Логотип
Проза

​Трамвай көткәндә


(хикәя)

    Көзге күктән туктаусыз яңгыр сибәләгән шыксыз, салкын көндә тукталышта өстенә юка күксел пәлтә, башына ак берет киеп басып торган кыз өши башлады булса кирәк, трамвай киләсе якка башын ешрак боргалады. Тик карлы яңгыр катыш ачы җил ул яктан искәнлектән, аркасы белән борылып басты. Аңардан берничә адымда гына басып торган егеткә дә бик эссе түгел иде кебек. Чыланырга өлгергән аякларын әвеш-түеш китерә-китерә, зур гына зонт астына яшеренеп, бер урында таптанып торды. Кызга йөзен егет ягына гына төбәп торуы ничектер уңайсыз иде. “Йә миңа карый, дип уйлар”, – дип уңайсызланды кыз егет турында. Егетнең дә, кызга караштыргалап алса да, янына килеп, сүз башларга кыюлыгы җитмәде. Үч иткән кебек трамвай да күренмәде. Әйтерсең лә салкын, болытлы бу көннән яшеренеп,  трамвайлар җылы депога качып беткән. Урам аша кара-каршы басып торган светофор утлары да, җәяүлеләрнең хәлен аңлагандай, аптырашып бер-берсенә текәлделәр. Егет кызның бөрешә башлаганын күреп, аны кызганып куйды: “Туңа бит инде!” Зур зонт астында үзенә генә басып торуы ничектер оят кебек иде. Бар кыюлыгын җыеп, егет кыз янына килеп басты да: “Рөхсәт итегез”, – дип, аны зонт астына алды. Кыз, рәхмәт йөзеннән керфекләрен сирпеп, егеткә елмайды. “Нинди нәзакәтле бу егет!” –дип уйлап куйды. “О-о, ул нинди матур!!!” – дип сокланды егет эчтән генә. Зифа буйлы, ягымлы карашлы, берет астыннан күпереп чыккан куе кара чәчле  кыз янында басып торуы шундый рәхәт иде... Ул хәтта аяклары өшегәнен дә онытты. Киресенчә, кыз терсәге белән ялгыш кына аңа кагылып киткәндә аңа хәтта эссе дә булып китте... Трамвай килмәсә ярар иде дигәндәй, алга караштырды. Аны аңлаган кебек, трамвае да күренмәде. Урам аша кара-каршы баскан светофорлар хәйләкәр генә күз кысышып алды. Кызның йөзенә текәлеп карарга кыенсынса да, тирә-якка күз ташлаган булып, кызга урлап кына караштырды. Торган саен,  егеткә кыз таныш кебек тоела башлады. Кайда күргәне бар соң аның бу кызны? Шул ук озын керфекле чем-кара күзләр... Шул ук нечкә, туры борын... Хәтта кызның берет астыннан күренеп торган алсу колак йомшагы да таныш кебек күренде. Кызның үзеннән бик тә таныш, бик тә кадерле нидер бөркелә сыман тоелды. Үзләре дә аңламаган ниндидер сәбәп белән кыз егетне үзенә тартып тора иде. Ваемсыз яшь йөрәкләрдә кинәт очкын кабызган мәхәббәт шулай туамы икән? Кызның күз карашын күрмәмешкә салышса да, егеткә бу ошый иде. “Ничек сүз башлап җибәрергә? – дип газапланды кыз. – Нигә ул үзе башламый?” Ә егет үз чиратында: “Танышырга кирәк. Ничегрәк җайлы булыр икән?” – дип баш ватты. Егет кызга бәйләнчек булып күренүдән курыкты. “Шулай тиз генә өркетерсең дә, танышмас та...” Ә кыз эчтән генә егетнең беренче булып сүз башлавын көтте: “Нигә танышмый ул минем белән? Нәрсә көтә? Димәк, мин аңа ошамадым?” Киң генә җилкәле, дулкынланып торган чәчле, тыныч карашлы зәңгәр күзле егетнең үзенә ошый башлаганын аңлады. Егет, онытылып, кызның йөзенә якыннан карап торды да аны таныды... Бу кыз бит... аның хыялы! Исертерлек назлы сүзләр пышылдап татлы йокыларын алган, иртән иркәләп уяткан, беркемгә дә ачылмыйча күңелендә йөрткән серле хыялы... Хәтта аның кулларының йомшаклыгын да белә... Аның иркә тавышы да егеткә шундый якын... Димәк, бу очрашу очраклы түгел?! Егет,  айныгандай, гаҗәпләнү тулы күзләрен мөлдерәтеп, кызны иңнәреннән тотты да: “Бу син???” Ә берни аңламаган кыз, сәерсенеп, бер адым артына чигенеп куйды. Аның да күзләре чиксез гаҗәпләнү, аптырау, дулкынлану хисе белән тулы иде. “Кем ул? Нигә миңа болай карый? Мин бит аны белмим...” Күңелендә үсә барган тынгысыз дулкынны баса алмады кыз. Беренче күргән, таныш булмаган бу сәер егеткә терәлеп диярлек урам уртасында басып тору кызга килешми кебек тоелды. Әдәп-әхлак бозмаган кызга уңайсыз, оят булып китте. Су чәчрәтеп узып киткән машиналарда утыручылар да, үтеп-сүтеп киткән җәяүлеләр дә аларга бармак төртеп күрсәтәдер кебек иде... Каршы яктагы йортның бу якка чыккан тәрәзәсеннән аларны күзәтәләр сыман... Ул кинәт кенә егет кулларыннан ычкынды да, бер сүз дә әйтмичә, урам аша чыгып йөгерде. Моны һич тә көтмәгән егет аның артыннан талпынып куйды. Китмә... Кая син? Тукта! Эчке тавышы: “Китә бит! Җибәрмә! ” дип сөрән салды. Аптырап калган егет, әллә ни югалткандай, башын түбән иде. “Йөгер артыннан!” – дип куды борчулы хис. Ә акылы туктатты: “Кирәкми. Бәйләнә, дияр”. Кыз белән егет арасына күзгә күренмәгән өченче берәү кысылды. “Эх, миннән башка берни кыла алмыйсыз!” – дип көрсенде өченче берәү аларга карап. Тик бу ни бу?! Юл аркылы чыкканда машина бәреп еккан кыз, аяк-кулларын як-якка ташлап, юлда ята иде... Егет, үз күзләренә ышанмыйча, таш сындай бер мизгел катып торганнан соң, кыз янына ташланды. 
       ...Бер-бер артлы дөбердәп трамвайлар узды. Машиналар елгасы акты. Светофор утлары бер кабынды, бер сүнде, кызаргандай борчулы күзләренә яңгыр тамчылары эленде. Тик светофорның озак еларга хакы юк. Каядыр ашыккан кешеләргә урам аша чыгарга кирәк, тыз-быз чапкан машиналарга, кузгалып, юлларын дәвам итәсе бар – барысына да яшел ут кирәк. Хәрәкәтне туктатырга ярамый. Теле булса, ул һәрбер җәяүлене дә, машиналыны да кат-кат кисәтер иде: “Кешеләр, ашыкмагыз! Гомер җебе бик нечкә!” 
         Ә егет белән кыз бу тукталышта бик озак күренмәделәр. Үзәкләргә үтәрлек салкын көзләр үтеп, кышлар, язлар, җәйләр җилдереп узып, тагын бер көз килгәч, тукталышта кыз белән егет күренде. Бу юлы алар өчәү − егетнең кулында бәләкәй җанлы төенчек бар иде. Урам чатында кара-каршы басып торган светофорлар, хәерле юл сезгәььь дигәндәй, бәхетле елмайган парны яшел нурларына күмеп үткәреп җибәрделәр дә бер-берсенә яшькелт күзләрен кысышып алдылар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар