Логотип
Проза

Туй күлмәге

Хикәя 

Хикәя 

 

...Табигать яз каршылый. Ап-ак кышлар төсен саклап үскән нәфис ак каеннар бөреле шәлләрен назлы җилгә туздырып, кояшны сәламли. Кайберләренең чуклы алкаларыннан яшь тамчыларыдай көмеш тәңкәләр сибелә. Тирә-якта ниндидер илаһи хозурлык тантана итә... Әнә Мансур белән хыялларга батып көзне каршылаган урман акланы серле матурлык кочагында. Челтәр кар пәрдәсен ачып, бармак очларына гына басып, ак күлмәкле нәни умырзая кызлары кояшка үрелгәннәр. 

...Миләүшә бермәл шушы хыялый язның илаһилыгыннан онытылып торды. Аның күңеле тулды. Кинәт башы әйләнеп, косасы килә башлады. Итек кунычларыннан кергән кар эреп, аякларын әрнетте. Тәне кинәт кенә өшеп китеп, ул калтырана башлады. Юк, табигать үзенең яшел яшьлеген каршылаганда , мин үземнең хәсрәтемне сөйләп, аның ямен җибәрергә тиеш түгел, дип уйлап куйды Миләүшә. Ашыга-ашыга аклан уртасына таба атлады. Исәнме, умырзаялар иле! Исәнме, матурлык мизгеле! 

Ул онытылып тирә-якка озак кына карап торды да сагышланып җырлап җибәрде: 

Тойгылар күшегеп оеды – 

Оныттың дөньяда мин барын. 

Кояшны күтәреп килсәң дә, 

Соңладың, соңладың, соңладың... 

Умырзаялар боегып кар астына башларын яшергәндәй тоелды Миләүшәгә. 

«Умырзаям син минем, менә шушы төнбоеклар, умырзаялар илендә гөрләтеп туй итәрбез», – дип ничек назлаган идең, Мансур! Гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт хисләрен татыган хыялый табигать баласына күп кирәкмени? Ышандым шул, ышандым да куйдым. Миңа бит тормышта иркәләү күп эләкмәде, Мансур. Җиде юллар үрендә ялгыз тал булып үстем бит мин. Хәзер нишлим, кайларга барып, кемнәрдән киңәш сорыйм?» – дип такмаклый-такмаклый озак елады Миләүшә. 

Хыялларын алдаган Мансурына рәнҗеп, башларын кайларга илтергә белмичә, катып киткән аякларын көчкә сөйрәп, кая барганын үзе дә аңламыйча елый-елый атлады да атлады. Маңгаена төшкән бөдрәләрен рәтләргә дип үрелгән иде, кинәт куллары калын чәч толымына тиеп китте һәм... кызның башына тәвәккәл бер уй килде. «Толымымны муеныма урап, үз-үземне юк итәм дә куям, шуңардан да җиңеле булмас», – дип уйлады унсигезе дә тулып җитмәс бәхетсез җан. Урман ягына борылып, ашыга-ашыга юлын дәвам итте. Башында шомлы уйлар бөтерелде. «Мин... алданган, ташланган килеш, юллар чатында корсак күтәреп калдым. Халык күзенә, дус кызларым, классташларым күзенә ничекләр күренермен? Әткәй белсә, үтерәчәк инде...» Күңеле болганып, каршыдагы агачка сөялде, каргаларның ашыга-ашыга оя коруларын өнсез генә күзәтте Миләүшә. Аннары тәвәккәл бер фикергә килеп, авыл ягына таба китте кыз бала. 

Ул авылга килеп кергәндә күз бәйләнгән иде инде. «Шифа әби» утын кабызып, тәрәзә пәрдәләрен каплап куйган. Миләүшә калтыранган куллары белән җил капканы ачып керде дә, баскычтан күтәрелеп, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп тәрәзә пыяласына чиртте. «И Ходаем, юлларым уңып, бу бәладән коткарса гына ярар иде!» – дип өзгәләнде бәхетсез кыз, үзе өнсез калып әбинең чыгуын көтте. «Кем бар анда?» – дигән тавыш ишетелде. Бу тавыш бер ягымлы, бер җылы, бер җырлы булып тоелды кызга. «Шифа әби, ач әле, бу – мин. Кушкүл авылыннан килдем», – дип чак ишетелерлек итеп эндәште Миләүшә. Әби кештер-кештер килеп ишек келәсен күтәрде. «И балам, Кушкүл бигрәк тискәре як, юллары да йөрерлек түгел, ничекләр генә килеп җитә алдың? Әйдә, кер уңайсызланма, кызым, – дип, Миләүшәнең аркасыннан сөя-сөя өйгә әйдәде. – Мактап кына йөрисең икән – самавырым да кайнады. Өшегәнсеңдер, хәзер бергәләп чәй эчәрбез». Кыз эчкә узу белән, әби табынга тәм-томнарын тезәргә кереште. Миләүшә оялып кына өс киемнәрен салды, әби күрмәгәндә генә билен буып бәйләп куйган шәлен бушайта төште. Аягындагы итекләрен сала алмый озак азапланды. Оекбашлары юеш икәнлеген күргәч, әби таска кайнар су агызды да, Миләүшәнең аякларын тизрәк суга тыктырды. Чәч толымнары биленә кадәр төшкән какча буйлы, зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп үзенә баккан кызны әллә нигә жәлләп куйды «Шифа әби». Кыстый-кыстый җиләк вареньесы, мәтрүшкәле чәй белән сыйлады. «Балам, аягың нык өшегән, кар суы бик салкын була ул, үпкәңә генә суык тимәсә ярар иде», – дип өтәләнә-өтәләнә мич буендагы сандык өстенә урын җәяргә кереште. Үзе акрын гына бу яшь балакайның урынга барып ятуын күзәтеп торды һәм... аңлады әби аның хәлен. «Кызым, сер булмаса әйт инде, нинди йомышлар китерде сине миңа?» – дип йомшак кына сүз кушты ул. Әллә әбинең ягымлы тавышына, әллә инде эченә җылы кереп, күңеле болгануы беткәнгә, әллә әбинең ярдәм итәренә чын күңелдән ышанганга – Миләүшә бер сүз дә әйтә алмады, мендәргә капланып, үксеп-үксеп елады да елады. Бераз тынычлана төшкәч: «И Шифа әбекәем! Мин алдандым бит, авырым бар, зинһарлар ярдәм итсәңче! – дип урыныннан сикереп торды да тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итте. – Сине элегрәк больницада эшләгәнсең дип ишеткән идем...» – Үзе иңенә төшкән толымнарын бер үрде, бер сүтте. Өмет тулы хәсрәтле күзләрен әбигә төбәп тынып калды. Кызның агарынган йөзенә карап торды да әби: «Кызым, Кушкүлнең кем кызы соң син?» – дип сорап куйды. «Тегермәнче усал Йосыфгәрәй кызы мин, әби. Ишеткәнегез дә бардыр әле», – диде Миләүшә. «И-и-и, алай булгач син Әкълимә кызы буласың инде», – диде әби, ниндидер эчке бер җылылык бөркеп. «Әйе, әйе, әбекәем, Әкълимә кызы мин, әллә әниемне белә идегезме?» – дип әбинең әнкәсе турында ни дә булса сөйләвен көтте кыз. «Беләм, беләм, кызым», – дип, авыр сулап күз яшьләрен яулык очына сөртте әби. Үзе «И язмыш, язмыш!..» дип кабатлады. 

– Өйдәгеләр беләме соң синең ни хәлдә икәнне, балам? – дип сорады «Шифа әби». 

– Юк, беркем белми. Мин анда башка беркайчан да кайтмаячакмын! – дип җавап бирде кыз. 

«Шифа әби» кызның аркасыннан сөеп: «Син, балам, әнкәңнең хатасын кабатлама, яме. Ходай үзеңә сабырлыклар бирсен, – дип, акрын гына кызның биленә бәйләнгән шәлен чишеп, карават башына элде. – Тәвәкәллә, кызым, ничек тә яшәрбез әле, Ходай җан биргәнгә юнь бирер. Миңа да күңеллерәк булыр яшәве». Өметләре берьюлы чәлпәрәмә килгән кызны шулай юатты әби. 

Әнә шул көннән башлап Миләүшә «Шифа әби» янында яшәргә калды... Табигать төрле киемнәргә киенеп, җиргә көз аяк басканда Миләүшәнең кызы туды. Дөньяга туган бу җан иясе әйтерсең лә табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыйган: пешкән чиядәй кечкенә авызлы, кыңгырау чәчәкләредәй зәңгәр күзле, шалкандай ап-ак йөзле, карлыгач канатларыдай кыйгач кашлы. Ул «Шифа әби»нең шатланулары! Гомерендә бала бакмаган әбинең яшәреп китүләрен күрсәгез! Беренче тапкыр баланы баланы кулына алганда түбәсенең күкләргә тиюләре! Әбиебезгә канатлар куйдылар диярсең, сабыйны кулыннан да  төшермәде. Кызчыкның да теле «нәнәй» дип ачылды. Нәнәйле, әниле Гөлназ ай үсәсен көн үсте. Кызына бер яшь тулгач, Миләүшә шәһәргә китеп урнашты. Ул бер эштән дә тартынмады, фабрикада ирләр киеме тегә торган цехта эшләде, ә Гөлназны бакчага йөртте. Тулай торактагы бүлмәдәшләре дә унсигезе күптән түгел тулган яшь ананы читкә типмәделәр, күңел тарлыгы күрсәтеп зарланышып йөрмәделәр, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Ятимлек кичермәде Гөлназ. Үсә төшкәч, язга чыгу белән «нәнә»сенә – «Шифа әбекәй»гә кайтып, җәй буе ял итте... 

...Бүген инде менә Гөлназны сөйгән егетен алып килеп әнисе белән таныштырырга тиеш. Әй бу гомер дигәнең кай арада гына үтеп өлгергән соң? Ул кургаштай авыр минутлы көннәрен, елларын исенә төшереп, өшеп киткәндәй булды. Юк, бүгенге шатлыклы көндә күңелсезлекләрне хәтерләп җанны таламаска кирәк! Гөлназы бәхетле булырга, икеләтә бәхетле булырга тиеш аның. Тик нигә соң әле бүген күңеле, җаны шулкадәр ярсый? Хәерлегә булсын... 

Миләүшәнең тынгысыз уйларын бүлеп, кыңгырау шалтырады. Гөлназы күбәләктәй генә өерелеп барып ишек ачты. «Әнием, таныш булыгыз, монысы минем Дамирым, – дип егете белән таныштырды. – Монысы аның әтисе – Мансур!..» 

Яшьләр бөтерелеп, көлешә-көлешә кереп китте. Тик ишек төбендәге ир кеше генә кадаклап куйгандай кузгалмыйча Миләүшәгә карап тора бирде. Миләүшәне кайдадыр күргәне бар кебек тоелды аңа, тик кайда икәнлеген исенә дә төшерә алмый, ни үзе сүз дә әйтә алмый таш кебек каткан да калган. 

Таныды аны Миләүшә, кызы исемен атап әйтмәсә дә, шунда ук таныган булыр иде. «Мансур, син нигә минем язмышымнан икенче тапкыр көләргә, үз балаңның кулын сорап килергә булдың? Бер язмыштан ике тапкыр көлергә ярыймыни?» 

Алар өнсез калып, бер-берсенә текәлделәр. Авызларыннан сүз чыкмады, тик карашлары гына күпне сөйли иде. 

Миләүшә: Мансур, син бит бу! 

Мансур: Әйе, мин. Кайда күрдем соң мин сезне? Күзләрегез шундый таныш... 

Миләүшә: Таныш күзләр... Танымассың, әлбәттә. Күпме еллар үтте. Кушкүл авылының унҗиде яшьлек хыялый кызы хәтерендә калмагандыр шул. Алданган, ташланган кызы. Син бит бүген шул алданган кызның баласын кодалап килгәнсең!.. 

Өнсез калган әти-әниләрен күреп, яшьләр сагая төште. Алар аптырашып бер-берсенә карашып куйдылар да, яңадан көлешә-көлешә табын янында бөтерелештеләр. Ә ир белән хатын, бу дөньяның олы мәшәкатьләрен онытып, хәтер дөньясына тагын сәфәр тотты, карашлары аша бер-берсенә меңләгән сорау биреште... 

Миләүшә: Мансур, исеңдәме, кичке уенда тәүге тапкыр очрашуыбыз, бер-беребезгә үлеп гашыйк булып, хыяллар дөньясында киләчәккә бәхет сарайлары төзүебез. Серле урман, моңлы аклан... 

Мансур: Серле урман, нурлы аклан, урманчының ак өе... Әйе, хәтерлим бугай... Ә калганы онытылган... 

Миләүшә: Шулайдыр инде... Унҗиде яшьлек табигать баласына вәгъдәләр бирә-бирә, аны бәхетсезлектә калдырып, хыялларын яндырып ташлап китү сиңа әлләни булмагандыр шул. 

Мансур: Мин бит хәтта синең исемеңне дә онытканмын, кичер!.. Аннары без бит ир затыннан, ирләр бит без! 

Миләүшә: Кичерүемне сорыйсың. Гомеремдә дә кичерәсем юк. Син хәтта минем исемемне дә оныткансың. Ә мин хыялый бер бала, синең исемеңне каен тузларына язып көттем. Һәр каен кәүсәсендә синең исемең язылган, шуларны үбә-үбә килереңне көттем бит мин... Авырга калганымны белгәч, туган нигеземне ташлап киттем, ничә еллар буена анда кайтырга оялып яшәдем. Ә син кичер дисең... 

Алар карашлары белән шулай аңлашты. Тик ир кешенең сабырлыгы сына төште бугай: «Миләүшә, әллә Гөлназ минем баламмы?» – дип курка төшеп сорап куйды. 

–  Әйе, Мансур, синең кызың. 

– Булмас, Миләүшә. Ничә тапкыр өйләнеп, минем бит балам булмады. 

– Ә улың? 

– Зинһар, акрынрак. Дамир ишетә күрмәсен!.. Моннан сигез ай элек хатынымны җирләдем. Бөтен сөенечем, бөтен байлыгым менә шушы улым – аның баласы. Мин аңа балалы килеш өйләндем, сабыена бер генә яшь иде. 

–Бу турыда улың беләме соң? 

– Аллам сакласын! Берүкләр генә белә күрмәсен! Ул мине бик ихтирам итә. 

– Ә минем кызым өчен син күптән үлгәнсең инде. Ул шуңа күнеккән. Минем өчен дә син чит кешесең. Бәгырьсез, хыянәтче, ялганчы син. Минем күз яшьләрем, минем нәфрәтләрем сине бала атасы булудан мәхрүм иткән. Табигать бәгырьсез кешеләргә мәрхәмәтсез ул, барыбер син тормышта үзеңә тиешлесен алгансың! 

– И Миләүшә, тиярен мин тулысынча алдым, күрәчәгемне күрдем. Әйдә, балаларыбыз язмышын бозмыйк, бәхетнең нигезе мәхәббәт бит. Кагылмыйк аларның бәхетенә, сабыр булыйк, Миләүшә. 

– Мин туй күлмәге кия алмагандай, кызым Гөлназ да туй күлмәге кимәячәк, Мансур! 

Ярсыган, үкенечләре, үткәндәге әрнүләре тулышкан хатынның яңаклары буйлап әче күз яшьләре акты. Яшен яшьнәп, коеп яңгыр ява башлады. Дөбер-шатыр күк күкрәп, икесенең дә йөзен яшен яктысы телгәләде. Чигәләренә чал чирткән,  битләрендәге еллар камчысы эзләре калган урта яшьләрдәге ир сак кына үрелеп хатынның күз яшьләрен сөртте, чәчләреннән сыйпады. Анысы да бераз тынычлана төште бугай. Ниндидер бер тәвәккәл карарга килеп, үз-үзен кулга алды һәм, берни булмагандай, кунакны өйгә чакырды. Әти-әниләрен көтеп гаҗиз булган балалар, табын артында кысташа-кысташа бер-берсен сыйлашып утыралар. Ир белән хатынның икесе дә сискәнеп китте һәм бер-берсенә сораулы караш ташлап, башларын иеп табын янына килде. Акыллы хатын ягымлы елмаеп, кунакларны хөрмәт итәргә кереште.Тик шифоньерга эленгән ак туй күлмәге генә бер Мансурга, бер Миләүшәгә рәнҗүле караш төбәп, сүзсез генә үксеп елаган шикелле тоелды бу минутларда.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар