Логотип
Проза

Тормыш куласасы

Бишенче ел инде Дәлия суд юлыннан кайтып керми. Бишенче ел инде Дәлия ире бурычка алган кешеләрдән качып-посып яши. Банклар закон аша юлласа, Рәфингә ышанып бурычка биргән авыл кешеләре ярык көймәдә утырып калдылар...

Дәлия төнге тынлыкны ярып шалтыраган телефон авазына сискәнеп уянды һәм сикереп торды. Җан көйдергеч таләпчән аваздан котылырыга теләп, хатын кабаланып телефонга үрелде. Таныш булмаган номерны күреп, телефонын сүндерергә ашыкты. Кичтән сүндереп ятасы иде, дип үзен шелтәләп алды да тагын урынына барып ятты. Йоклап китәргә күпме маташса да, берни дә барып чыкмады. Төн уртасы гына булуына карамастан, Дәлиянең йокысы качты. Билгесез номердан төнлә нинди әрсез җан шалтыратуын Дәлия чамалый иде, әлбәттә – банк коллекторлары йә суд приставлары булырга тиеш. Ире Рәфин үлгәнгә инде күпме вакыт үтте, ә Дәлия һаман да аның бурычларын түләп бетерә алмый. Бишенче ел инде Дәлия суд юлыннан кайтып керми. Бишенче ел инде Дәлия ире бурычка алган кешеләрдән качып-посып яши. Банклар закон аша юлласа, Рәфингә ышанып бурычка биргән авыл кешеләре ярык көймәдә утырып калдылар. Ышаныч кәгазьсез акча биргәч, аларны закон да яклый алмый. Көн туса, үз акчасын кайтаруны сорап, ишеген-тәрәзәсен шакыган кешеләрдән качып яши Дәлия. Менә инде ничәмә еллар Дәлия, бүген кайдан акча табарга, дигән уй белән уяна. Кемдер үзеннән соң якыннарына булган мирасын – йортын, милеген, әзме-күпме җыйган акчасын калдыра. Рәфин дә хатыны белән ике баласына өеп «мирас» калдырды. Тик мондый мирас хакында кем генә хыяллана икән?! Банкларга кайтарыласы миллионлы кредитлар, туганнардан, күршеләрдән, дуслардан, танышлардан җыйган таудай бурычлар... Һәм бу түләнмәгән бурычлар Дәлиянең җилкәсенә ишелеп төште. Бик тә авыр чакта Дәлиянең җанында иренең җиңел генә үлеп котылуына бер көнләшү тойгысы, бар ачу-үпкәләүгә якын тойгы уяна. «Түләнмәгән бурычларыңны миңа өеп киттең дә бардың... Ничек ерып чыгарга тиешмен мин бу авырлыкны, ничек яшәргә тиешмен?!» Дөньялыкта кылган гамәлләре өчен Рәфин анда баргач җавап тотамы-юкмы, анысы Дәлиягә билгесез. Берәр кайчан үлеләргә көнләшермен дип уйладымы соң элекке тормышында Дәлия?! Юк, әлбәттә. Киресенчә, аның кайгысыз, мул тормышына күпләр көнләште. Рәфин һәрчак уч тутырып акча таба белде, ә Дәлия ул тапканны акыл белән урнаштыра алды. Нинди чара белән, кайдан таба ире акчаны – ул хакта Дәлия белергә теләмәде. Акчаның исе юк, нинди ысул белән тапса да, кирәк урыны күп. Башта ит белән сату-алу иттеләр. Авыллардан ит сатып алып, шәһәр базарында саттылар. Туксанынчы болганчык елларда Рәфин өйдән аракы сатты. Анысына сукмак ябылгач, Рәфин машиналар көйләү буенча үз эшен ачты. Үзләренә калса, ул чорда тормышлары бик җай гына бара иде. Рәфин тапкан акчага ике катлы йорт төзи башладылар, кыйбатлы чит ил машинасы сатып алдылар. Һәр җәй саен диңгезгә ял итәргә бардылар. Энәдән-җептән төшкән кием генә киделәр. Тәмлене генә ашадылар-эчтеләр. Балалар үсә төшкәч, аларны укытырга бик күп акча тоттылар. Иренең бигүк намуслы гамәл белән табыш алмаганын Дәлия белә иде, әлбәттә. Кайчан да булса тотылачагын да аңлый иде. Шуңа күрә ул үзенә хәвефсез юл белән акча ясар өчен иреннән кибет ачарга бина сатып алдырды. Боларны булдыру өчен Рәфин күпләп кредитка керде, таныш-белешләрдән, туганнардан бихисап бурычка алды. Рәфин көне-төне гаражында чокынды, ә Дәлия бар вакытын кибетендә үткәрде. Тәүге вакытларда кредитларын да түли бардылар, йортларын төзүне дә дәвам иттеләр. Бернинди мохтаҗлык күрми яшәделәр. Байлыклары бер айлык түгел, ә гомерлек булыр иде кебек. Тик кинәт Рәфиннең кара эшләре ачылды – аны күп еллар буена гаражында урланган машиналарны сүтеп сатуда гаепләделәр. Хәтта урындагы әшнәләре дә Рәфинне яклап кала алмады. Төрмәгә эләгәсе килмичә, Рәфин үзенә кул салды. Аның түләнмәгән дистәләгән миллионлы бурычлары Дәлиягә күчте. Шулай Дәлиянең күп еллар төзегән дөньясы бер минутта чәлпәрәмә килде. Элек бар дөнья аларга бурычлы дигән сыманрак яши иде, хәзер Дәлия үзе бар дөньяга тиеш булып калды. Башта Рәфиннең лизинг буенча алган затлы чит ил машинасын банк тартып алды. Төзелеп бетмәгән йортларын бирмәс өчен Дәлия адвокат яллады. Тик ул да берни кыла алмады. Йортны да банк бурыч хакына үзенә алды. Дәлия адвокатка да тиеш булып калды. Бераздан Дәлиянең бердәнбер байлыгы – кибет бинасын да бурыч исәбенә алдылар. Дәлия бөтенләй табышсыз-акчасыз калды. Банклар тереләй тунау өстенә, җитмәсә, Рәфин авыллар буйлап җыйган бурыч акчасын кайтаруны таләп итеп, танышлар, дуслар, туганнар ишекне кага башлады. Ире хәтта олы туганнарының үлемтеккә җыйган акчаларын да алып бетергән булып чыкты. Дәлия кешеләрдән яшеренеп яши башлады. Күз яшьләрен түгә-түгә акча сорап килгәннәргә, Рәфин алган сездән, аның үзеннән барып сорагыз, дип, Дәлия зират юлына күрсәтте. Бик йөдәткәннәрдән, бирмәгез иде, үзегез гаепле, дип котылырга тырышты. Үз хәлен генә хәл санаган Дәлия кеше күз яшеннән дә курыкмады. Хәер, куркып та ни эшли ала ул хәзер? Үзенең хәлен зарар күрүчеләр хәленнән күпкә авыррак санады. Гафү үтенү кебек гамәл дә ят Дәлиянең мин-минле холкы өчен. Кеше хакы дигән нәрсәне, намус-вөҗдан дигән төшенчәне Рәфин дә, Дәлия дә бервакытта да белмәделәр. Ә шулай да кеше хакы бер төшә, хәрәм мал бер костыра икән... Рәфин кешеләрдән җыйган бурычны аңа гына сылтаса да, Дәлия дә читтә кала алмый – ул да күпләрне алдап җыйган шул ук акчага баеды. Тик моны танырга гына теләми. Соңгы вакытта иренең бурычларын кайтара алмаячагын да белә иде хатыны. Тик, белә торып, иренең кешеләрдән акча җыюын туктатмады. Кемнеңдер күз яше сеңгән шул акчаларны санап, Дәлия кирәгенчә урнаштыра барды. Дөньясы хәйләгә корылган – Дәлия дә, Рәфин дә шулай санадылар. Акча хакына ниләр генә кылмый адәм баласы, нинди генә җинаятьләргә бармый! Актан агып чыга һәм карала акча. Тик алганда кешенекен аласың, биргәндә үзеңнекен бирәсең икән шул. Акчасын кире кайтара алмагач, кемдер килеп Дәлияне каргады, кемдер канлы күз яшьләре белән елады. Ә кемдер, төнлә килеп, мунчасын яндырды. 
Әйе, элекке ваемсыз тормышы өчен түләр вакыт җитте аңа да. Белә иде иренең урланган машиналарны сүтеп сатканын да. Күрсә дә, «күрмәде». Аракы сатканнан кергән табышның хәрәм икәнлеген дә аңлый иде. Начар сыйфатлы аракыларын эчеп, берничә кешенең үлгәнен дә белә иде. Хәтта ит белән сату-алу иткәндә Рәфиннең үлгән хайван итен сатканын да белә иде. Тик бу гамәлләре өчен үзенә җавап бирергә туры киләчәген генә уйламады. Хәрәм юл белән табылган бар мөлкәтен югалтты хатын. Һәм һаман да бурычтан башы чыга алмый. Башына ишелеп төшкән кайгы-хәсрәте белән тормышта япа-ялгызы калды. Дуслар акчаң барда күп була. Дәлия бәлагә юлыккач, элек бергә ашаган-эчкән дуслары югалды. Хәлен белешү түгел, күпләр исәнләшми дә башлады. Терәк-таяныч булыр дип үстергән кызы белән улында да өмет юк. Тамчы да кыенлык күрмичә, рәхәт тормышта үскән балалары мондый авырлыкларга әзер түгел иде. Ата-аналарының акчасы беткәч, һәр курсовой эшне, һәр имтиханны сатып алырга өйрәнгән балалары укуларын дәвам итә алмады. Кызы, җиңел акча эзләп, шәһәрдә шикле массаж салоны тирәсендә чуала. Улы эчеп-сугышып өйдә ята. Килеп терәлде Дәлиянең тормышы бер чиккә. Ут-су өчен түләмәгәч, беркөн аларын да кисеп киттеләр. Югарыдан егылып төшүе бик авырттыра икән шул. Бай, мул тормыштан соң хәерчелекне һич кенә дә кабул итеп булмый икән. Элек өч тиенгә эшләп йөргән кешеләрдән көлә иде Дәлия. Чара юк, шул өч тиенгә хәзер ул үзе тир түгәргә әзер. Тормыш – куласа, әйләнә дә бер баса икән ул. Бу тормышта бар нәрсә өчен түләргә кирәк. Кем әйткәндәй: «Бу тормыш – ул бик зур кибет кебек. Ни телисең, шуны аласың. Шуны онытмасак иде – алда касса көтә адәм баласын...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар