Логотип
Проза

«Тормыш – уен»

«Җитмеш яшьлек юбилееңны клубта зурлап үткәрәбез», – дигән хәбәрне Әнисә апага килеп ирештергәч, бик озак уйланып йөрде.

Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы Рәсимә Ильясова 
истәлекләренә таянып язылды. 

 «Җитмеш яшьлек юбилееңны клубта зурлап үткәрәбез», – дигән хәбәрне Әнисә апага килеп ирештергәч, бик озак уйланып йөрде. Моңа кадәр дөньяны һич кенә дә уен түгел дип аңлаган кешегә, үткән-кичкән тормышын халыкка тамашалап җиткерү ничектер сәеррәк тоелды. Кешенең эчке дөньясын, мәрхәмәтлелеген, ихласлыгын аның бары кылган гамәлләре генә ачып салганын тамашада гына күреп һәм тоеп буламы соң? Булудан бигрәк, кирәге бармы? Бүген килеп, нигә халык алдында тамаша ясарга, болай да уч төбендәге кебек яшиләр ич. «Хаклы елга чыкканга да әллә күпме вакыт үтеп киткән, килешмәс», – дип тә караган иде, ай-ваена карамый, ризалаштырдылар. «Районнан кушылган, бетте-китте!» Хәер, тормыш адәм баласын еш кына уйнарга мәҗбүр иткәнен дә инкарь итеп булмый шул. Бу уеннар күпмедер дәрәҗәдә кырыс, катмарлы чынбарлыкны җиңеләйтә, авыр чакларны оныттыра. Бигрәк тә гомереңне кешеләр сәламәтлеге сагында торуга багышлыйсың икән, артистның да артисты булу кирәктер. «Табиб кешене дару белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тиеш», – дигән әйтемдә юккамыни күпме фәлсәфә ята. Димәк, сүз осталыгың сәхнә кешесеннән ким булырга түгел, ә бәлки, артыграк та булырга тиештер. 
 Бәйрәмне медицина хезмәткәрләре көнендә туры китереп, үткәрергә ният ителде. Гомере буе авылда фельдшер-акушер булып эшләгән Әнисә апа янына килеп, аның тормыш юлы, хезмәт иткән еллары, ире, балалары турында бик күп мәгълүмат туплап киттеләр. Имеш, кичәне алып барырга район үзәгендәге мәдәният йортыннан да киләчәкләр икән! Ул көнне туган йортка балалары да җыелды. Гөбәдия, вак бәлешләр, татлы пироглар пешерелде. «Соңыннан табын да коралар икән, буш кул белән бару килешмәс», – дип, Әнисә апа күчтәнәчләрне мулдан куйдырды. 
 Ниһаятъ, көтелгән көн килеп тә җитте. Юбилярны сәхнә түрендәге кәнәфигә утыртып куйдылар. Һәрвакытта кеше белән бертигез биеклектә аралашкан кешегә, башкалардан күпмедер югарылыкта утыруы аңа уңайсызрак тоелса да, тамаша залының матурлыгы уйларын икенче якка юнәтте: «Карале, нинди галәмәт затлы зур люстра! Оҗмахның үзеннән китереп куйганнар диярсең!» Күзләре залга ияләшә башлагач, тип-тигез, әллә ничә рәтле булып тезелеп киткән урындыкларның берсе генә дә буш түгел икәнлеген абайлады. Алгы рәттә тормыш иптәше Гыймранның балалары белән утыруы да, күңелендә җылы бер дулкын уятып, көч кертеп җибәргәндәй булды. 
Менә матур көй астында, кызыл бәрхет чаршау ачылды һәм сәхнә белән зал күзгә күренмәс җепләр белән бергә тоташып, бер бөтенгә әйләнде. Бик тә купшы итеп киенгән ханым (районнан килгән кеше булды бугай, Әнисә апа танымады) әкрен генә сүз башлады: «Тимерчелек тоткан Шәриповлар тирә-як авылларга гына түгел, аннан да ерагракка таралган. Вак-төяк йомышлары белән килүчеләр бик күп тимерче алачыгына. Патша хөкүмәтенең татарларны тимерчелек эшеннән тыю аркасында, теләсә кем бу эшкә тотынырга да курка. Билал абзыйга моны атасы яхшы итеп аңлатып калдырган, шуңа күрә сәнәгати эшләнмәләр белән мавыкмый. Улы Зәкәрия дә бу турыда белә – ата-бабалардан, әтисеннән килгән һөнәрен алдагы буыннарга тапшырырга аның нияте. Дөрес, җирләре дә байтак кына. Уңдырышлы туфрагы шактый гына уңыш та бирә. Шөкер, уңган, тырыш булулары аркасында муллыкта, туклыкта яшиләр. Унҗиденче елгы инкыйлаб кына нинди үзгәрешләр алып килер, анысын менә белгән юк. Алачыктагы кисмәктән чыгып утырган әче-төче исләр кебек, халык арасында төрле сүзләр йөри. Җитмәсә, соңгы көннәрдә әллә нигә эче пошып тора әле Зәкәриянең. Касыктан түбәнрәк нидер чәнчеп тә йөдәтә, җитмәсә. Шуңа күрә бүген кулдашы Өлфәтнурга кайсы урынга кувалда белән сугарга икәнен күрсәтмә биреп кенә тора. Ары-бире, берәр хәл булып куймасын тагын. Аллаһ үзе сакласын! Бераз ял итәргә туктагап торганда, ике яшьлек уллары Шаһзадә белән икенчегә көмәнле хатыны Сәлиханы уйлап, тишек казанын күтәреп килгән түбән оч Хәбирҗан абзыйны абайламый да калды.
– Ару гынамы, Зәкәрия!
...
– Ару гынамы, Зәкәрия!
– Бер көй әле, Хәбирҗан абзый! Гафу, уйланып киткәнмен.
– Ярый, ярый, була торган хәл. Эшләр барамы?
– Тәгәри.
– Нигәдер кәефең юк кебек диимме? 
Зәкәрия елмаерга тырышып җавап кайтарырга тырышса да, барып чыкмады. Бер мизгелдә, ул почмакта агач күмере өелеп куелган капчыкларга таба бөгелеп төште. Иртән өеннән аягы белән чыгып киткән сөлек кебек тимерчене, төш узганда кул арбасына утыртып алып кайттылар. Озак җәфаланып ятмады ул. Исән чагында икенче баласының дөньяга килүен бик теләсә дә, теләге кабул булмады. Хәтта түтәсе тиешле кешегә үләргә бер көн кала: «Сәлиханы урманга алып барыгыз әле, бәлки, җиләк җыйганда күбрәк хәрәкәтләнеп, иртәрәк бәбәйләр», – дип тә әйтеп караган, диделәр. Тик туасы кыз бала, әти тиешле кешенең җидесен уздырган көнне генә дөньяга аваз салды. Аңа Әнисә дип исем кушалар...» 
Әнисә апаны әйтерсең шул чакта ниндидер көчләр бала чагына алып кайтты. Күз алдыннан бер-бер артлы кинокадрлар үтә башлады...
– Инәй, минем табиб буласым килә! 
– Табиб нишли соң ул, кызым?
– Белмим. Аның сумкасында кызык әйберләр бар. 
– Кайда күрдең син ул кызык әйберләрне?
– Инәй, оныттыңмыни? Эчем авырткач, мине атка утыртып, Иван дәдәйгә алып барган идегез бит. Ул миңа сумкасындагы матур савыттан төймәләр алып бирде дә, шуларны эчкәч мин савыктым. Вәт! Минем дә аның кебек табиб буласым килә. 
– Ярый, балам, булырсың. Тик аның өчен сабагыңны белергә кирәк.
– Тырышуын тырышам да... Укытучылар кайчак билгеләрне жәллиләр дип әйтимме шунда...
– Ә син тагын да ныграк тырыш, шунда жәлләмәсләр.
– Ярый, инәй!
Сәвияттәй ирексездән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен оныкчасы Әнисәгә күрсәтмәс өчен читкә борылды. И язмыш! Уллары Зәкәриянең балаларына инәй булырмын дип, башына да китереп карамаган иде бит. Кодагыйлары, бик үткер, бай хатын шул, ирсез калган кызының күзен дә ачтырмады. Тройкага утыртты да, ике баласын калдыртып, үзләренә алып та кайтып китте. Бераздан киленнәрен хатынын аерган бер иргә кияүгә ярәшкәннәр дип ишеттеләр. Әнисәгә әнисенең күкрәк сөте урынына, кәҗә сөте имеп үсәргә туры килде. Язмышы: «Бу әз генә әле сиңа», – дигән кебек, унбиш яше тулгач, аны абыйсыннан да аерды. Дәү әтисе Билалны кулак итеп күрсәткәч, үзе олы яшьтә булу сәбәпле, аның урынына унҗиде яшьлек Шаһзадәне Үзбәкстан якларына озаттылар...
«Әйе, язмыш Әнисә апаны иркәләми», – дип дәвам итте кичәне икенче алып баручы. Монысын таный Әнисә апа, клуб мөдире булып эшләгән Харис малае Финат. Берничә тапкыр килеп аңардан истәлекләр язып киткән иде. Кара, ничек оста сөйли, артист диярсең! Хәер, клубта эшләгәч артист буладыр инде!
«Әнисәне шыплап тутырылган сандыгы белән Билал карт башкалага баручы поездга утырткач, җилкәсеннән олы йөк төшкәндәй булды. Ниһаятъ, оныкчасының теләге тормышка ашачак! Олыгайган көннәрендә үзләренә дә зур таяныч булыр, иншаллаһ! Кем дигәндә, үз балалары итеп үстергән Билал карт оныкчасы! Менә бит, ә! Үзләре гомерендә бер тапкыр да барып карамаган шәһәргә укырга китсен әле Әнисәләре! Тик дәү әтисенең башына, урысча юньләп белмәгән оныкчасының башкалага килеп төшкәч, кайда барып төртеләчәге килеп тә карамый. Поезддан төшүгә махсус кешеләр кочак җәеп көтеп тора да, табиблар әзерли торган уку йортына илтеп куялар кебек тоелды аңа. Шушы татлы уйларына бирелеп, авылга кайтып җиткәндә инде кояш сүрелеп, батырга әзерләнә башлаган иде. Әнисәне дә поезд ярты юлда калдырмады. Сандыгы-ние белән исән-имин башкалага китереп җиткерде. Дәү әтисеннән үзенең алдагы көннәрен күзаллавы белән әллә ни алга китмәгән кыз вокзалда кая барырга белмичә, сандыгы өстендә хәтсез генә вакыт утырып торды. Бәхетенә, яныннан узып китеп барган ирле-хатынлы татар кешеләре аңа игътибар итә.
– Нишләп ялгызың утырасың, кызыкай? Берәрсен көтәсеңме?
– Беркемне дә көтмим. Табиблыкка укырга килгән идем. 
– Табиблыкка? Соңга калгансың, укулар әллә кайчан башланды бит инде. 
– Башланса ни?! Дәвам итәрмен, мин табиб буласым килә.
Ирле-хатынлы бер-берсенә карашып куйдылар. Аннан, авылдан килгән кыз баланы вокзалда калдырып китәргә жәлләп, медицина белгечләре әзерли торган уку йортына озата киттеләр. Бәхеткә каршы, уку йортында эш сәгате тәмамланган иде әле. Әнисәне директор бүлмәсенә кадәр озатып керәләр бу миһербанлы кешеләр. «Ары-бире укырга алсалар, бездә яшәр», – дип, эчтән план да коралар. Үзләренең балалары булмау сәбәпле, даими рәвештә читтән укырга килүчеләрне фатирга кертәләр икән. 
– Өч ай укыган студентларны куып җитә алырсызмы соң?
Урысча сораган директорның соравын бик аңлап бетермәсә дә, бераз чамалады Әнисә. Үзен озатып килгән ир белән хатын аша аңлаштылар. Директор уйга чумды. Аннан: «Юк, сезгә монда уку бик авыр булачак, иң беренче чиратта, урыс телен өйрәнергә кирәк булачак», – диде. Әнисә эшнең начар якка борылганын аңлап калды. «Авылга кире кайтмаячакмын. Әнием дә, әтием дә юк, ятим бала мин», – диде дә, кычкырып елап җибәрде. Эшнең бу якка китәчәген күзалламаган директор бераз каушап калды. Ахырда: «Ярый, укырга рөхсәт бирәбез, тик зур тырышлык таләп ителәчәк. Әгәр булдыра алмасагыз, үпкәләштән булмасын!» – дип, урыныннан кузгалды. Башта бер дә җиңел булмады Әнисәгә уку. Шуның өстенә сагыну да кирәкне бирә бит әле. Абыйсын әгәр сөрмәсәләр, алар бер шәһәрдә укырлар иде, мөгәен. Нинди рәхәт булыр иде дә бит! Авылга да бик сирәк кайтыла, чөнки укудан башка, дәваханәгә санитарка булып та урнашырга туры килде. Дәү әниләре шәһәргә баручылар артыннан азык-төлек җибәреп торсалар да, кыз баланың матур итеп киенәсе дә килә бит әле! Дөрес, абыйсы да җай чыккан саен посылка җибәргәли. Тик ни кызганыч, үзенең генә кайтыр юллары бикле шул! Нихәл итәсең, бернишләп булмый. Билгесез бер көчләр тарафыннан язылган сценарийны алар бары уйнарга гына хаклылар иде...»
Шушы урында сүз өзелде. Аны бик моңсу, моңлы халык җыры алыштырды. Әнисә апа, абыйсының сугышка китүен, аннан әйләнеп кайтмавын чираттагы тапкыр хәтереннән уздырды. Йөрәкләренең ничек өзелеп яшәгәнен үзе генә белә ул. Хәбәрсез югалган меңәрләгән солдатларның берсе булса да, абыйсы аның өчен ул гомер буе бердәнбер булып калды. Башкалар кебек бергә яшәргә насыйп булмаган бердәнбер туганы... Сугышка кадәр үк аерылган бердәнбер туганы... Нигәдер язмышы гомеренең бер өлешен гел аерылулардан гына торырга итеп язган булып чыкты. Тумас элек – әтисеннән. Күкрәк баласы килеш – әнисеннән. Туган кадерен белә башлаган чорда – абыйсыннан... Шуңа күрә дә аерылулар үзен какканга, ятимнәр йортында эшләгән чагында, анда тәрбияләнүче балаларның «әни» дип өзелеп эндәшкәннәренә сөенеп бетә алмады микән?
 «Беренче хезмәт юлыгызны кайда башладыгыз? Ул көннәр ничек хәтерегездә калган?» Кичәне башлап җибәргән ханым сүзне Әнисә апага бирде. Алдан килешеп куйганча, ул кыска гына бер эпизод тасвирлап китәргә тиеш иде. Әнисә апа, кәнәфидән тормакчы булган иде дә, кире утырттылар. «Кузгалмагыз, микрофон җайлап куелган, утырган килеш кенә сөйләгез», – дип әйткәч, ул хәтер капчыгын барларга кереште. 
– Бер әйберне әйтеп китим әле башта. Абыйны Үзбәкстанга җибәргәч, ул анда югалып калмады. Сугышка кадәр, сәүдә белгечлегенә укып, склад мөдире булып эшләде. Бер тапкыр посылка белән кыска җиңле, итәк очлары бизәкле, үзе ефәк, бер сүз белән әйткәндә, күз явын алырлык күлмәк салды. Мин аны концерт-театрларга үзем генә киеп йөрмәдем, иптәш кызларыма да биреп тора идем. Эчтән кофта киябез, өстән – күлмәк. Соңыннан гына белдек – хатын-кызлар кия торган чит ил эчке күлмәге булган икән. Менә шундый заманалар аша да үттек... 
Хуш, укып бетергәч мине марилар яши торган бер авылга фельдшер-акушер итеп җибәрделәр. Әлбәттә, ул елларны медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгатъ итү бөтенләе белән юк дәрәҗәсендә иде. Берәр җире авыртса, кешеләр дәваханәгә – табибка барудан баш тарта. Ярдәм сорап, үз кендек әбиләренә, үз дәвачыларына бара. Кешенең тәне генә түгел, күңеле дә дәвалануга мохтаҗ икәнен истән чыгармавым, аңлату эшләре алып баруым белән тора-бара халыкны үз ягыма аударып бетердем, әлбәттә. 
Яңа гына эшли башлаган көннәремнең берсендә, бәбигә чирләгән хатын янына килеп алдылар. Бервакыт, йортның бөтен ягыннан да суккалый-каккалый башладылар. Котым очты! Болар минем бәби таптыруыма каршы икән дип уйлыйм. Тик берсе дә эчкә үтми. Хатын бәбәйләгәнче шап-та шоп килделәр, аннан тындылар. Юкка борчылганмын икән. Баксаң, бу аларның шундый йоласы булып чыкты. «Күрдегезме, без дә сезгә ярдәм иттек», – диделәр алар канәгать кыяфәттә.... 
 Барысын да ничек уйлап бетергәннәр диген, Әнисә апа сөйләп беткәч, медикларга кагылышлы кыска гына мәзәк тә уйнап күрсәттеләр. Аннан аның туган авылына әйләнеп кайтуы, мәктәпкә эшкә килгән укытучы егет Гыймран белән тормыш корып җибәрүләре, бар яклап та үрнәкле балалар тәрбияләп үстерүләре турында сөйләп уздылар. 
Әйе, сөйләгәндә бар да җиңел генә, матур кебек. Төрле йогышлы авырулар чәчкә аткан, һәр гаиләдә сигезәр-тугызар бала туган чорларда биш авылга берүзең фельдшер-акушер хезмәтен алып бару җиңел булмагандыр. Халыкны дәваларга гына түгел, чисталыкка өйрәтергә дә туры килде аңа ул елларда. Интернатта торып укыган күрше авыл балаларын, йогышлы авырулардан йолып калыр өчен, аның кебек үз мунчасын ягып кертүчеләр булды микән? Аларның күбесен хәзер искә төшерәсе дә килми, кайберләре хәтердән дә чыгып беткән. Менә бу кичәгә әзерләнгәндә дә, әллә күпмесен тормыш пәрдәсе артында яшереп калдырды. Гомер буе кешеләрнең сәламәтлек сагында тору белән беррәттән, кирәк чагында әни кебек киңәшче, сер сыйдыручы ахирәт, моң-зарларны тыңлап, дөрес юл күрсәтүче ролен дә үтәү, аның көндәлек нормасына әйләнеп беткән иде. Йөрәк парәләрен саксыз ертучыларны да кичереп яшәү өчен күпме көч кирәк булды икән?
– Әнисә апаны шушы палатада ята дип әйткәннәр иде...
 Кардиология бүлегендә икенче атна дәваланган Әнисә, ишек янында торган хатынны танырга тырышып карады. «Йөз-чалымнары бер дә танышка ошамаган», – дип куйды ул үзалдына. Хәер, үзе дәвалаган, бәби таптырган, кирәк чагында ярдәм кулын сузган кешеләрнең елдан-ел истән җуела баруы табигый хәл. Хаклы ялга чыккач бигрәк тә. Авыл биләмәсендә генә түгел, район үзәгендә дә, туктатып, аның кулыннан шифа күргән кешеләр бүген дә рәхмәт әйтеп туя алмаганнарына күнегелгән инде гәрчә ки. Бу юлы шуларның берседер дип уйлап: «Әйе, мин булам», – дип җавап кайтарды.
Хатынның авызы ерылып китте. «Сезне бер күреп, битегезгә төкерергә гомер буе хыялланып яшәдем!». Әнисә апа: «Дөрес ишетәмме соң дигән кебек?» – тынып калды. Тик үзен бик тиз кулга алды.
– Нинди гаебем бар сезнең каршыгызда?
– Сез минем игезәк сыңарымны үтергәнсез!
– Ачыклабрак сөйли алмыйсызмы? Минем исемдә калмаган.
– Миңа утыз яшь тулды быел. Шулай булгач, чамалыйсыздыр, кайчанрак булганын. Инәйгә табиблар әйткән: «Бала таптыручы акушер кендеген кыска кискән, шуңа игезәк сыңары бер яше тулыр-тулмас үлгән», – дип... 
Гомер буена кешеләр белән аралашканда мөмкин кадәр сабыр, дорфа эндәшкәннәргә ягымлы булырга тырышкан Әнисә, авыр сүз әйтмәс өчен тешләрен кысты. 
Аның өчен палатада бергә дәваланып яткан күршесе җавап бирде: «Сезнең телегезне кисәсе булган, күрәсезме, асылынып төшкән! Чыгып китегез хәзер үк, югыйсә мин үзем өчен җавап бирмим!» Мондый борылышны көтмәгән хатын, арт санына ут төрткән кешедәй, секунд эчендә палатадан юк булды. Авыл фельдшер-акушерын хатирәләр үзенә бөтереп алып кереп китте...
Кышкы ачы чатнама суык көннәрнең берсе иде. Кызларын мунча юындырып чыгарды да, ире килгәнче бераз хәл алырга дип, ул мунча ишегалдына чыкты. Ихатада шул вакытта ниндидер ят, шаулашкан тавышлар ишетелде. Ире аның артыннан килгәндә, ул инде киенеп бетеп, чыгарга әзерләнеп тора иде. 
– Әнисә, бәбәйгә чирләгән хатынны китерделәр.
– Нидер булгандыр дигән уй баштан сызылып үтте инде. Тик бу көннәрдә бәбәйләргә тиеш хатыннар юк иде...
– Безнекеләр түгел, күрше районнан. Кунактан кайтып баручылар.
Яртылаш медикка әйләнеп беткән ире белән бергә юлаучыларны өйгә алып керделәр. Ике сәгать дигәндә, хатын ике бәбәй китерде. Төнне кундырып, икенче көнне колхоздан кучер белән ат сорап, Әнисә утыз километр ераклыкта урнашкан авылларына аларны озата китте. Кайтыр юлда төнгә калып, адаштылар. Әнисәнең шунда аяк-куллары туңып, гомерлек чиргә юлыкты. Җитмәсә, бер елдан соң үлгән сабыйның гаебе ничә еллар аның җилкәсендә торган булып чыкты! Кичә үлгән булса, белми дә калыр иде, билләһи! 
Кызының үзе язган шигырен укыганда, Әнисә апаның йөзләре алланып киткәнен, залда утырганнар тоймыйча калмады. Олыракларның: «Шулай, шулай!» – дип җөпләп утырганнары да ишетелеп киткәләде. Халыкны алдап булмый шул, ихласлыкны кабул итә, акны карадан аера белә. 
Хәтерлим мин һәрчак әнкәемнең,
Ак халатлы матур, яшь чагын.
Ярып тарап үргән кара чәчен,
Ә башында ап-ак калфагын.
Миңа, әнкәй, гомер буе булдың,
Аклык һәм сафлыкның билгесе.
Аклык, сафлык кына түгел әле, 
Гүя шәфкатьлелек өлгесе.
Хәзер инде чәчләреңә синең,
Картлык ак кыраулар каплаган.
Ак халатны күптән кимәсәң дә,
Сафлык күңелеңдә сакланган.
Әнкәемә бүген бала-чага
Ак әби дип кенә эндәшә.
Күрше-күлән керә киңәш сорап,
Шатлыкларын сөйли, серләшә.
Булалмадым, әнкәй, синең кебек
Ак халатлы шәфкать туташы.
Изгелектә үтсен калган гомерем,
Каралмасын аклы юл башым... 
«Хөрмәтле Әнисә Зәкәрия кызы! Бүген сәхнәгә менеп рәхмәт әйтүчеләрнең, котлаучыларның иге-чиге юк. Ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, кичәбезне йомгакларга туры килә». Районнан килгән алып баручының ягымлы тавышы азаккы ноталарны алды. Соңыннан халык дәррәү басып, озак кына кул чабып торды. Авыр кызыл бәрхет чаршау ябылганнан соң, Әнисә апа ялгызы гына пәрдә артында калды. Яныннан тыз-быз әле генә кичәне алып баручылар, хакимият, клуб хезмәткәрләре йөгерешеп үтте. Барысы да каядыр ашыга, барысы да каядыр чаба. Бу инде уенның сәхнә арты дөньясы иде. Әнисә апа моны аңласа да, әле генә аңа сокланып караган, олы мактау сүзләре әйткән кешеләрнең, хушлашмый да китеп баруларын сәерсенеп күзәтте. Үзенең хәзер аларга кирәксез бер кеше икәнлеген тоеп, йөрәге чәнчеп алгандай булды. Тик шулай да, күңеленең бер ерак почмагында: «Менә чәй табынына чакырырлар. Бу кадәр зурлаганнары өчен анда иркенләп рәхмәт әйтермен», – дигән уйлар бөтерелде. Тик галәмәт затлы зур люстра янында, аның бу уйлары буш куык кына икәненә күпме генә инанмаска тырышса да, тормыш дөреслеге үз кануннарына хыянәт итмәде. Хәтта әллә кайларга яктылыгы таралып утырган люстра да сүнеп, бөтен дөньяны караңгылык басып киткән кебек тоела башлады. Бераздан сәхнә уртасындагы ялгызы калган әнисе янына олы кызы килде. «Инәй, сине башка җирдән эзләп йөрибез, гафу ит, көттердек», – дип, җайлап кына урынынан кузгалырга ярдәм итте.
– Карале, кызым, күчтәнәчләрне тапшырдыгызмы?
– Әйе, инәй, көяләнмә, кичә башланганчы ук кертеп бирдек.
– Ярый, булдыргансыз! 
Чыкканда клуб фойесына таралган ризык исләре, теләсәң-теләмәсәң дә, борыннарны кытыклады. Уң яктагы директор бүлмәсеннән гармунга кушылып кемнеңдер әкрен генә җырлаганы, савыт-саба зеңләүләре ишетелеп калды. «Сәхнәдән каушап китеп, ныклап кына рәхмәт тә әйтә алмадым бугай оештыручыларга. Соңыннан әйтермен дип уйлаган идем дә...» Әнисенең тел төбен аңлаган балалары дәшмәде. Ялгыш сүз ычкындырып, ялтыравыклы, купшы бәйрәмнең ямен җибәрәсе килмәде аларның. Тормыштан – театрга бары бер адым, диләр. Уеннан да тормышка шушы ук бер адым кайтара. Бер мизгел аралыкта тамаша комары кузгалган Әнисә апа да, чын тормышының сәхнә артына күчәргә вакыт җиткәнлеген аек акыл белән кабул итте. Тик ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән бер тойгы, эчтән генә тырнап, кимереп азаплады. Йортларына кайтып, табын артына утыргач, якыннарының хөрмәте, җан җылысы вак-төяк ыгы-зыгыдан читләштергәннән-читләштерә барды. Ә бераздан алар бөтенләе белән ак томаннарга кереп югалды...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Супер !!!! Шул кадәр яхшы хикәя !!! Рәхмәт , Люция ханым ! Нәфисә .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беркемнекенә дә ошамаган Сезнең иҗатыгыз . Бик матур язасыз . Сәлам белән , сезне хөрмәт иткән дустыгыз !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искеткеч, Люция ханым! Иҗат уңышлары сезгә!

        Хәзер укыйлар