмәсе янында бер әби тукталды. Челтер- челтер тавыш биреп аккан чишмәне тыңлап, күзләреннән аккан яшьләренә ирек биреп, озак басып торды. Аннан соң кабаланмый гына ияге астыннан бәйләгән ап-ак яулыгын чиште. Аякларындагы җиңел ак чүәкләрен, юка оекбашларын салды. Оекбашлары да ап-ак иде. Чүәкләрен дә, оек­башларын да аз гына читкәрәк үлән өстенә куйды. Ялан­аяк калды. Сакланып кына куллары белән үләннәрне аера- аера чишмә янына атлады. Барып җитеп иелде дә, калтыраганрак тавыш белән, акрын гына чишмәне сәламләде:
- Әс-сәламегаләйкүм... Ягьфәремнең чишмәсе! Агасыңмы һаман?! — Бисмилласын укый-укый уң кулының учы белән чишмә суын алды да, тәмләп карады. Судан тимер тәме килә иде.
- Аллага шөкер! Бу көннәрне дә күрергә насыйп булды!
Чүәкләрен салган урынга кире кайтты да, үзе белән алып килгән ак төенне чиште. Әбинең төене дә, киеме дә, үзе дә — бар да ап-ак иде. Төеннән кечкенә җиз Бохара комганы чыгарды. Ак чынаяк чәшке алды. Чишмә чыгып яткан урыннан аз гына астарак үләннәрне сыйпый- сыйпый аерып керде дә, агып яткан судан, чәшкәсе белән комганына чишмә суы тутырды. Шомырт агачлары күләгәсендә, аклан читендә, кояшка күренмичә генә тәһарәт алды. Ап-ак сөлгесе белән сөртенде, пакьләнде. Төенчегеннән пөхтәләп төрелгән, почмакларына яшел үлән яфраклары чигелгән ак намазлыгын алып, чишмә янында ипләп кенә, җыерчыкларын калдырмыйча җәйде. Үләннәр дә әбинең ниятенең изге икәнен белеп, аны тыңладылар, куллары тию белән ята бардылар. Әби төенчегеннән алып аякларына юка гына, өр яңа, ап-ак җеп оекбашлар киде, яулыгын кире ябынды. Намазлыкка кереп басты.
- Иллаһи ният кылдым иртәнге намазымның ике рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем Кыйбла тарафына...
Кабаланмый гына, җиренә җиткереп, зур ихласлык белән әби намазын укыды. Урман акланын кояш җылытып өлгермәгән иде әле. Шунлыктан һава азрак салкынчарак иде. Чутылдап-чутылдап сайраган сандугачлар, әбинең тавыш биреп укылган иртәнге намазына кушылдылар. Аз-азлап, тыйганны тыңламыйча, күзләреннән тәгәрәп чыккан күз яшьләре, кыйммәтле энҗе бөртекләре кебек кояш нурларында ялтырап алалар да, әбинең кайчандыр чибәр булган йөзен каплаган җыерчыкларга кереп югалалар. Әби күңеле белән сыкрый, җылый, өзгәләнә иде.
- Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән безнең пәй­гамбәребез Мөхәммәт Мостафа саллаһу галәйһиәссәламнең рух шәрифләренә...
- Һәм дә, сөя башлап та, сөеп, назлап, гаилә корып дөньяга аңардан балалар китерергә насыйп булмаган, “Галиябану” пьесасында Хәлил булып уйнаган, гармунчы, җырчы, тимерче, сугышта шәһит булып кайта алмаган Ягъфәр Динислам улы рух шәрифләренә ирештергәй идең...
- Һәм дә “Галиябану” пьесасын сәхнәгә куючылар булган, шулай ук сугыш кырларында ятып калган Абдулла абый Нагаев белән Гали абый Тукай рухлары шәрифләренә ирештергәй идең...
 
- Һәм дә, Галиябануны үзенчә нык итеп ярата белгән Исмәгыйль ролен башкарган, шулай ук сугыштан кайта алмаган Габделхай Ибәтулла рухлары шәрифләренә ирештергәй идең...
Әби кабаланмый гына гәүдәсен төзәткәләп, аякларын ябып куйды. Күлмәге кесәсеннән яшел төстәге тәсбихен чыгарды. Тәсбих тешләрен тарта-тарта иреннәрен кымшатып бик озак дога укыды. Акрын гына исеп-исеп киткәләгән аклан җиле әбинең ап-ак яулыгы астыннан азрак күренеп торган ак чәчләрен сыйпый, әбине иркәли иде. Тәсбих тешләрен тартуын туктатып, әби акрын гына тавыш белән йөрәгенең иң ерак, иң сакланган җирләреннән чыккан моңнарын, зарларын Ходаена сөйли башлады. Моңарчы ал арны чыгарганы, сөйләгәне юк иде әле.
- И, раббым! Ягъфәр җанкисәккәем алдында гаебем дә, гөнаһларым да күптер һәм зурдандыр инде.
Иртәгәсен Кызыл Әрмия сафларына китәр кичне кеше җибәртеп, өйдән чакыртып чыгарды. Азрак кына урамнарда йөреп килергә чакырды — бармадым. Кулларымнан тотарга итте — тоттырмадым. Кочакларга дип үрелде — кочаклатмадым. Оялдым егет белән урамнардан үтәргә дә, кулымнан тоттырырга да, кочаклатырга да. Яшь идем шул, бикләр дә кыргый идем, оялчан идем. Аннан бит безгә, мөселман-татар кызларына, сугышка хәтлек тәртип иман белән бергә бирелде. Мөселман кызлары булып, инсафлы, тәртипле, иманлы булып үстек без. Бичаракаем, яшь тулы күзләрен мөлдерәтеп карады үземә. Әллә нинди дәһшәтле, эчке бер тетрәнү белән өзгәләнеп әйтте:
- Дүрт ел элек миңа чегән тимерче Матей бабайның җаны әйтте: “Биш елдан сугыш башланачак. Син сол­датка киткәндә хушлашканда, сөйгән кызың сине кочаклап үпсә, сугыш беткәч исән-сау кайтырсың авылыгызга”. “Син мине үпсәң, мин кайтырмын. Икәү бергә гаилә корып яшәрбез. Балалар үстерербез. Чөнки син минем сөйгән кызым. Яратам мин сине, Хәтимәкәем!...”
И раббым! Оялдым, үпмәдем шул. Мин белмәдем бит сугышлар буласын. Ход-дай-ййым! Бер дә үбешкәнем юк иде шул. Китте дә Ягъфәрем кырыгынчы елны, кайтмады. Ичмасам пьеса барышында да үпмәдем бит. Йөземне күкрәгенә яшердем дә, бирмәдем иреннәремне-е. Мин аны үптерер өчен генә сөйли ул сүзләрне дип уйлаган идем, шул капка төбендә хушлашканда. Бик яшь идем шул, бик оялчан идем. Мин сәбәпчедер инде Ягъфәрнең сугыш кырларында ятып калуына-а...
Ел буена хатлар язды. Сугыш башлангач, тагын бер елга якын хатлары килеп торды. Ленинград янындагы Невский Пятачок дигән иң куркыныч, иң мәхшәр җирдә сугышты ул. Өлкән лейтенант булган, ике орден белән бүләкләнгән батырлыклары өчен. “Көт мине Галиябануым. Мин кайтырмын. Пьеса барганда син мине кочаклаган идең бит. Мин шул кочаклауны үбү итеп исәплим әле. Син мине көт, мин кайтырмын”.
Көттем. Сугышлар беткәч тә көттем. Өзелеп-өзелеп, зур өметләр белән көттем. Кайтмады Ягъфәрем...
Әби намазлыгы өстендә сыктап, тавышсыз гына җылый иде. Акландагы сандугачлар да әбинең ничәмә- ничә еллар буена җыйналып килгән кайгыларын, уйларын аңлагандай сайрауларыннан туктап тыңлыйлар. Тик, беренче мәхәббәтен эзләп чыккан бер яшь сандугач кызы гына, егет сандугачын чакырып чут-чут китереп, дәртләнеп- дәртләнеп сайрап-сайрап куя. Туктый, тыңлый, көтә. Егет сандугачның сайравы ишетелмәгәч, тагын чутылдап сайрап алып китә, тагын тына, тагын тыңлый. Тагын көтә, тагын чутылдый...
Әби, онытылып, ялгыз сандугач сайравын тыңлый. Ялгыз күңеле өчен бик тә кирәк бу сайраган сандугач. „Шушы акланда яшәгән сандугачлар, кеше балалары кебек әллә кемнәр бәхетле булсын өчен сугышларга китеп
башкайларын чит-ят җирләрдә салмаганнар шул. Сайрап яшиләр бүген дә, балалар чыгаралар, аларны тигез яшәп үстерәләр. Нигә кешеләр дә сандугач түгел икән?!
Әби намазлыгы өстендә бик озак утырды. Акланнан һич кенә дә китәсе килми иде. Инде аяклары да ойый башлады. Тик ул урыныннан тормады. Җаны, тәне белән тойды: Ягъфәрнең җаны да шушы акланда. Бәлки
акландагы сандугачларның берсендәдер әле!..
Кыйбла тарафыннан, Кайраклы авылы ягыннан ат пошкырган, арба шыгырдаган тавышлар ишетелде. Озакламый урман юлыннан атлы арба күренде. Әби кузгалмады, тавышлар килгән якка күтәрелеп карамады. Ул онытылып, үз уйларына, үз хисләренә бирелеп утыра иде...
Чишмәгә килеп җитәрәк арбада утырган урта яшьләрдәге җыйнак кына гәүдәле ир атын туктатты да, арбадан төште. Дилбегә белән чыбыркысын йөк өстенә куйды. Йөге — он тутырылган унлап капчык өстендә 14-15 яшьләр чамасындагы, яңа гына егетләр төсе керә башлаган чибәр генә бер үсмер утыра.
- Төш, улым! — диде юлчы. — Юынып алыйк. Шишмә һывы менән юынһаң аргандар бөтөп китә. Әйткәнем бар бит инде ул турала...
Малай җиргә сикереп төште. Гәүдәсе җыйнак-җитез иде. Шул мизгелдә алар икесе дә ап-ак чәчкәгә күмелгән шомырт агачы төбендә утырган ак әбине күреп алдылар.
- Исәнме, апай?! — диде юлчы.
- Исәнме, әбекәй?! — диде малай.
Әби шунда гына башын күтәреп юлчыларга карады. Малайны күргәч, йөзе дертләп, агарып китте. Авырлык белән, акрын гына кузгалып ак намазлыгы өстенә торып басты. Атларга теләде — атлый алмады. Дәшәргә итте — сүзләре тиз генә чыкмадылар:
- Ягъ... Ягъф... Ягъфә-әр би-ит син!?
Әби гәүдәсе белән өшегәндәй иттереп калтырап куйды. Малай әтисенә карады. Ул бернәрсә дә аңламый иде. Әтисе ак әбигә азрак карап торды да, сак кына итеп сорады:
- Һин... апай... әллә Хәтимә еңгәһеңме?
- Мин еңгә, Таһир булам. Ягъфәр Баймуратовтың бертуган әнеһе. Атай бер, инәләр башка. Утыз тугызынсы елда туганмын. Ягъфәр агайымды ишетеп кенә, фотоларыннан гына беләм...
Азрак нәрсә әйтергә белмәгәндәй уйланып торды да өстәде:
- Һугыштан кайтманы агайым. Ә атайыбыз узган ел гына вафат булды. Тукһан икелә ине...
Малайга борылды:
- Минем улым был малай. Исеме ысыннан ла Ягъфәр. Атай кушты, агайымдын исеме ятмаһын Невский Пятачокта тип...
Баскан урынында таптанып алды.
- һине ишетеп кенә белә идек. Күрергә лә насыйп булды. Һине алып кайтайык авылыбызга. Күреп, кунак булып китәрһен. Агаемнан ике яшькә олы Шәрифә исемле апаеым бар. Ул күп белә агайым хакында. Агайымнан калган тальян гармун бар. Ягъфәр улымнан уйнатырбыз. Уйный ул. Йөрәгеңә еңелрәк булып китәр. Әйдә, еңгә...
* * *
Ягъфәр чишмәсе әле дә челтерәп агып ята. Тик, Хәтимә әби килеп киткәннән соң суыннан, тимер тәме түгел, күз яше тәме килә. Егетләрен көтеп-көтеп тә кавыша алмаган, сугыш вакытындагы кызларның күз яше тәме...
Хәтимә апаны әле дә исән, диләр. Салават каласында яши икән. Шулайдыр, кеше белми сөйләмәс...
Эстәрлебаш авылы клубында куелган шул “Галиябану” пьесасын мин дә караган идем. Иң алда, идәндә утырып. Исмәгыйль Хәлилне аткан чакта, тыела алмыйча үксеп-үксеп елаган идем мин...
2—22 август, 1997 ел. Ялта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар