Логотип
Проза

Ябалак. № 2.

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4769

Әппәр итеп урыннан кузгалган идем, ак яулыгын җәеп бәйләгән, гади генә ак ситсы күлмәк кигән бер хатын тавыш-тынсыз гына әллә кайдан пәйда булып, өстәлне җыештыра башлады. Үзе әледән-әле миңа карап ала. Әллә кызганып карый шунда, шайтан белсен... Карчыклар шулай үз балаларын искә төшерүчән. Булганнарын да, булмаганнарын да...
— Улым, үз теләгең белән килеп каптыңмы монда? — дип капылт кына сорап куйды ул.
 
Ни әйтергә дә белмичә, мин нидер мыгырдап куйдым. Әллә “әлбәттә”, дидем, әллә “кәнишне” белән генә котылдым.
 
Шәвәлинең хатыны шушы буладыр инде, мөгаен. Бу дөнья кешесе түгел иде ул, күренеп тора. “И дөнья”, — дип уфтанды да миңа җылы көрән карашын төбәп катып калды. Ул караштан котылырга теләп, кузгалмакчы булдым, әмма аягым тотмады. Бераздан ул кайдандыр намазлык алып җәйде дә намазга басты, ачы тавыш белән ниятен белдерде: “Илаһи, ният кылдым икенде намазының дүрт рәкәгать фарызын укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына, халисән лилләһи Тәгалә...”
 
Кайдан мондый үтеңне сытарлык тавыш арык кына гәүдәдә? Ниһаять, мин аякланып, тамагыма бөялгән шом койкасын тизрәк йотарга теләп, һава суларга ашыктым.
 
Ә анда исә апа, үзенең кунагы белән җитәкләшеп, юкәләр күләгәсеннән бакча түренә таба китеп бара. Алар нидер сөйләшәләр, көлешәләр... Бик бәхетле күренәләр иде.
 
Эшемне тәмамлап, бүлмәмә кереп ятканда караңгы төшә башлаган иде инде. Бүлмә кечкенә, җыйнак — икенче катка менә торган баскыч астына урнашкан, мондагы барлык җиһаз — карават та өстәл, бер урындык. Шулай да үз почмагың булу рәхәт ул. Сөякләрне шыгырдатып, караватыма сузылдым. Өстәлдәге бер китапны алып, битләрен генә актара башлаган идем, — кайсы төштән укып китсәм, кызыграк булыр икән, янәсе, — өстә ниндидер тавышлар ишетеп, әлеге нияттән баш тартырга туры килде. Билләһи газим, талашалар түгелме? Талашу гына түгел, кыйнашалар да шикелле — нәрсәдер стенага бәрелеп чәлпәрәмә килде. Кемнәр шулай гауга куптара? Кемнәр дип, өстә апа белән җизни генә булырга тиеш инде. Димәк, тату тормыйлар. Эчеп кайтып, җегетлеген күрсәтүчеләрдән түгелдер ич җизни дигән кешебез? Менә, әптери, ыштанымның ычкыры да өзелде, дип әйткән, имеш, чарасыз калган бер хатын... Миңа нишләргә? Ишетмәмешкә салышып, йоклаган кешедәй ятаргамы, әллә апаны аралаган кыяфәт ясаргамы? Мин монда кем? Бернинди хокуксыз хезмәтче генә бит инде, уйласаң... Аннары ир белән хатын арасына керергә Ходай язмасын. Алар төнлә дуслашырлар, — төн дуслаштыра! — ә мин икесенә дә дошман булып калырмын. Аягың кергәнче үк, бу йорттан очып чыгуың да бик тиз ул чагында.
 
Йоклый торган бүлмәләренә генә сыясы итмәделәр — әллә ишек шәрран ачылды, әллә үзләре дә чәчрәп чыкты, — җизнинең чатнаган тавышы колак төбендә үк ишетелгән сымак: “Ничә әйттем икегезгә дә, мин юкта аның эзе дә булмасын дип монда!” Апаның сулкылдап елаганы ишетелә иде.
“Йөрәгемә тиеп, елап тормасана...” — һәм нидер чалт итте. Әллә яңагына сукты инде? Ул арада бөтен өйгә апаның ачыргаланып кычкыруы яңгырады: “Ах, син иблис! Әҗәткана! Тагын кул күтәрәсеңме? Милициягә барып, бүтән тырнагым белән дә чиртмәм, дип кул куеп кайтканыңны оныттыңмы? Мин сине... мин сине... аяк-кулларыңны да җыеп алмаслык итәм әле...” Тагын нәрсәдер пыран-заран килде... “Нишләтерсең? — дип акырды җизни. — Миңа кул күтәрәсе кеше әле тумаган. Тагын шул ябалагың котыртамы миңа каршы? Агулы телен кай төшләреңә тыга?” Апа иренә очып кунып битен тырнады, ахрысы, җизни бала-чагадай чинап җибәрде.
Ишек артында аяк тавышын ишетеп, тиз генә стенага таба борылып яттым. Мине борчымагыз, пажалысты, мин күптән инде матур төшләр күреп ятам, янәсе. Бердәнбер урындыкка килеп утыруга ук, апа кесә телефоныннан номер җыя башлады. Әллә милициягә чылтырата инде, нәгаләт. Юк икән, “Гуля, Гуля! — дип кычкырды ул төрепкәгә. — Тагын теге буза куптарды. Кул күтәрә. Нишлим, җаным, түзәрлегем калмады бит... Кемнәргә генә барып сыеныйм. Синнән башка бер якын кешем дә юк бит бу шәһәрдә. Әйт бер сүз, иркәм... Хәзер киләсең? Ю-у-ук, үз-үзен белештерми ул, йә икебезне дә сугып үтерер... Ә? Ярар, алайса...”
 
— Йокламыйсың ич, ник кыланып ятасың, — диде апа. Тавышы тып-тыныч иде, әйтерсең лә әле генә ире белән пыр тузып кыйнашмаган да, әле генә ахирәтенә тормышыннан зарланып, җан авазын саркытып ярдәм сорагандай чылтыратмаган...
 
— Армиядән дә җегет булып кайтмагансың, — дип сүзен дәвам итте ул. — Кыз туганыңны үтерә яздылар, ә син үз почмагыңда дерелдәп ятасың...
 
Мин, уңайсызланып, караватымнан күтәрелдем. Апа өстәлгә терсәге белән таянган да яшел күзләрен миңа батырган. Җирән чәче тузгыган, халатының уң җиңе умырылып чыккан, аскы төймәсе йолкынган итәге арасыннан шәрә ботлары күренеп тора — алтын тарагын эзләргә чыккан су анасы диярсең үзен! Чибәр иде апа!
— Чынлап та йоклаган идем, — дип ялкау гына ялганладым мин. Сүземне җөпләп, күземне дә угалап куйдым.
— Шундый тавышта да йоклый алгач, нервыларың әйбәт икән...
— Нинди тавыш? — дигән булдым.
— Гуляның безгә килүен бер дә яратмый җизнәң. Үзәккә үтте инде тәмам. Мин дә кеше ләбаса, монашка мәллә мин берүзем монда ябылып ятарга?
— Берәр эшкә урнаш.
— Рөхсәт итми. Аннары...
— Һи, аптырагансың... — Мин караваттан аякларны салындырдым. — Хәзер яхшы эшкә урнашыр өчен бернинди белгечлек кирәкми. Арттан төртүче булса...
— Холкы тәмам бозылды, — дип, апа йомшаган борынын тартып куйды. — Гуляга нинди ачуы бар инде, йә?
— Нинди хатын соң ул?
— Бик яхшы кеше. Мин аның янында бөтен дөньямны онытам. Ансыз яшәвем яшәү түгел.
— Син бигрәк инде... Бәлки җизнидә дә хаклык бардыр...
— Артык узынса, атып китәрләр әле...
 
Күзем маңгаемдагы чәч бөртекләрен капшап алгандай булды.
— Җүләрләндең мәллә?
— Соң... Аптыраганнан әйтәм инде. Аларны көн аралаш чүкеп торалар бит. — Ул минем кыяфәткә карап усал елмайды. — Шыр җибәрмә, егетем, аның кебекләргә бук та булмый, — диде. — Әле үзе ул мине кабергә тыгачак. Шәвәлигә кушса...
 
Шул чакта ишек ачылды да бусагада җизни күренде. Ул минем якка карамады да — гүя ки кайнеше аның өчен дөньяда бөтенләй юк! — эчке бер калтыравык аваз белән әйтте:
— Йә, нишләп монда җәелеп утырасың? Әйдә, үзебезнең бүлмәгә! — Апа башын читкә борды.
— Хәзер Гуля килә. Аңлашырсыз...
 
Җизнинең ясалма елмаюы агарган йөзенә ябышып калды. Һич көтмәгәндә ул апа каршында идәнгә тезләнде, симез куллары белән хатынының ботларын кочты.
— Иблис ул синең ябалагың! Бәла китерәчәк ул безгә, әйтте диярсең менә... Әйдә, җаным, әйдә өскә... Оныт барысын да...
— Җүләр син, Айдар...
 
Мин инде чыгып китәргә дип кузгалган идем, ишекне каерып ачып бүлмәгә Гуля килеп керде. Апа белән җизнине күрүгә, пычак ярасы кебек кызыл авызы бер якка кыйшайды:
— Ә монда полная гармония!
— Син? — Җизни торып тезләрен каккалаган арада, мин бүлмәдән чыгып, тизрәк тышка ашыктым. Нигә сулыш җитми йортта? Капка төбенә чыгып, бүген үзем әтмәлләгән эскәмиягә утырып, күккә карадым. Анда бетчәләр кебек аксыл башлы йолдызлар сибелгән иде.
 
Апаның сүзләре канымны кузгатып җибәрде. Ная... Менә бит күңелендә нинди уйлар йөртә икән ул... Кыз-хатын, ирен үтерергә ниятләп, төн буена җиде кат уяна, дип элгәреләр юкка гына әйтмәгәннәрдер...
 
Ятак бүлешкән, бергә ризык җыйган ирең турында авыз тутырып шундый сүз әйт инде, йә... Гуляның килүен яратмый, янәсе. Яратмаса да хакы бар. Сиңа ир кадерлерәкме, теге ябалакмы? Шайтан алгыры, үз-үзем белән сөйләшә башладым түгелме соң?
Һы... Менә нинди кеше икән ул минем апа. Ная!
 
Хәер, хатын-кыз ни сөйләмәс, яши-яши күрербез.
Миңа таба кемнәрдер йөгерә-атлый килә иде, капкага сеңебрәк утырдым. Монда караңгы, искәрмәсләр. Урамга ике шәүлә суырылып чыкты. Җизни белән Гуля бит бу!
— Тукта, Гуля! Аңларга тырыш мине, — диде җизни гыжыл-гыжылт. Җәяү йөрергә күнекмәгәнлектән, сулышы капкан, ахрысы. Гуляның тавышы янаулы чыкты:
— Наяга тагын бер кагылсаң... Ты знаешь мои возможности…
— Көнләшәм бит, Гуля. Син һаман Ная белән... Кешеләрдән оят...
— Шымчыңны азрак тыңла. Мин сине кисәттем.
 
Җизни Гуляны кочаклап, битеннән, кулыннан үбә башлады.
— Кичер, кичер, Гуля. Әйләндердең башымны... Синең өчен үләргә әзер..
 
Гуля тавышсыз гына көлде:
— Үләрсең дә... Исәр... Мин дә сине яратам бит... Үземчә һәм... — Алар чупыл-чупыл үбешә башладылар. Бераздан:
— Җитәр, — диде Гуля. Нигәдер киемнәрен кагып алды да агарып күренгән машинасына таба китте.
— Наяга сиздерәсе булма, — диде ул борылып.
 
Җизнинең бугазыннан ыңгырашкан аваз гына чыкты. Машина төн караңгысына сеңде, җизни капкадан кереп югалды, бераз көтеп торгач, мин дә йортка таба киттем. Каршыма Шәвәли килә иде. Ышкылып диярлек үтсә дә, ул мине күрмәде.
Аякларым үзеннән-үзе мине юкәләр арасыннан бакча түренә алып китте. Түгәрәк таш бинага җитәрәк мин туктап калым. Бу юлы ул борынгы бер төрбәгә охшап калган иде. Түбә астындагы уемтысында кемнеңдер ап-ак чырае чагылып киткәндәй булды.
 
...Мин коттедж янына килеп җиткәндә, җизнинең мәетен алып киткәннәр иде инде. Асфальтта тикшерүчеләр акбур белән сызган гәүдә контурын күргәч, сискәнеп киттем — ул каядыр очарга ымсынган сәер бер кош сурәтен хәтерләтә иде. Яшь кенә бер егет миңа борылды:
— Сез кем буласыз?..
— Кайнеше.
 
Ул бүтән берни дә әйтмичә, мине сынап карады да, бер иптәше белән эчкә үтте. Мин дә аларга иярдем. Бакча түрендәге түгәрәк бина янына ничек килеп җитүебезне мин хәзер нык кына хәтерләмим дә. Дөресрәге, ниндидер ябышкак төш кебек истә калган ул.
Йорт тирәсенә ниндидер кошның исәпсез каурые сибелгән, ә тупсасыннан каерылган ишек төбендә Шәвәли чалкан ята иде. Аның баш тирәсенә җыелган канны күргәч, мин, укшуымны тыеп, читкә борылдым.
 
— Яра лепкәсендә, — диде тикшерүче. — Әйтерсең, нидер чукып алган... Сәер...
— Болай чукыр өчен тимер томшык кирәк, — дип, иптәше бинага кереп китте. Ниндидер көч мине дә шунда этте.
 
Без икебез дә бусагада туктап калдык. Ярым караңгы өй эчендә ниндидер яу үткән сыман иде — өстәлләр, урындыклар ауган, ниндидер калын китапларның битләрен умырып почмакка ташлаганнар. Идәндә чәлпәрәмә килгән ярымайлар, йолдызлар, сынган тәреләр ауный. Аяк астындагы урталай ярылган саргылт бозау сынын бер читкә этәреп, тикшерүче сызгырып куйды:
— Музей булганмы соң бу?
 
Бер сүз дә әйтмичә, мин әлеге сәер бинадан чыгып киттем. Апаны юатырга кирәк иде.
 
Кичкә таба Шәвәли хатынының эзсез-нисез югалуын белделәр.
...Көннәр көзгә авышты. Бүген иртәдән үк яңгыр сибәләп тора менә.
 
Сибәли дә сибәли. Кызгылт-сары яфракларның шыбырдавы күңелдә әллә нинди моңсулык уята. Шәвәли үлгәч, мин инде монда чын хезмәтчегә әверелдем. Ихтыярымнан тыш кыл да селкенми. Хатын-кызларга буйсыну сәләте бар икән миндә... Азрак сөйләп, күбрәк тыңлап йөрсәң, хуҗаларның күңеленә хуш киләсең... Ная да, Гуля да санга сугалар үземне...
 
Яратам шундый көзге мәлҗерек көннәрне. Коелган яфракларны яндырырга дип учак ягып җибәрдем. Төтеннең, яңгыр исенә кушылып, борын эчен кытыклавы рәхәт. Апага да ошый сибәләп яуган яңгыр астындагы төтенләп торган учак. Уты күренми, ә төтене бөтен бакчага тарала!
 
Әнә зонтик тотып үзе дә килеп чыкты. Кызыл курткасы, сыланып торган джинс чалбары нинди килешеп тора...
 
— Гуля бүген килми, — диде ул. — Ә без хәзер зиратка барабыз. — Минем сораулы карашымны искәргәч, өстәп куйды: — Җизнәңнең дуслары чылтыратты, каберенә таш куйганнар. Барып карарга кирәк.
 
Мин, кулымдагы тырманы ташлап, кием алмаштырыр өчен өйгә кереп киттем.
 
Гуляның бүген килмәве сәер әле. Ул көн саен монда, апа янында кайнаша. Булса да булыр икән дөнья йөзләрендә шундый кайнар дуслык...
 
Җизнине бик кадерләп озаттык без соңгы юлга. Яратып күмделәр. Җеназасында сиксән ике машина санадым. Әле нинди машиналар диген! Җизни, тере булса, үз үлеменә үзе горурланыр иде.
 
Кабере дә бик уңайлы урында. Зиратның төп капкасыннан кергәч, сул якка гына борыласы. Анда вакытсыз гомере өзелгән “братаннар” бер-бер артлы тезелеп киткән.
 
Без килеп җиткәндә яңгыр сибәли иде әле. Кемнеңдер мәете тирәсендә биш-алты кеше кайнаша. Бәхәсләшәләр бугай: зиратка кергәндә мәетнең башы алда булырга тиешме, аягымы? Наданнар өчен мәңгелек бәхәс.
 
Җизни каберенә җитәрәк апа капылт туктап калды. Минем дә гаҗәпләнүдән авызым ачылды бугай. Таш зур иде. Янәшәдәгеләрдән бер башка калкып тора. Ә таш янындагы эскәмиядә, канатларын салындырган иләмсез кош сыман, Гуля утыра... Үзе тавышсыз гына үкси иде сыман.
 
Апаның битенә кызыл тимгелләр җәелде. Ул нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачкан иде дә, кире уйлады булса кирәк, борылып, йөгерә-атлый зират капкасына таба китте. Мин аны куып җитеп, зонтикны баш өстенә күтәрдем.
 
Яңгыр көчәйде, көрсенгәндәй ниндидер сырхау җил исеп куйды. Капкадан чыгар алдыннан мин янә каберлеккә күз ташладым. Зират өянкеләренә соры канаты белән кагылып, шыксыз ябалак күккә күтәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар