Логотип
Проза

Туган баеса

(хикәя)


(хикәя)


Заманалар үзгәргәч, сыйныф тигезсезлеге гомерлек дуслар арасына гына түгел, ә якын туганнар арасындагы мөнәсәбәтләргә дә үтеп кереп, үзенең кара эшен эшләр дип кем уена китерә ала икән? Гөлфая белән Дәлилә, туганнан туган апалы-сеңелле кардәшләр бер шәһәрдә туып, бергә уйнап үстеләр. Икесе дә бер төрле диярлек тәрбия алды. Мәхәббәт яшькә карамый – башта унҗиде яшьлек Дәлилә үзеннән бераз гына олырак Ильяска тормышка чыкты. Аннары, күп тә тормады Гөлфая үз тиңен – Расихын тапты. Ике гаиләдә дә икешәр бала туды. Туган көн булсынмы, яңа елмы, һәр бәйрәмне туганнар җыелышып билгеләделәр. Акча җитмәгәндә бер-берсенә бурычка керделәр. Балаларга күз-колак кирәк булганда да бер-берсендә калдырдылар. Бергәләп урманда “тазалык сукмагында” йөгерделәр, чаңгыда шудылар. Һәр туганның тормышында да, күңелендә дә икенчесе өчен һәрчак киң урын бар иде. Ике гаилә үзара аркан бавыдай калын җепләр белән бәйләнгән һәм бу җеп беркайчан да өзелмәс кебек иде. Бер яктан ике гаиләне көчле туганлык җепләре бәйләп торса, икенчедән алар барысы да тигез, гади тормышлы иделәр. Ике гаилә дә хөкүмәт биргән фатирда яши. Ике гаилә дә тыйнак кына “жигули”да йөреп ята. Дүртесе дә эшче-крәстиән сыйныфыннан ерак китмәгән. Дүртесе дә, әз-мәз алган хезмәт хакына кинәнеп, завод-фабрикада тир түктеләр. Бер җайга салынган тормыш шулай тигез генә барыр кебек иде. Юк шул! Үзгәртеп корулар заманы башлангач, бу реформаларның асылы кору түгел, ә төптән җимерү икәнлеген күпләр аңламады. Җәмгыять җимерелү белән, элекке тормыш кыйммәтләре юкка чыкты. Еллар буена төзелгән үзара мөнәсәбәтләр таркалды. Күпләр эшсез, фатирсыз, гаиләсез калды. Бу авыр чорны да ике гаилә бергәләп кичерә алдылар. Эшсез калган Ильясны Расих үз янына эшкә алды. Хезмәт урынын югалткан Дәлилә Гөлфая аша эшле булды. Айлар буена хезмәт хакы тоткарланганда бер-берсенә бурычка биреп тордылар. Бүлешерлек уртак шатлыклары, кайгылары бар иде. Олыгая барган ата-аналарын югалту хәсрәтен күмәкләп күтәрү дә җиңелрәк булды. Зур эшләрне җыелышып, өмәләп башкардылар. Тормыш бер рәткә керә башлагач, Дәлилә белән Ильяс шәһәрдән ерак булмаган авылда җир кишәрлеге сатып алдылар. Ике гаилә анда күмәкләп эшләделәр, үстергән уңышны да тигез бүлделәр. Хуҗалар өй салырга уйлагач, нигезне дә өмә җыеп бергә салдылар, йортны да бергә күтәрделәр. Үзара киңәш итешеп, туган терәге тоеп яшәү барысына да җиңел иде, әлбәттә.
Сизелмичә бер-бер артлы еллар үтә торды. Балалар үсеп аякка бастылар. Гөлфая белән Расих, кайчандыр хөкүмәт биргән ике бүлмәле фатирларына шөкер итеп, шунда гомер иттеләр. Эшләп алган тыйнак кына хезмәт хакларыннан башка бүтән керемнәре булмагач, аякларын юрганнарына карап суздылар. Шулай да балаларына югары белем бирергә тырыштылар. Ә Дәлилә белән Ильяс һаман да бар көчләрен, вакытларын авылдагы йортны төзүгә бирделәр. Борыстан төзелгән уртача йорт янына кирпечтән янкорма өстәлде. Шәһәргә якын гына урнашкан бу авылда хәлле “яңа урыслар, яңа татарлар” берсеннән-берсе биек йортлар сала башлагач, кечкенә генә сала “байлар сабасына” әйләнде. Байның эше фәрман белән – тиз арада ике-өч катлы йортлар калкып чыкты. Үзләрен уратып алган күрше байлардан калышмас өчен, Ильяс белән Дәлилә йортларына икенче кат өстәп төзи башладылар. Ата-аналарының фатирын сатканнан кергән акча бик урынлы булды. Гөлфая белән Расих, ике улларын ияртеп, еш кына килеп булыштылар. Эшне бер башлап җибәрү генә, аннан ул үзе китә дигәндәй, берничә елдан күмәк тырышлык белән Дәлиләләрнең менә дигән йорты төзелде. Бу гына Ильяска әз күренде – ул төп йорт янына тагын бер янкорма төзи башлады. Акчаның керер җирләре бар иде: Дәлилә ягыннан туганнан туган ялгыз апасы, абзыйсы йортларын, фатирларын, Ильяс ягыннан ата-анасы фатирларын аларга язып калдырдылар. Кешедән кәм булмас өчен Дәлилә белән Ильяс бассейнлы зур гына мунча төзи башладылар. Тауга карап тау булалмассың, ди халык әйтеме. Ә байлар арасында яшәгән Ильяс белән Дәлилә байларча яшәргә тырыштылар. Бер-ике тапкыр чит илгә ялга барып кайттылар. Машиналарын алыштырдылар. Йөзем йөземгә карап карая дигәндәй, күңелләренә көнчеллек чире йокканын алар үзләре дә сизмәделәр, ахры. Каршыдагы өч катлы таш йортта ит белән сату-алу иткән сәүдәгәр мул тормышта типтереп яши. Аның белән рәттән зур, иркен өйдә җылы урында хезмәт куйган олы гына түрә яши. Хезмәтче тота. Уң як кулдагы биек йортта кайда, кем булып эшләгәне, ничек акча сукканы билгесез яшь бер ир-ат яши. Ел саен хатын алыштыра. Дәлиләләрдән сул як кулдагы ике катлы йортта да нинди ысул белән баеганы билгесез “төнлә туган” караңгы чырайлы бер адәм күренгәли. Шунысы гына билгеле – бүре чебен аулап маташмый! Чит кеше күзе төшмәслек биек коймалар уратып алынган бу йорт хуҗалары үзара әллә ни аралашмыйлар. Һәркемнең үзенә генә билгеле дөньясы, үз тормышы. Шулай да Дәлилә күршеләренең һәрберсе белән танышып чыкты. Аның да мул тормышлы күршеләре белән бер тигезлеккә менәсе бик тә килә иде, әлбәттә. Тормышта ниндидер биеклеккә ирешкән уңышлы кешеләр белән аралашасы килә иде. Үз-үзенә каршы килеп булса да, Дәлилә күршеләрен үтереп мактады, ачыктан-ачык ялагайланды. Тырыша торгач, хәтта бер-ике күршесе белән дуслашуга да ирештеләр Дәлилә һәм Ильяс. Ә калган күршеләре, үткәндә-сүткәндә баш кагып исәнләшеп узсалар да, Дәлилә белән Ильясны үзләренә бик якын җибәрмәделәр. “Яңа татарлардан” калышмаска тырышса да, Дәлилә, әлбәттә, аларны куып җитә алмады. Күршеләр арасындагы аерма сизелерлек зур иде. Шулай да яшәгән мохит тә кешене үзенчә тәрбияләмичә, үзенчә үзгәртмичә калмый. Үзләре сиздеме-юкмы, Ильяс белән Дәлилә дә үзгәрделәр. Корсак үстереп җибәргән Ильясның тавышы бөердән чыга башлады. Дәлилә дә гади тормышлы туганнары алдында һавалануын яшерә алмады. Гөлфая белән Расих, әлбәттә, туганнарының уңышына сөенеп бетә алмадылар. Тик туганнарның үзара мөнәсәбәтләре генә елдан ел үзгәрә барды. Урта хәлле Дәлилә белән Ильяс күңел ачып, ашап эчкәндә бай күршеләре белән бәйрәм иттеләр. Ә Расих белән Гөлфаяны берәр эшкә ярдәм итәргә генә чакырдылар. Тора-бара туганнар ара-тирә, елга бер дигәндәй генә күрешә башладылар. Дәлиләгә туганы Гөлфая белән кызыклы түгел иде. Ни хакында сөйләшсен Дәлилә һәм бу беркатлы, күлмәге белән генә ике катлы Гөлфая? Кайда арзанрак хакка азык-түлек, кием-салым алып була – шул турыдамы? Ә Дәлиләнең чын-чынлап кыйммәтле, зәвыклы нәрсәләр турында фикер алышасы, затлы-зыялы кешеләр белән аралашасы килә – чоры нинди, җыры шундый! Ул үзенең Гөлфаядан бер башка, юк, ике-өч башка үсеп киткәнен яхшы аңлый. Аннары, җитеш тормышлы күршеләре белән аралашкач, ул шуны аңлады – тормышың уңышлы барсын өчен бары тик уңышлы кешеләр белән генә белешергә, дуслашырга кирәк! Гөлфая гына түгел, кайчандыр бик якын тоелган, ләкин бүгенге көндә артта калган дуслар да онытылды. Алар үсәргә теләмәгәнгә яки булдыксыз булганга Дәлилә гаеплемени?! Омтылган − ирешер, омтылмаган − бөрешер! Шашып баеган күршеләре Дәлиләне үз мохитләренә кертмәгән кебек, урта хәлле Дәлилә дә үз дөньясына артык ярлы-ябагайны кертмәскә тырышты. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, янәсе. Ата-аналарыннан, туган-тумачаларыннан калган фатирларны, йортларны сатып, Дәлилә белән Ильяс аякка бастылар: йорт төзеделәр, балаларын куышлы иттеләр. Тик күктән төшкән милекне алар үз көчләре белән тапкан байлык итеп, үзләрен булдыклы итеп күрсәтергә тырыштылар: “Без йорт төзедек, без малайга өй алдык, без кызны фатирлы иттек. Бай килен, бай кияү генә табасы калды...” Әйе, ул яктан аларның бәхетләре бар иде. Ата-аналары, туган-тумачалары аларга ике яктан да милекне өеп калдырдылар. Калын җилкәле күршеләре алдында булдыклы күренер өчен, Дәлилә, әлбәттә, аларга байлыгының каян килгәнен ачып салмады. Хәер, күршеләр арасында кем генә сер капчыгын селкеп сала икән? Бигрәк тә байлар арасында. Эчемдәге тышымда дип яши торган чак түгел. Дәлилә шуны гына белә: ни белән шогылләнсәләр дә, бары тик уңышлы кешеләр белән генә белешергә кирәк! Хәтта бу уңышның төбе-асылы бик шикле яисә куркыныч булса да... Урлаганнар байга, намуслылар хәерчегә әверелде – бу фикер белән Дәлилә килешсә дә килешмәде. Аннары, аның кешедә ни эше бар? Миңа тимәгән елан мең ел яшәсен! Дәлилә шулай санады. Үзеннән түбәннәр белән ваклану Дәлиләгә хәзер төс түгел! Гөлфая кебек үз сазлыгыннан чыгалмаганнар белән аралашып нигә вакытын бушка үткәрсен Дәлилә? Гөлфаядан нинди файда бар?! Файда дигәндә Дәлилә бары тик акчаны гына күз алдында тотмый. Файда ул – кирәкле элемтә булдыру. Түрәләр арасына керә алу. Сүзе үтә торган кирәкле кешеләр белән танышу. Файда ул – бай дуслар булдыру. Фәлән-фәлән таныклы зат белән дусбыз, дигәндә Дәлилә үзе алдында да, башкалар алдында да бер башка үсеп китә. Ә бу файда түгелме? Әйе, Ильяс белән Дәлилә яңа дуслар таптылар, бай мохиттә яшиләр, акча да аларга төрле яктан кереп кенә тора. Дөрес, алар тормышта күп кенә таптылар кебек. Тик нидер табасың – нидер югалтасың. Акча туздырасың, дип бер-берсе белән көн аралаш сугыша язып эләгешкән ир белән хатын ниндидер бик тә асыл тормыш кыйммәтен югалтуларын сизмәделәр, ахры.
Туганын елдан артык күрмәгән Гөлфая беркөн элек бергә төшкән сүрәтләрне карап утырды. Ихлас елмайган ачык йөзләр! Бергә җыелышкан күңелле чаклар! Туганнарның бер-берсенә кирәк вакытлары! Бер-берсе белән тигез чаклары! Дәлиләнең соңгы тапкыр Гөлфая фатирына керүенә дә алты ел тулып киткән! Үзенең дә нәкъ шундый шартларда үскәнен, ничә еллар гомер иткәнен оныткан! “Ничек яшисез монда?” − дип борынын җыерып утырды да ярлылык йокмасын дигәндәй затлы чәшке тунын селкә-селкә какты. Ә Гөлфая бүген Дәлиләне сагынып куйды. Тик әллә кемдәй масайган бүгенге чит Дәлиләне түгел, ә элекке гади күңелле, ачык йөзле туганын үлә язып сагынды. Бүгенге һавалы хатында элекке Дәлилә эреп юкка чыккан, ә бәлки, кем белсен, гәүдәсендәге мимылдап торган май катламнарында күмелеп калган. Шул төптә күмелеп калган элекке алчак күңелле, ярдәмчел Дәлиләне, барлык тискәре сыйфатларыннан юып-тазартып, мин-минлегеннән арындырып, эчтән тышка тартып чыгарасы килде Гөлфаяның. Дәлилә генә элекке Дәлилә булырга теләмәс, теләсә дә булдыра алмас шул инде! Ул бит хәзер шәһәрнең кысан “хрущевка”сында яшәгән эшче хатыны түгел, ә байлар арасында гомер итүче, үз тиңнәре белән генә аралашучы урта хәлле ханым! Гәүдәсен генә түгел, җанын да май басты, ахры, Дәлиләнең. Ике арада шул ук егерме-утыз чакрым, ә туганнарның арасы ераклашканнан ераклаша бара. Туганнар арасына да сыйныф тигезсезлеге керде. Һәм туганлыкны юк чигенә җиткерде. Туганлык белән байлыкны бизмәннең ике ягына салганда байлык җиңеп чыга икән шул, кызганычка. Көнләшерлек бай, көчле күршеләр булганда, вакытында риясыз ярдәм кулы сузган туганнар да, якын дуслар да онытыла икән ул. Һәр мохитнең, һәр замананың үз тормыш кыйммәтләре. Гөлфая белән Расих өчен ул тормыш кыйммәтләре әллә ни үзгәрмәде кебек. Элек тә, хәзер дә балалар, туганнар дип яшиләр. Кем сораса да ярдәм итәргә әзерләр. Кешедән көнләшеп, узыша-узыша мал җыймыйлар. Булганына шөкер итәләр. Замана да аларны, элеп алып селкеп салса да, үзгәртә алмады. Һаман шул ук гади тормышлы, алчак күңелле кешеләр. Һаман да бергәләп урманда “тазалык сукмагында” йөгерәләр, чаңгыда шуалар, театрга йөриләр, китап укыйлар. Кечкенә шатлыкларын зур итеп кабул итәләр. Яшь булсалар да, савап турында онытмыйлар. Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер – әйе, анысы да бар. Гөлфая белән Расихның тормышы җиңел түгел. Хәләл көчен түгеп яшәүчеләрнең тормышы беркайчан да җиңел булмый. Тик акча алар өчен беркайчан да кадер маягы булмады. Алар акчадан да зуррак байлык барлыгын аңлап яшиләр. Иманлы кешегә Ходай юлны үзе күрсәтә дигәннәр. Авырлыкларны бергә җиңү ир белән хатынның арасын якынайта гына бара. Еллар узган саен Расих белән Гөлфаяның гаиләсе ныгый, үсә генә бара. Инде сөенеп оныкларын үстерешәләр.
Ә беркөнне Дәлилә ныклап авырып китте. Табибларга күренеп, диагноз куйганчы шактый гына вакыт үтте. Хатынының чирләп китүе Ильяста кызгану түгел, ә ризасызлык кына уятты, булса кирәк. Айныган арада хатынын теләр-теләмәс кенә табибларга йөртсә дә, караңгы чырайлы ире Дәлиләнең хәле белән юньләп кызыксынмады. Күрше-күлән авыруның хәлен белергә кермәде. Хәл белешү дигән нәрсә ул бит гади кешеләрдә генә бар. Уңышка гына корылган тормышта авыру өчен урын юк. Шунда гына Дәлилә авыртынуы өстенә ялгызлык ачысын да ныклап тойды. Авырганда бер кәлимә җылы сүз, якты караш шул хәтле тансык икән бит! Хәтта дарулардан да ныграк кирәк! Сүз үтерә дә, сүз терелтә дә! Ә Дәлиләнең авыр чакта өметле сүзләр әйтерлек, юатырлык якыны калмаган да бит! Заманында бер-берсе өчен өзелеп торган якын дуслары ничек күп иде! Алар да әллә кая булып беттеләр! Дәлиләләр баегач, туганнар да читләштеләр. Ә бәлки Дәлилә үзе алардан читләштеме? Балалар да үзләренә кирәктә генә киләләр. Ярлы-ябагай кызга өйләнергә рөхсәт итмәгәне өчен улы әнисен гафу итә алмый. Кызының да бәхете юк: һаман кемнедер эзләнә, ә таба алмый. Ятакта яткан Дәлиләнең үз тормышы, үз хәле хакында уйланырлык вакыты күп иде хәзер. Әллә ничек кенә яшәлде. Теләгәненә иреште кебек, ә никтер бер сөенече дә юк. Еллар заяга үтә кебек. Гомере буена тырышты-тырмашты, бөртекләп җыйды, ә ул-бу була калса, барысы да өелә дә кала! Саулык икән бит иң зур байлык! Өшкерергә чакырып китергән әби изге гамәл, савап кебек сүзләр әйтте. Фани дөньяда эшләмәгәнеңне ахирәттә тапмассың, диде. Бүген түрдә, иртәгә гүрдә. Ә Дәлилә үз гомерендә нинди савап кылды? Бу уйлардан аңа кинәт куркыныч булып китте. Дөнья байлыгы түгел, ә иман байлыгы җыяр өчен туганыбызны онытабыз шул, кызганычка. Уйлап карасаң, утырып бер сөйләшерлек, эчне бушатырлык кешесе дә юк икән бит Дәлиләнең! Якыннан якын булырга тиеш Ильясы да күптән чит-ятка әйләнде. Кайчан эчкечегә әверелде соң әле ул? Байлар белән бер табактан ашарга-эчәргә тырышкандамы? Күңел бушлыгын аракы белән тутырып, сәрхүшкә әверелдеме? Дәлилә ният кылды: исән калса, Аллаһы боерса, Ильясын ничек тә коткарырга кирәк ул яшел еланнан! Араларга кирәк! Бәлки әле аларга элеккедәй аңлашып, киңәшеп яши башларга соң түгелдер? Балалар белән дә араны көйләргә кирәк! Әниләре үз кануннарын ничек кенә көчләп такмасын, балаларның үзләренчә яшәргә хакы бар. Күп нәрсәне булдыра торган, яши белгән булдыклы дуслары бар дип санасалар да, чын дуслары юк икән бит аларның! Чирләп киткәч, Дәлилә аларның берсенә дә кирәкми икән! Ярдәм итәм, дип ярдан этәргә торалар. Ә туганнар? Алар да Дәлиләне ташлармы? Җан тартмаса кан тарта бит! Ят – ярлыкамый, үз – үтерми, дия иде мәрхүмә әнисе. Әллә нигә чәпчегән, һаваланган булды Дәлилә туганнары алдында... Менә мин кем, янәсе! Алтының белән мактанма, акылың белән мактан икән бит! Борынын чөйгән абынмый калмас... Үзе баегач, аларның ярлылыгыннан көлгән булды. Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән икәнен онытты. Авыр мәлдә туганнары белән бергә ярдәмләшеп яшәгән чакларын онытты Дәлилә! Гөлфаядан күргән ярдәмнәрне онытты! Шайтаннар арасында фәрештә була алмассың шул. Чит мохиткә яраклашырга, җиде ятларга тиңләшергә тырышты, кем беләндер ярышты Дәлилә, ә үзен үзе югалтканын сизми дә калды. Ә Гөлфая беркемгә дә иярмәде, шундый ук кабатланмас, бердәнбер Гөлфая булып кала алды. Кайчандыр Дәлилә белән Гөлфая аерып алгысыз туганнар, дуслар, сердәшләр иде! Шатлыгын да, кайгысын да бүлешерлек, ярдәмчел якын кешеләре бар иде Дәлиләнең. Туганнарыннан йөз чөереп, аларны үзеннән читләштерде Дәлилә! Ялгышты. Адашкансың икән, чыгу юлын эзлә! Кирәк икән, Дәлилә туганнары алдында тезләнеп гафу сорар! Тик килсеннәр генә, Дәлиләнең ялгызын калдырмасыннар гына иде бу минутта! Кичерергә тиеш алар Дәлиләне, алар кинәчел түгелләр. Читне үз иткәнче, үз туганыңа сыен – соң булса да Дәлилә моны аңлады. Туганнары, дуслары белән тигез чакта, бергә чакта үзен күпкә бәхетле тоя иде түгелме Дәлилә? Димәк, байлык кына кешене бәхетле итә алмый? Барысын да сызып ташлап, яңадан башларга мөмкин булса иде! Тормыш китабындагы хаталарны кызыл хәрефләр белән төзәтеп, яңабаштан яши башларга иде! Акча дип янмаган риясыз, ваемсыз чакларга бер көнгә генә кайтыр өчен бар байлыгын бирер иде Дәлилә! Ильясы белән аңлашып, яратышып яшәгән чакларын кайтарыр өчен! Җанының да, гәүдәсенең дә таза-сәламәт чагын кайтарыр өчен. Эчкерсез туганнарының җылы иңнәрен тояр өчен! Ә бит туганнарын күрергә әле дә соң түгел! Гөлфаяны, Расихны, аларның балаларын ничек юксынганын, туганнарының үзенә ничек җитмәвен Дәлилә бүген генә аңлады. Туганнарның кадерен, аларның иң якын кешеләрең булуын аңлау өчен чирләп алу кирәк икәнмени кешегә?! Җиңеллек тоеп, торып утырган хатын, күптән эзләгән бердәнбер дөрес чара тапкандай, сөенә-сөенә телефоннан Гөлфаяның номерын җыя башлады. Агач тамырдан, кеше дуслык-туганлыктан көч алып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар