Логотип
Проза

Укытучым

Их, вакыт дигәннәре! Ник сез шулай бик тиз агасыз соң? Азга гына булса да мәктәп елларына кайтып киләсе иде лә... Миңа инде 30 яшь, 16 яшьлек  чагым әле кичә генә кебек...  

Кереш
Нинди матур иртә! Кояш! Зәп-зәңгәр күк йөзе! Кояш нурларында коенып караватта иркәләнеп ятудан да рәхәт әйбер юктыр бу дөньяда. Башта бары якты матур уйлар гына, бернәрсә борчымый, бар җиһанга: «Мин сезне яратам!» дип кычкырасы килә. Ә торуга инде өйдәге мәшәкатьләр күз алдына килеп баса, эштәге катлаулы сораулар башта әйләнә, һәм шулчак балачакны, яшьлекне кире кайтарып булмасын аңлыйсың. Их, вакыт дигәннәре! Ник сез шулай бик тиз агасыз соң? Азга гына булса да мәктәп елларына кайтып киләсе иде лә... Миңа инде 30 яшь, 16 яшьлек  чагым әле кичә генә кебек...  

Беренче бүлек
– Кызым, матурым, то-о-ор! – дип, әни иркәләп уятты. Кулында ниндедер төргәк. – Кызым, Туган көнең белән котлыйбыз! Син инде җиткән кыз хәзер: 16 яшең тулды. Менә әтиең белән шушы бүләкне сайладык...
Тор, кызым, тор. Бүләгеңне кара, мин кухняда сиңа ашарга әзерли торам. Озаклама, сине сюрприз көтә.
Бер дә торасым килмәсә дә, үз-үземне тартып торгыздым. Кулыма әни биргән төргәкне тотып, тизрәк эчендә нәрсә барлыгын белергә теләдем. Тартмачыкны ачсам – алтын муенса!.. Аһ иттем! Чөнки дус кызларымда күреп, күптән шундыйга хыяллана идем. Йөгереп барып, әнине кочып алдым.  Шушындый сюрприз өчен мин чиксез шат идем. Бу иртә миңа бәхет алып килер төсле тоелды.
Тиз генә мәктәпкә чаптым. Дусларым, сыйныфташларым котларга әзердер инде.
– Мәрьям, сәлам! Туган көнең белән котлыйм! Син шундый матур бүген! – дип каршы алды Айгөл.
Айгөл –  иң якын дусларымның берсе. Ул ярдәм кулы сузарга әзер, ачык, ягымлы кыз. Уттай җирән чәчле, гел елмаеп торыр үзе.
– Мәрьям, сиңа инде – 16! Кайчан егетләр белән йөри башлыйсың, гел уку гына димәгән, – дип ризасызлыгын белдерде Айгөл.
– Айгөл, көлдермә әле. Миннән бигрәк, син күбрәк уку дип янасың бугай.
– Әйе, синең белән шаярырга да ярамыймыни? – дип елмаеп, ул Мәрьямгә бүләген сузды.
Пакет эчендә бик матур борынгы музыкаль тартмачык иде. Айгөлнең әнисе бик яратып борынгы эшләнмәләр җыя, мөгаен, шуларның берседер.
– Рәхмәт, Айгөл! Искиткеч матур! – дип куанды Мәрьям. – Әнә анда кем ул?
– Кайда?
– Әнә, кара костюмнан.
– Ә, аны әйтәсең икән, ул безнең яңа тарих укытучысы. Үзем дә бүген генә белдем. Хәзер аның дәресе булачак.

Икенче бүлек
Ул арада дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады. Класска яңа тарих укытучысы килеп керде. Минем сыйныфташларым аңа сынаулы караш ташлады, барысының да башында бер генә уй: «Яңа укытучы нинди булыр икән? Элеккесе кебек усал булмаса ярар иде...» Класста тынлык урнашты. Каршыбызда озын буйлы яшь укытучы басып тора иде. Коңгырт кара чәчле, зәңгәр күзле, йөзе гел елмаеп тора. Тирән карашында әллә нинди сихри көчләр бар.
– Исәнмесез, укучылар! Мин Әнвәр Маратович булам, сездә тарих дәресләрен алып барачакмын. Уртак тел таба алырбыз дип ышанам. Ә хәзер әйдәгез, һәрберегез белән танышып үтик.
Чират миңа да җитте. «Исемегез ничек?» – дип сорагач, никтер югалып калдым. «Мә... Мәрьям…» – дип чак әйтә алдым.
Дәрес яхшы гына үтеп китте, Әнвәр Маратовичны барыбыз да ошаттык. Ә берәр айдан инде тарих белән кызыксынучылар саны көннән-көн арта барды. Юньләп дәресләргә йөрмәгән малайлар да тарих дәресен калдырмаска тырышты. Безнең өчен аның дәресе бәйрәмгә тиң иде.
...Һәр кичне үз бүлмәмә бикләнеп, китаплар укырга яратам мин. Андагы геройлар белән яши башлыйм хәтта. Бүген дә кичәге геройларым белән очрашам хәзер... Кинәт телефон шалтыраган тавышка сискәнеп киттем.
– Мәрьям, сәлам, эшең тыгыз түгелме? – Айгөлнең шатлыклы тавышы яңгырады.
– Юк, Айгөл. Нәрсә булды?
– Хәзер үк килеп җит безгә, сиңа сюрпризым бар...
Гадәттә шундый тавыш белән ул әтисе командировкадан кайткач чакыра иде. Кая барса да, әтисе Айгөлгә кочагы белән мавыктыргыч китаплар алып кайта. Ул минем белән китаплары белән бүлешә дә, аннары безнең очрашу әдәби кичәгә әверелә. Дөньяларны онытып геройлар турында сөйләшәбез.
Аны-моны уйлап тормыйча, тиз генә дустыма йөгердем. Урамда – алтын көз тантана итә, аяк астында гәрәбәдәй сап-сары яфраклар серле кыштырдый. Күңел каядыр оча! Кинәт артымнан таныш тавыш яңгырады. Борылсам, Әнвәр Маратович елмаеп басып тора:
– Мәрьям, исәнме, сине монда күрермен дип уйламаган да идем. Бу тирәдә яшисеңме әллә? – диде ул елмаеп.
– Исәнмесез, Әнвәр Маратович. Мин дә... уйламадым... Юк, монда яшәмим, дус кызым Айгөл янына баруым. Ул әнә теге йортта яши.
– Менә ничек?! Ә мин күрше йортта яшим. Ярый, миңа китәргә вакыт, Айгөлгә сәлам әйт. Нинди матур көн, өйгә дә керәсе килми... Иртәгәгә кадәр, Мәрьям.
– Сау булыгыз, Әнвәр Маратович.
Әйтерсең лә ул мине сихерләде. Киткән юлыннан кузгала алмыйча карап калдым. Елмаюы, һәр әйткән сүзе йөрәк түренә үтеп керде. Сап-сары яфраклар сибелгән юлдан атлап барулары әллә нишләтте. Соры плащы бик тә килешеп тора иде үзенә.
Айгөлләргә килеп керүгә, ул тизрәк мине бүлмәсенә әйдәкләде. Өстәл тулы яңа китаплар.
–    Мәрям, карале монда! Әти каян белгәндер! Менә боларын күптән укырга хыяллана идем инде. Кара инде, кара, ник бер урында катып калдың!
– Ә, әйе. Бу китапларга кызыккан идем... Миңа да укырга биреп торырсың, яме.
– Кайсын телисең, шунысын ал! Синең өчен бер китап та жәл түгел... Чү, Мәрьям, сиңа ни булды соң? Бер дә үзеңә охшамагансың?
– Булмады... Уйланып киткәнмен... Сездән ерак түгел генә тарих укытучысы яши икән.
– Әнвәр Маратовичмы?
– Әйе, күрше йортта. Сиңа сәлам әйтергә кушты.
– Белми идем... Күршесе булгач, гел «бишле»ләр генә куяр инде алайса... Шаярам инде, әлбәттә... Бергәләп мәктәпкә йөри башларбыз...
– Әйе, йөрер инде... Җиргә төш!
Дустымнан өйгә кадәр гел тарих укытучысы турында уйлап кайттым. Моңа кадәр беркем турында да шулкадәр озак уйлаганым юк иде. Хәтта төнлә йоклый алмый яттым. Ә төшемдә Әнвәр Маратовичны күрдем. Ул шундый матур ап-ак костюмнан... Елмаеп, каршыма килде...

Өченче бүлек
Икенче көнне тарих дәресе алдыннан Әнвәр Маратовичны икенче укытучы алыштырасын әйттеләр. Яраткан укытучыбыз авырып киткән. Кәефем шундый кырылды! Бер атна килмәде ул! Сагынып беттек үзен. Тарих дәресе барыбыз өчен дә бер бәйрәм хәзер. Әнвәр Маратович һәр яңа дәресне кызыклы итеп алып бара белә. Дәрес ахырында без арып түгел, киресенчә, уңай эмоцияләргә баеп чыгабыз.
Тәнәфескә чакырып кыңгырау шалтырады. Дәррәү чыгу ягына атладык.
– Мәрьям, бер генә минутка, – дип, Әнвәр Маратович туктатты. – Чыгарылыш имтиханын тарихтан сайлагансың дип ишеткән идем?
– Әйе, Әнвәр Маратович, мин университетның тарих факультетына керергә җыенам.
– Яхшы. Хуплыйм. Үзем дә тарих факультетын тәмамладым. Мәрьям, менә сиңа өстәмә әдәбият, имтиханга әзерләнгәндә кирәк булыр. Син акыллы, җитди кыз, барысы да син теләгәнчә килеп чыгар дип ышанам.
– Рәхмәт бик зур, Әнвәр Маратович.
Класстан чыкканда тыным кысыла башлады, ул минем белән сөйләшкәндә тәмам калтырап төштем. Халәтемне берничек тә аңлата алмадым. Дәресләрдән соң да өйдә үз-үземә урын таба алмыйча әрле-бирле йөрендем. Әллә Әнвәр Маратовичка гашыйк инде мин?! Әлеге уйларымны читкә куарга тырыштым. Мәктәпне тәмамламый торып, беркемгә дә гашыйк булмыйм дип, үз-үземә сүз бирдем бит. Барлык классташ кызларның да йөргән егетләре бар, Айгөл белән мин генә алардан аерылып торабыз. Көзге каршына басып, үз-үземне күзләргә тотындым. Юк, ямьсез түгел мин. Озын буйлы, төз гәүдәле, озын коңгырт чәчле, елмайганда бит очларым чокырланып китә...
Дәресләрдән соң коридор буйлап килгәндә каршыма класс җитәкчесе Энҗе Наиловна йөгереп чыкты да: «Мәрьям, менә бу кәгазьләрне Асия Камилевнага гына кертеп чык, зинһар», – дип сорагач, каршы килмәдем. Китапханә мәктәпнең икенче башында, әкрен генә уйларыма чумып атлый бирдем. Почмактан борылуга Әнвәр Маратовичны абайламый калдым, маңгайга мангай диярлек бәрелештек, кәгазьләрем төрле якка сибелде.
– Мәрьям, гафу ит, зинһар... Күрми калдым, бик ашыга идем, – дип акланды Әнвәр Маратович.
– Юк, юк, бар да яхшы, – дип, сер бирмәскә тырыштым, үзем исә күз дә алмый аны күзәттем, йөрәгем чыгардай булып типте.
– Мәрьям, менә ал, синең кәгазьләрең, – дип сузды да күзләремә тутырып карады. Тораташтай катып калдым. Тагын күпме шулай басып торганбыздыр, белмим, ул тиз генә китапларын җыйды да юкка чыкты. Ә мин дәресләр беткәнче кош тоткандай очып йөрдем.
Өйгә кайтканда Айгөл бертуктаусыз нидер сөйләде, көлдерергә тырышты, ә мин аны тыңламадым да, уйларым Әнвәр Маратовичта гына иде.
– Мәрьям, сиңа ни булды соң? Соңгы арада сәерләндең...
Дөресен сөйләсәм ни булыр икән дигән уйлар килде килүен, ләкин  серемне чишәргә ашыкмадым.
Гашыйк кешеләр бик нык үзгәрә икән ул. Тышкы кыяфәтем үзгәрмәсә дә, эчке дөньям бөтенләй башка: үземне зур кеше сыман хис итәм. Гашыйк булу ул үзе бер могҗиза икән. «Мин гашыйк!» – дип бар җиһанга кычкырасым килә. Мәхәббәт тулы шигырьләрем күңелдән ташып чыга. Соңрак мәктәптәге күп кызларның аңа гашыйк икәнен белгәч, кәефем төште. Ә инде яшь укытучыларның да ул дип янып йөрүе бөтенләй шаккаттырды. Әнвәр Маратович белән Алсу Ринатовна очрашып йөриләр, янәсе. Мәктәптә Алсу Ринатовнадан да усалрак кеше юктыр, мөгаен. Аннан миңа да еш кына эләккәләде. Ул ачулана башласа, миннән дә тәрбиясезрәк бала күрмәгәне булмаганы ачыклана. Шундый мөлаем, тыныч холыклы Әнвәр Маратович әлеге еланда ни тапканын аңлап бетерә алмыйм...
Уку елы башыннан ук чыгарылыш имтиханнырына ныклап әзерләнә башладым. Әнвәр Маратович та тарих фәненнән булышырга каршы килмәде. Атнага бер тапкыр өстәмә дәресләр ала башладым. Аның белән икәүдән-икәү генә калу бер әкияти дөньяга тиң иде. Без тарих турында гына сөйләшеп калмыйча, башка темаларга да кереп китәбез. Әнвәр Маратович күпкырлы кеше буларак, теләсә нинди теманы күтәреп алып уен-көлкегә әйләндерә иде. Мин аңа ошыйсы килү теләге белән яндым. Ә ул хәтта күзләремә дә күтәрелеп карамый. Ә мин аннан күзне дә ала алмыйм. Кайчагында миңа безнең арада нәрсә дә булса була алыр иде, дигән уйлар килә, җиде ел аерма күпмени инде ул? Безгә бит бернәрсә дә комачауламый, мин мәктәпне, аннары институтны тәмамлагач, без, өйләнешеп, бәхетле гаилә булып яши алыр идек. Кыскасы, һәрвакыттагыча, үземнең чиксез, бай фантазиямә рәхмәт кенә әйтәсе кала. Мин хыялга бирелгәндә, бөек язучылар бер читтә торсын...
Шулай берчак, юк сәбәпне бар итеп, Әнвәр Маратович кабинетына юл тоттым. Ишек төбенә килеп җиткәч, туктап, чәчләремне рәтләдем, «мин сезгә китапларыгызны керттем», – дип әйтергә әзерләнеп, уй-фикерләремне туплап, кабинет ишеген ачып җибәрдем. Ә анда... Өнемме бу, төшемме?.. Алсу Ринатовна Әнвәр Маратовичның муенына асылынган, үбешәләр иде бугай, ялгышмасам... Күз алларым караңгыланды... Башларым әйләнеп китте... Кулымдагы китапларым шап итеп идәнгә төшкәч кенә, пар күгәрченнәр миңа игътибар итте. Мин алга-артка карамыйча урамга чыгып чаптым. Ишегалдындагы таганга утырып әрнеп еладым. Шулкадәр авыр булганы юк иде әле. Ничек кенә авыр булса да, Әнвәр Маратовичның ирекле кеше, күңеле теләгән кеше белән очраша ала икәнен аңлый идем.
Шул көннән башлап аек акыл белән яшәргә өйрәнә башладым. Хисләремне бераз йөгәнләргә тырышсам да, барыбер күңелем Әнвәр Маратовичта иде. Хәтта ул да үзен башкача тоткан кебек тоелды. Өстәмә дәрес вакытында да сирәк елмая-көлә башлады. Күзләре бик моңсу иде. Минем алда үзен гаепле бала кебек тотты.

Дүртенче бүлек
Көн артыннан көн үтте, Яңа ел бәйрәменә дә әзерлек башланды. Без, чыгарылыш класс укучылары буларак, бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы идек. Шуңа күрә хисләргә бирелеп утырырга бер генә дә буш вакыт юк...
Күптән көтелгән Яңа ел кичәсе дә башланып китте. Ирексездән, күзләрем белән Әнвәр Маратовичны эзләдем. Аны тапмагач, бераз кәефем дә кырылды. Ләкин көне андый түгел, бәйрәм рухы кабат үз дулкынына алып кереп китте. Минем чыгыш ясау вакыты да килеп җитте. «Сагышларны таратырга, / Мәңгегә яратырга...» Мин җырлаганда залга Әнвәр Маратович килеп керде. Каушаудан чак җырымны өзмәдем. Аннары аның монда булуына шатланып, җырымны югары ноталарда тәмамладым. Алкышларга күмделәр.
Көчле дулкынлануданмы, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, белмим, минем бик нык су эчәсем килде. Коридорга йөгереп чыктым. Һәм кинәт каршымда Әнвәр Маратович пәйда булгач, әллә нишләп киттем.
– Мәрьям, кая ашыгасың, кил әле якынрак, сөйләшик, – дип дәшкәч, каршы килмәдем. – Мәрьям, син бүген тагын да чибәрләнеп киткәнсең димме соң? Син бик матур җырлыйсың да икән әле!..
– Рәхмәт, Әнвәр Маратович.
– Кәефең юк кебек. Ни булды? Юлыңны бүлдем, ахры?
– Минем бик нык су эчәсем килгән иде, бик нык сусадым.
– Әйдә, кабинетка уз, миндә су бар, – дип, юл биреп үткәрде мине. Стаканга су салып биргәндә, никтер кулының калтыравына игътибар иттем.
– Рәхмәт, Әнвәр Маратович. Сез мине коткардыгыз.
– Бик матур кичә әзерләгәнсез. Кызганыч, бераз соңга калу сәбәпле, күп әйберләрне күрми калдым. Ярый, синең җырыңа өлгердем әле, – дип елмайды. Сүзсез генә башымны идем. Әнвәр Маратович бераз тынып торганнан соң, тамак кырып кабат сүз башлады:
– Мәрьям, мин инде күптән синең белән бу хакта сөйләшергә җыена идем... – Ул никтер борчулы күренде, аны бер дә болай күргәнем юк иде. Шуңа күрә үземне ничек тотарга да белмәдем.
– Мәрьям, исеңдәме, син минем кабинетка кергәндә без... Хм... Алсу Ринатовна белән бергә идек...
– Әйе, исемдә. Ләкин хәзер сүз нигә ул хакта? Мин берни дә аңламыйм...
– Мәрьям, белеп тор, Алсу белән берни дә булмады һәм булмаячак... Ул үзе минем муенга сарылды...
– Әнвәр Маратович, миңа барыбер... Сез ирекле кеше, теләгән кешегезне ярата аласыз, минем анда эшем юк... Алсу Ринатовна белән сез бер-берегезгә туры киләсез... – дип кызып киткәнемне сизми дә калдым.
– Мәрьям, син ник шулай дорфа сөйләшәсең? Димәк, юкка гына бу сүзне башладым булып чыга инде... Уф... Ничек башларга соң... Үземне укытучыларча тотмаганым өчен гафу итәрсең дип уйлыйм...  
Ул әрле-бирле йөрергә тотынды, аннары бераз тынычлана төшеп:
– Ә хәзер мине бүлдермичә тыңла... Мәрьям... Мин яратам сине! Әйе, шулай... Мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым... – дип әйтеп салды. – Әйе, әйе... Беренче дәресемне бүгенгедәй хәтерлим, аннары исеңдәме?.. Айгөллләрнең өйләре янында очраштык. Мин – синең укытучың, болай сөйләшергә, бәлки, хакым да юктыр, ләкин җавапсыз мәхәббәт утында яна алмыйм... Моңарчы хисләремне күрсәтмичә, тыеп яшәдем, укытучы буларак, хакым юк төсле тоелды... Ләкин йөрәккә әмер биреп булмый икән шул... Артыгын әйтеп ташласам, гафу ит мине, Мәрьям... – дип, кулларымнан тотты. Аның кайнар сулышын тойдым, күзләр очрашты... иреннәр... Гомеремдә беренче тапкыр үземне бик бәхетле тойдым.
Әнвәр Маратович белән булган мизгелләрнең беркайчан да бетмәвен теләдем мин. Аннары аңыма килгәндәй, кулларыннан ычкынып, коридор буйлап йөгердем.
Кич өйгә кайткач әни дә миндәге сәерлеккә гаҗәпләнде бугай. Әлеге халәттә үзеңне башкача тоту мөмкин дә түгел. «Киләчәктә ул мәхәббәтен аңлатачак әле сиңа», – дисәләр, мәңге ышанмас идем. Әле ахыргача ышанып бетә алмыйм, уянып китәрмен дә, бар да юкка чыгар төсле тоелды.
Яңа ел каникуллары матур гына башланып китте. Өйдә утыру, өйгә эшләр булмау ошаса да, ул бик тиз ялкытты. Яңа ел кичәсе турында уйлый-уйлый, башларым авыртып бетте. Эчемне кемгә дә булса бушатырга кирәк, юкса шартлыйм дигән уйлар белән Айгөлгә юнәлдем. Моңа кадәр барлык серләремне дә аңлый иде, бу юлы да киңәш бирер төсле тоелды.
Уйлана-уйлана Айгөлнең подъезды төбенә килеп җиткәнне сизми дә калганмын. «Мәрям, исәнме!» – дигән тавышка сискәнеп киттем. Каршымда Әнвәр Маратович үзе басып тормасынмы! Күзләрем шар булды, ни әйтергә дә белмәдем, ә ул исә берни булмагандай:
– Хәлләрең ничек? Укулар булмагач, күргән дә юк сине, – дип, сүзен дәвам итте.
– Исәнмесез!
– Мәрьям, сине рәнҗеткән булсам, гафу ит, – дип башын иде дә, җавап та көтмичә, – теге көнне мин үземне бигүк дөрес тотмадым, ахры... сиңа кагылырга хакым юк иде… Ни сорасаң, шуны эшли алам... Рәнҗеткән булсам хәтта эштән дә китә алам…
– Сез нәрсә… Бар да яхшы... Үзегезне корбан итәрлек  берни дә эшләмәдегез бит… Әйдәгез бу бер җүләрлек булып кына калсын да, барысын да онытыйк.
– Ярар, ихтыярың, шулай булсын... Онытыйк... – дип елмаерга тырышты.
Ә мин дәшмәдем, ул берни дә булмагандай юлын дәвам итте. Ә минем артыннан йөгереп барып кочасым, мәхәббәтемне аңлатасым килде...
Айгөлгә кереп тә тормыйча, өйгә таба атладым. Әкрен генә төшкән кар бөртекләренә соклана-соклана кайттым. Кар бөртегенә әйләнеп күктә бөтерелеп очасым килде. Күңелемдәге таш эреп, кабат күбәләкләргә әверелде. Шушы көннән башлап Әнвәр Маратович турында уйламаска үз-үземә сүз бирдем.

Бишенче бүлек
Бу хәлләрдән соң күп тә үтмәде, сыйныфташым Рәшит минем янда бөтерелә башлады. Элегрәк мин аны ошатып та йөргән идем әле. Балалык мәхәббәте иде ул.
Соңрак ара-тирә өйгә дә озаткалый башлады, сирәк кенә булса да кинога да чакыргалады. Аңа ничектер исем китми иде. Дус буларак аралашып-сөйләшеп йөри бирдек. Көннәрдән бер көнне миңа багышлап шигырь сөйләгәч, һушым китте. Шагыйрь диярсең.
Күпләр безне бик матур пар итеп күрде. Айгөл минем өчен куанып бетә алмады. Әни дә беркөн мине аның белән күргәч:
– Кызым, әллә Рәшит белән очрашып йөрисезме? Бик яхшы... Әйбәт, тәрбияле малай, – дип хуплагандай итте.
Бер көнне Рәшит белән паркта йөрергә чыктык. Ул шундый шәп тел остасы икән! Бала чагында булган кызык хәлләрне сөйләп көлдерде, алдагы планнары, әти-әнисе, туганнары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Көлешә-көлешә барганда, каршыбызда кулга-кул тотынышкан Әнвәр Маратович белән Алсу Ринатовна пәйда булмасынмы! Бәхетле елмаюлары күңелемне кытыклады.
– О, укучылар, исәнмесез! Нинди шәп көн бүген! Без дә менә Әнвәр Маратович белән йөрергә чыктык әле, – дип чыркылдады Алсу Ринатовна.
Әнвәр Маратович берни дәшмәде.
– О, нинди матур пар! – дип дәште Рәшит тә. Аның яшь укытучылар белән бер дәрәҗәдә сөйләшә торган гадәте бар иде. Укытучыларга аның бу гадәте ошый булса кирәк, моңа кадәр беркемнең дә кисәтү ясаганы булмады, киресенчә, ул аларның яраткан укучыларына әверелде.
– Әйе, Рәшит, син әйтмәсәң дә беләм! Сез дә бездән калышмыйсыз, – дип төрттерде Алсу Ринатовна. – Мәрьям генә никтер бик моңсу. Син кая карыйсың, Рәшит, тиз арада чарасын күр, – дип мәкерле елмайды.
Әйтерсең лә каршымда юха елан тора. Никтер күралмый идем мин бу Алсуны!
– Рәшит, әйдә өйгә кайтыйк әле, башыма капты.
– Әйе, әйдә озатып куям.
Гадәттәгечә подъезд төбенә кайтып җиткәч, кереп китү ягын карадым. Рәшит, кертмәскә тырышып, каршыма төште.
– Мәрьям, ашыкма әле. Сиңа әйтәсе сүзем бар, – дип туктатты. – Мәрьям, мин яратам сине!.. Син бик чибәр, мөлаем, акыллы кыз. Якыннанрак дус булуга каршы түгелдер бит?
Аннан мондый сүзләр көтмәгән идем. Аяз көнне яшен суккандай яңгырады ул. Шул мизгелдә акылым аек булса, «юк» дип җавап биргән булыр идем. Чынлыкта мин бит аны яратмыйм. Ләкин мин «ярар», дидем. Әлеге сүзем белән Әнвәр Маратовичка үч итәсем килдеме, әллә башка кызлар кебек егетле буласым килдеме, белмим...
Бу мизгелдә җир йөзендә Рәшиттән дә бәхетлерәк кеше юк иде. Нинди генә матур сүзләр әйтмәде, кулына да күтәрде, аннары сүзләрен пичәтләп, иреннәремнән үпте. Әнвәр Маратович белән үбешү күпкә ләззәтлерәк иде... Шул мизгелдә, ничек кенә онытырга тырышсам да, ничек кенә хисләремнән качарга омтылсам да, йөрәгем белән һаман да аны яратуымны аңладым.
Шушы көннән без Рәшит белән очрашып йөри башладык. Ул миңа багышлап шигырьләр яза, чәчәкләр алып килә. Көне буе гел янымда чуалуы кайвакыт туйдырса да, дәшмим. Безгә сокланалар, матур пар, диләр. Дуслашып йөрүебезгә дә ике ай вакыт үтеп киткән. Рәшит әкренләп безнең өйдә кунак кына түгел, ә гаилә кешесе кебек йөри башлады. Әни белән борчаклары пешә. Кайчак Рәшитне бөтенләй күрәсем дә килмәгән чаклар була. Ул гел минем кәефемне күтәреп, барлык теләкләремне үтәп йөри. Минем өчен утка да суга да керергә әзер булуы бераз борчый да. Мин бит аны яратмыйм, ә үзем хисләреннән кулланам, көләм кебек тоелды. Әнвәр Маратович гел уйларымда бөтерелә, төшләремә дә кергәли. Ни генә булса да, бар да онытылыр, бар да яхшы булыр дип яшәвемне дәвам итәм.
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар