Логотип
Проза

Тоз һәм шикәр

Никахсыз килеш очрашып йөрү ул икегез өчен дә зур гөнаһ – зина кылу. – Иман кануннарына таянып яшәгән Мәфрүзә улына һаман тукый торгач, Илдан да уйлана башлады, ахры...

− Улым, кыз баланы елатып, рәнҗешен алып, әрәм итеп йөрмә аны. Ләйлә белән бергә йоклыйсыз икән, өйлән. Өйләнергә теләмисең икән, азгын дәртеңне тый! – Әнисенең үгет сүзләрен Илдан башта ишетсә дә ишетмәде. – Никахсыз килеш очрашып йөрү ул икегез өчен дә зур гөнаһ – зина кылу. – Иман кануннарына таянып яшәгән Мәфрүзә улына һаман тукый торгач, Илдан да уйлана башлады, ахры. Яше дә егерме алты белән бара. Яшьтәшләренең күбесе инде күптән икешәр бала үстерә. Өйләнергә вакыт, әлбәттә. Илдан күреп тора бит – яхшы кызларны егетләр әкренләп сайлый-чүпли торалар. Болай булса, гомерлек буйдак  калуың бар. Аннары, Ләйлә бер дә начар кыз түгел кебек. Яхшы яклары булган кебек, кимчелекләре дә бар, әлбәттә. Ә кемдә юк соң алар? Аның кебек, үлеп яратам сине, Илданкаем, дип өзелеп торган кызлардан чират күренми әле егетнең артында. Үзе чибәр дә. Татлы да... Әллә тәвәккәлләп өйләнергәме соң? Әни дә бәйләнүеннән туктар. Илданның башында кайнаган уйлары якынча шул тирәдә әйләнә иде.
Менә шулай, исерткеч мәхәббәт тойгыларына бирелеп түгел, күбесенчә айнык акылы кушкан исәпкә таянып, Илдан Ләйләгә өйләнергә булды. Ләйләнең никахта үз исәбе булдымы, юкмы, бу Илданга билгесез иде, әлбәттә. Яхшы гына егет табып, гаилә кору, бала табу – барлык кызларның исәбе шул инде. Моңа әллә ни аптырарлык түгел. Дөньясы шулай корылган. Һәркем үз парын табып, бәхетле булырга омтыла. Илданнан да алда Ләйләнең, әйдә өйләнешик, дип туктаусыз тәкъдим ясавы да гаҗәпләндерми бу заманда. Илдан кебек егетне югалтырга теләмәве аңлашыла, әлбәттә. Кызларның елдан-ел кыюлана барулары, дилбегәне үз кулларына алырга тырышулары да сер түгел. Ныклап танышырга да өлгермисең, алар сине өзелеп «яраталар», муеныңа асылыналар. Бер яктан, кызларның артык кыюлыгы, әрсезлеге егетләргә ошап бетмәсә, икенчедән, дәртең кызганда әллә кемне эзлисе юк. Әлбәттә, бу мөнәсәбәтләр зур, гомерлек тойгыга корылмаган. Илдан да аңлый: әле бер кыз, әле икенчесе белән очрашып йөрү – кызларга җиңел карау дигән сүз. Шулай да, үзләре рөхсәт итә икән, ник читкә кагарга? Мондый җиңел мөнәсәбәтләр беркемне дә җаваплылыкка мәҗбүриләми. Ләйлә белән дә Илдан танышкач ук очраша башлады. Беренче күрүдә үк кыз егетне ошатуын яшермәде. Икенче, өченче кат очрашканда Ләйлә инде Илданны үлеп «ярата» иде. Мәхәббәтне башкачарак күз алдына китерсә дә, Илданның бу кайнар сүзләргә ышанасы килде. Үзе ярата идеме ул Ләйләне − бу хактагы уйлар аның башына да килмәде. Әйе, егет кызны ошата иде. Әйе, аңа Ләйлә белән бик тә рәхәт иде. Хәтта артыгы белән рәхәт иде. Бер яктан әнисе, өйлән дә өйлән, дип тукып тора. Икенче яктан – Ләйлә. Яратмыйсың, яратсаң өйләнер идең, дип елый. Шулай егет Ләйләгә күбесенчә яраткан өчен түгел, ә әнисе һәм йөргән кызы ясаган басым аркасында өйләнде.
Шартын китереп, никах укыттылар. Тиешенчә киенеп, мәчеттә фотога төштеләр. Ул сурәтләр белән Интернет киңлекләрендә мактандылар. Язмышлары күкләрдә язылгач, җирдә дә язылышу үттеләр – загска кереп, туй үткәрделәр. Икесе дә бу чорда бәхетле күренде. Ләйлә бигрәк тә. Авылдан килгән кыз башкаланың үзендә яшәгән фатирлы егеткә кияүгә чыкты. Фатирның бурычка алынуы да Ләйләне әллә ни куркытмады. Илдан үзе эшли тора, түли тора бит, янәсе. Тәмле телле бозау ике сыерны имә дигәндәй, килен кеше Илданның әти-әнисе белән тиз арада уртак тел тапты. Ир белән хатын арасын тагын да ныгытып, кызлары Ләйсән туды.Үзен бала әтисе, гаилә башлыгы итеп тою Илдан өчен яңа биеклек иде, әлбәттә. Бигрәк тә сөекле бәбиеңнең атасы икәнеңне белү, аның өчен зур җаваплылык сизү. Моңарчы буй җитмәгәндәй күренгән ниндидер мәсьәләләрне чишә алу. Үзеңне малай-шалай итеп түгел, ә ир-егет итеп тою. Мәфрүзә дә, ире Зәниф тә улларына кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар. Илданга авыр булса, банк алдындагы бурычын түләргә булыштылар. Кирәк чакта кызларын караштылар. Бердәнбер улының, әнисенең сүзен сүз итеп, өйләнеп, кешечә яшәп ятуына Мәфрүзә дә, әлбәттә, шат кына иде.
Беренче авырлык яшь гаиләгә матди яктан килде. Эшендә кыскартылу сәбәпле, Илдан шактый вакыт эшсез утырды. Бер эшкә керде, анда хезмәт хакын тоткарладылар. Килешүсез генә кергән икенче эштә бөтенләй алдадылар, түләмәделәр. Илданның банк алдындагы бурычы җыела барды. Яшьләрнең тынычлыгын алып, банк коллекторлары көн-төн ызгышты. Мәфрүзә белән Зәнифнең пенсия акчасы улларының бурычын капларга җитмәде, әлбәттә. Әйе, ипотекага фатир алу – ике башлы таяк. Замана моның белән кешенең көчен генә түгел, ә гаилә ныклыгын да сыный. Яшәү урыны булмау, ипотекага алган бурычларын түли алмау сәбәпле, күп гаиләләр таркала. Әтиле булып та балалар әтисез үсә. Кызганычка, яшь гаиләләргә дәүләт йөзе белән түгел, арты белән борылган чор. Гади кешенең түгел, ә байлыгы ташып аккан банкирларның мәнфәгате якланган вакыт. Үзе эшләп тапкан акча ул теләгәнчә түгел, ә гаилә кирәк-ярагына китә башлагач, Ләйлә «баш күтәрде». Ир барында нишләп әле мин аны да, баланы да туйдырыйм, янәсе?! Моңарчы эшләп тапканын үзенчә генә тотып өйрәнгән Ләйлә мондый үзгәрешләр белән килешергә теләмәде. Өйләнгән икән, бернигә дә карамастан, ир гаиләсен туйдырырга, тәэмин итәргә бурычлы! Ул шулай санады. Кем әйткәндәй, йорт салмыйча мал булмый да бит, вакытлыча кыенлыкларга түзә алмады. Ире кайтып кергән саен, Ләйлә авызыннан ут чәчте: «Син ир түгел! Син җебегән!» Илданның иңенә ишелеп төшкән авырлыклар өстенә, җитмәсә, хатыны да үз өлешен өстәде. Киресенчә, хатын-кызның бурычы ул кыенлыкларны җиңеләйтергә тырышу иде дә бит. Тик Ләйлә моны аңлый торган хатын түгел иде, ахры. Гаиләгә беренче авырлык килү белән аерылышу хакында сүз кузгаткан хатын хаклымы соң?! Тормыш йөген ир белән хатын тигез күтәрергә тиеш түгелме? Гаиләдә үз мәнфәгатеңне генә күз алдыңда тотып яшәү мөмкинме соң?! Илданның да торган саен хатынына күзе ныграк ачыла барды. Аны садә күңелле, гади авыл кызы санап ялгышты, ахры. Ләйләнең һәр адымы белән иң башта карунлык, хирыслык идарә иткәнен аңлау өчен Илданга еллар кирәк булды. Ләйлә үз исәбе белән тормышка чыккан иде – теләге чынга ашмады. Шәһәр егетенә чыгып, иркә хатын булып кына, үз-үзен карап кына, рәхәт тормышта яшәргә иде исәбе. Әзергә бәзер булып кына. Баланы да үлеп сөйгәннән түгел, ә бары тик шулай кирәк булганга гына, ирнең кул-аягын бәйләр өчен генә тапкан иде Ләйлә. Аны үстерү дә нинди борчулы, артык мәшәкатьле икән бит! Кыскасы, гаилә тормышыннан Ләйлә тиз туйды. Әз-мәз кыенлык килү белән хатынының, аерылам, дип куркытуы Илданның күңеленә хуш килмәде, әлбәттә. Ул бит ике-өч елдан тузгытыр өчен гаилә кормады. Гаиләсен ничек тә саклап калырга тырышты. Бурычын каплар өчен машинасын сатты, ике эштә эшләде. Ләйләне югалтудан бигрәк, әти кешене кызының киләчәге борчыды: аңардан башка кем белән үсәр, нинди бала булып үсәр аның кадерлесе? Бала хакына Илдан хатынына түзәргә тырышты. Ялларсыз эшләде дә эшләде. Тик, кызганычка, кечкенә Ләйсәннән башка Илданның тырышлыгын бәяләүче булмады.
Ире көне-төне эштә югалса, Ләйләнең буш вакыты күп иде, ахры: ул интернет челтәреннән чыкмады. Яхталы, самолетлы бай тормышлыларга кызыкты. Менә алар бәхетнең диңгезендә генә йөзә, янәсе! Матур-матур картинкаларны карап, чит илләрне «гизде». Барырга мөмкинлеге булмавына үкенде. Үзе кебек куык башлар белән буш фәлсәфә корды, үз фикеренә каршы барганнар белән ызгышты, әз-мәз мактап җибәргәннәр белән якынайды. Интернет киңлекләрен кемдер үзен таныту өчен куллана, кемдер аннан файдалы киңәш эзли, ә кемдер анда үз тормышының бар чүбен чыгарып өя. Өендә иреннән мәңге канәгать була белмәгән Ләйлә дә анда үзенә зур «чүплек» тапты: ир-атлар шундый, ир-атлар тегенди, чын ир-атлар юк ул хәзер, янәсе. Шул ук «акыллы» фикерне хатын иренә дә кабатлады. Илдан хатыны белән бәхәсләшмәде. Юк икән, юк. Ләйлә белән аралары суына барганын Илдан сизми калмады, әлбәттә. Бергә үткән алты-җиде ел күп тә түгел. Ә чынында алтмыш-җитмеш ел кебек – шундый да арытты бу гаилә тормышы Илданны. Хатынының интернет киңлегендә юкка гына утырмавын да белә иде Илдан. Юынырга ванна бүлмәсенә кереп киткән Ләйлә, саклыгын югалтып, интернет сәхифәсен япмый калдырган иде. Компьютер алдына килеп утырган Илданга теләсә-теләмәсә дә хатынының серләре ачылды – Ләйлә күп вакытын танышу сайтында үткәрә булып чыкты. Кем беләндер вакыт үткәрер өчен генә танышкан, кем беләндер очрашу билгеләгән... Ир хатынының мондый җилбәзәклеге Илданның башына сыймады. «Кемнәр болар? Кемне эзлисең?» – Ирнең кабыргасы белән куйган соравына Ләйлә тиле хатын битлеген киде. Шаяру гына бит бу, шуны да аңламыйсың, янәсе. Ак эт бәласе кара эткә. Ләйлә иренә үзе һөҗүм итте: «Мине юкка гына көнлисең икән, димәк, үзең тугры түгел!» Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр – тора-бара Ләйләнең «шаяруы» чынга әверелде. Ул эшеннән соңга калып кайта башлады. Лаякыл исерек хатынны төнлә кемдер ишек төбенә китереп ташлаган чаклар да булды. Монысы инде ачыктан-ачык ирнең өстеннән көлү иде. Илданның түземлеге төкәнде. Ул хатыны белән аерылышырга гариза бирде. Аның өчен иң кыены − кызы Ләйсәннән язу иде. Ләйлә, үч тотып, баланы күрмәячәксең, дип янады. Илдан да, аның ата-аналары да ике ут арасында янды. Бер яктан, бала жәл, икенче яктан, башкача болай яшәп булмавы көн кебек ачык. Җимерелгән гаилә хәрабәләре астында кем кала дисең – әлбәттә, бала кала. Ләйлә Илданның бурычка алган фатирын бүләргә йөрде, тик бу кара уе барып кына чыкмады.
Улының гаилә тормышы җимерелгәнгә Мәфрүзә үзен бик гаепле санады. Ләйлә белән йоклап йөргәннәрен белгәч, улына, өйлән, диде шул. Кыз баланы рәнҗетмә, диде. Хәтта кызның нәсел-нәсәбе белән дә кызыксынмады. Күптән укасы коелган Ләйләнең балавыз сыкканын чынга алды, кызганды. Улының хаталарын күреп, ана кеше, әлбәттә, аларны төзәтергә тырыша. Ә, өйлән, дип язмышын үз өстенә алу дөрес булдымы икән? Үзе этәрде шул Мәфрүзә улын бу ялгышка. Һәр ике кеше ирле-хатынлы булмый димәсләр иде. Улын бәхетсез иткәнгә ана йөрәге үкенеп бетә алмады.
Илдан да үз тормышы хакында күп уйланды. Үзенчә корган исәп-хисабы бар иде Ләйләгә өйләнгәндә. Ул исәп дөрес тә кебек иде. Тик Илдан белән Ләйлә арасында мәхәббәт юк иде. Мәхәббәтсез корылган гаилә – комнан төзелгән йорт кебек. Беренче яңгырдан, җилдән барыбер җимерәләчәк. Ә ул «яңгыр», кызганычка, үзен озак көттермәде. Хатын-кызга җиңел каравы, азгын дәртен тыя алмавы китерде Илданны бу хәлгә. Татлыга алданды. Ашыкты, чын мәхәббәте килүен көтеп ала алмады. Ләйләнең, яратам дип, алдавы да хәйләкәр кыз өчен бары тик үз максатына ирешүнең меңнән бер чарасы иде, әлбәттә. Тормыш юлдашың буласы кешене ныклап белмичә торып, язмышыңны аның кулына тапшыру дөресме соң инде?! Татлыга кызыгып, әчегә юлыкты Илдан. Бер акыллысы әйткәнчә:
«Икеләнү кирәк кайчак – һәр күргәнең хак микән?
Бер булып күренә бик еш тоз һәм шикәр дә читтән».
Илданның да татлы хәләл дип капканы косасыны китерерлек хәрам булып чыкты, кызганычка. Бер төрле кызлар белән егетләр йөри, ә икенче төрлесенә өйләнә дип юкка әйтмәгәннәрдер шул. Әйе, нык капты Илдан Ләйләнең «баллы» кармагына! Айнык акыл белән уйлана торгач, Илдан үзе өчен күпне аңлады. Тормышының җимерелүенә үз ялгышлары сәбәпче. Алсын да ди Илдан җәзасын. Ә Ләйсән балакай нигә интегергә тиеш әти-әнисе аркасында? Күп сорауларга Илдан җавап таба алмады.
Иреннән, кайнанасыннан аермалы, Ләйлә генә бернигә дә үкенмәде. Эчкече гаиләдә үскән кыз бәләкәйдән әдәп-тәртипнең ни икәнлеген белмәде. Тормыштан теләгәнен алырга гына өйрәнеп яшәде. Бирәсе һич тә килмәде. Тормышта һәрнәрсә өчен түләргә кирәк икәнлеген генә аңламады. Бары белән канәгать була белмәде, яхшыдан яхшыны гына эзләде. Чит бәхеттән көнләште. Беркайчан да, бәхетлемен, дип кинәнмәде, ә һәрвакыт бәхетсезлегеннән зарланды. Терәү булмаса, багана да тормый дигәндәй, Ләйләнең үзлеге нык түгел иде шул, черек иде. Җил капка җилгә дә ачыла – Ләйлә дә җанын-тәнен күпләргә ачты. Теләгәненә ирешү өчен татлы телен, тәнен эшкә җикте. Булдыралмаган артист кебек яратышу ролен уйнарга маташты. Илдан белән аерылышканнан соң Ләйлә, озаккамы-түгелме, бер егеткә тормышка чыкты. Башкача баланы күрмәячәксең, дип кисәтүен онытып, кызын, яңа бәхетенә комачауламасын өчен, Мәфрүзәгә китерде. Дөньяда җиңел бәхет булмавын, аны үз кулларың белән төзергә кирәклеген Ләйләнең тар мие аңлый алмады.
Илдан үз бәхетен очратканчы шактый вакыт узды. Чынлап көткән, өметләнгән, аны эзләгән кешегә чын мәхәббәт барыбер килми калмый. Нурсинәсе белән Илдан күп авырлыкларны бергә җиңә алды. Илданның кызын, Нурсинәнең улын һәм уртак улларын бергәләп үстерделәр. Бәхетләрен үз куллары белән төзеделәр. Мөнәсәбәтләренең асылында бер-берсенә тугрылык, хөрмәт-ихтирам ятты. Авызы бер пешкән Илдан өреп кабарга гына түгел, ә чын мәхәббәтне танырга, кадерен белергә, тоз белән шикәрне, ягъни татлы белән әчене аерырга өйрәнде. Гаилә кадерен белгән, ирне ир иткән хатыны белән Илдан арасында бервакытта да, бәхетлеме без, дигән сорау тумады. Бу сорауга җавапны Илдан белән хатыны Нурсинә яхшы белә иде.

Изображение от Freepik


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар